7


  • Учителю
  • Сценарий праздника Гусиные помочи

Сценарий праздника Гусиные помочи

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Осенний праздник "Каз омэсе" (Гусиное перо) Этот осенний календарный праздник уходит корнями в глубокую древность. С древнейших времен поздней осенью, обычно с первым ледоставом, жителями татарского села проводилась коллективная обработка гусиного мяса, пера и пуха. По тр
предварительный просмотр материала































Сценарий праздника Гусиные помочи













































































"Әссәләмегаләйкем" җыр



Хөрмәтле ата-аналар! Без бүген бакчабызда халкыбызның күңелле бәйрәмнәренең берсе булган каз өмәсен үткәрергә җыендык. Бу өмә олы бәйрәмгә әйләнсен, барыбызның да күңелен күтәрсен.

(Кызлар каз йолка)

Уен-көлке белән башлыйбыз,

Каз өмәсе мөбарәк булсын!

Тәрбияче:

Көзләр җиткәч, җырлый-җырлый,

Казлар йолка кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе,

Өмә җыры һәрбер ызбада.

Уз, рәхим ит, әйдә, кунакка.

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка, юллап та.

(Кызлар сөйләшә, гармунчы көй уйнап утыра. "Өмә җыры")

Элиана:

-Карале синеке симезме?

Камилә:

-Кая, кая синеке ябыккан бит.

Зәлия:

-Матур итеп йолкы, ерта күрмә.

Айсылу:

-Казыңны ашагансың бит.

(Әби керә)

Әби: Нинди моңлы көй ишетелә дисәм,

Үзебезнең кызлар икән.

- Безнең дә бар иде яшь чаклар,

Каз өмәләре үтә иде.

Кызлар каз йолыкканда. егетләр килеп күңел ачып китәләр иде.

(Егетләр керә)

Х.Рәмис:

-Исәнмесез, кызлар.



Кызлар:

-Исәнмесез егетләр.



Х.Айгизәр.

Кызларыгыз симез булсын.

Әй, юк ла, казларыгыз симез булсын.

Г.Зәлия:

-Егетләр, сезгә кем кирәк?

М.Илсаф:

-Безгә матур кыз кирәк.

Г.Айсылу:

-Ул кызыбыз бик елак.

А.Алмаз:

Конфет, прәннек бирербез.

Л.Руфинә:

-Конфет, прәннек яратмый.

Х.Гаяз:

-Яратмаса, эләкми.

(Конфетны яшереп куя. -Үзем дә бик яратам мин аны... )

Г.Фирзәр:

-Сез нишлисез, кызлар?

Г.Азалия:

- Без йон йолкыйбыз.

Г.Фирзәр:

-Без аларны таптарбыз.

Л.Руфинә:

-Нәрсә белән таптарсыз?

М.Илсаф:

- Аяк белән таптарбыз.

Г.Камилә.

-Ә без сезне куарбыз.

Б.Динар.

-Ә без барыбер китмәбез.

Әби:

-И, балакайларым, егетләрнең килүе бик әйбәт булды әле.

Әйдәгез бергәләп безнең яшь чактагы "Чума үрдәк, чума каз; уенын уйнап алабыз.

Н.Элиана:

-Кызлар, егетләр , әйдәгез каз юарга барабыз.

Әби:

-Барыгыз, бар, балалар, сез кайтуга мин самавыр яңартып куярмын.

(Әби чыга.)

Кызлар каз асып әйләнеп киләләр. (Гармунчы уйный.)

(Балалар ярымтүгәрәкә басалар.)



Б.Динар.

Әй, каз өмәсе гөрли,

Юл буена канат сипкәннәр.

Кызларыбыз белән казларыбыз

Кай арада үсеп җиткәннәр.



Җыр. "Каз өмәсе"

Г.Камилә.

Табигать тын. Моңсу.

Көзне көтеп алган,

Әйтерсең, дөньяны

Сагыш сарып алган.

Сирәк карый кояш,

Болыт арасыннан

Табигать үзе дә

Уйга талган сыман.



М.Динар

Авылларда каз өмәсе гөрли,

Юл буена канат сипкәннәр.

Канат өсләренә баса-баса,

Кызлар каз юарга киткәннәр.



Х.Айгизәр.

Әллә нинди генә сәер чак бу,

Үзе моңсу, үзе күңелле.

Каз гомере кире кайтмый торган,

Яшьлек кебек кыска гомерле.



А.Эльвина

Очар кошлар очсын,

Зәңгәр күкне кочсын.

Ә без калыйк туган төбәктә.

Туган җирнең яме,

Яшәешнең тәме,

Тамыр җәйгән безнең йөрәктә.



Әби (керә):

- Бигрәкләр дә булдырасыз балалар, әйдәгез әле бер күмәк җыр җырлап алыйк.

Җыр "Дүдәк"

1.Ишек алдым саз гына ла,

Үрдәк белән каз гына.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз үрдәк.



2.Йөгерә-йөгерә тота алмадым,

Кырда йөргән үрдәкн .

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз үрдәк.



3.Бакча буе озын киртә,

Йөгерә үрдәк, күл күрсә.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз үрдәк.



Г.Айсылу:

-Канат сатам, канат сатам.

Малайлар:

-Мин алам, мин алам.



Г.Гадел:

Кайда бәлеш, май, коймак,

Анда барсак, без кунак.



Н.Элиана

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Биш, алты, җиде генә.

8, 9, ай, ун гына,

Якын дустым ул гына.



(Фирзәрне сайлап ала)

Н.Элиана

Әйдә, дустым, алып барам

Алма коелган җиргә.

Бер җырламый булмас инде,

Дуслар җыелган җирдә.

Г.Фирзәр

Җырла, җырла дип әйтәсез,

Җырчы егет мин түгел.

Кычкырып җырлап җибәрсәм,

Артистан да ким түгел.

(Җырлый)

Г.Камилә.

-Безгә килгән егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Егетләрне биетик,

Ничек биерләр икән?

Бергә:

-Биетәбез, биетәбез.

(малайлар бии)

Әби:

Егетләребез бигрәк уңган,

Бигрәк булганнар икән.



Тәрбияче:

-Балалар, әйдәгез әле мәкаль әйтешеп уйнап алыйк.

Эшләмәгән ашамый шул,

Бу бик дөрес әйтелгән.

Эш турында тагын нинди

Бар ул мәкаль-әйтемнәр.



А.Эльвина

-Бәлеш ашыйсың килсә,



Бергәләп:

Мич башында утырма.

Г.Азалия:

-Кешене тун җылытмый,

Бергәләп:

Эш җылыта.

Х.Азалия:

-Эшләсәң, май кабарсың,

Бергәләп:

Эшләмәсәң, буш тәлинкә яларсың.

С.Айрат:

-Бүгенге эшне

Бергәләп:

Иртәгәгә калдырма.

Х.Азалия:

-Эшләп ашасаң,

Бергәләп:

Арыш икмәге дә тәмле.

Г.Азалия:

-Җәй эшләсәң,

Бергәләп:

Кыш ашарсың.

Г.Гадел:

-Сүзең белән мактанма,

Бергәләп:

Эшең белән мактан.

С.Айрат:

-Аз сөйлә,

Бергәләп:

Күп эшлә.

Әби:

Күп мәкальләр беләсез икән, балакайларым. Мин дә берне әйтеп карыйм әле.

Эш беткәч, ....

Җыр: "Эш беткәч, уйнарга ярый" (Г.Тукай)



Бию: 12 ле.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал