7


  • Учителю
  • Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Кулыңдагы китабымда, чордаш, шигырьләрдә минем йөрәгем.” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Кулыңдагы китабымда, чордаш, шигырьләрдә минем йөрәгем.” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге

"2нче гимназия" муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе









Тема: Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган

"Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем." -

дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә







Сценарий авторы һәм оештыручысы

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Әнисә Газизулла кызы



















Түбән Кама шәһәре,

2015 нче ел





Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге

"2нче гимназия" муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе



Тема: Х. Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган

"Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем." -

дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә



Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп идеяне тамашачыга җиткерү.

2.Х.Туфанның "Халык рухының илчесе" , татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту.

3. Балаларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.



Җиһазлау: "Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем", - дигән плакат, мультимедия, Х.Туфанның портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар, Х.Туфанның тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүматлардан торган газеталар.

Кулланылган әдәбият:

1. Х.Туфан Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (Тарих), 2002

2. Х.Туфан лирик шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985

3. Х.Туфан Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990, һ.б. китаплары.





Әдәби-музыкаль кичәнең барышы.

1а.б

-Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Х.Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез язучының тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

  • Ничек икән синең йөрәк? - дисең,

Ничек икән гомер көннәрең?

Кулымдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

2а.б

  • Ничек икән йөрәк тибешең? - дисә

Хәлне сорап әгәр берәр кем

Гасырдашлар, сезнең үзегез биргән

Җырларымда минем йөрәгем.

Х.Туфанның "Яшьлек килә яшәргә" шигыре башкарыла. (Курайда "Тәфтиләү" көе уйнала.)

1а.б

  • "Х.Туфан искиткеч намуслы, иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе

иде", - дип язды аның турында Сибгат Хәким. Нәкъ Тукайча халыкның язмышын уртаклашкан, аның чын мәгънәсендә йөрәге аша үткәргән Туфан. Нәкъ Такташча яңа хисләр белән, зур идеаллар белән рухланган, аның якын дусты булган Туфан.

2а.б

- "Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы: яхшыны исбат итү, яманны инкарь итү, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!" - дип, иҗатка шулай бәя бирә Х. Туфан.

Х.Туфан сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы "Казан кичләре" җыры башкарыла.

1а.б

- Яшьлек, иҗат, мәхәббәт дөньясында кайнап яшәгән Х.Туфанга ил язмышының кара җилләре дә килеп кагыла. "Ант" поэмасында сурәтләүләре өчен, сәяси гаепләр ташлана. Х.Туфан 15 ел гомерен тоткынлыкта үткәрергә мәҗбүр була.

2а.б

- Биредә дә ул җан дусты-поэзиядән аерылмый - тоткын шагыйрьнең кичерешләрен сурәтләгән шигырьләр иҗат итә.

Х.Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыре башкарыла.

1 а.б.

Туфан шигырьләрендә йөрәгеннән ургылып чыккан моң, сагыш, шатлык хисләрен чагылдыра.

2 а.б.

Туфан - мәхәббәтнең олылыгына, тугрылыкка дан җырлаучы моң, сагыш чишмәсе.

Х.Туфан сүзләре "Юксындырсаң, нишләрмен" җыры башкарыла

1а.б

- Шагыйрь Туфан һәм артистка Луиза Салиаскарованың таң калырлык легендага әйләнгән мәхәббәте авыр сынауларга да сынмаслык тугрылыкка нигезләнгән.

2а.б

- Иренә тугры калып, аның соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән Луизаның Туфан лирикасы үлемсезлегендә өлеше шагыйрьнең үзенеке кебек зур. Туфан драмасы хатынына багышланган шигырьләр циклында үзенең иң тирән кичерешләре белән ачыла, өзгәләнүле хисләр, кайтарып булмаслык югалту тойгысының шагыйрь җанын телгәләве Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә тиң сөюнең кайнарлыгын, зурлыгын дәлилли.

Х.Туфан белән Луиза Салиаскарованың бер-берсенә булган шәфкатьлелеге, мәхәббәте "Тамчылар ни диләр?" шигырендә сурәтләнә.

Х.Туфанның "Тамчылар ни диләр?" шигыре башкарыла.

1а.б

- Хәсән-Луиза сөюенең таң калырлык зурлыгы, мәхәббәткә өлге булырлык ихласлыгы XXI гасыр яшьләренә гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә. Бары тик чын ярату, ихлас тугрылык кына кешене кеше итә, онытылмас истәлекләр белән баета - шагыйрьнең фаҗигале мәхәббәт тарихы әнә шуны раслый.

2а.б

- Мәхәббәт турында язганда кешенең йөрәк хисләре, табигый моң шигъри юллардан саркый башлый, әле хис җырларында ачык чагыла.

Х.Туфан сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы "Әйткән идең…" җыры башкарыла.

1а.б

- Шагыйрьнең тоткынлык чоры 1940-1956 нчы елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы чоры. Х.Туфан үзенең иле өчен сугышта катнаша алмавын бик авыр кичерә.

2 а.б

- Үз халкын ярату, киләчәккә ышанычлы булу, туганнарының һәм якыннарының күңел җылысын тою, күңелдә туган хисләрен шигырь юлларына салу аның рухын сындыра алмаган.

Х.Туфанның "Сугыш" шигыре башкара.

1а.б

- Х.Туфан Г.Тукайны - татар галәмендә иң якты йолдыз дип саный һәм шигырияте аша гүя ки Г.Тукай белән сөйләшә киңәш-табыш итә, аны олылый.

2а.

- Х.Туфан Г.Тукай кебек туган телебез, аның алдагы язмышы турында уйлана.

Х.Туфанның "Чәчәкләр китерегез Тукайга" шигыре башкарыла.

- Без бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: "Алар каян көч алган? - дип әйтеп куябыз. Ул көч- халыкта, туган җирдә, туган телдә, халык моңнарында.

2а.б

- Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә. Туфанның туган телгә, туган җиргә багышланган җырлары бер бәйләм.

Татар халык җыры "Сарман"

1а.б

  • Төп нигезем минем Татарстан,

Синең язмыш, безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

2а.б

  • И минем җандай, кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Х.Туфанның "Туган тел турында җырлар" шигыре башкарыла.

Татар халык биюе "Печәндә".

1 а.б.

Һәр галимнең,

Һәр шагыйрьнең сүзе

җитсен иде

һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикеле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Х.Туфан турында Гомәр Бәширов болай ди: "Шагыйрьләр турында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин, ул үзе шигырь булып яши, дияр идем. Чөнки Туфанны - шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул -- шигъри образга, шигърият дөньсына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән ышанган башка кешене белмим".

2а.б

Шагыйрь "Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән аз гына кагыла да яңгырый башлый", - дип яза. Бу сүзләр шагыйрьнең үзенә туры килә, ул гомере буе халык тормышындагы вакыйгаларны, йөрәге аша кичереп иҗатында яңгырата.

- Хөрмәтле, мөхтәрәм кунаклар, сөекле укытучыларыбыз, кадерле укучылар Х.Туфанның тууына 115 елга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.





























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал