7


  • Учителю
  • Сценарий на последний звонок

Сценарий на последний звонок

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Тымытык урта гомуми белем бирү мәктәбе





















Соңгы кыңгырау



сценариесы































Класс җитәкчесе:

Шигапова Елизавета Николаевна

Алып баручы:

Кадырова Филиза Г.













Тымытык

2016





" Соңгы кыңгырау" бәйрәме



Музыка мәктәбе чыгышы - җыр



Алып баручы:

Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар , ата- аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Моңсу да, шул ук вакытта алар өчен шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез, чөнки чыгырылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Шатлыклы да, чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана.

Соңгы кыңгырау- урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлаучыларның хушлашу тавышы да.

Әнә алар безнең унберенчеләр:



1.Вахитова Алфиназ

2.Губайдуллин Фаиль

3.Нагайбекова Айсылу

4.Шигапов Тимур

5.Юсупов Рамазан

6.Ягфаров Булат





А.Б. Колачың җәй, тормыш,

Киңрәк җәй.

Сиңа килә бүген үсмерләр,

Гомер буе безнең корыч сафлар,

Юлларыңнан җырлап үтсеннәр.

Әле җырлар алар басуларда,

Биеклектә, диңгез төбендә.

Елмай, тормыш,

Яшьлек балкып торсын

Синең иркен, аяз күгеңдә.

Язларыңан чыккан ташкын кебек,

Илем, җирем, халкым өчен дә

Туар көннең якты таңы булып,

Шаулап, гөрләп, яңа көч килә.

Елмай, тормыш!

Шушы изге хисләр

Маяк булып юлга үрелсен,

Елмай, тормыш,

Сине данлар өчен

Яңа яшьлек әйтер үз сүзен.







Алып баручы



Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да.Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Кайда гына булсагыз да туган җирегезне, туган йортыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.



( Котлау өчен сүз мәктәп директорына,

авыл җитәкчеләренә бирелә - )

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------



4 нче сыйныф укучылары чыгышы.

____________



Алып баручы:



Ә хәзер сүз унберенчеләрнең үзләренә!



Вахитова Алфиназ



Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабый чак.



Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәләрдән сорап куйдым:

- Кая ага икән бу сулар?



Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

- Дәү булдым ич, китәм,- диясең.



Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле тагын бер язга!





Ягфаров Булат

Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп,озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул-укытучы.

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз - Галиева Гөлнара Әнәс кызы иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә. Безне кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз!



(сүз Галиева Гөлнара Әнәс кызына бирелә, укучылар тарафыннан чәчкә бирелә)





Шигапов Тимур

Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.







Юсупов Рамазан



Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер генә рәхмәт җитәрме?

Һәрберегездән гафу үтенергә

Бурычлы без соңмы - иртәме.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал