7


  • Учителю
  • Образ учителя в татарской литературе.

Образ учителя в татарской литературе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Батыр район администрациясенең белем, физик тәрбия һәм яшьләр сәясәте бүлеге.



Яшьләр һәм мәктәп укучыларының "Фән. Иҗат.Үсеш" иҗади фестивале.

























Укытучы... Татар әдәбиятында укытучы образы.











Фәнни-эзләнү эшен үтәде: Муниципаль

белем бирү учреждениесе

Тойси урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Салихова Айсылу Раил кызы.



Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ямалетдинова Рәмзия Гыйләҗ кызы.













Тойси-2012





Киңәйтелгән план.



  1. Кереш өлеш. Укытучы... Укытучы исә Ана исеме белән янәшә йөри торган изге җан.

  2. Төп өлеш. Эзләнү- табышлар.

    • Фәнис абый Яруллинның " Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигырендә чын укытучы образы.

    • Гомәр ага Бәширов әсәрләрендә дә укытучы үзәк геройларның берсе.

    • Элеккеге укытучының шөгыле хәреф таныту , газета- журналлар уку гына түгел, ә сугышта югалып калмауның үрнәген күрсәтү дә. .

    • М. Мәһдиевнең " Фронтовиклар" әсәрендә укытучыга хас сыйфатларны табу, укытучы хезмәтенең авыр якларын билгеләү.

    • Әсәрдә укытучы белән солдат арасында уртаклык.

    • Укытучылар образына мөрәҗәгать иткән әсәрләр әдәбиятта шактый икән:

Т.Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш", Г. Исхакый "Мөгаллимә",

" Мөгаллим", Г. Әпсәләмов "Яшел яр", Э.Касыймов "Бир кулыңны,

дустым" һ.б. әсәрләр.





3. Йомгаклау. Бөек педагог Ян Омос Каменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк"дигән фикерләре белән бик хаклы.











Максат:

1. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе икәнлеген искәртү.

2.Укытучы исә Ана исеме белән янәшә йөри торган изге җан булуына төшендерү.

3.Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү , шушы һөнәрне сайлау теләге уяту.

4. Киләчәк буында халкыбызның алтын йөрәкле укытучылары белән горурлану

хисе уяту.



Эзләнү алымнары:

  1. Фәнис абый Яруллинның " Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигырен кабатлау.

  2. Бәшировның " Туган ягым- яшел бишек" әсәрендәге укытучы образларын барлау.

  3. " Сиваш" повестенда гражданнар сугышына кадәр укытучы булып эшләгән Исмаев образы белән танышу.

  4. М. Мәһдиевнең " Фронтовиклар" әсәре белән танышу, укытучыга хас сыйфатларны билгеләү.

  5. Әдәбиятта укытучылар образына мөрәҗәгать иткән башка авторларны һәм аларның әсәрләрен барлау.

  6. Бөек педагог Ян Омос Каменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк"дигән фикерне ачыклау.

Актуальлеге:

Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Уйларга да куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очракта гына нәтиҗәсе булачак. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.





Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч, йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез -

Сез иң күркәм кеше икәнсез.



Балаларның теле - кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез -

Сез иң галим кеше икәнсез.



Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез -

Сез иң сабыр кеше икәнсез.



Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез -

Сез иң гадел кеше икәнсез!

Ф. Яруллин



Укытучы! Кем ул? Нинди кеше? Мәктәп бусагасын атлап кергән, анда белем алучы, олы тормыш юлына чыккан Һәм башка бик күп кешеләрне уйга сала торган сораулар. Ә җаваплар төрле... 2010 ел Укытучы елы дип игълан ителгән иде. Зәңгәр экраннардан укытучы турында нинди генә хәбәрләр ишетмәдек! Интернетка куелган видеолар да бөтен илне шаккатырды, Малаховның " Пусть говорят" тапшыруында да бу темалар яктыртылды . Чыннан да, соңгы ел эчендә укытучыга карата мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Укытучыга хөрмәт кимеде, нык кимеде. Адым саен я газеталарда, я телевидениенең үзәк каналларында (шөкер, үзебезнең телевидение укытучылар турында хөрмәт белән генә искә ала, анысына рәхмәт) укытучыларны каралтып, хәтта җинаятьчеләр дәрәҗәсенә төшереп сурәтләү ешайды. Күптән түгел беренче канал күрсәткән вакыйга күпләрне шаккаттырды. Укытучыны үтерә язган (аңа тугыз тапкыр тән җәрәхәте ясалган) егеткә шартлы хөкем карары чыгару, ә укытучының үзенә каршы җинаять эше кузгату үзе үк гайре табигый хәл. Моңа охшаш мисалларны күпләп китерергә мөмкин... Кайчандыр иң кирәќле һөнәрләрдән саналган профессиянең абруе бик нык төште. Педагогик юнәлешле уку йортларында элек иң яхшы укучылар укыса, бүген башка җиргә укырга керә алмаган яки престижлырак башка урында уку өчен мөмкинлек тапмаганнар шакый педагогия уку йортлары ишеген. Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Уйларга да куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очракта гына нәтиҗәсе булачак.

Мин эзләнү эшем итеп "Укытучы... Татар әдәбиятында укытучы образы" дигән теманы алырга һәм Укытучы һөнәре турында тулырак мәгълүмат тупларга булдым. Иң авыры, минемчә, укытучы турында язудыр?! Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман. Шуңа да карамастан мин бу эшемне бүген сезгә тәкъдим итәргә булдым. Бәлки кайберәүләр : " Укытучы ... укытучы инде. Тагын күпме сөйләргә була алар турында дияр". Була гына түгел, бик кирәк дип уйлыйм мин.

Образ учителя в татарской литературе.Бүгенге ыгы- зыгылы, шактый катлаулы җәмгыятьтә һөнәр сайлау мәсьәләсе чыгырылыш сыйныф укучыларының гына түгел , әти- әниләрнең дә, әби-бабайларның да иң авырткан җире. Бу, беренчедән, җир йөзендә һөнәрләр күплегенә, икенчедән, укырга керү мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнгән. Яшьләрнең күбесе, әти-әнисе нинди уку йортына кертә, шул һөнәрне сайларга мәҗбүр. Ләкин монда хыял, максат, эшне ярату кебек иң кирәкле нәрсәләр читтә кала. Хәзерге вакытта иң күп сайланучы профессия - финанс-икътисад өлкәсендә эшләүчеләр, 40% тәшкил итә, аннан программистлар - 15%, юристлар - 14%, сатучылар, эшмәкәрләр - 5%, ә укытучылар - 0,5%, врач булырга теләүчеләр - 0,3%, заводта эшләргә теләүчеләр - 0,1% кына. Бу тиздән шушы һөнәрләр бетү алдында калачак дигән сүз бит. Бер карасаң, борынгы заманнарда укытучы һәм табип һөнәрләре иң мактаулы, иң хөрмәтлеләрдән саналган. Укытучы исә Ана исеме белән янәшә йөри торган изге җан. Кеше нинди генә дәрәҗәләр яуласа да, бу аның үз хезмәт нәтиҗәсе генә түгел, монда азмы-күпме укытучы хезмәте дә кергән. Тик һөнәр сайлаганчы, үз йөрәгең белән дә сөйләшү дә кирәктер ул. Б.э.к. 465 нче елларда яшәгән танылган философ, драматург, сәясәт эшлеклесе, тәрбияче һәм нерон императоры ярдәмчесе, остазы Луций Анней Сенека болай дигән: "Әгәр кеше кайсы пристаньга таба юл тотканын белмәсә, аңа бер җил дә юлдаш була алмас", - дигән.

Укытучы турында бик күп әсәрләр язылган һәм языла тора, ә минем күңелемә иң уелып калганы Фәнис абый Яруллинның " Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигыре. Ул менә шушы әсәре белән генә дә бик күпләрнең күңелендә укытучының чын образын тудырды. Шушы әсәре генә дә укытучыга югары бәягә бирә.

Фәнис абыйның вафаты турындагы хәбәр мине һәм бөтен милләттәшләребезне тетрәндерде. Кеше китә- җыры кала, дип әйтәбез. Әйе, Фәнис абыйның каһарманннарча яшәгән гомере, яралы, әмма олы вә якты җанында туган, каләмен канга манып язган әсәрләре- халкыбызның асыл хәзинәсе - үзенең якты истәлеге халык күңелендә яшәр. Моңа иманым камил. Тормышы һәм әсәрләре - үзләре бер зур гыйбрәтле дөнья.

Сез иң күркәм кеше икәнсез, Сез иң галим кеше икәнсез, Сез иң сабыр кеше икәнсез, Сез иң гадел кеше икәнсез! Укытучы образын Фәнис абый шулай сурәтли, ә башка авторлар тарафыннан ничек сурәтләнә икән укытучы ? Миңа бик кызык булып китте, авыл китапханәсенә юл тоттым, чөнки мәктәптә татарча китаплар бик аз. Татар мәктәбендә укучы балалардан бераз көнләшеп тә куйдым. Китап бит аларның кул астында ук... Тагын кайсы әдипләрнең әсәрләрендә укытучы образын күрергә була икән?.. Мәктәп программасына кертелгән әсәрләрдән Ч. Айтматовның "Беренче мөгаллим", М.Мәһдиевнең " Без- 41 нче ел балалалары" әсәрләрен атап була. Бу, минемчә, бик аз. Эзли торгач Гомәр ага Бәшировның " Туган ягым- яшел бишек" әсәренә тукталдым.

Образ учителя в татарской литературе.Язучы Гомәр ага Бәширов әсәрләрендә дә укытучы үзәк геройларның берсе итеп алына, Һәм бу образ эрудицияле , камил милли үзаңлы, халыкның рухи кыйммәтләрен сизгер күңеленә аерата якын итеп тойган профессиональ эшчәнлеген халык яшәеше , яшь буын формалашуы белән тыгыз бәйләгән шәхес буларак тасвирлана. Язучының роман һәм повестьларында татар укытучысы , төрле тарихи шартлар аша үткәрелә- үткәрелә гәүдәләндерелеп, нәкъ әнә шушы сыйфаты белән танып беленә. " Туган ягым - яшел бишек" автобиографик повесте. Әсәрдә авыл халкының көндәлек тормышы, шатлык-кайгылары, туган якның гади кешеләре, табигате, халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре, йолалары, балачак һәм кырыс чынбарлык кебек мөһим мәсьәләләр белән бергә үрелеп, татар укытучысы, татар мәктәбенең тарихи сахифәләре эчкерсез сабый Гумәрнең күзәтүләрендә күз алдына килеп баса. Мәктәп-мәдрәсә тормышындагы һәр вакыйга, укытучының һәр хәрәкәте, гадәтләре бала күңелендә эз калдыруы, бала-чаганың киләчәктә нинди кеше булып җитлегүендә халиткеч роле турындагы уй-фикерләрен дә әдип Гумәр күңеле һәм бәяләренә сала.

Гумәр " белем баскычлары" ннан тәүгесе- Гайнетдин мәзин өенең аскы катында уку. Иң әүвәл әти кеше мәзинне өенә чәйгә чакыра, хәзинәсендә булган иң тәмле азык-төлек белән сыйларга тырыша. Булачак укучы да, битен-күзен юдырып, юньлерәк күлмәген кидереп, өстәл артына утыртыла. Бәшир абзый баласын укытырга кирәклеге , уку шартлары турында киңәш - табыш итә. Әнә шулай бер - ике җөмлә белән һәм тыйнак кына итеп авыл гаиләсендә укуга ихтыяҗлык, укытучыга хөрмәт традицияләре билгеләп үтелә.

Гумәр сабак бирүчеләрнең ниндилеген , ни кыланышын бик яхшы күңеленә сеңдерә: "Фатыйма абыстайны көтә торгач, баскыч өстеннән башта читек башы күренде , аннары күлмәк итәкләре, аннары Фатыйма түти үзе. Озын буйлы, озынча ак йөзле, төз гәүдәле, дүрт- биш бала бала үстергән чибәр генә апай". Хәрәкәт тә бар монда,татар хатын-кызларының киенү зәвыгы , гаилә хәле дә, хәтта яшен дә чамалап була.

Образ учителя в татарской литературе. " Ул ( Зәбихулла хәлфә) кыска гына муенын ,суыктан җыерган кебек. Якасы эченә яшерәрәк төшә дә , тар сукмактан килә. Як-ягына карамас, читкә борылмас..." Гумәр өчен хәлфәсенең абруе - авылда , мулла белән мәзиннән кала, иң әдәпле, иң "гыйлем", иң үрнәк кеше икәнлеге мөһим. Хәлфәсенең үз -үзен тотышы белән горурлана бала: егетләр белән урамда йөрми, кызлар белән чуалмый, өсте-башы чибәр, сүзе-өне дә , авыл егетләренеке кебек түгел, китапчарак. Зәбихулла хәлфә базар саен диярлек укучыларына китаплар алып кайта, Г.Тукай шигырьләренә мәхәббәт уята. Укуының кыйммәтенә йомгак ясап Гумәр : " ... Монда син беренче тапкыр белем ишеген ачтың. Ул иске бина сине үз телендә укырга-язарга өйрәтте, күңелеңә һәйбәт тойгылар сеңдереп, күпме яхшы теләкләр уятты. Барлык белеп чыкканнарың гомер буе синең тормышыңны баетып, аңа ямь биреп килде,"- ди.

Гомәр Бәширов укытучы образын конкрет тарихи чорга бәйле рәвештә вакыйгалар үзәгенә куеп , кабатланмас характер сыйфатлары белән гәүдәләндерә. Аны талантлы әдип дип таныткан " Сиваш" повестенда гражданнар сугышына кадәр укытучы булып эшләгән Исмаев Перекопны штурмлау көнне сурәтләнә. Сугышчыларга тәрбия бирү, җанны да , тәнне дә аямыйча, җиңүчән көрәшкә рухландыру бурычы йөкләнгән аңа. Ә укытучылык осталыгын әдип Исмаевның сугышчылар алдында газета- журнал материалларын уку барышында ача. Ул кирәкле мәкаләләрне сайлап ала, кызыклы итеп укый, солдатлар рәхәтләнеп тыңлыйлар. Сугышлар барганда , Исмаев солдатлары белән янәшә, һәрберсе белән "уртак тел" табарга, дошманга каршы көрәшкә рухландырырга тырыша.

Димәк, элеккеге укытучының шөгыле хәреф таныту , газета- журналлар уку гына түгел, ә сугышта югалып калмауның үрнәген күрсәтү дә.

Гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган язучылар иҗатында бу һөнәр ияләренә игътибар бирелми калмагандыр дип , Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрен барлый башладым . Менә ул... Минем кулымда М. Мәһдиевнең " Фронтовиклар" әсәре. Тиз арада укырга керештем. М.Мәһдиевнең "Фронтовиклар" романы - чын тормыш мәктәбе. "Бу әсәрләрне кеше игътибар белән укыса, өйрәнсә, үзенә берничә ел эшләгән укытучы кадәр мәгълүмат туплый, тәҗрибәсез килеш тә үзен стажлы белгеч итеп сизә алыр иде". Һәр укытучы кабатланмас шәхес тә. Беренче чиратта, ул үз үрнәгендә тәрбияли. Әсәрдәге Рушад Сулимовлар, Гата Сәлахиевлар, Нәркисләр, Хәкимҗаннар кебек саф күңелле, балаларны чиксез яратучы укытучылар образлары бирелә.

Образ учителя в татарской литературе.- Нәзәкатьле, эчке культуралы, кыю, горур, тирән мәхәббәткә сәләтле;

- Сөйкемле, кешелекле, саф җанлы, оптимист;

-Үз хәсрәтен эченә йотып, балаларга белем бирүче;

- Укучыларны шәхси үрнәге белән тәрбияләүче, гадел, сабыр, төгәл кеше;

Автор укытучы хезмәтенең авырлыгы турында әледән - әле искәртеп тора.

- Өйдән - өйгә күчеп йөрүләр;

- Дәрестән соң була торган бетмәс-төкәнмәс җыелышлар;

- Кочак-кочак дәфтәр тикшерү,

- Инспектор кереп утырган ачык дәресләр;

- Колхоз эшенә йөрүләр;

- План төзү;

- Читтән торып уку; һ.б.

"Фронтовиклар" романында геройлар сугыш чоры кешеләренең күркәм сыйфатларын һәм традицияләрен дәвам итүчеләр булып алга басалар.

Автор сугыш беткәч, авыл мәктәбенә балалар укытырга җибәрелгән Рушад һәм Гатаны сурәтләгәндә, аларның үз эшләренә җаваплы карауларына басым ясый. Аннан соң балаларны укыту һәм тәрбияләү эшендә автор укытучы белән солдат арасында уртаклык таба. Бу нинди уртаклык? Солдат кебек, укытучы да көрәшче, ул яшь буынны чын кеше итеп тәрбияләү өчен көрәшә. Геройларның сугышчан үткәне хезмәтләрендә генә түгел, шәхси тормышларында да, мәхәббәт һәм семья мәсьәләләрендә дә чагыла. Алар һәркайда гадел һәм принципиаль булырга тырышалар Әсәрнең идеясе: Автор балалар күңеленә ачкычны бары тик намуслы кешеләр генә таба ала дип әйтергә тели, әгәр дә син бу һөнәрне үзләштерәм дисәң, иң беренче, гадел булырга өнди. Һәр һөнәр иясе намуслы булырга тиеш, гәрчә җәмгыятебездә гаделсезлекләрне еш күрергә туры килсә дә.

Укытучы ул- баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул- баланың гына түгел, авылның да тәрбиясе.

Эзләнә торгач шуңа инандым, укытучылар образына мөрәҗәгать иткән әсәрләр әдәбиятта шактый икән: Т.Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш", Г. Исхакый "Мөгаллимә", " Мөгаллим", Г. Әпсәләмов "Яшел яр", Э.Касыймов "Бир кулыңны, дустым" һ.б. әсәрләр.

Бөек педагог Ян Амос Коменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк"дигән фикерләре белән бик хаклы.

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше - укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем танысын иде.

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтеңдә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Чыгышымны тәмамлап , шуны әйтәсем килә. Җәмгыять киләчәге яшьләрдә, ә яшьләрне укытучы тәрбияли. Александр Фадеев: "Безнең балаларыбызның киләчәге, язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә", - дип бик дөрес әйткән. Ә андый алтын йөрәкле кешеләр безнең арабызда да бар. Үземне һәм бик күпләрне борчыган сорауларга мин чыгышымда җавап таптым дип уйлый. Бүгенге яшьләргә уйланырлык нәрсә бар.

Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Укытучы сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып калсын иде. Укытучы булу өчен ниндидер бер сәләт булу да кирәк. Нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучыларыбыз хезмәт куя бүгенге мәктәптә...

Кадерле укытучыларыбыз, уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын Сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау -сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге Сезне читләтеп үтсен. Хөкүмәтебез Сезнең хезмәтегезне югары бәяләсен иде . Сезнең алда баш иябез, кадерле укытучыларыбыз!!! Бик зур рәхмәт Сезгә! Барлык укучыларыгыз исеменнән Айсылу Раил кызы.































Файдаланылган әдәбият.



1. Бәширов Гомәр Сиваш : повесть- Казан: Тат.кит. нәшр.. 1953-Б.63-76

2. Бәширов Гомәр Туган ягым- яшел бишек : повесть- Казан: Тат.кит.нщшр.,2000- 367 б.

3. Мәһдиев Мөхәммәт Фронтовиклар: Роман.-Казан: Таткитнәшр., 1973.- 328 б.

4. " Мәгариф" № 3 2010.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал