7


  • Учителю
  • План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)

План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы

ГБМБУ «Кадрәк төп белем мәктәбе»





























5 - 9 нчы класслар өчен

"Халкым җәүһәрләре" түгәрәге планы





























Төзеде: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Альбина Әбелгаян кызы







Минзәлә, 2016





Аңлатма язуы



Кереш.

Туган тел-рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына аның әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы була ала.

Гаилә һәм мәктәп баланы китапка һәм язма әдәбиятка алып керәләр. Бу ике арада халык авыз иҗаты күпер хезмәтен үти, язучылар, композиторлар өчен һәрвакыт илһам чыганагы булып тора . Моның шулай икәненә укучылар да инанырга тиеш. Ә бүгенге катлаулы заманда укучыларны иҗат дөньясына алып керү укытучыдан гаҗәеп дәрәҗәдә тырышлык, түземлелек, осталык сорый. Иҗат эшенең олы бәхет икәнлегенә укучыларны төшендерү - тел-әдәбият укытучыларының изге бурычы.

Әдәбият-иҗат түгәрәге - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе.

Оештыру юнәлешендәге максат - мәктәп кысаларында әдәбиятны традицион нигездә өйрәнүче укучыларны фәнни фикерләүгә корылган, кызыклы һәм файдалы концепция белән таныштыру.



Түгәрәкнең эчтәлеге ягыннан масаты - татар халкының әдәби мирасын бербөтен итеп системада, гадәтидән катлаулыга принцибы нигезендә, закончалыкларга таянып өйрәнү һәм милләтпәрвәр укучы тәрбияләү.



Әдәбият - сәнгатьнең иҗади фикерләүне үстерүгә корылган шактый катлаулы төре. Шуңа да "Татар халык авыз иҗаты"н өйрәнү процессында формалашкан махсус белемнән күнекмәгә кадәр үтелгән юл түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итә:

  • укучыга фольклор турында системалы мәгълүмат бирергә, шул нигездә махсус белем һәм күнекмәләр формалаштырырга;

  • логик закончалыкларга таянып, анализ барышында, баланы уйларга өйрәтергә, аның фикерләвен үстерергә;

  • сәнгатьчә фикерләү алымнарын үзләштереп, укучыны иҗади эшчәнлеккә алып чыгарга;

  • бәйләнешле сөйләмнең телдән һәм язма формаларын үстереп, мөстәкыйль фикерләргә сәләтле булган һәм фикерен ачык әйтә белүче шәхес тәрбияләргә;

  • укучыга үзе теләгән әсәрләр белән эшләргә, эзләнергә, иҗат итәргә юл ачарга;

  • мәстәкыйль эзләнүгә зтәргеч ясарга;

  • укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, динен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләргә.



Түгәрәк программасының максатлары:

-фольклор хакында фәнни күзаллау тудыру. Аны халыкның коллектив иҗаты буларак күрсәтү, аның татар әдәбиятын формалаштыру һәм милли үзенчәлекләрен булдырудагы ролен күрсәтү ;

-халык авыз иҗаты жанрлары, аларның үзенчәлекләре, эчтәлеге һәм формасы, поэтикасы белән таныштыру;

-алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, халык иҗаты берәмлекләрен җыярга, системалаштырырга, анализларга өйрәтү;

-халыкның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту;

-кешеләр белән аралашырга, алар белән әңгәмә корырга өйрәтү.



Укучылар ия булырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

  • сәнгать телен аңлау өчен, кулланылган әдәби алымнарны үзләштерү;

  • әсәргә бәя бирү өчен, логик гамәлләрне өйрәнү (анализ, синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә һ.б.);

  • халык авыз иҗаты берәмлекләрен җыярга, системалаштырырга, анализларга өйрәнү.

Түгәрәкнең занятиеләр тематикасы сайланды.

Түгәрәк утырышлары балаларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга корылган.Укучылар халык авыз иҗаты турында дәресләрдә үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәләр, фольклорны җыярга, тупларга өйрәнәләр; төрле яшьтәге, төрле характердагы, яшәү дәрәҗәләре төрле булган кешеләр белән аралашу күнекмәләрен ныгыталар; халыкның җанлы сөйләм теле белән якыннан танышалар.

Планда төрле очрашулар, әдәби кичәләр үткәрү дә каралган.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә урын алган.

Түгәрәк утырышлары махсус расписание нигезендә үткәрелә. План проекты белән түгәрәккә йөрүче укучылар таныштырыла.



Түгәрәкне оештыруның актуальлеге

Урта мәктәп программаларында иҗади эшләргә өлешчә урын бирелә, әлбәттә. Язучы яки шагыйрьнең берәр әсәрен өйрәнгәннән соң, аның үрнәгендә шигырь, хикәя язу тәкъдим ителә. Укучылар мондый эшне зур кызыксыну белән башкаралар. Шулай ук сөйләм үстерү дәресләрендә төрле типтагы иҗади эшләр башкарыла. Әмма халык авыз иҗаты белән кызыксынучы балалар өчен фольклор серләренең тәмен, серен, нечкәлекләрен җентекләп өйрәнү, киң мәйдан ачу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел, минемчә. Түгәрәк утырышларында хезмәт җимешләрен бергәләп редакцияләү, матбугатка тәкъдим итү кебек эшләргә дә мөмкинлекләр зур.



Үз белемеңне күтәрү

Фән-мәдәният яңалыклары белән танышып бару.

Танылган кешеләр белән аралашу, очрашулар оештыру.

Вакытлы матбугат белән даими танышу.

Театр, концерт, кичәләргә йөрү.

Семинар-конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

Тәҗрибә уртаклашу. Башка түгәрәкләр эше белән танышу, анализлау.



Ата-аналар белән эш

Түгәрәккә йөрүче балаларның ата-аналары белән элемтәдә тору.

Ата-аналарны очрашуларга чакыру.

Ата-аналар белән берлектә төбәк халык-авыз иҗаты әсәрләрен җыюны оештыру.



Сәламәтлекне саклау

Укучыларның түгәрәккә үз теләкләре белән йөрүләренә ирешү.

Утырышларны ялыктырмаслык итеп үткәрү.

Ял минутлары уздыру.

Куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрү.

Планның билгеләнеше

Бу план 6-9 нчы сыйныф укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә.



Эчтәлегенең төзелеше



План 4 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

I бүлек. Кереш. Татар халык авыз иҗаты.

II бүлек. Халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ.

III бүлек. Төбәк халык-авыз иҗаты әсәрләрен җыю.

IV бүлек. Эшләрне анализлау, редакцияләү, презентацияләр ясау.







Тематик план



Сәг.

саны

Эшчәнлек

төре



1

Кереш. Татар халык авыз иҗаты.

1

лекция



2

Мәкальләр, әйтемнәр.

Табышмаклар.

Уеннар.

Санамышлар.

Әкиятләр.

Тизәйткечләр. Шарадалар.

Йолалар. Бәйрәмнәр.

8

лекцияләр



3

Халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ:

-мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар;

-табышмаклар;

-җырлар, бәетләр, такмаклар;

-әкиятләр, дастаннар;

-мәзәкләр, такмазалар;

-уеннар, санамышлар;

-тизәйткечләр, шарадалар;

-йолалар, бәйрәмнәр

8

Анализга нигезләнгән практикумнар



4

Фольклор җыю эшенә әзерлек мәсьәләләре

2

лекцияләр

5

Төбәк халык-авыз иҗаты әсәрләрен җыю.

10

практикумнар



6

Эшләрне анализлау, редакцияләү, презентацияләр ясау.

6

практикумнар





Бөтенесе:

35 сәг.





Программаның эчтәлеге

Тема 1. Татар халык авыз иҗаты, аның төрләре. Балалар фольклорының халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп төзелүе.

Н. Исәнбәтнең китабы, өстәмә әдәбият, методик ярдәмлекләр.

Тема 2. Халык авыз иҗаты әсәрләре, сәнгать теле, образ, предмет, аның сыйфатлары:

  • фикерләү алымнары буларак анализ (таркату), синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару;

  • өлешләргә анализ, алар арасында бәйләнеш, әсәр төзелеше;

  • метафора, сүз, күренешнең, предметның метафора вазыйфасын үтәве, метафора ярдәмендә эчтәлек табу;

  • кабатлау алымы;

  • образның мәгънә тудыруы, символ (үз эчтәлеген югалтып, башка эчтәлек белән килү);

  • әсәрнең исеме, аның метафора һәм символ ролен үтәве, күпмәгънәлелеге һ.б.

Тема 3. Халык авыз иҗаты әсәренә анализ ясау үзенчәлекләре; тормыш күренешләренә, вакыйгаларына бәя бирүче жанрлар - әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар; аларның кешеләрне тормыш шартларына ярашырга өйрәтүе, тормышның үзен үзгәртүче жанрлар - мәзәкләр, әкиятләр, дастаннар:

  • әйтемнәр һәм мәкальләрнең үзенчәлекләре, охшаш һәм аермалы яклары;

  • табышмаклар; каршы якларны берләштерү һәм бербөтенне каршы якларга бүлү гамәлләре нигезендә табышмаклар ясалу;

  • җырлар һәм бәетләр; аларның төзелешләре, хискә нигезләнүе, хиснең өч өлешкә бүленүе (сәбәбе, дәрәҗәсе, юануы);

  • мәзәкләр һәм әкиятләр жанрларының төп үзенчәлекләрен ачыклау.

  • Йолалар, бәйрәмнәр , аларга хас үзенчәлекләрне билгеләү.

Тема 4. Фольклор җыю эшенә әзерлек мәсьәләләре.

-эшлисе авыл, район, төбәкнең тарихы, сөйләш үзенчәлекләре, кайсы диалектка караган булуы;

- фольклор үрнәкләрен теркәү таләпләре (теркәүне төгәл башкару; теге яисә бу диалект сөйләшенә хас булган төп үзенчәлекләрне саклап теркәү; текстны дөрес өлешләргә бүлеп язу; текстка пөхтә итеп башкарылган төгәл паспорт әзерләү; әсәр турында системалы һәм объктив белешмә туплау).

Тема 5. Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю.

Тема 6. Эшләрне анализлау, редакцияләү, презентацияләр ясау. Яклап чыгышлар ясау.



Әдәбият

  1. Н. Исәнбәт. Балалар фольклоры. Казан, 1984 ел.

  2. "Фән һәм мәктәп" журналлары, №2, №5-6, 2006 ел.

  3. "Мәгариф" журналлары, №10, 2000; №1, 2001 ел.

  4. Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы, 2000 ел.

  5. И. Н. Надиров. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988 ел.

  6. Я. Г. Абдуллин. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1993 ел.

  7. Г. Гыйльманов. Идегәй. Татар халык дастаны. Казан, 1994 ел.

  8. Л. Җамалетдин. Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994 ел.

  9. С. Гыйләҗетдинов. Татар халык риваятьләре һәм легендалары. Казан, 2000 ел.

  10. Ф. Әхмәтова-Урманче. Татар эпосы. Бәетләр. Казан, 2001 ел.

  11. М. Садри. Иртешкә сәяхәт. Әкиятләр, җырлар. Казан, 1989 ел.

  12. И. К. Хәйруллин. Татар халык иҗаты. Сүз эчендә хикмәт бар. Казан, 1999 ел.

  13. К. Хөснуллин. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Казан, 2001 ел.

  14. Ф. Зыятдинова. Татар халык әкиятләре. Алтын балык. Казан, 1999 ел.

  15. Н. Вәлитова. Көмеш-Сылу. Татар халык әкиятләре. Казан, 1993 ел.

  16. Ш. К. Шәрифуллин. Сак-Сок. Татар халык иҗаты музыкаль җәүһәрләре. Казан, 1999 ел.

  17. 3. Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты - Казан: Мәгариф, 1999.

  18. 6. Баязитов Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. - Казан: Татар китап нәшрияты, 1995.

  19. 7. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. - Казан: Татар китап нәшрияты, 1992.

  20. 13. "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау", "Татарстан яшьләре", "Мәгърифәт" газеталары;

  21. "Ялкын", "Мәйдан" журналлары.











Минзәлә районы фольклоры

(Яңа Тәкермән, Җәмәк, Кадрәк)



Кереш

Фольклорны нинди дә булса жанрлар системасына керүче әсәрләр җыелмасы итеп кенә карау дөрес булмас, минемчә, чөнки ул кешеләрнең барлык яшәешен үз эченә ала. Ул кешелекнең тарихын билгели дип әйтсәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Чыннан да, сабый бала дөньяга аваз салганнан алып, кеше бакыйлыкка күчкәнчегә кадәр халык авыз иҗаты янәшә бара. Фольклор белән халыкны, гомумән алганда, кешеләрне аерып карау дөрес түгел, чөнки алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар, алар бербөтен.

Шушы урында халык авыз иҗаты терминына билгеләмә биреп үтәргә кирәк. Халык авыз иҗаты - халык тарафыннан телдән иҗат ителгән эпик, лирик, драматик жанрлар һәм әсәрләр җыелмасы. Әлеге иҗат төрен белдерү өчен шулай ук "халыкның поэтик иҗаты", "халыкның сүз сәнгате", "халык әдәбияты","фольклор" дигән атамалар да кулланыла.[Әхмәдуллин,1990, Б.201].

Халык авыз иҗатының язма әдәбияттан аермалы яклары да шактый. Беренчедән, фольклор әсәрләренең авторлары билгеле түгел. Аларны аерым кеше иҗат итсә дә, телдән-телгә күчеп йөрү дәверендә әсәрләр зур үзгәрешләр кичерәләр, кайбер кеше үзенә ошаган, күңеленә хуш килгән күренеш өсти, ә кайберләре, киресенчә, төшереп калдыра.

Халыкның сүз сәнгатен синкретик иҗат итеп карау кабул ителгән. Төп рольне сүз уйнаса да, күп очракта ул музыка, уен, бию, йолалар белән үрелеп бара.

Иҗат милли характерда үсеш ала, чөнки нәкъ менә халык авыз иҗаты әсәрләрендә кешелекнең, яшәешнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге чагылыш таба. Алар кешеләрне авыр чакта юата да, сөенгәндә көлдерә дә, ялгыз калганда уйланырга да мәҗбүр итәләр.

Чыннан да, игътибар белән карасак, халык әдәбияты әсәрләренә бик күп төрле жанрлар керә: җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, йолалар, мәкаль һәм әйтемнәр һ. б.

Фольклористика үзенең эченә бик күп күләмдә иҗат туплаганлыктан, фән белән күп галимнәр кызыксына: Нәкый Исәнбәт, Габдулла Тукай, Гамирзян Дәүләтшин һ.б.). Ләкин әле фән тулысынча өйрәнелеп беткән дип әйтү дөрес булмас, минемчә. Мәсәлән, Татарстан республикасында гына да күпме район, күпме авыл урнашкан. Аларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре дә бар, билгеле. Иҗатны җыю белән бер рәттән, аны өйрәнергә, анализларга да кирәк. Ә бу, үз чиратында, бик күп вакыт, тырышлык һәм сабырлык сорый.



Авыл тарихы (Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы)

Үземнең авыл тарихы белән кызыксынгач, күрше әби мине Анира әби янына җибәрде. Тарихны белүчеләр хәзер, кызганыч, бик аз булып чыкты, чөнки авылда күбесе яшьләр, ә әбиләр килен генә булып төшкәннәр икән.

Сорау: Анира әби, безнең авыл тарихын сөйләп китегез әле.

Җавап: Безнең әнкәй, мәрхүмкәем, минем бием әнкәем инде, сөйли торган иде, нидә монда Тәкермәнгә килеп урнашканнар инде, башта килеп карап киткәннәр инде. Хәзерге вакытта Сарман районы Сарсаз Тәкермән авылында күченеп утырырга җир бирмәгәч, менә шул Хуҗа бабай белән 2-3 кеше килеп җир эзләп йөргәннәр инде. Болар килеп урнашырга ниятли башлагач, монда Җәмәкләрнең (күрше авыл) бик урнаштырасылары килмәгән. Безнең Тәкермән авылы су буенда булырга тиеш булган, аларны ташлар белән ата-ата куганнар, су якын дип шушы урында урнашырга тиеш булган. Безнең хәзерге буа бар бит, ул елга булып аккан булган шул заманнарда, где-то 1901 нче еллар, ә Габдерүф абзыйның сөйләгәне бар инде 1911 нче еллар дип, ә әнкәй, мәрхүм, сөйли торган иде, 1901 нче елда күченеп килгәннәр дип, бу минем бием карчыкның әйткән сүзләре инде. Монда, бу бит инде бик күптән, Екатерина патша заманында менә бу тыкырыктан чыгып йөри торган күпер бар бит, аның аста пичәте дә бар, Екатерина патша салдырган булган менә бу күперне. Моннан Минзәлә төрмәсенә тоткыннарны алып бара торган булганнар, ул вакытта әле бу авыл бөтенләй булмаган, әле җәяү йөри торган булганнар. Аннан соң бу күпер ташу вакытында бу ягында күтәртеп ача торган ние булган, ташу киткәннән соң кире ябып куя торган булганнар, су бөтенләй агып бетмәсенгә. Хәзер шушы елганы Җәмәк кешеләре, ул вакыттагы Җәмәк кешеләре, бөтенесе шул нине, кайсыдыр шул башта инде ул, Фирдәвис абыең бик нык эзләттерде дә инде аны, хәзер шул чишмәләр әкрен генә бәреп чыгалар ди. Әле монда кабат елга була. Менә шул күперне күпме әйттем инде депутатларга да, шуңа неужели бер ни таба алмыйлар, ул бит Екатерина патша заманыннан килгән күпер ул. Хәзер ул юкка чыгып бара, ул бердәнбер юл ул теге як белән бу якны тоташтыручы. Шулай итеп әкрен генә килеп урнаша башлаганнар, тегендә су буенда урнашмыйча, монда урнашып прошенияләр-ниләр, мин аларның белмим инде ни икәннәрен, менә шуларга монда җир бүлеп биргәннәр инде. Ул вакытта нинди колхозлар булганнарын белмим инде. Шулай итеп, монда байтак кына гаиләләр килеп урнашканнар. Ике урамлы булган ул. Әле хәзергә вакытта да элеккеге өй чокырлары бар, бу якта сиренне, тупелле ниләр бар бит. Минем дә элек әниләрнең өе шунда булган.

Күбрәк игенчелек, мал-туар белән шөгыльләнгәннәр. Әкренләп инде урнашып, балалар туып, шулай яшәгәннәр инде. Ул вакытта эчкечелек булмаган, бик каты булган ул нигә. Әнкәй сөйли торган иде, әткәй исән чагында ди, мунчада качып эзрәк төшергәннәр дә, әтисе шуның өчен чыбыркы белән эләктергән.

Шулай итеп, дус яшәгәннәр инде, гел бер бөтен булганнар. (Галактионова-Хуҗина Анира әби сөйләде, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы)



Солдатка озату йоласы.

Солдатка озату йоласы патша армиясе вакытында бик зур урын тоткан, чөнки егетләр бик озак хезмәт итә торган булганнар (25 ел). Аннан тора-бара гына бу вакыт кими башлаган.

Бу йоланың нигезендә туган ил, әти-әни, туганнар, дуслар белән саубуллашу тора. Егетләр урам буйлап йореп, төрле саубуллашу җырлары җырлаганнар.

Сорау: Солдатка озату йоласы турында сөйләгез әле?

Җавап: Ууу, урам буенча бөтен авыл килеп утыра торган ие. Солдатка озата башласаң, гармуннар, икешәр гармун, урам буенча җырлап, бии-бии алдан кулъяулыклар чигеп бирү дисеңме. Аннан соң әниләре инде һәрвакыттагыча солдатларга ипинең кибән башын кисеп алып, мин дә балаларны шулай озаттым, шул ипине төреп, киптереп, мич өстендә саклый торган идем, алар кайткач шул ипине сындырып каба торганнар иде әле. Менә шулай ие. Аңлата алмыйм мин аны, аның матурлыгына. Ә хәзер солдатка киткән кешене күрми дә, белми дә каласың кайчак. Ашлар җыеп, ул вакытта эчемлекле мәҗлесләр түгел иде, булса да бик әз иде инде ул.

Солдат кайтса, әле китәсе солдатны өй борынча кунак итә торганнар иде. Кем нәрсә пешереп ашата ала. Ул инде каких-нибудь, ничектә, исәнләшергә өй борынча керә бит инде, һәркем ни дә булса әзерләгән була. Ул аны җә бер каба, җә ике каба, аннан икенче йортка чыгып китә. Кем күпме булдыра ала, әзме-күпме 5 сум, 3 сум, ул вакытта акчалар шундый сумнар иде бит, шулай бирә торганнар ие.

Ул солдат кайткач тагын өй борынча кунак итә торган иек. (Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы).



Балалар фольклоры

Балалар фольклоры - ул искиткеч күләмле иҗат. Шуның өчен аны төркемләү дә каралган:

1.Бала багу фольклоры

2.Сүз уены яки сүз белән күңел ачу фольклоры

3. Уен фольклоры.

Бала багу иҗатының төп функциясе баланы йоклатып җибәругә бәйле. Моның өчен инде, әлбәттә, бишек җырлары кулланалар.

Сорау: Анира әби, сез балаларыгызга нинди бишек җырлары җырлый идегез?

Җавап: Бишек җырларын яттан белмим инде хәзер

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә. Баштан чыккан инде.

Әлли бәлли итәр бу



Улым йоклап китәр бу

Укып гыйлем алыр бу.

Әлли-бәлли ит улым,

Йом күзеңне, былбылым. Шулай итеп нитә торган идем инде.

Хәзер бар да истән чыгып беткән. (Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы)



Сорау: Сез бишек җырлары хәтерлисезме?

Җавап: Иий, бишек җыры күп бит инде ул

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Атасыны-анасына,

Хезмәт итәр бу бала.



Әлли-бәлли,бәбкәем,

Йокыга кит, бәбкәем,

Үсеп-буйга җиткәчтен дә,

Хезмәт ит син, бәбкәем. Яңа чыгардым менә. (Сөйләде: Таҗетдинова Мәфсүсә, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы).

Балаларны күз тидерүдән соклауны да билгеләп үтәргә кирәк, чөнки ул нәкъ менә бала кечкенә вакытта булганда кулланыла.

Сорау: Балаларга күз тимәсен өчен ниләр эшли идегез:

Җавап: Тал чыбыгыннан үргән бишек булыр иде инде. Бала имгәнмәсен, бәрелмәсен дип аны эчке ягыннан материал белән куя торган идек инде. Аннары чигелгән чаршаулар белән каплап куя торган идек инде.Хәзер сагынып кына сөйләрлек. Иий, ул бала имезүләрнең рәхәтлекләре, аны аңлатып бетереп булмый.

Күз тимәсенгә бала тугачтан күрше-тирәләр керә, карыйлар инде, күчтәнәчен бирәләр. Әнкәй бармагына төкерә торган иде дә, пич буена килеп корым белән сылап куя торган иде, иң беренче күзе шуңа төшсен дип. Хәзер күзле әйбер тагалар инде. Берәр кеше кергәннән соң бала җыласа, тәрәзә парлана бит, Агузе бисмилланы әйтеп сыпырып, Аятел көрсиләрне әйтеп, шуның белән баланы нитә торган идек. Аны инде әнкәй башкара торган иде, мин карап кына тора торган идем. Чүмечкә су алып шуңа кушып эшли идек. Бала чыннан да тынычланып китә иде. (Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы).



Сорау: Элек нинди уеннар уйнадыгыз?

Җавап: Әәәй, элекеге уеннар. Кыз булып җиткәч, клубка чыга торган идек. Бер гармунчы була торган иде, алмаш-тилмәш биисең дә инде. Аннан соң парлап бии торган идек, 8 ле бию дигән бию бар иде, 6 лы дигән, 3 кеше бу якка баса, 3 кеше теге якка. Шундый биюләр бар иде клубта. Җәй булса, җәй көне инде болынга чыгып, болында уйный торган идек. (Сөйләде: Табетдинова Мәфсүсә, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы).

Сорау: Сез нинди уеннар уйный торган идегез?

Җавап: Ул клубларда, без яшь чакта, 3, 8, 5 ләр уйнау. Аулак өйләрдә шешә тәгәрәтешләр, каеш сугышлар, йолдыз чутлаулар , кемдә нинди ризык бар шуны алып килеп ашап, бергә утырып чәй эчүләр. (Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы).













































Такмаклар (Уен-бию җырлары)

Уен-бию җырлары-халык лирикасының, җырларның аерым бер жанр төркеме, уен һәм бию вакытында башкалыла торган җырлар.[Әхмәдуллин, 1990, Б.192]. Уен - бию җырларының, гадәттә, тоташ, тотрыклы текстлылары да, үзгәрә торганнары да бар. Кушымта өлеше җырның такмак өлешен тәшкил итә. Бу жанр кара-каршы тезелеп яки парлашып башкарыла, яки түгәрәктә, әйлән-бәйлән формасында җырлана.

Кадрәк авылындагы өйләрнең берендә миңа бер дәфтәр тапшырдылар. Бу дәфтәр эчендә Җәмилә апа тарафыннан иҗат ителгән такмаклар иде. Үз иҗатын ул исән чагында Биктимерова Рәзилә апага тапшырып калдырган булган. Игътибар белән карап чыккач, мин бу такмакларның безнең якта чыннан да халык авыз иҗатына әверелгәнлеген аңладым.

"Туй такмаклары"

Атлар килә атлап-атлап,

Алма чәчәген таптап,

Бер-ике җыр җырлыйм әле

Кияү, киленне мактап.

Әй икегез, икегез

Икегезнең буегыз,

Икегез дә пар килгәнсез,

Бүген сезнең туегыз.

Әй икегез, икегез,

Икегезнең күзегез

Дошман сүзләре күп булыр

Аерылмагыз түзегез.

Утыннарны без алабыз

Көлгә түгел күмергә,

Без кызыбызны бирәбез

Айга түгел гомергә.

Тәрәзә төбем тутый кош

Куркытмыйча торыгыз

Безнең бала китә сезгә,

Какмый сукмый торыгыз.

Каралы күлмәккәем

Тектергән әнекәем,

Җил-яңгырлар тигермичә

Үстергән бәбекәем.

Сокланып карап туя алмыйм

Сезнең буегезга да

Чакырырга онытмагыз

Бәби туегызга да.

***

Эх,дусларым сезнең белән

Күтәрелә күңелләр

Күтәренке күңел белән,

Үтсен безнең гомерләр.

Дуслар, дуслар, душамый.

Дуслар эштән бушамый.

Кайда барсам дуслар табам.

Сез дусларга ошамый.

Алай да бергә-бергә

Болай да бергә- бергә

Булсаң безнең белән бергә

Күгәрчен кебек гөрлә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырлыйк әле күп итеп

Бергә булган вакытларны

Сагынып сөйләрлек итеп.

Бергә чаклар, бергә чаклар,

Бергә чаклар бер генә

Бергә чаклар ай бер генә

Кадерен белмибез генә.

Ак та була, күк тә була,

Һаваларда болытлар,

Нигә бик тиз итә микән

Бергә булган минутлар.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Сандра,

Бергә чаклар сагындыра

Аерылгач сагындыра.

***

Әй юләрлек юләрлек

Миннән кеше көләрлек

Көлгән кеше көлсен пускай

Ничауа әле мин түзәрлек.

Пич башында таракан

Аны Ходай яраткан

Минем ише тилеләрне

Авыл саен тараткан.

Җәйнең ямле көннәрендә

Арыш тарата алмадым

Тычкан җигеп киләсе идем

Камыт ярата алмадым.

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр патрон

Чабатага бака чигеп,

Кунакка кил матурым.

Клубларда утлар булгач

Кинодыр дигән идем,

Кунадыр дигән идем.

Үзе сөйгәч сөйгән идем

Ташламас дигән идем.

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр чабата,

Синең шул ата бака

Күпер астында ата.

Яшь чагымда күкрәгемә

Чәчәкләр кадамадың,

Чөнки яшьләр үзе чәчәк

Кирәккә санамадым.

Яшьлек бит ул, яшьлек бит ул

Яшьлек бит ул сөйкемле

Яшьлек бит ул һәркемнән дә

Үтеп китмәс шикелле.

Үтте дә китте яшьлегем,

Үткәннәрен тоймадым

Я үтмә дип, я китмә дип

Үзем бер дә тыймадым.

Суга салсаң, су күтәрми

Бер мыскал тимерләрне

Эзләсәк тә таба алмыйбыз

Үткән яшь гомерләрне.

Ага сулар, ага сулар

Ага сулар ник болай

Аккан сулар кире кайтмый

Яшь гомерләр дә шулай.

Тал бөгелсен, тал бөгелсен

Тал бөгелсен сынсын ул

Яшь гомерләр ике килми

Килмичә чукынсын ул.

Иртә торып суга барам

Тутырып сулар алам

Көн дә саен гомеремне

Җырлап озатып калам.

***

Ишек алды яшел чирәм

Йөгереп чыгам оекчан

Кычкырып җырлап җибәрәм

Бик сагынсам,боексам.

Ураклар белән уралар

Агидел җикәннәрен

Аз йөрсәк тә күп беләбез

Кемнең кем икәннәрен.

Ал кисәләр ал киям

Гөл кисәләр гөл киям

Грубияннарга гурбиян

Баш исәләр баш иям.

Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

Уйлый да тарсына да

Тормышларда ни күрсәм дә

Баш иям барсына да.

Гөлназирә көлтә бирә

Арбадин кибәннәргә

Тормыш бит ул баш идерә

Үзенңнән түбәннәргә.

Мин мин димә,

Борын чимә, мин дияргә ярамый

Дөнья хурлыкка төшерә

Мин дип йөргән баланы.

И ал бит ул, ал бит ул

Базарларда бар бит ул

Үзен зурлап, кеше хурлап

Йөрүчеләр бар бит ул

***

Китәм инде, китәм инңе

Китәм бакыйлыкларга

Күктән йөрми, җирдән йөри

Бездән данлыклылыр да.

Югары очтан бер ат килә

Яшел буяулы чана

Эх, дусларым, ирәймәек

Барыбыз да бер чама.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Гаян икән,

Алмагачка таянганчы

Талларга таян икән.

Атла дисең, атла дисең

Атлар мени мин сиңа

Очраганда эндәшмисең

Ятлар мени мин сиңа.

***

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Гәбделхәлим,

Үз башларымнан кичкәнгә

Аерылганнарны җәлләмим.

Эх, дусларым, туган ягым

Түбән Кама районы

Дуска түгел, дошманга да

Теләмим аерылуны.

Аерылганда ул кул бирде

Нигә мин кул бирмәдем.

Мин бит болай мәңгелеккә

Аерылырбыз димәдем.

Кызарып кояш чыкканда

Алсулана пәрдәләр.

Аерылмый да, саргаймый да

Бар бәхетле бәндәләр.

Кызарып кояшлар чыга

Белмим кайда байганнын

Моңая ялгыз башларым

Белмим ник моңайганын.

Кызарып кояшлар чыга

Алсулана батканда

Төнлә төшләремдә күрәм

Югалтам таң атканда.

Тал тибрәтәм, тал тибрәтәм,

Тал тибрәтәм, талмыймын

Күз алларыма китерәм,

Сөйләштерә алмыймын.

***

Уйлар бит ул, уйлар бит ул,

Уйлар бит ул уйласаң,

Тар гүрләргә тиз керерсең,

Баскан саен уйласаң.

Уй бит ул уелдыра

Артык уйлау нурлы йөзгә

Сарылар коелдыра.

Агасың гомер агасың,

Син бит агым су түгел,

Көзләрең якынайса да,

Әле һаман яшь күңел.

Агыйделдә юмасак та,

Ак бит безнең беләкләр,

Әллә җилгә очты микән,

Безнең теләгән теләкләр.

Теләк теләп кабул булмый,

Калдырмасын теләккә.

Юк инде, алар югалдылар,

Басты кара томаннар,

Аерылырга түгел иде,

Безнең корган планнар.

Спать сукты сигезне,

Чыгып киттен динсезне,

Сез онытсагыз да безне,

Без онытмабыз сезне.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Бибинур,

Бер битендә уйный кояш,

Бер битендә уйный нур.

Биек тауның башларында,

Карама терәү бит ул,

Нәселендә, ыругында,

Затында берәү бит ул.

Кашың кара, кашың кара,

Кашың кара кыйгачлы,

Син үзең сандугач кебек,

Ярың да сандугачмы?

Карлыгачлар тезелгәннәр,

Без алай тезелмибез,

Дуска түгел, дошманга да,

Без кара коелмыйбыз.

Пар-пар үрдәкләр йөзәләр,

Әрәммәдә, күлләрдә,

Җыен туган җыелышкач,

Чәчәк ата гөлләр дә. (Дәфтәрне Биктимерова Рәзилә апа бирде, Кадрәк авылы (керәшен татарлары яши).

"Керәшен татарлары такмагы"

Җырла,җырла дип әйтәсез,

Сезгә нинди җыр кирәк?

Сезнең алда җыр җырларга

Сандугач теле кирәк.

Алма бит ул, алма бит ул

Алма бит ул түгәрәк.

Шул түгәрәк эчләрендә

Яшик, дуслар, бергәләп.

Эх, дускаем,гармуныңны

Матур уйныйсың икән

Белсәм иде уйларыңда

Ниләр уйлыйсың икән.

Яшьлек бит ул, яшьлек бит ул,

Яшьлек бит ул бер генә.

Яшьлек гомер ай бер генә,

Кадрен белмибез генә.

Гармуннарыңда уйныйсын,

Үзең ниләр уйлыйсын?

Яшь вакытта шуны уйлыйсың

Уйнап-көлеп туймыйсың.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Барыбез бергә чакта,

Озакламый таралырбыз

Төрлебез төрле якка.

Гармун уйнадың миңа,

Җырлар җырладым сиңа,

Шушы җырда ничә хәреф

Шул хәтле рәхмәт сиңа. (Җырлады: Николаева Роза Максимовна, 77 яшь, Минәлә районы, керәшен татарлары яшәүче Кадрәк авылы)



Бәетләр.

Бәет ( гарәп сүзе: төрки халыкларда "бәй"-"бой" һәм "әт"-"өт" дигән сүзләрдән кушылып ясалган һәм "көйләп әйтү" яки "көйле хикәят" дигән мәгънә белдергән атама белән аваздаш) - татар һәм башкорт фольклорында лиро-эпик жанрларның берсе, фаҗигале һәм героик вакыйгалар, шулай ук гыйбарәтле һәм гадәттән тыш хәлләр уңае белән чыгарылган әсәр.[Әхмәдуллин, 1990, Б. 28]. Бәет шигъри формада иҗат ителә һәм яшәп китә. Гадәттә, бәетләрне көйләп башкаралар. Бәетләр нинди вакыйганы чагылдыруларына карап, фаҗигале, героик һәм комик төрләргә бүленәләр. Ә темаларына килгәндә, тарихи һәм көнкүреш.

Мин өйрәнгән авылларда бәетнең фаҗигагә корылганы гына яшәп килә. Җәмәк авылында яшәүче Мәфсүсә апа Таҗетдинова бәетләрен оныгы суда батып үлгәннән соң яза башлаган икән. Гомумән алаганда, миңа укыган бер бәетен дә ул гына түгел, мин дә, күз яшьләрсез калдыра алмадык.

Сорау: Мәфсүсә әби, сез нинди бәетләр беләсез?

Җавап: Мин бит бәетләрне үзем дә язам, шигырьләр дә язам.

Сорау:Берничәсен сөйләп яки укып китә алмассызмы икән?

Җавап: Башта оныгым "Римма бәетен" укыйм, только җыламыйча укый алмам инде мин аны.

"Римма бәете"

Йөгерә-йөгерә су буена бардым,

Йөгереп кире кайта алмадым

Салкын суның төпләрендә

Чыкты минем газиз җаннарым.

Барма, балам, барма дидең, әбием,

Тыңламадым синең сүзләрең

Мине уйлап елый-елый хәзер,

Саргайды бит нурлы йөзләрең.

Ярар инде, түз, елама әбием,

Гомеркәем кыска булгандыр.

Су төбендә чыкты газиз җанкайларым

Тәкъдиремдә шулай язгандыр.

11 яшьтә гүр иясе булдым

Шундый кыска булды гомерем

Кичен аткан гомер чәчәккәем,

Иртәгесен инде өзелде.

Көлә-көлә каршы алдың, әбием,

Чаллылардан кайткан чакларда,

Сөя-сөя озатып калдың, әбием,

Без Чаллыга киткән чакларда.

Абыкаем, апам, бәгырем,

Минем кебек инде булмагыз,

Әтекәем һән әнкәемне,

Кайгыларга сала күрмәгез.

Күрсәткәне дә бик авыр,

Күрсәткәне дә җитәрлек.

Абакаем,апам, бәгырем,

Йөгерә-йөгерә барган юлларымнан,

Кире кайтырмын дип уйладым.

Әтиләрем кайтыр Чаллылардан

Машинада инде мин булмам

Шул чакларда сиңа авыр булыр,

Түз, сабыр ит, әбием, күз нурым.

Абыем белән апам калды

Минем өчен сөй син аларны,

Мине ничек иркәләгән булсаң,

Иркәлә син хәзер шуларны.

Зифа буемны үлчәп алдылар да,

Караңгы гүрләргә салдылар,

Караңгы гүрнең эчләрендә

Фәрештәләр каршы алдылар.

Шул вакытта хур кызлары килеп,

Килдеңме, Риммакай, диделәр

Син бит хәзер безнең иптәш диеп,

Җәннәтләргә алып керделәр.

Укытучы Румия апам,

Сине туйганчы да күрмәдем,

Укулар башлангач мәктәптә

Кабат очрашырбыз дип уйладым.

Минем калган киемнәрне

Иптәшләрем кисеннәр

Мәктәпләргә барган чакта,

Кереп хәлегезне белсеннәр.

Җәйләр үтәр, укулар да җитәр,

Минем урыным анда буш инде

Хуш укытучыларым,дусларым, хуш мәктәп,

Хуш якты дөнья,мәңгегә хуш инде.



"Рәмис бәете"

Бисмилла әйтеп башлыйм бу бәетне,

Каләм алдым кулыма,

Йөрәк әрнүеннән бәет язам,

Туганыбыз Рәмис турында.

Эштән кайттым, ашап-эчтем,

Кинәт кенә әллә нишләдем,

Әтекәем ачуланма, гафу ит мине

Ярамаган эшне эшләдем.

Чаллы юлларына карап сезне көттем,

Кайтмадыгыз, озак тордыгыз,

Кайтып кергәч, нишләдегез,әти,

Минем җансыз гәүдәне күрдегез.

Ярар инде, нишлисең бит,

Ходай миңа шулай язгандыр,

Яшьли генә җир куенына кердем,

Гомеркәем шулай булгандыр.

Шундый кыска булды гомеркәем,

Шундый кыска булып тоелды

Бөреленгән яшьлегемнең гөле,

Чәчәк ата алмыйча өзелде.

Әнкәем мине тапкачтын да,

Ап-ак биләүләргә биләдең,

Ап-ак биләүләргә биләдең дә,

Гомерең булсын,балам, димәдең.

Ник күпсендең якты дөнья мине?

Нигә соң мин бик аз яшәдем?

Җаным сезнең белән йөри минем

Җир куенында ята җәсәдем.

Тәрәз төбемдәге кына гөлем,

Шау чәчәкләр инде атадыр,

"Абыем кайтып сулар сипми"- диеп,

Сагыныплар мине көтәдер.

Көтмә инде мине,кынакаем,

Оныт инде, мине сагынма

Шау чәчәккә күмелеп,күкрәп яшә,

Минем кебек иртә сулыма.

Җәмәккә барган вакытта

Зиратка кереп чыгыгыз,

Әти-әни авыр кайгыларга салдым,

Сабыр итеп,зинһар,түзегез.

Зифа буемны үлчәп алдылар да,

Караңгы гүрләргә салдылар

Караңгы гүрнең эчләрендә

Фәрештәләр каршы алдылар.

Хур кызлары килеп, җәннәтләргә алып илттеләр

Килдеңме,Рәмис дус, без хәзер бергә дип,

Җәннәтләргә алып керделәр.

Җәннәтләрдә кәүсәр суын эчтем,

Чума-чума йөзеп уйнадым

Шул вакытта бергә эшләп йөргән,

Якын дусларымны уйладым.

Ярар, әти-әни, минем өчен еламагыз,

Бик рәхәт монда җәннәттә,

Дөньялыкта күрешә алмыйбыз инде,

Күрешербез инде җәннәттә.

Тәрбияләп үстердегез,әти-әни,

Күрмәдегез минем туемны

Үтенечем шушы инде хәзер,

Үткәрегез соңгы туемны.

Табын әзерләрсез, җыелып утырырсыз

Минем урыным анда буш инде,

Хуш әти-әни, сеңлем,туганнарым,

Хуш, якты дөнья, мәңгегә хуш инде.

Зияратны әйләндерегез,

Агач утыртып яшьләндерегез,

Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын,

Рухым шат булсын, догалар бирсен.



"Илгиз бәете"

"Бисмилла" әйтеп башлыйм бу бәетне,

Каләм алып кулыма,

Йөрәк әрнүеннән бәет язам,

Туганыбыз-Илгиз турында.

Чаба-чаба юлга чыгып киттем,

Исән әйләнеп кайта алмадым,

Минзәләнең юлларында,

Көтеп торган икән әҗәлем.

Капкабыздан чыккач та,

Туктап, озак карап тордым каерылып,

Карап тормас идем каерылып,

"Каласыз бит"-дидем аерылып.

"Барма инде,Илгиз"-дидең Гөлназ,

Тыңламадым синең сүзеңне,

Мине сагынып елый-елый хәзер,

Саргайтасың нурлы йөзеңне.

Ярар инде, нишләтәсең бит, еламагыз,

Гомеркәем шулай булгандыр,

Юлда чыкты газиз җаным минем,

Тәкъдиремдә шулай язгандыр.

Гөлназкаем, балаларым,әти-әни,

Күрешергә безгә хәзер юллар юк

Тәкъдиреңдә язган язмышларны,

Күрмәенчә һич тә чараң юк.

Машинага утырып юлга чыкканда,

Үләселәремне белмәдем.

Утыз җиде яшьләремдә,

Гүргә керәселәремне белмәдем.

Шундый кыска булды гомеркәем,

Шундый кыска булып тоелды

Күкрәп кенә яшәгән чагыбызда,

Тормыш чәчәккәем өзелде.

Әнекәем мине тапкачтын да,

Ап-ак биләүләргә биләдең,

Ап-ак биләүләргә биләдең дә,

Гомерең булсын, балам, димәдең.

Әгәр алдан белгән булсам,

Юлларымда шулай буласын,

Йөгереп кенә җәяү кайтыр идем,

Минзәлә белән Җәмәк арасын.

Ник күпсендең, якты дөнья миннән,

Нигә соң мин бик аз яшәдем?

Җаным минем сезнең белән йөри,

Җир куенында ята җәсәдем.

Якты дөньяда яшәдем,

Эштән һич тә туймадым,

Кызым,улым ятим калды,

Туйганчы сөя алмадым.

Әти-әни сезгә әйтәм,

Гөлназымны саклагыз,

Балаларыма һәм сезгә Гөлназ кирәк,

Җил-давылдан аны саклагыз.

Минем калган киемнәрне

Туганнарым кисеннәр,

Дус, туганнарым бик күп,

Кереп хәлегезне белсеннәр.

Авыр чакта ярдәм итсеннәр.

Гөлназ,бәгърем,белсәң иде,

Авыр икән җаннар бирүе,

Шул вакытта насыйп булмады шул,

Җаннарымны саклап калуы.

Зифа буемны үлчәп алдылар да,

Караңгы гүрләргә салдылар,

Караңгы гүрнең эчләрендә

Фәрештәләр каршы алдылар.

Фәрештәләр каршы алып,

Җәннәтләргә алып керделәр,

Җәннәтләрдә кәүсәр суын эчтем,

Шул вакытта бергә эшләп йөргән,

Якын дусларымны уйладым.

Ашлар пешәр,табын әзерләрсез,

Минем урыным анда буш инде,

Хуш,әти-әни,Гөлназ,балаларым,

Хуш, якты дөнья, мәңгегә хуш. ( Сөйләде: Таҗетдинова Мәфсүсә, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы).



Мөнаҗәт

Мөнаҗәт (гарәпчәдән-ялгызлыкка үз-үзең белән сөйләшү;арыну; аллага мөрәҗәгать итү, ярлыкауны сорау; дини-интим эчтәлекле тезмә әсәр һ.б.) - Шәрыкъ әдәбиятында һәм фольклорында лирик җыр атамасы. Аның асылын аллага мөрәҗәгать итеп моң-зарыңны сөйләү яисә фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның хис-кичерешләрен бәян кылу тәшкил итә[Әхмәдуллин, 1996, Б. 116]. Мөнаҗәт аллага юнәлтелгән булса да, ул үз-үзең белән сөйләшүгә әйләнеп кайта. Алла югары итеп тасвирлана, ул идеальлелек төсмере ала. Жанр шигъри формада үсеш алган.

Сорау: Мәфсүсә апа, сез берәр бәет беләсезме?

Җавап: Иий, бәетләр күп инде алар.

Сорау: Берәрсен сөйләп яки көйләп күрсәтә алмыйсызмы.

Җавап: Әйе, көйләп укырмын.



И Ходаем бер Ходаем,

Гыйлемлекне бир Ходаем,

Сәхәр вакыты хуш килдең,

Догамны кабул кыйл,Ходаем.

Йөрер идем туган илдә

Тәвәкәлне буып билгә

Йөреп сәер диләр анда

Җимешләр чәчкәни бакча.

Комган алган кулына,

Китәр Алла юлына

Комган алмаган кулына

Китәр тәмуг юлына.

И Ходаем, бер Ходаем,

Иманымнан аерма

Сират күпере чыккан чакта,

Аягымны тайдырма.

Иман белмәгән кешенең,

Хараптыр барча эше,

Кабул булмас һич эше

Аллаһы дигән багудан.

Хөдәүендә кыйлаудары,

Нурлы йөзем булды сары

Сала күрмә тәмугларга,

Рәхим кыл,я рәсулулла.

Әһли җәннәт,әһли җәннәт,

Әһли җәннәт, әһли нур

И Ходаем кыямәт көнне

Мәк сүземне кабул кыйл.

Башынмы салдым ятакка,

Күңелем бирде Аллага,

Алла-Алла дигәндә,

Караңгы гүрем яктыртыр.

Сөбхан Алла дигәндә,оҗмах ишеге ачылсын.

Чыгып карыйм мин айларга,

Тәмам унбишләре җиткәч,

Күрешүләре кыен икән,

Бер ерак җирләргә киткәч.

И Ходаем, бер Ходаем,

Син мине ач итмә,

Үзеңнең догаларыңнан,

Беркайчан да мәхрүм итмә.



Коръән укыту.

Сорау: Тагын сезнең өйдә үткәрелә торган нинди йолалар бар?

Җавап: Коръән укыту бар инде бездә.

Сорау: Менә шуны сөйләп китегез әле.

Җавап: Мин бер елны да Коръән укытмыйча калмыйм инде, Аллага шөкер. Коръән укытуга әзерләнәсең инде, алдан ук, тәм-томнаргы әзерлисең, балаларны, туганнарны чакырасың. Аннан ашка бер 3 көн кала, ашка әйтеп чыгасың карчыкларга ашатасың-эчертәсең, берәү Коръән укый инде, абыстай кеше. Аннан хәер өләшәсең дә бетте инде. (Сөйләде: Таҗетдинова Мәфсүсә, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы).

Ураза бәйрәме, сәдака бирү йоласы,Корбан бәйрәме.

Сорау: Тагын нинди бәйрәмнәр, йолалар үткәрелә иде?

Җавап: Ураза бәйрәмнәрендә авыз ачтыру, йорт саен авыз ачтыра торган идек. Өй борынчы бер көн калмыйча, кызым. Чирап язылып, менә мин фәлән көнне, менә мин фәлән көнне, шулай иде. Авыз ачтыру шулкадәр, хәзерге сыман өстәлне ней белән тутыру түгел, бәлеш, аш, булса тозлы кыяр, помидор булса шулар куела торган иде. Чәй эчә торган идек, кош теле, чәк-чәк шуның эше әйберләр белән.

Бәрәңге алгач, бәрәңге сәдакасы, гошере бирелә торган иде. Берүзе генә яши бит мәсәлән бер карчык, ул үзе дә бәрәңге утырта. Аларны безнең әни башкаргандер инде. Дога укып 2-3 чиләк бәрәдге тутырып Минниса дигән әбигә илттерә идек. Ятим оныгы бар иде аның. Бәрәңгенең сәдакасы бирелергә тием обязательно. Үзең асраган малдан гошер бирә иде. Минниса апа, әйләнеп ятсын, белгәндәй, без мал суйган көнне гел кунакка килә иде. Мин коймак пешерә идем, аннан Минниса әбинең кулына тоттырып, ул где-то 3-5 ме кило була иде. Ул синең итеңненң бәрәкәте, тормышыңның ничек дип аңлатырга да белмими инде.Сабантуйга бүләк биргәндә дә, нигә шулай күп бирәсең диләр, мин минем пенсиямнең гошере булсын дим.

Корбан бәйрәмнәрен дә көтеп ала торган идек. Урам буенча бабайлар азан бабайлар алдан бара, әбиләр арттан бара, тәкбер әйтә торганнар иде. Ул вакытта күңелләр тулып җырлыйсылар килә иде. Хәзер менә аны әйтә белүче кеше юк. Аннан соң күрше-тиршңш коймак кертеп, ятим кешеләргә хәер-сәдака кертеп, ялгыз яшәгән карчыкларга нитү. Ничектер күңел йомшарып китә иде, һәрбер кеше корбан чала иде. Корбан чалган кеше аш уздыра торган иде. Корбан итеннән авыз иттерә торганнар иде. Әйбәт йола иде бу. Әле ул ялгыз карчыкларга, ниләргә итне үзләре белән биреп тә җибәрә торганнар иде. Хәзер барыбер да алар онытылып бара. Бездән соңгы балалар моны эшләрме, белмим, белмим. Корбан чалу.

Корбан бәйрәмендә бөтен бирне әйбәтләп юу, сөртеп чыгу, хәтта табагач белән кисәү агачын да әнкәй сөрттерә торган иде. Чиста булсын бәйрәмгә дип. 2-3 көн алдан ул вакытта керләрне юасы,өр яңа булмаса да, чиста кием кия идек. Мунчалар ягып, тәбикмәкләр пешереп, күрше-тирәләрне авыз иттереп, береңә-берең чәйләргә чакыру нык иде ул вакытта. Әле 1978 елларга тикле шулай барды әле ул.

(Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы).



Аулак өй.

Бу йола яшьләр арасында бик популяр булган, чөнки кыш көннәрендә, эштән кайткач, бер күңел ачу чарасы булган. Гадәттә аулак өйләрне яшьләр әти-әниләре берәр җиргә кунакка киткәч үткәрә торган булганнар. Аулак өйдә төрле уеннар уйнаганнар, кызлар серләшә торган булганнар.

Сорау: Аулак өйләр була торган идеме?

Җавап: Әй, аулак өйләр була торган иде инде, малай. Хәзер егетләрне кертмичә аулак өй ясарга була торган идек тә, егетләр мәҗбүри ишекләрне вата-вата керә торганнар иде. Хәзер менә Һава, үлделәр инде алар, аларда аулак өй булган, мин ул чакта юк идем. Егетләр кергән, Һава Маһирәттәйгә йөгереп кергән тегеләрне куып чыгарырга. Менә бу Фәтхулла өй алдына бер аягын бер ишеккә басып, икенчесен икенче ишеккә басып калган. Егетләр чыгып китте, өй алдына чыгып сиеп керик икән диләр икән, шуннан Фәтхулла тегендә җырлый башлаган. Менә шуннан чыккан инде ул, кызлар кия кызыл ыштан, чыгып сия баскычтан дип (көлә). Тотып кыйный башлаганнар тегене. Уйный торган идек инде, йөзек салышлы да, егетләрне дә кертә торган идек, үзебез теләгән егетләрне, үзебез җөргән егетләрне, усалларны кертми торган идек инде. Бүтәннәре өй артында йөри инде. (Сөйләде: Табетдинова Мәфсүсә, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы).

Сорау: Сез яшь чакта аулак өйләр була идеме?

Җавап: Ә килен булып төшкәч, кешегә кереп утырулар - аулак өйләр бар иде, күрше-тирәгә. Кем носки бәйли, кем бияләй бәйли, кем апкилеп җон яза, орчы җегерли бик нык иде инде ул вакытта. Ул чорлар шундый күңелле иде. (Сөйләде: Галактионова-Хуҗина Анира, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы).



Җырлар.

Җыр - сүз белән көйнең үрелүенә нигезләнгән жанр. Җырның төп функциясе халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикерен һәм кичерешләрен чагылдыруга кайтып кала. Җырларне кешеләр кайгырганда да, сөенгәндә дә җырлыйлар.

Җырларны дүрт жанрга бүлеп өйрәнү кабул ителгән:

1.йола җырлары

2.лирик җырлар

3.тарихи җырлар

4.уен-бию җырлары

Җырларны һәр кеше дә көнкүрештә куллана, чөнки нәкъ менә алар кешеләрнең бөтен хисләрен үз эченә сыйдыралар.

Сорау: Роза апа, сез җырлар беләсезме?

Җавап: Балакай, җырлар күп инде ул. Искә генә төшерергә кирәк.

Солдатка озату җыры.

Кадрәк урамнары дигән җыр, аны солдатка киткәндә җырлыйлар иде.

Кадерәкне кала диләр

Кала булыр ахыры,

Кала булып киткәчтен дә,

Күптин калыр ахыры.

Кадерәкне чыккачтын да,

Уңга киткән юл булыр,

Чыга кояш, сибә нурын,

Бездән саләм шул булыр.

Кадерәккә кайтам әле,

Юллары такыр диләр,

Юлларына караганда,

Кызлары матур диләр.

Кадерәкнең таш урамын,

Таптамам дигән идем.

Туын-үскән илкәемне,

Ташламам дигән идем.(Җырлады: Николаева Роза, 77 яшь, керәшен татарлары яшәүче Кадрәк авылы)



Керәшен татарларының бәйрәмнәре.

Сорау: Роза апа, тагын берәр нинди бәйрәм турында сөйләгез әле?(керәшен бәйрәме)

Җавап: Без бәләкәй вакытта Иванау буладыр ие, ул гел 7 июльда буладыр ие. Гел җәяү юри торган идек. Альбиналар крамында була иде, су аша. Аерым уеннар түгел иде, биеп - җырлар йөри идек. ул ничә ел элек кенә кузгалды әле. Майдан булган шул көнне. Төрле уеннар, уйнашу-көлешү,гармун, ә менә симеттә дә майданнар буладыр ие. Безнең әтиләр кунакка баралар иде, мин аларга ияреп бара ием. Симет-зиратка бару ул. 16 нчы июнь көнне. Болар Юшады бәйрәмнәре, ә Кадрәкнең төп Трусин-әрәмә бәйрәме. Әрәмәгә төшә идек, анда уйнашу-көлешү, янәшә авл килә иде. Эээй, шушы трактор ватылсын ие дия торган иек, 19 зы булды июньнең, самый эш вакыты бит. Иий, ватылса барыр иек ди торган ием.(Сөйләде: Николаева Роза, 77 яшь, керәшен татарлары яшәүче Кадрәк авылы)



Халык авыз иҗатын саклаучылар булып олы яшьтәге әбиләр тора. Алар үзләреннән соң килгән буынга традицияләрне, йолаларны җиткерергә телиләр, бу аларның үтә дә кызыклы итеп сөйләүләрендә күренә. Элек әби-бабаларыбыз тарафыннан башкарылган йолалар хәзергегә караганда күбрәк булган һәм алар камилрәк үтәлгәннәр дә, чөнки элекеге буын кешеләренең Аллага ышанулары, әдәп - әхлак кагыйдәләрен үтәүләре көчлерәк булган. Моны әбиләр үзләре дә билгеләп үтә.

Бүгенге көндә йолалар бездә дә өлешчә саклана. Авыллар буенча йөреп, әбиләр белән аралашканда аларның тирән белемле, хәтерле, динле булулары аңлашыла. Хәзерге начарлыкларга әбиләр чын күңелдән борчылалар, элеккеге белән чагыштыралар. Йолаларның, гореф-гадәтләрнең киләчәк язмышлары өчен борчылалар.

Ә балаларга килгәндә, уеннар сорап яннарына барганда, алар шундук компьютер сүзен телгә алалар, әлбәттә, бу бик кызганыч. Ләкин барыбер өмет бар, чөнки үзебезнең чын йөрәкле татар әбиләребез булганда, халык авыз иҗаты да яшәячәк.



План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)



Галактионова-Хуҗина Анира әби, 75 яшь, Минзәлә районы, Яңа Тәкермән авылы

План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)

Таҗетдинова Мәфсүсә әби, 83 яшь, Минзәлә районы, Җәмәк авылы







План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)



План кружка Халкым җәүһәрләре (5-9 классы)



Кадрәк авылында Биктимерова Рәзилә апа биргән дәфтәр (Җәмилә апа такмаклары).





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал