7


  • Учителю
  • Урок по технологии на тему 'Вышивание' 5 класс

Урок по технологии на тему 'Вышивание' 5 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Технология, 5 класс

ТЕМА: Кул эшләре "Чигү"


МББУ "Тахталы төп мәктәбе"технология укытучысы: Ибятуллина Флүзә Халимовна



Дәрес темасы: Чигүнең тарихы. Эш кораллары, материаллар Һәм җайланмалар, эш урыны.

Кулдан иң гади җөйләр ясау.


Максат:

1.Укучыларны чигүнең тарихы. Эш кораллары, материаллар Һәм җайланмалар, эш урыны бизәк орнаменты белән таныштыру.

2. Иң гади җөйләр үрнәген чигәргә өйрәтү

3.Эстетик зәвык, игътибарлылык тәрбияләү;

4. Хезмәт культурасы күнекмәләре һәм тәртип формалаштыру;

5. Балаларның хәрәкәт координациясен үстерү;

Бурычлар:

  1. Укучыларда мөстәкыйллек, басылып эшләүчәнлек, пөхтәлек эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү .

  2. Төркемнәрдә эшләгән бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү.

Дәрес тибы: Яңа теманы үзләштерү.


Дәрес төре: аңлатмалы-практик дәрес


Җиһазлау.: презентация , проектор, компьютер, интерактив такта, дәреслек, эш дәфтәрләре, киерге, карандаш, үлчәү тасмасы, чигеш җепләре, калька, төшергеч кәгаз, тукыма.


Дәрес барышы


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1Оештыру


2.Актуальләштерү

3.Яңа теманы аңлату


Дәресне башлау.Укучыларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Укучылар без сезнең белән үткән теманы кабатлап үтик әле.Хәзер мин сезгә б.

Финк Райт Раунд Робин

Ә хәзер №2 җавап бирә.

Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число һәм теманы язып куябыз.


Укучыларны сәламләү

(билгеләнгән вакыт аралыгында һәр укучы сорауга җавабын түгәрәк буенча бер-берсенә әйтә) Дәфтәрләргә теманы язу


а теманы аңлату

Чигүнең (слайд2) - күп гасырлык тарихы бар.Чигү процессының үсешен Азия, Европа Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигеш үрнәкләрендә күреп була.

Күп гасырлар буе чигү кием- салым һәм көнкүреш әйберләрне бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән

Чигү эшен җитен, йон , ефәк җепләр, металл (алтын, көмешле) җепләр белән, шулай ук чәч,энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы төймәләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр. .

IХ-ХII гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган алтынлы бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенгечә сакланган алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыралар.

XIV-XVII гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгылләнгәннәр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр шәһәрчә һәм авылча.Шәһәр чигешенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган.Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне үз эченә алган.Кечкенәдән үк кыз балаларны кул эшләренә өйрәткәннәр. Ә инде 15 яшькә җиткәч кыз бала үзенә бизәкләп бирнәлек әзерләгән.( күлмәк, сөлге-тастымал, эскәтер,альяпкыч һ.б) һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән.(слайд3)

Халык чигүләре элек-электән бизәкләрене төрлелеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган,төсләрнең сайлап алынышы белән хәзер дә күпләрне сокландыра.Алар гасыр буена барган һәм илнең географик урынына, аның тарихына һәм мәдәниятенә бәйле булганнар.

Гадәттә,киемнең читен тоташ сызык белән әйләндереп ала торган белоруслар чигүен ак яки соры тукымага

төшерелгән кызыл, куе кызыл, соры күксел һәм кара төстәге геометрик бизәк билгели.

.. Ә менә грузиннар чигүе катлаулы бизәкле булуы белән аерылып тора,ул күп төрле фигуралардан торган нәфис геометрик һәм үсемлек бизәкләреннән,шулай ук төсле бисер белән апликацияләү һәм чигүдән гыйбәрәт.

Украиннарга сөлге бизәк хас, гадәттә , ул үсемлек характерында була , кошлар һәм җәнлекләр сурәтләре дә очрый.Чигү өчен, нигез дә кызыл төстән фай- даланалар,кайвакыт аңа кара һәм зәңгәр төсләр өстиләр. (слайды 4,5,)

Рус чигүенә геометрик, үсемлек һәм хайван бизәкләре мотивлары хас.Мәсәлән;ромб, квадрат яисә түгәрәк рәвешендәге фигуралар белән яктылык чыганаклары кояш һәм айны билгелиләр:

туры горизонталь сызык белән-җир өстен:

дулкын-дулкын горизонталь сызык белән суны;вертикаль сызык белән яңгырны ;бер-берсе белән кисешә торган сызыклар аша ут һәм яшенне белдерәләр;таулар өчпочмак белән гәүдәләндерелә. (слайд 6,7)

Замшага һәм сумкага болан мехы белән чигү,тукымадан,күннән һәм бисердан апликацияләү ясау Ерак Төняк халыкларында таралган

Татарлар өчен бәрхеткә бисер һәм алтын җеп белән чигү хас.Һәрбер халык үз киемен үзенчә формалаштыра.

Ә хәзер укучылар сүзне мин сезгә бирәм. Безнең әбиләребез нинди өс киемнәре теккәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр. Шулар турында мин сезгә әзерләнеп килергә кушкан идем.

Кич утырып, аулак ойлэрдэ хатын-кызларыбыз куз нурларын алырдай, искитмэле солгелэр сукканнар хэм чиккэннэр. Кызлар узлэренэ бирнэлек эзерлэгэннэр. Солге чигунен серлэре буыннан буынга кучеп килгэн, кызларны бу эшкэ кечкенэдэн ук ойрэтэ торган булганнар дип сойлэп утек инде. Бу тинсез сэнгать эсэрлэре халкыбызнын кондэлек тормышында, конкурешендэ, жырларында кин урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткэн хэм йорт-жир курке итеп кенэ тугел, гаилэ ядкаре итеп тоткан.

Солге символ, миллэтебезнен йозе. Солге безнен хатын-кызларыбызнын осталыгына хэйкэл. Анын очен ир-егетлэр сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Куз нурларын кушып, кабатланмас бизэклэр тошерелгэн солгелэр ин зур булэк итеп каенанага бирелэ торган булган. Кияуенен якыннарына да кэлэш солге булэк иткэн. Чигуле алъяпкычлар, кулъяулыклар таратылган туй вакытларында. Кияу оенэ беренче аяк басканда да ишек башларына чиккэн солгесен элгэн яшь килен.

Ин матур солгелэрне алып карасан да, аларнын бизэклэре бер-берсен кабатламаган. Бизэгенэ карап, аларнын исемнэре дэ хэр якныкы узенчэ янгырашлы: алмалы солге, асалы солге, чуплэмле солге, чуптарлы солге, кубэлэкле солге, данлыклы казан солгелэре, кызыл башлы солгелэр белэн дан тоткан халкыбыз

халыкта алтын белэн чигу сэнгате аерылып торган. Осталар тубэтэй хэм калфаклар, хатын-кыз очен бэрхет аяк киемнэре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан солгелэре чиккэннэр. Алтын белэн гадэттэ бэрхеткэ, сирэгерэк ефэк, йон хэм киже-мамык тукымага чиккэннэр. Ботерелгэн алтын жеп белэн гранат кебек куе кызыл, аксыл-зэнгэр, чия тосендэге, алтын сыман, зэнгэр, яшел жирлекле бэрхеткэ бик тэ нэфис чэчэк-улэн бизэклэре чигелгэн.

Эллэ ничэ торле бизэкле калфаклар алтын жеплэрдэн ясалган композиция- лэрнен узенчэлеге белэн аерылып торган. Калфаклардагы ин таралган тор - чэчэк бэйлэме, бодай башагы, йолдыз хэм ярым ай сурэтлэре, шулай ук вак бэйлэмнэр рэвешендэ кошлар хэм чэчкэлэр рэсеме. Калфаклардагы икенче бер узенчэлекле бизэк - алтын каурый.

Тубэтэйнен тубэсен дэ алтын белэн чиккэннэр. Бизэк тубэтэйнен яссы тобенэ шахмат тэртибендэ, э чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чэчэк-усемлек формасында урнаштырылган.

Укытучы сөйләгәнне тыңлау.


Раунд Робин

Өстәмә материал



Чигү сәнгатендә орнамент кулланыла. ОРНАМЕНТ- ул бизәкләрнең кабатланып килүе. Тасмасыман, челтәрле, розеткасыман орнамент(слайд 8)

Дидактик уен «Кара ,сана, исеңдә калдыр»

1-й этап. Рәсемгә карап торырга (30 секунд), укучылар дәфтәр битләренә язабыз күпме предмет сезнең истә калды һәм кайсылары сезнең алдыгызда булганны (слайд 9)

2-й этап. Предметларны нинди дә булса сыйфаты билгесенә карап җыйнагыз һәм яңадан дәфтәрләргә язабыз .

Эш кайсы очракта яхшы барыр иде эш урынында тәртип булгандамы яки тәртипсезлекме?

Менә укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз инде тәртип кирәкме юкмы.?

Төсләр

Чигү чиккәндә төсләрне яраклашуын белү һәм нинди төсләр "салкын" яки "җылы" төсләр икәнен аера белү бик кирәк

( слайд10)

Кул эшләре башкару өчен эш кораллары , материаллар һәм җайланмалар кирәк. (слайд 11):

Энәләр җыелмасы иң нәзек № 1бик нәфис тукымалар чигү өчен ,№2-5 ле энәләр җитен тукымалар, №6-12 ле энәләр белән тыгыз калын тукымалар чигү өчен кирәк.

Уймак энәне тукымага кертү ,бармакка энә керүдән саклау өчен кирәк..

Үлчәү тасмасы

Киерге түгәрәк, турыпочмаклы формасында, агачтан яки пласмассадан диаметр 20-40 см лы була. Тукыманы тиешле дәрәҗәдә тарттыру өчен кулланыла.

Кайчы очлары түгәрәкләнгән кечкенә кайчы җеп кисү өчен, ә зурысы тукыма кисү өчен.

Миллиметрлы кәгазь.

Калька үтә күренмәле кәгазь рәсемнәр төшерүдә кулланыла. Орнамент яки рәсемне башта калька төшерәләр аннан тукымага.

Төшергеч кәгазь .тукымага рәсем төшерү өчен кирәк.

Җепләр -мулине, ирис, кәтүк җепләре, синтетик ,саф йон җепләр кулланалар

Эш урыны

Өстәлгә яктылык алдан яки сул яктан төшәргә тиеш.

Эш кораллары һәм җайланмалар өстәлнең уң ягында, материаллар сул ягында торырга тиеш.

Эш бырышында күкрәк кысылмаска тиеш, гәүдә аз гына алга иелергә

Чигү әйбере белән күз арасы 25-30 см

Чиккәндә дөрес утыру әһәмиятле.

Киергене сул кулга тотарга, ә уң кул белән чигәргә кирәк. (слайд 12)

Чиккәндә дөрес утыруга игътибар итәргә кирәк.(слайд 13,14). 1.Эштә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре:

энә яки булавка белән чәнчү; кулны кайчы белән яралау;

күзне яралау;

2.Эшли башлаганчы ниләр үтәргә:

энәләр,булавкаларны санап куярга ;эш коралларын һәм җайланмаларны үз урыннарына гына куярга;

3.Эш барышында ниләр үтәргә:

эш вакытында игътибарлы булырга;

чәнчемәс өчен уң кулның урта бармагына уймак кияргә;

кулланган энә һәм булавкаларны энә кадагычка гына беркетергә;

кайчының очын үзеңә каратмыйча кискечләрен ябып,үзеңнән уң якка куярга;

кайчыны кешегә тоткасы белән,кысылган очларын үзеңә таратып бирергә;

4.Эш төгәлләнгәч ниләр үтәргә;

энә кадагычта энәләрне кабат санарга,эшли башлаганчы булган санын барларга;

эш урынын

Чигү технологиясе түбәдәгеләрдән тора:(слайд 15):

  1. Тукыманы юу.

  2. Киптерү

  3. Дымлырак килеш үтүкләү

  4. Күчергеч кәгаз аша тукымага рәсем төшерү.

  5. Тукыманы киергегә урнаштырып буй һәм аркау җепләр юнәлешендә тарттыру

  6. Эш башында җепнең очын тукымага беркетү.

  7. Чигү

  8. Чигеп бетергәч тукыманың арткы ягына җеп очын беркетү

  9. Чигелгән әйберне саклык белән генә юу

  10. Юган әйберне крахмаллау, сөлге яки җәймә арасына төреп киперү.

  11. Чиста аслыкка җәеп, чигешне дымлы җылылык белән үтүкләү.


ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (физминут)2 сек (һәр укучы лидер урынында булып ала һәм ниндидер хәрәкәтләр ясый анын артыннан башкалар кабатлый)


Рейли Тебл

Укытучы сөйләгәнне тыңлау

Дәфтәрләрдэ эшләү.

Җаваплар тыңланыла


Материаллны тыңлап утыру һәм кирәкле материалны дәфтәргә язу


Слайдлар карау

Слайдлар карау

Чигү технологиясе эзлеклелеген дәфтәргә язалар

Физкультминутка ясыйлар

III.Практик эш:

«Чигүгә әзерлек»

Чигүгә әзерлекнең этапларын кабатлап чыгу

Практик эш башкаралар

IV.Изучение нового материала.


Энәне "алга атлату" җөе (слайд 17) туры яки бөгелгән сызык буйлап энәне уңнан сулга атлатып башкарыла.Энәнең атламнары һәм төшеп калган аралар бер үк озынлыкта була.Атлам озынлыгы төрлечә була.

"Энәне артка кадап" (слайд 18)

Җөйләү яки машина җөе уңнан сулга энәне атламнан артка кадап, атламнар ясау.

Сабак җөе (слайд 19) бер-берсенә орынып баручы кыек атламнар ясарга кирәк

"Тамбур" җөе (слайд 20)чылбырлар берсе эченнән икенчесе чыгарылган элмәкләр рәте.Энәләрне өстән аска кадап ясала.


Схемалар сызу һәм язу дәфтәрләргә

V.Теманы ныгыту

.Сораулар:

1. Чигү өчен нинди эш кораллары һәм җайланмалар кулланыла?

2. Чигү өчен нинди материаллар кулланыла?

3. Эш урынын ничек итеп оештырырга?

4. Чиггү нинди технологик эзлеклелектә башкарыла?

5. Чигүне башкарганда нинди куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәргә?


Сорауларга җавап бирәләр


VI.Практик эш:

«Кулдан иң гади җөйләр ясау»


Укучыларның эш урыннарын, дөрес утыруларын , куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, эш алымнарын дөрес куллануларын контрольгә алырга

Үрнәкләрне чигү «Практик эш № 21, 22».

.Эш барышында һәм азагында үз- үзләрен контрольдә тоту.

VII. Йомгаклау

Дәрескә анализ ясау.


1. Укучылар белән әңгәмә:

  • Дәрестән нинди яңалык ишеттегез?

  • Дәрестә нәрсә эшләргә өйрәндегез?

  • Эш кораллары һәм җайланмаларын санарга.

  • Чигү өчен нинди материаллар кулланыла?

  • Тукыманы эшкә әзерләү эзлеклелеген әйтергә.?

2. Билге кую

Сорауларга җавап бирәләр

VIII.Өй эше.

Өй ше§ 28, 29;

Җөйләр коллекциясе ясарга . (Приложение1)

Чигү өчен тукыма әзерләргә, кульяулык, салфетка чигү өчен рәсем сайларга.

Дневникка өй эшләрен язу

















Приложение 1


Кулдан иң гади җөйләр коллекциясе



Схемасы һәм рәсеме

Җөй атамасы

үрнәк

Схемасы һәм рәсеме

Җөй атамасы

үрнәк






8




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал