7


  • Учителю
  • Ачык дәрес: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы

Ачык дәрес: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы.

Максат: 1. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗатын өйрәнүне дәвам итү. 2. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образын ачу. 3. Укучыларда патриотизм, Муса Җәлил әсәрләренә тирән мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, Муса Җәлил (фотоальбом), Ш. Маннур "Муса" романы, Ф.Ф. Исламов "Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы файдалану методикасы"; З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф, Татарстан китап нәшрияты



Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Үткән дәресне искә төшерү, ныгыту.

Укытучы: Укучылар, без үткән дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучы: Без Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез, сезнең белән хәзер сорауларга җавап бирик:

  • Кем ул Муса Җәлил?

Укучы: Ул патриотик язучы, Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лауреаты, татар әдәбиятында иң югары биеклектә торучы шагыйрь.

Укытучы: Ни өчен без аны патриотик шагыйрь дибез?

Укучы: Ул сугышка кадәр үк танылган шагыйрь була. Сугыш башлангач ул үзенең шигырьләре белән халыкны изге көрәшкә чакыра, бөтен көчен җиңү өчен тупларга өнди. Бу шигырьләрдә совет халкының җиңүенә ышаныч яңгырый.

Укытучы: Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры әсәрләрен ни өчен икегә бүлеп карыйбыз һәм алар нинди җыентыкка теркәлгәннәр?

Укучы: 1941 нче елдан алып 1942 нче елның июненә кадәр булган шигырьләре "Тупчы анты" җыентыгына тупланган. Бу җыентыкка кергән шигырьләр көрәшкә өндәү рухында язылган. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди.

Укытучы: Без тагын нинди җыентык турында беләбез?

Укучы: "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы. Бу җыентыкка аның төрмәдә чакта язылган шигырьләре теркәлгән.

Укытучы: Укучылар, исегезгә төшереп китәм, "Моабит дәфтәрләре" - шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында укучыларга иң элек шушы шигырьләр сөйләде. "Моабит дәфтәре"нең

безнең илгә кайтып җитү юлы хакында сез ниләр беләсез?

Укучы: Аны Бельгия кешесе Андре Тиммерманс дигән кеше совет илчелеге аша язучылар союзына җибәрә. Беренче җыентыкны 1946 нчы елда Нигъмәт Терегулов дигән кеше Татарстан Язучылар союзына тапшыра.

Укытучы: Шулай итеп, ике дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган илгә кайтып җитә. Белүебезчә, аның 115 шигыре була, калган шигырьләре турында белмибез: югалганмы, яндырылганмы, әйтә алмыйбыз. Әлегә кадәр табылганы юк.

Илдә Муса Җәлилнең танылган язучы булуын фашистлар да беләләр. Аңа үзләре яклы булырга тәкъдим итәләр һәм матур тормыш вәгъдә итәләр. Ләкин Муса дошман яклы булуны хурлыкка саный, үлүне өстенрәк күрә. Муса төрмәдә утыргач, ул сатылган икән, дип тә сүз чыгарып карыйлар. Ләкин без аның шигырьләреннән аның ни дәрәҗәдә иленә турылыклы булуын күрәбез. Хәзер аның "Ышанма" дигән шигырен укып китик (бер укучы укый).

Төрмәдә Муса Җәлил яшерен оешма оештыра. Бу оешмада алар 11 кеше була. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның шигъри юллары шушы хисләрне берләштерә кебек:

"Татарлар үлде елмаеп..."

Читләрнең үз бәясе

Биш минуттан гильотина,-

Килерме елмаясы?

Таш бәгырь булу мөмкинме

Әҗәл янда дәшкәндә,

Милләтнең изге китабы-

Коръән бәхилләшкәндә?

Киткән алар - бу дәһшәткә

Түзәргә кирәк ничек?

Читләр алдында - елмаеп,

Коръән алдында үксеп...

Менә сезнең алдыгызда аларның исем фамилияләре һәм алар кайчан һәм сәгатьтә үтерелә: (Проектодан кърсәтелә)

  1. Гайнан Курмаш-мәктәп директоры 1944 ел 25 август 12 сәгать 06 минут

  2. Фуат Сәйфелмөлеков-югары белемле экономист 1944 ел 25 август 12 сәгать 09 минут

  3. Абдулла Алиш-балалар язучысы 1944 ел 25 август 12 сәгать 12 минут

  4. Фуат Булатов-инженер 1944 ел 25 август 12 сәгать 15 минут

  5. Муса Җәлил - язучы 1944 ел 25 август 12 сәгать 18 минут

  6. Гариф Шабаев-госстрах инспекциясе, 1944 ел 25 август 12 сәгать 21 минут

  7. Әхмәт Симаев - педагогик институтның әдәбият бүлегенә керә, тәмамлый алмый кала, 1944 ел 25 август 12 сәгать 24 минут

  8. Абдулла Батталов - Зур Тигәнәле кешесе, клубта эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 27 минут

  9. Зиннәт Хәсәнов- Сарман районы, Кәшер авылы кешесе, 1944 ел 25 август 12 сәгать 30 минут

  10. Әхәт Атнашев - бухгалтер булып эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 33 минут

  11. Сәлих Бохаров - финанс работнигы булып эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 36 минут

"Татарлар елмаеп үлделәр" шигыре тыңлана.

III. Яңа материал өйрәтү.

Укытучы: Укучылар, менә без сезнең белән Муса Җәлилнең тормыш юлын күздән кичердек. Аның тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның исеме мәңгеләштерелеп, шәһәр һәм урамнарга, теплоход һәм оешмаларга, мәдәният сарайларына бирелде. Патриот шагыйрь үзе образ булып әдәбиятка һәм сәнгатькә әйләнеп кайтты.

А) Әдәбият өлкәсендә:

1. Шәйхи Маннурның "Муса" романын әйтеп китәргә кирәк.

2. Габдрахман Әпсәләмов "Агыла болыт" әсәрен язды.

3. Туфан Миңнуллин "Моңлы бер җыр" дигән пьеса язды. Аны сәхнәгә Г. Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов сәхнәгә куйды. Төп рольне РСФСР ның халык артисты Ринат Таҗетдинов уйнады. Ни өчен Ринат Таҗетдиновка бирелә бу роль, чөнки аның тышкы кыяфәтендә ниндидер охшашлык бар.

4. "Ленфильм" студиясе "Моабит дәфтәре" исемле нәфис фильм эшләде.

Б) Сынлы сәнгатьтә:

1. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр үк танылган шагыйрь иде. 1935 нче елда Г. Тимербулатов дигән рәссам аның бюстын бронзадан койган.

2. 1966 нчы елны Казанның 1 нче Май мәйданында скульптор В.Е. Цегаль Муса Җәлилгә һәйкәл эшли.Архитекторы Л.Голубевский.

3. Бакый Урманче Муса Җәлилнең бюстын ясый.

4. Рәссам Харис Якупов "Хөкем алдыннан" картинасын иҗат итә. (Фотоальбомнан картинаны карау һәм рәссамның Муса Җәлил образын ничек сурәтләве турында сөйләшү. Бер укучының картина буенча өстәмә әзерләнгән материалын тыңлап китү).

В) Музыка сәнгатендә:

1. "Җәлил йолдызлары" Җ.Фәйзи музыкасы, Ә. Сәләхетдинов сүзләре; "Муса" Җ.Фәйзи музыкасы, С.Хәким сүзләре; "Торыгыз, Мусалар" Р. Яхин музыкасы, С.Хәким сүзләре; "Муса Җәлил турында легенда" Ә.Шәрәфетдинов музыкасы, Х. Камалов сүзләре; "Яшь җәлилчеләр җыры" Р.Яхин музыкасы, М. Хөсәен сүзләре һ.б.

V. М.Җәлил белән бәйле урыннар.

Укытучы: Музейлар турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы: Казанда М. Горький урамының 17 йортында М. Җәлилнең музее оештырылган. Оренбург өлкәсе Мостафа авылында шулай ук музей эшли. Минзәләдә Муса Җәлил педагогия училищесы бинасында хәрби - политик курсларда укый. Хәзер шул бинада М. Җәлилнең музее ачылган һәм күп еллар инде эшләп килә.

Укытучы: Әйтегез әле, Чаллыда Муса Җәлил белән бәйле нинди урын бар?

Укучы: ГЭСта М. Җәлил проспекты һәм бульвары бар. Анда Муса Җәлилгә ясалган бюст куелган.

Укытучы: Казанда М.Җәлил исеме белән бәйле нинди бина бар?

Укучы: Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.

Укытучы: Әйе шулай укучылар. Муса Җәлил "Алтынчәч" операсын (1935-1941), "Илдар" (1940) либреттасын яза. Һәм ул опера һәм балет театры бинасында куела. Бу яңа эшләнеп беткән бина "Алтынчәч" операсы белән ачылганга күрә дә Муса Җәлил исеме белән аталып йөртелә башлый.



Әйтегез әле, Казанда М.Җәлилгә багышлап ясалган тагын нинди сәнгать әсәре бар?

Укучы: Казан Кремле янында бу батыр шагырь истәлегенә һәйкәл комплекс куелган.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Үзәктә Муса Җәлилнең мәһабәт образы тора. Ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә. Менә-менә ул кул - аякларын богаулаган чылбырларны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам итәр кебек.

VI. Йомгаклау. Укытучы: Без беренче дәрестә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнә башлаганда эпиграф итеп аның "Җырларым" шигыреннән өзек китердек.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил образын без рәсем сәнгатендә, музыкада, әдәбиятта карап чыктык. Аның исеме җырларда җырлана, әдәби образларда яши. Әлбәттә, аның турында язылган нәрсәләр бу гына түгел. Бу киң күләмле тема. Шуның өчен дәрес вакытында гына иңләп бетерергә мөмкин түгел. Моның өчен сезгә өстәмә укырга, эзләнергә кирәк.

VII. Өй эше. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып" дигән темага инша язарга.

VIII. Укучыларның белемнәрен бәяләү.



















































Муниципаль белем бирү учреждениесе

"28 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»









Дәрес эшкәртмәсе:

"Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы»



Эшне башкарды:

Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Гаттарова Рәзинә

Фәүхәт кызы







2010 ел























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал