7


Тема: Әнием – күз нурым!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Әнием - күз нурым!

Җитәкче: Мусина И.Ф.

4 03.2016

Максат: әдәби һәм музыкаль әсәрләр белән танышу, аларны сәнгатьле башкара белү; укучыларның төрле яклап сәләтен ачу, иҗади активлыгын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү; класстан тыш чара оештырып укучыларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Укытучы. Кадерле әниләребез һәм кунаклар! Без бүген иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - 8 нче Март -Халык-ара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.

А.б. Мин сиңа бер табышмак әйтәм, җавабын беләсеңме икән?

А.б. Әйдә, әйт әле.

А.б.Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул?

А.б.Әлбәттә, ӘНИ!

А.б.Саумысыз кадерле әниләр, әбиләр һәм кунаклар!

А .б.Добрый день наши дорогие мамы и дорогие гости!



Ведущий: Бүген бездә зур бәйрәм! Бәйрәмебезне, кадерле әниләр, сезгә багышлыйбыз.

Ведущий: Поздравляем Вас с Вашим праздником, желаем крепкого здоровья, счастья и долгих лет жизни.

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әни эштән кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем.



Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр -

Бергәләшеп сөеник.

1 укучы: Әйе, иптәшләребез килер вакыт җиткән икән шул.

Җиңелчә көй, балалар керә, утыралар.



Котлап бүген барчагызны

Әниләр көне белән

Бәйрәмебезне башлыйбыз

Иң матур бер җыр белән.

("Казаным" җыры).

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Мәктәбебез гөрләп тора,

шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык,

әллә шуны белмисез?



Газиз әниләрне котлап,

җырларбыз да биербез.

"Бәйрәм белән сине, әни!

Бәхетле бул!" - диербез



Көн дә ничә тапкыр "әни" дибез,

рәхәт тә соң әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

бүләк итик матур биюләр!



Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп

бөтен кеше безгә соклансын!



Безнең газиз әниләр!

Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!



Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.



Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.



Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.



Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң - иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.



Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.



</ "Иң матур җыр" җыры.



Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!



Әнием - син бер генәм.

Иң якыным, гөл генәм.

Дөньяларда иң яраткан,

Якын кешем син генә.



Әни мине тапкансың,

Назлагансың, баккансың.

Матур-матур җырлар җырлап,

Иркәләп йоклаткансың.



Әниләр бәйрәме көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса, әниләр булмаса,

Җылытыр иде кем дөньяны?

Гөлләр дә елмаеп баш ия:

Яшәгез, кадерле әниләр!

Сез булган урында,

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар!

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!



Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.



Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа минем йөрәктәге

Иң зур рәхмәтем.



Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Әни кирәк

-Көннәр җылы булсын өчен

Әни кирәк!

-Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

-Җил-яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк!

-Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

-Дөнҗя ямҗле булсын өчен

Әни кирәк!



-Гөлләр чәчәк атсын өчен

Әни кирәк!

-Бәхет ,шатлык артсын өчен

Әни кирәк! Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк!



Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит - минеке.



Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!



Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

"Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый нәниләргә."



Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.



Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.



Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Әни бит ул-өйнең яме,

Ә тормышта -олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.



Безнең күңел һәрчак сиңа

Тели иң изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка

Беркем юк кадерлерәк



Девчонки и мальчишки!

Давайте вместе с вами

Спасибо скажем бабушке

Спасибо скажем маме.



За песенки, за сказки

За хлопоты, за ласки,

За вкусные ватрушки,

За новые игрушки.(вместе) Спасибо!



За книжки и считалки,

За лыжи и скакалки,

За сладкое варенье,

За долгое терпенье. (вместе) Спасибо!



Женского счастья!

Оставайтесь сердцем молодыми!

И живите много - много лет!

И улыбкой вашей отныне

Озарен пусть будет белый свет!



Кадерле әниләр,

Котлап сезне бәйрәм белән

Ясадык без бүләкләр.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Сезгә безнең теләкләр.



Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.



«Энилэр бэйрэме »-жыр.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал