7


  • Учителю
  • Дәрестән тыш чара Белем бәйрәме (1-11 класс)

Дәрестән тыш чара Белем бәйрәме (1-11 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Белем бәйрәме-2013.

Бәйрәм бию белән башланып китә. Бию тәмамлангач 2 алып баручы сөйли башлый.





1 а.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары. Менә кояшлы 1 сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

2 а.б. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, бары тик "4" һәм "5"леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар!

1 а.б. Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпләргә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз.Һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

2 а.б. Бу белем көне генә түгел, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Кабат бәйрәмнәр белән сезне!

1 а.б. Карале, _____________ Безнең бәйрәмебезгә нәрсәдер җитми түгелме соң? Ниндидер бушлык сизелә биредә.

2 а.б. Син бигрәк инде___________ Бу яңа ел бәйрәме түгел бит. Гадәттә Яңа елда нәрсәдер җитми дип Кыш бабайны чакыралар. Ә бүген барысы да бар: әнә күрәсеңме, барлык укучылар да килгән, укытучыларда бар, директорда биредә, кунаклар да килгән, барысы да үз урынында. Әйдә башлыйк бәйрәмне.

1 а.б. Юк инде чынлап та нидер җитми. (пауза) Кара әле_____________ безнең беренчегә укырга керергә тиешле нәниләребез күренми бит.

2 а.б. Әйе шул кая югалганнар соң алар. (як-ягына карана) (Беренчеләрнең гөлҗимешләр арасыннан килгәннәре күренә)

Әнә бит алар. (Беренчеләрнең каршысына барып) Исәнмесез, нәни дуслар!

Беренчеләр: -Исәнмесез.(Кулларында уенчыклар)

2 а.б. Сез кая барасыз?

Беренчеләр: -Мәктәпкә, укырга барабыз

2 а.б. Укырга барганда китаплар тоталар, ә бу уенчыкларны нәрсәгә алдыгыз?

Беренчеләр: Уйнарга.

2 а.б. Нәни дуслар, мәктәпкә уенчыклар алып килмиләр инде, сезгә яраткан уенчыкларыгыздан аерылырга туры килер, уенчыклар белән өйгә кайткач кына әзрәк уйнап алырга мөмкин булачак. Ә хәзер әйдәгез, менә бу кәрзингә уенчыкларыгызны җыеп куегыз, өйләрегезгә кайтканда алып китәрсез.

(Барысы да ямансулап уенчыкларын кәрзингә илтеп салалар)

1 укучы: И курчагым синнән башка ничек укырмын инде (илтеп сала)

2 укучы: Минем машинам белән көннәр буе кем уйнар инде?(Сала)

3 укучы: Бар икән әле күрәселәр, әни анда да уйнаталар дигән була. Уйнатырлар, хәзер үк уенчыкларны җыеп алалар.

4 укучы: Их, ник детсадка барасы килми дип киреләнеп яттым икән?

5 укучы: Әнигә бик ялынсам кире детсадка илтмәс микән?

6 укучы: Ярый инде, матур уенчыгым, үпкәләмә миңа, безгә аерылышырга туры килә!

7 укучы: Детсадта йоклап ятканда рәхәт булган икән, менә хәзер китап кимерәсе була инде.

8 укучы: Менә шулай, дуслар, барасы килмәгән детсадыбызны сагынырбыз әле...

1 а.б. Карагыз әле беренчеләр! Сезне эзләп Фирая апагыз да килеп җиткән бит, әйдә сүзне аңа бирик әле.

Фирая Зиннатулловна:Хөрмәтле нәниләрем, сез бүгеннән укучылар булачаксыз. Ә биредә җыелган уенчыкларыгыз белән ял вакытларында уйнарга мөмкин булачак. Менә шушы яраткан уенчыкларыгызга алмашка мин сезгә әлифба китаплары тапшырам. (китаплар тапшыра)

Бергәләп хәрефләр укырга, язарга өйрәнербез. Әйдәгез хәзер биредә урыннарыгызны алыгыз. (11 ләр алдындагы скамейкаларга утыралар)

1 а.б. Менә бәйрәмебез дә тулыланып китте. Хәзер барысы да үз урынында. Әйдә гез сүзне мәктәбебез директоры Наил Шамилевич ка бирик әле.( Сөйли, барлык килгән кунакларга сүз биреп бетерә)

Бәйрәмне тәүге тапкыр мәктәпкә килүче нәниләребезгә бирәбез.

1 ләр сөйли:

1.Атты сентябрь таңы,

Уянды авыл, кала.

Бу иртәдә чын күңелдән

Куана күпме бала.



2.Уйнап-очып күбәләкләр

Кунган кебек чәчәккә.

Бәйрәм киемнәрен киеп

Килдек бүген мәктәпкә.



3.Абыем да, апаем да

Укыган шушы мәктәптә.

Менә мин дә килдем әле,

Сынатмамын әлбәттә.

4. Детсадта бик рәхәт иде.

Уйнадык та йокладык.

Мәктәптә ничек укырбыз

Уйнап һич тә туймадык.



5. Әнием дә, әтием дә

Барсы да дулкынлана.

Чөнки нәни уллары

Бүген мәктәпкә бара.



6. Сынатмабыз, тырышырбыз

Өйрәнербез хәрефләр.

Күңелле һәм тыныч үтәр

Безнең барлык дәресләр.



7. Бисмилла дип әйтеп озатып,

Карап калалар зурлар.

Һәммәсенең йөзендә

Балкый шатлыклы нурлар.



8.Бүгеннән без укучылар

Инде бер башка үстек.

Күршедәге бакчадан

Белем йортына күчтек.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

1.Шавы булып алсу яфракларның

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

Матурлыкта тиңе юк аның.

2.Омтыласыз уй һәм йөрәкләрен

Баетырга бала халкының.

Ләззәт тапсын киләчәктә эштән,

Илгә бирсен көч һәм акылын.

3.Үтте синдә балачагым,

Үсмер чагым - гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак.

4.Кешеләргә мәхәббәтне

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.





5.Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син.

Шул кояшың, йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.





1 а.б. Нәни дусларыбыз, беренче сыйныф укучылары! Сезгә без белем илен ачып керү өчен ачкыч тапшырырга телибез. Шушы ачкыч белем иленә юл күрсәтүче булсын, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итсен.





Ачкыч тапшырыла.





6. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.





8.Хәрефләр дә өйрәнерсез,

Сүзләр тезеп уйнарсыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймагыз.

Җыр:

9.Кулыбыздан тотып киң ишектән

Хәтеремдә алып кергәнең.

Җиңел булмас дидең,и нәниләр

Төшенергә белем серләрен.

10.Армый-талмый синең белән бергә

Үрмәләдек һаман яктыга.

Күргән саен безнең уңышларны

Ай-кояштай йөзең яктыра.





11.Еллар сиңа тирән эзен уйган-

Чәчләреңә инде чал төшкән.

Тик яшьләрдәй җитез әле үзең,

Тәм тапканга олы бу эштән.

12.Гүзәлләрдән-гүзәл синең йөрәгең,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.





13.Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең,үзенең дә,

Хыяллары чынга ашканын.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне дә бүгенге белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә авыр хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, сәламәтлек теләп калабыз.

Җыр: "Сез иң матур кеше икәнсез".





14.Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде Каф тау кадәрле.









15.Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.





16.Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.





17.Алыгыз сез бүген кабул итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй белем бәйрәмен.

(Чәчәкләр бирелә)

18.Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.





19.Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.









20.Инде бу кыңгырау,

Борынгы,күптәнге.

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырган.

Аларны зур юлга

Озаткан ахырдан.

Чың итеп алыр ул,

Кыңгырау җиз батыр.

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр.





21.Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау мәктәпләргә.

Бүгеннән белем көненнән

Уку елын башларга.





22.Тәбрикләп иң нәни дусларын,

Өлкәннәр сезне дә шулай ук.

Класска керергә чакыра

Беренче звонок,звонок.





23.Класска балалар каршына,

Тыңгысыз мактаулы хезмәткә.

Озата беренче звонок

Хәерле сәгатьтә,сәгатьтә.





24.Мә, дустым, чылтырат

Бүгеннән мәктәпкә,

Бүгеннән зур юлга

Хәерле сәгатьтә!





Кыңгырау чылтырый, укучылар классларга таралалар.









1







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал