7


Класстан тыш чара Кабак

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кабак

(класстан тыш чара)





Алып баручы Маһи белән Мәлиһә ике карчык нигез күршеләре тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән,бер баш кабактан бозылышып киттеләр алар, әле җитмәсә үзләре ,"ахирәт дуслары" иделәр. Шундый дуслар иделәр, бер кабырлык нәрсәне икегә бүлеп икәү кабалар иде.

Сәхнәгә Маһи әби килеп керә. Кабакларны барлаштыргалап йөри.

Маһи Сөбханалла, кабакларым бик уңган,күр әле чүлмәк-чүлмәк тәгәрәшеп яталар. (Куллары белән аларны капшый). Бар икән бәрәкәт. Күрше Мәликә тавыклары бик юньсезләр,кереп кабакларны чукып чыкмагайлары.(Читәнне такта белән каплаштыра) Чыгарга дип барганда күзе Мәлиһәләр бакчасына төшә.

Маһи ((әрле-бирле йөренә) Күр әле күр сыра чүлмәге кадәр кабак Мәлиһәләр ягына чыгып үрмәләгән түгелме соң? Моңа инде авыз йомып торып булмас (кычкыра) Мәлиһә күрше чык әле чык

Читәннең икенче ягында Мәлиһә пәйда була.

Мәлиһә : Ни бар әхирәткәем

Маһи : (ачулы) Берәр ырымың бардыр синең ,ахирәт, тикмәдән генә мондый хәл булмас ,Җәй булса тавыкларым синнән кайтып керми ,юньләп күкәй дә күргәнем юк, инде хәзер әнә кабакны кара! (Килеп Мәлиһәне йолка)

Мәлихә : Синеке булса синең бакчада булыр иде ул күрмисеңмени минем бакчада ич.

Бер-берсенә бикозак карап торалар.

Маһи : Мәлихә ахири ,мин бер кабакка калган кеше түгел ,миенем кабакларым болай да җитәрлек, алллага шөкер . Шулай да сукыр түгел кешегә күренеп тора ,минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.

Мәлиһә : Чыкса соң ! Мин өстерәп чыгармадым ич аны,үзе чыккан. Безгә ризык булганга чыккандыр .Ходай үзе шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне тартып алыр идеңме ! Хәер, аласаң тагын, бик исем китеп тормый ,мин дә синең бер кабагыңа калмаган .

Маһи.Авызыңнан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт,бигрәк тагын син ,кәкрене кыекка сапларга гына торасың ,Сүз иярә сүз чыкканнан гына әйтүем.

(халыкка карап)Алам дисәм алам инде мин аны ,ничә әйтсәң дә бер сүз ,үзенең башында булмагач,,кеше белән ачуланышып торып булмый инде.

(Мәлиһәгә карап ала ) (Халыкка карап ) Ул карун яхшылык белән аңламый ,күп лыгырдап торса, кабагын өзеп алып башына кидерермен әле.

Маһи өенә кереп китә

Мәлиһә Маһи артыннан кычкырып :Ник алып чыкмыйсың,алып чык, синең кабак ич.

А.баручы Маһи әби кич белән кызы Ниса эштән кайткач бу хәлне энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Ниса клубка барырга җыена иде,ул әнисе сөйләгәннәрне тыңлап торды да , бер кабак өчен күрше белән талашып торып булмас дип ашыгып чыгып китте.Кичке караңгылык төшкәч, кеше-карага күренмәскә тырышып кына , кабакны тагын бер барлап керде .Иртә белән иртүк торды да бүтән бернәрсәгә дә карамыйча, тагын бакчага йөгереп чыкты. Кабак һаман шунда үз урынында . Бу юлы инде ул Маһи әбинең күзенә мичкәсе кадәр күренә иде.Бу нәрсә карчыкны гаҗәпләндерде.Кабакларны барысын да кабат-кабат сыйпап ,тынычлап өйгә кереп бара иде, каршысына Мәлиһә очрады.

Мәлиһә: Кабакларымны саклап йөрим диген инде ахирәт.

Маһи: Йөрим шул көч куеп үстергәч, кешегә ашатасым килми инде. ( Икесе дә өйгә кереп китәләр)

А.Б. Алар соңгы вакытта гел шулай бакчада очраша торган булдылар ,ләкин алар арасында бер сүз дә кузгалмады Ике карчыкның да төн йокылары качты. Кайчакларда алар төннәрен бакчаларда кара-каршы очраштып куйгалыйлар. Берсе икенчесеннән куркып тиз генә югалалар инде.Вакыт җиткәч Маһи әби дә бакчасындагы кабакларны җыеп алды, ә читәннең теге ягындагы кабаккка аның йөрәге җитмәде. Шулай ук Мәлиһә карчык та ул кабакка кагылырга батырчылык итмәде. Кабак читән буенда ята бирде.Ике ахирәт икесе дә берсеннән берсе качып кабакны һаман күзәтә бирделәр, берсеннән - берсе саклыйлар иде.

Бер көнне ул кабак юкка чыкты. Ике ахирәт бер-берсеннә шикләнергә тотындылар.Ә кабакны Маһи әби кызы Ниса өзеп алып керде дә аннан бәлеш пешерде. Мәлиһә әбинең улы хәрби хезмәткә китәсе булгач аларны чакырып сыйлады.

Ниса (өстәл артында бәлеш кисә) Сезне талаштырган кабак менә шушы бәлеш эчендә инде. Күрәсез ул, хәзер әни сезнеке дә түгел, шулай ук Мәлиһә әбинеке дә түгел, ул безнең барыбызныкы да булып чыкты. Без бүген аның белән Мәлиһә әбинең улы Зиннурны сыйлыйбыз,хәрби хезмәттән исән -сау гына әйләнеп кайтуын телик.Шулай булгач бүгеннән башлап әйткәләшеп йөрүегезне ташлагыз.

Маһи Әйткәләшеп дигәч тә , ызгышканыбыз да юк ич безнең ,әйеме,ахирәткәем.

Мәлиһә Мин дә шулай дим ахтрәткәем, ашагыз әле бәлеш бигрәкләр дә тәмле булган бит үзе.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал