7


  • Учителю
  • Без татарча сөйләшәбез! Шигырь. Безнең Тукаебыз бар.

Без татарча сөйләшәбез! Шигырь. Безнең Тукаебыз бар.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Безнең Тукаебыз бар

Язның матур көнендә

Дөньяга Шагыйрь туган.

Ул халыкның яраткан

Габдулла Тукае булган.



Матур көндә туса да,

Тормышы авыр булган.

Әти-әнисез калып,

Кулдан ул кулга йөргән.



Кушлавыч, Сасна,

Өчиле, Кырлай,

Җаекларда яшәгән,

Аннан Казанга килгән.



Булган бөтен талантын

Иҗат эшенә җиккән.

Һәм шуларның барысын

Халыкка тәкъдим иткән.



Халкыбыз аны укыган,

"Туры Тукай" дип йөрткән,

Үзенең булган хатасын

Төзәтергә тырышкан.

Инде 100 ел үтсә дә,

Без аны онытмыйбыз.

Тукаебыз киңәшләрен

Балаларыбызга әйтәбез.



Шагыйрьләребез аннан

Һәркайсы үрнәк ала.

Халкыбызның йолдызы

Дип авыз тутырып әйтә.



Аңа куйган һәйкәлләр

Һәр язны халкын җыя.

Аңа аталган шигырьләр

Һәр елны яңгырап тора.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал