7


  • Учителю
  • Конспект урока на тему Сәнгать эшчәнлеге

Конспект урока на тему Сәнгать эшчәнлеге

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сәнгать эшчәнлеге(рәсем ясау).

2-3 яшьлек балалар өчен.

Тема:"Яңгыр ява тып та тып".

Максат: балаларны яңгырны мамык таякчыклары белән ясарга өйрәтү, зәңгәр төс белән таныштыру; образларның бер- берсе белән тыгыз элемтәдә булуын күрсәтү; төс һәм ритм хисен үстерү; табигатькә кызыксыну һәм аны рәсемдә күрсәтү теләге тәрбияләү.

Башка өлкәләр белән интеграция.

"Көз"темасына пейзаж һәм дидактик картиналар карау; "Кояш һәм яңгыр" уены; тәрәзәдән яңгыр яуын күзәтү; зонтик белән прогулкада йөрү; мамык таякчыклары белән рәсем ясау техникасын үзләштерү.

Материал:болыт рәсеме сүрәтләнгән зәңгәр төстәге кәгазь битләре; зәңгәр төстәге гуашь буяуы; кәгазь салфеткалар; су белән стакан; күрсәтмә материаллар.

Барышы:

Яңгыр, яңгыр,яу тизрәк!

Тамчыларың бик кирәк:

Чәчәккә дә, яфракка да-

Там син әйдә, там гына!

Юлларга да, урамга да

Яу син әйдә, яу гына!

Зәңгәр болыт-су булып,

Өстебезгә там гына.

  • Балалар, әлеге шигырьдә нәрсә турында әйтелә? Дөрес яңгыр турында.Сез яңгырны яратасызмы?

(Бүлмәгә уенчык куяннар Шаян белән Наянны алып керәм).

-Шаян белән Наян урман аланына уйнарга чыкканда яңгыр яумый иде, көн кояшлы иде.Кинәт болытлар килеп чыкты( болыт рәсеме күрсәтәм).Алар йөгереп өйләренә кереп киттеләр(уенчык өйгә кертәм).Һәм яңгыр яуын рәсемгә төшерделәр. Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, яңгыр яуын ясыйк.

(Өстәлдә алдан әзерләнгән кәгазьләр һәм мамык таякчыклары, буяу).

-Балалар, карагыз әле, кәгазьләрегезгә нәрсә ясалган? Белдегезме? Дөрес, болыт рәсеме. Ул куе зәңгәр төстә, шулай бит? Менә - менә яңгыр башланырга тора кебек... Әйдәгез әле, яңгыр рәсемен ясыйк. Бүген без яңгырны мамык таякчыклары белән ясыйбыз.Бу буяу нинди төстә? Дөрес, зәңгәр төстә.( Балаларга мамык таякчыклары белән яңгырны ничек ясауны аңлатам).

"Яңгыр" ял итү күнегүе.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

Яңгыр безгә бик кирәк.

(балалар сикерә- сикерә әйләнәләр).

Яңгырдан соң агачлар,

(кулларын як- якка җәяләр).

Чәчәкләр үсә тизрәк.

(кулларын өскә күтәрәләр).

-Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә ясадык? Дөрес, яңгыр яуын ясадык.

Без мамык таякчыкларын нинди төстәге буяуга мандык? Дөрес, зәңгәр төстәге буяуга мандык. (Куяннар Шаян белән Наян балаларның рәсемнәрен карап чыгалар).Куяннар Шаян белән Наян сезнең рәсемнәрне караганнан соң бик ошаттылыр. Сезгә, бик яхшы рәсем ясадыгыз, диләр.

Ә, хәзер, куяннар белән "Кояш һәм яңгыр" уенын уйнап алыйк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал