7


  • Учителю
  • Студентлар белән очрашу очен сценарий

Студентлар белән очрашу очен сценарий

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар! Хәерле кич, кадерле укучылар! Хәерле кич, кунаклар!

Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез - "Студентлар белән очрашу" кичәсе.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын,

Рәхим итегез.

Кемнәр килсә дә,

Йөзебез ачык.

Дус-ишләр килү

Үзе бер шатлык.

Түрдән узыгыз, кадерле студентларыбыз!

(Студентлар кереп утыра)



Алып баручы. Бәйрәм, гадәттә башлана

Кунаклар чакырудан.

Туганнарга, дус-ишләргә

"Чакыру" тапшырудан.

Бер ай алдан шалтырату

Бик үк килешеп бетмәс.

Бәйрәмгә көнендә дә

Белдертсәң, зыян итмәс, -

дип, бүген студентларны үзебезгә кунакка чакырдык.

Сезнең каршыгызда мәктәбебезне шушы елларда бетереп чыгып киткән укучыларыбыз. Аларны сәләмләү өчен сүзне мәктәп директоры Басир Сагыйрь улына бирәбез.

(Директор чыгышы)



Алып баручы. Ә хәзер инде сүзне сезгә бирәбез, кадерле студентлар. Иң мөһиме - үзегез укыган уку йорты, аның престижы турында сөйләп китсәгез иде. Студент тормышыннан кызыклы вакыйгалар да көтәбез сездән.

Һәм сез дә, укучылар, үзегез кызыксындырган сорауларны әзерләп утырыгыз.

(Студентлар чыгышы, сораулар бирү)



Алып баручы. Кичәбезне КВН рәвешендә дәвам итәбез. Студентлар белән көч сынашырга булачак студентларыбызны чакырабыз.

(11 сыйныф укучылары чыга)

Сезнең уң ягыгызда студентлар командасы. Аларның капитаны - курку белмәс, сүз остасы, үтә тапкыр Илүзә.

Сул ягыгызда - укучылар командасы. Аларның да һәркайсы акыллы һәм зирәк. Капитаннары да батыр, матур, җор сүзле Фаил.

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итәр. Жюри составында хөрмәтле укытучыларыбыз: ...



1нче бәйге. Сәләмләү. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый.

Ә командалар әзерләнгәнче без дә күңелле тәнәфес ясап алыйк. Аны бигрәк тә 5нче сыйныф укучылары ярата, аларны бирегә чакырабыз.

(5 класслар чыгышы, җыр "Күңелле тәнәфес")



2нче бәйге. "Мәзәк күрсәтү" дип атала. Һәр команда мәктәп тормышында яки студент тормышында була торган кызыклы хәлләрне күрсәтергә тиеш.

(6 класслар чыгышы)



3нче бәйге. Җыр бәйгесе. Һәр команда үзе яраткан җыр башкара.



4нче бәйге. "Шаян сорауга - шаян җавап" дип атала.

  1. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)

  2. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы - кашык белән болгату)

  3. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)

  4. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче китә)

  5. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда юк. ("б" хәрефе)

  6. Минзәләдә негр баласы туган: үзе кара, теше ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың теше булмый)

  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

  8. Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (диңгез)

  9. Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)

  10. Чиләккә башта нәрсә салалар? (күз)



5 нче бәйге. "Иң кызык уен" диа атала. Ике команда бер-берсе белән уен уйната.



6 нчы бәйге. Хәрмәтле командалар. Бүген бу залда, шушы сәгатьтә "Гаҗәеп әйберләр музее" эшли. Монда укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләренең яраткан предметлары. Сезгә бу тартмадагы әйберләрне белергә һәм аларның хуҗаларын әйтергә кирәк.



Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.

Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.

Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары күрсәтелгән.



Экспонат №2 (туп)

Бу предметны гәүдәнең төрле өлешләре белән бәрәләр.

Ул түгәрәк формада.

Аны физкультурада кулланабыз.

Экспонат №3 (гармун)

Бу предметтан башка бәйрәмнәр узмый.

Сәдәфләре күп, ләкин бу пидҗәк түгел; каешта йөртелә, ләкин чалбар түгел.

Аңа кушылып җырлыйлар.



Экспонат №4 (пробирка)

Бу предмет юка пыяладан ясалган.

Аның формасы - сосисканы хәтерләтә.

Аны тәҗрибәләр үткәргәндә кулланалар.



Экспонат №5 (экзамен комиссиясе)

Бер төркем кешеләр.

Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.

Яҗадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә тутыра. Бу нинди серле группа?



Алып баручы. Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле укучылар,

Иртәгә түгел бәйрәм.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер, кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.



(жюри балларны аңлата, җиңүчеләрне әйтә)



(Истәлекле бүләкләр өләшү)



Алып баручы. Сез көләч, күркәм, мәхәббәтле,

Шундый зифа, сылу гәүдәле.

Үзегез тырыш, мәшһүр, зур белемле,

Туктап калмагыз шунда, әйдәле!

Аспирантурасына да ябышыгыз,

Сездән була, бездән шул теләк!

Сездәгедәй көч, сездәгедәй йөрәк

Галим булып җитәргә кирәк.

Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм шундый күңелле кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынайларына бирешмәгез. Бәхетле булыгыз!

3



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал