- Учителю
- Сөембикә маҗаралары ( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)
Сөембикә маҗаралары ( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)
Казан шәһәре Мәскәү районы МГББУ "94 нче гимназия"
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы
Сөембикә маҗаралары
( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)
Авторы:
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Айгөл Мидхатовна
Казан 2016
Автор:
-
Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Әйе,мин Габдулла Тукай абыегыз. Сезнең шикелле кечкенә вакытта мин Казан артында бер авылда яшәдем. Ул бик матур авыл. Аның урманнарында Шүрәлеләр, елгаларында Су анасы яши. Ә кайбер вакытларда алар авыл кешеләренә ачуланалар, кети- мети уйнап үтерәләр дип сөйлиләр иде авыл картлары. Мин дә сезгә шундый бер хәл турында сөйлим әле.
Сәхнәгә өч кыз чыга. Алар җиләк җыярга баралар.
Җырлыйлар:
Җиләк җыям как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю , бүре юк икән.
Ике кыз җиләк җыя-җыя урманга китәләр. Берсе җиләк җыеп урман аланында кала. Караса, кызлар юк. Ул кычкыра.
-
Ау, кызлар, сез кайда? Юк! Алар өйләренә кайтып киткәннәр. Миңа кая барырга?! Белмим. Мин адаштым.( Елый. Агач төбенә утыра.)
Берзаман урманнан куян балалары йөгереп үтә:
-
Әй, кызый, кач!Анда бүре килә! Ул усал! Ул безне ашарга тели!
Кыз:
-
Курыкмагыз, кечкенә куянкайлар. Әнә, теге агач артына качыгыз!
Бүре йөгереп керә.
- Ә-ә, адәм баласы! Син монда би-ик кечкенә, би-ик тәмле куян балаларын күрмәдеңме? Минем ашыйсым килә!!!
Кыз:
-
Ю-ук, Бүре-сорыколак! Алар монда күренмәде. Мә сиңа өчпочмак, аша. Әни биргән иде. Ул өчпочмакларны бик тәмле пешерә.
Бүре ашый.
-
Ай, рәхмәт, кызый. Яхшылыгыңны онытмам. Сау бул! (китә)
Кыз:
-
Әй, куянкайлар. Чыгыгыз. Бүре китте.
Куяннар:
-
Рәхмәт сиңа, кызыкай!
Кыз:
-
Куянкайлар. Сез авылга юлны белмисезме?
Куяннар:
-
Юк, кызыкай, белмибез шул. Сау бул.
Кыз (авыр сулап):
-
Сау булыгыз!
Кыз сәхнә буйлап йөри.( Су буенда йөри . Алтын тарак таба.)
-
Нәрсә бу? Бу бит тарак! Алтын тарак! Кемнеке икән ул?
Шулвакыт сәхнәгә Су анасы килеп чыга:
-
Әй, кызый, бир минем алтын тарагымны ! Ул минеке!
Кыз:
-
Мә-мә! Бу минем тарагым түгел. Әни миңа кеше әйберләренә тияргә кушмады
Су анасы:
-
Әй, кызый! Рәхмәт сиңа! Син яхшы икән. Синең яхшылыгыңны онытмам. Бервакыт бу тарагымны бер кечкенә малай урлаган иде. Авылга барып, көчкә алып кайттым.
Су анасы хушлаша да суга сикерә. Кыз җырлый-җырлый юлын дәвам итә.
II бүлек
Аланда Шүрәлеләр уйный.
1нче шүрәле:
-
Әйдәгез, бер уен уйныйбыз!
-
Ромашка уены уйныйлар:
-
шигырь сөйлә;
-
җыр җырла
-
әтәч былып кычкыр;
-
"Мин иң матур шүрәле!"- дип кычкыр.
Кыз аланга килеп керә.
-
Исәнмесез, абыйлар! Апалар! Кечкенә шүрәлеләр!
Олы Шүрәле:
-
Әй, адәм баласы, бу кара урманда син нишләп йөрисең?
Кыз:
-
Мин адаштым.
Кыз шүрәле:
-
Ха-ха бик яхшы! Без синең белән уйнарбыз!
Кыз һәм Шүрәлеләр урманга кереп китәләр.
III бүлек
Урманда Былтыр йөри.
-
Ау! А-У! Сөембикә! Минем сеңлем Сөембикә бу кара урманда адашкан. Ау-у, Сөембикә!
Былтыр куяннарны очрата.
-
Әй, озынколаклар! Сез бу урманда кечкенә матур кыз күрмәдегезме? Минем кечкенә сеңлем Сөембикә бу кара урманда адашкан.
Куяннар:
-
Күрдек. Ул безне бүредән коткарды.
-
Кая китте ул?
-
Әнә тегендә! Былтыр, без дә синең белән барыйк әле. Ул бик яхшы кыз!
-
Ярар! Әйдәгез!
Бүре килеп чыга:
-
Мин дә сезнең белән барам. Ул бик мәрхәмәтле! Мине бик тәмле өчпочмаклар белән сыйлады.
Су буенда Су анасы очрый:
-
Сез кемнәр? Нишләп йөрисез монда?
-
Без Сөембикәне эзлибез.
-
Мин дә сезнең белән барыйм әле. Ул бик гадел кыз , минем тарагымны кире кайтарды.
IV бүлек
Сәхнәдә Сөембикә( аның куллары бәйләнгән):
-
Әй, Шүрәле, җибәр инде мине! Минем өйгә кайтасым килә. Мин әтием, әнием, абыемны сагындым.
Шүрәле:
-
Ю-ук! Без синең белән иртәгә кети-кети уйныйбыз! Ха-ха-ха!
Ул йөри-йөри дә утырып йокыга китә. Шулвакыт агачлар арасыннан Былтыр күренә.
-
Тс-с!
Кыз башын селки. Былтыр дуслары белән Шүрәлене бәйлиләр. Сөембикә абыйсын кочаклый:
-
Рәхмәт сезгә, дусларым! Абый, мин әти-әниемне шундый сагындым!
Шүрәле уяна:
-
Әй, адәм баласы, син кем? Исемең ничек?
-
Былтыр мин, исемем Былтыр! И урман сарыгы!
Былтыр:
-
Әйдәгез, дусларым, авылга.
Җырлыйлар:
-
Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде
Былтыргы үпкәләрне.
Әй, Шүрәле (2)
Безнең янга кил әле
Син әйбәт бит
Син яхшы бит
Бергәләп көлик әле.
-
Бигрәк озын куллары,
Күзләре көлеп тора.
Синең кыяфәтне күргәч,
Көләсе килеп тора.
Автор:
-
Менә, дусларым, шундый хәлләр булып безнең урманнарда. Бу хәлне минем бабай әтигә, әти миңа, ә мин сезгә сөйләдем.
Бетте.