7


  • Учителю
  • Әдәби- музыкаль кичә Тукай- безнең яраткан шагыйребез

Әдәби- музыкаль кичә Тукай- безнең яраткан шагыйребез

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Максат:

  • татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

  • шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре һәм җырлары аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү;

  • Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына карата кызыксыну хисе уяту.

Җиһазлау. Г.Тукай портреты, аның китапларыннан күргәзмә, «Без Тукай әкиятләрен яратабыз» дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр , Тукай тормышы турында презентация.

Плакатлар:

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Г.Тукай.

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз,

Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз.

И.Юзеев.

Кичәнең барышы.

Алып баручы. Исəнмесез, хөрмəтле кунаклар! Хəерле көн , кадерле балалар! Ямьле апрель ае- сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны дөньяга китергән ай.. Балалар, быел 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууга 130 ел була.

Алып баручы. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти- әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәптә әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

1 нче укучы. Татарстан - Тукай иле,

Татарстан - безнең ил.

Бүген бездә - Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым кил.

2 нче укучы. Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

3нче укучы.Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм "Туган телемне" -

Үз телемдә җырлыймын мин -

Бу зур бәхет түгелме?

"Туган тел" җыры яңгырый.

Алып баручы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән - шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Гаяз Исхакый әйткәнчә, «Үзенең җиде - сигез еллык шагыйрьлек тормышында никадәрле фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхетенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган әле мәйданда бер көндәш тә юктыр».

Алып баручы. Шагыйрьнең туган ягы - инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан кеше гомерен санап тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.

Алып баручы. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Шагыйрьнең тормышы бик авыр була.Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

Алып баручы. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра әнисе дөнья куя да Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә - Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине - җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...» Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый.

Алып баручы. Ә бервакыт баланы Казанга баручы бер ямщикка утыртып ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?»- дип кычкырып йөри. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар.

Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала: әти-әнисе авырып китә һәм «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...»- дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. Аннан соң Тукайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый - Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе - бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Алып баручы.Без бүген Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Аның шигырьләрен сөйләрбез, әкиятләрен искә төшерербез, уеннар уйнарбыз, бергәләшеп бәйрәм итәрбез. Ә хәзер 3 нче сыйныф укучылары Тукайның шигырьләрен укып китәрләр.

1 нче укучы. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый - сакалын селкетә.

2 нче укучы. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи - җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.



3 нче укучы "Бишек җырын" җырлый.



4 нче укучы.Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.



"Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштерү.



Алып баручы. Ә хәзер безгә кунакка Шүрәле килде. Ул буш кул белән килмәгән. Тукай иҗатын яхшы белүче укучыларны Шүрәледән бүләкләр көтә.

Шүрәле. Хәерле көн, дусларым!Минем сезгә сорауларым шундый: "Бу кем? Бу нәрсә?"

...бер куркыныч хатын утырган басмада.



Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Су анасы.



Исә-исә бөтен дөнья буе китә:

Торыгыз! - ди,- уянырга вакыт җитә! Җил. "Ай һәм кояш" шигыре.

...мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Акбай. "Кызыклы шәкерт".



Борыны кәп-кәкре - бөгелгәндер тәмам кармак кеби;

Төз түгел куллар, аяклар да - ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел - көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен,

Тик килешсез - һәрбере дә ярты аршыннан озын. Шүрәле. "Шүрәле" әкияте.



Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа! Күбәләк. "Бала белән күбәләк" шигыре.



Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк. "Кәҗә белән Сарык" әкияте.



Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. Сабый. "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре.



Барчабыз бер гаилә булган идек,

Күп заман шатлык белән торган идек. Куян. "Бичара куян" шигыре.



Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да. Карлыгач. "Карлыгач" шигыре.



Чебеннәрне астан гына карап ята,

Ярты йомык күзен генә ялтырата;

Бервакыт ул колак артын торып кашый,

Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый. " Ялкау маэмай" шигыре.

"Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерү.

Алып баручы. Укучылар , ә хәзер Су анасын каршы алыйк. Карагыз әле, ул да сезне бәйрәм белән котлап бүләкләр алып килгән.

Су анасы.Исәнмесез,минем нәни дусларым. Мин сезгә Тукай әсәрләреннән өзекләр укып китәм, ә сез бу өзекнең кайсы әсәрдән алынганын әйтерсез.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.

Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:

Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе. "Шүрәле"



Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,

Анда кереп йоклый инде энесе Ай:

Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,

Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. "Ай һәм кояш"



- Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар - эш белү уңгайсыз ул! "Кызыклы шәкерт".



Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк!» - дип, әйберләргә тими башладым. "Су анасы"



Бүреләрне тагы каты курку басты,

Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Тагын берсе суга таба китте торып:

«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм»,- дигән булып. "Кәҗә белән Сарык"



Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем дәртендә. "Иртә".

"Шүрәле"әкиятен сәхнәләштерү.

Шүрәле. Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр. Мин - Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле. Мин - Шүрәле. Әйдә инде, кети-кети уйныйк.

Былтыр. Ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Менә шушы бүрәнәнең ярыгына кулыңны тыгып, тотып тор.

(Шүрәле кушканны эшли. Былтыр бүрәнәдән чөйне ала, чыгып китә)

Шүрәле (елаган тавыш белән). Кысты, кысты бармакларымны. Былтыр кысты. Килегез, зинһар ярдәм итегез!

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, Кәҗә белән Сарыкны да каршы алыйк . Аларның капчыкларында нәрсәләр бар икән?

Бу әйбер кемнеке? (Кәҗә белән Сарык рәсемнәр күрсәтәләр.)

Бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Балта

Һималая тау өстендә алтын бишек.

Алтын тарак.

Үлгән Бүре башы.

Ботка.

Бүре башы салган капчык.

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, дуслар. Без сезне бик яратабыз. Безнең бәйрәмебезнең түренә узыгыз, безнең белән күңел ачыгыз.

"Тукай маршы" яңгырый.

Алып баручы. Г. Тукайның тагын бер табышмак - шигыре дә бар. "Бу кайчак була? дигән сорауга җавап бирик әле бергәләп.

1) Көннәр озая, 2)Ашлыклар үсте,

Төннәр кыскара, Башаклар пеште,

Бу кайсы вакыт? Кояш пешерә

Я, әйтеп кара. Тиргә төшерә.

(Яз) (Җәй)

3)Кырлар буш кала 4) Һәр җир карланган,

Яңгырлар ява, Сулар бозланган, -

Җирләр дымлана Уйный җил, буран

Бу кайчан була? Бу, кайчан туган?

(Көз) (Кыш)

"Туган авыл" җыры яңгырый.

Алып баручы. 27 ел гына яшәп калган Тукай инде йөз ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Игътибар иткәнсездер - 20 гасыр шагыйрьләре дә. 21 гасыр шагыйрьләре дә аны остазлары итеп саныйлар, һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә - шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып тора.

Алып баручы.«Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый»,- дигән Гали Халит. Әйе, Тукай безнең күңелләрдә мәңге яши.

Алып баручы. Тукайга багышлап күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Татарстанда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оештырылды. Бөек шагыйребез әнә шулай халкыбыз рухында яши.

Җыр. «Тукай - шигъри чишмәбез».

(З.Хәбибуллин музыкасы, А.Сәләхетдинов шигыре.)

Тукай - шигъри чишмәбез

Еллар аша юл яра.

Тирән моңы, дәртле җыры

Ил күңелендә нурлана.

Тукай - шигъри чишмәбез

Чәчкә итте сүзләрне.

Тирән моңы, йөрәк җыры -

Туган илнең бизәге.

Тукай - шигъри чишмәбез,

Яшәр җиргә ямь биреп.

Тирән моңы, дәртле җыры

- Ил күңелендә мәңгелек.



Кулланылган әдәбият.

1.Г.Тукай. Сайланма әсәрләр.

2. Габдулла Тукай: Фотоальбом / Төз. һ. фоторәс. авт. З. Бәширов; текст. авт. М. Мәһдиев.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.- 240 б.

3. "Тукай көне" Илгизәр Солтан шигыре.



































Хлебодаровка урта мәктәбе.



















Тукай- безнең яраткан шагыйребез.

(Әдәби- музыкаль кичә)









Әзерләде: Гараева Фәния Мөстәким кызы,

Әлки районы Хлебодаровка урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.























8







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал