7


  • Учителю
  • Классный час на татарском языке

Классный час на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<br>


Давлетшина Рамиля Тальгатовна Кукмара районы Олуяз мәктәбе



Тема: «Исемең матур. Кемнәр куйган?»

Максат:борынгыдан килгән исем кушу йолалары, традицияләре, татар исемнәре дөньясы белән таныштыру; Үз исемеңнең нәрсә аңлатуын ачыклау; киләчәк буынга матур аhэңле, жиңел hәм анык әйтелешле татар исемнәре бирүгэ телэк уяту.

Жиhазлау: залны бизәү өчен шарлар, төсле ленталар, бер кырыйда бишек, өй куренеше, плакатлар, магнитофон, аудиокассета, чәчәкләр, стенд.

Материал: 1. Гомәр Саттар -Мумилле «Исемең матур.Кемнәр куйган?»

2. «Ачык дәрес»газетасы, сентябрь, 2006 ел.

3. «Тәрбия» газетасы, август,2005 ел.

План - конспект.

Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.

Эпиграф. "hәркемгә үз исеме-куңелгә иң якын, иң кадерле сүз."

Гомэр Саттар - Мумелле.

«Исеме онытылмаган кеше - иң 6әхетле кеше.»

Габдерахим Утыз - Имэни эл - Болгари.

1.Видеоязма карау.(Хезмәттәшебез Ибраhимовлар гаиләсендэ исем кушу йоласы hәм бәби ашы китеру йоласын карау) Бу вакытта Марат Мухаметшин «Тал бишек» җырын башкара.

Укытучы. Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде.Өйгэ яңа ямь, юаныч, куаныч өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый әти - әнисенә өстәмә мәшәкатьләр китерде. Аларның иң беренчесе исем кушу. Аңа нинди исем бирергэ? Бу сорау hэрбер ата - ананы, баланың өлкэн туганнарың, кардэш - ыругларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә hәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. hәр кеше уз исеменә шулкадәр кунегә ки, ул аныц туган теленең иң якын, иң газиз сузе булып тоела.

I укучы. Татар халкы элек - электэн яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме - җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аhәңле., жиңел hәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры «Рәйхан»дагы:

Аклы ситса кулмэгеңнең

Якаларың кем уйган?

«Әй,Рәйхан, исемең кемнэр куйган,

Сине куреп кем туйган?» -дигән шигьри юлларда бик ачык курәбез.

  1. укучы. Кеше исемнәре гажәеп бер бакча ул.Җимеш бакчасында төрле агачлар ускән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр- исемнәр бар. Халык узенең идеалларын чагылдыра торган хәзинәсе - исемиятен китергән.(Антропонимика-исем-фамилия турындагы фән)

  2. укучы. Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты - нурлы йөзле hэм якты куңелле булуын теләү - иң күркәм куренеш. Исемнәр бит милләт йөзе - җисемнәр.

Укытучы. hәр чорның узенә хас исемнәре булган. Әйдәгез, искә төшерик әле шундый исмнәрне.(Укучылар узләренең өлкэн әби- бабайларының исемнәрен әйтәләр). Менә без сезнең белән Г. Тукайныц шигырендәге Гайниҗамал белән аңа гашыйк егет турында шигырь тыңлап китәрбез.(Тимергалиевлар - Зилә hәм Нурсалих - «Егет hәм кыз» шигырен сөйлиләр».)

  1. укучы. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә ул исемнең җыйнак, жиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле hәм матур яңгырашлы булуын истә тоту зарур. Күркәм исемнәр бик күп. hәрбер әти - әни шулар арасыннан узенә ошаганын, зәвыгына туры килердәен сайларга тырыша.

  2. укучы. Безнең әти - әниләребез дә безгә исем сайлаганда бик матур, үзебезчә, татарча, исеме җисеменэ туры килә торган исемнәр сайлаганнар. Карагыз әле безнең кызларга, нинди матурлар, гузәлләр бит алар. Ә исемнәре?! (Кызлар белэн танышу.)

Кызларга бирем: - сылу сүзен остәп, кызлар исемнәрен

төзергэ.(Айсылу,Бибисылу,Таңсылу h.6)

  1. укучы. Безнең сыйныфның кызлары Алсу, Рисәнә, Зилә, Илүзә hэм Раидә.

Бишесе дә бик уңганнар,

Сынап карарсыз менә!

  1. укучы. Татарларда чук - чук куркэм исемнәр бар. Ә исемнәрнең кәттәләре егетлэрдә.(Егетлэр белэн танышу.)

Егетлзргэ бирем: - әхмәт сүзен өстәп, өлкән буын исемнәрен төзергә.

VIII укучы. Эх, сез шаян кызлар,

Ник шаяртасыз?

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.

-Әйдәгез, чибәркәйләр, бер биик әле.





(2 кыз, 1 егет татар халык биюен башкаралар)

Укытучы. Кайчагында исемнәр уйлаганда әти - әни яки якын туган исеменә яңгырашлы исемнәр сайлаганнар. Әйдәгез, бездә егетләр исеменнән кызлар исемнәре тезеп карыйк әле.(Рәсим - Рәсимә,...)

IX укучы. Кеше исемнәре - гадәти генә сүзләр түгел. Бәлки телебезнеә жэуhәрләре, алтын - көмеш якутлардан кыйммәтле асыл хәзинәсе, милләтебезне милли йөзе,көзгесе,тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге.

X - XI укучылар.

«Балам» дип туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием, дип әнкәемэә

Мин туган телдә дәшәм.



Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем.





Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.





Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам

Шуна күрэ туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Уен «Мин Зилия»

XII укучы. Минем дәу әниемнең туган ягы - Мәчкәр авылы. Ул авыл турында дәу әнием кызыклы әйберләр сөйләгәне бар. Донья халыклары белән торган Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа да Мәчкәрә авылыннан чыккан икән. Аннары дәу әни узенең туган авылындагы кеше исемнәренең Олыяз авылында очрамавы турында да әйткәне бар. Кызык бит. Менә дәу әниемнең куршесе Сәбихә апа, Бэдигылҗамал aпa, дәу әниемнең 1нче укытучысы Дәрига апа, Мәрхәбэ апа, Хәбибелхак абый, Мөлек абый, Баязит абый, Уеман абый, Нәжибә апа, Мөндәрис абый h.б. Олыяз тобәгендә Мәчкәрәдә булмаган исемнәр юк.

XIII укучы. Бәби туу гаиләдә, курше - күләндэ,туган - тумача арасында зур сөенеч,- бәхет hәм шатлык ул. Шуна күрә яшь әни белән бәбине hәркем тырышкан. Бәби аваз салган йортка бәби ашы китергәннәр. Элегрәк, күкрэк сөте белән нәниен имезүче әни тизрәк көч җыйсын өчен йортка ашау - эчу әйберләре китергәннәр. У л көн гаиләдәзур бәйрәм булган.

XIV укучы. Татар халкының дистә - дистә гасырны эченә алган тоташ буыннар чылбырыннан торган милли исемнәр чылбырын өзмичэ, алга таба дәвам итәргә кирәк. Без килчәктә милләтне дәвам итучеләр. Халкыбызның күркәм йолаларын сакларбыз.

XV укучы. (1 укучының шәҗәрәсе курсэәтелә?) Бу агач - минем нәсел агачым. Мин бу агачның буыны.Мин нәсел агачымның тармаклануын телим. Уз улыма hэм кызыма мин татар исемнәре кушармын.

Бэйрэм «Матур булсын!» жыры белэн тэмамлана.

Син дэ жырла, батыр егет,

Син дэ жырла, матур кыз.

Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш.



Илебезнен халыклары

Матур тормыш коралар.

Тыныч булсын, тыныч булсын,

Тыныч булсын деньялар.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал