7


  • Учителю
  • Разработка урока по технологии

Разработка урока по технологии

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





3 сыйныфта технологиядән ачык дәрес



Тема: «Җепләрдән аппликация»



Дәреснең максаты: "Көз" темасына аппликация ясау.

Бурычлар:

-кискән җепләрдән аппликация ясау техникасын үзләштерү;

-өйне бизәү өчен панно ясау;

-шәхси гигиена һәм техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту;

-иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.



ТБУУГ: алынган информация ярдәмендә катлаулы булмаган практик мәсьәләне чишү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту



Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Дәрес төре: катнаш дәрес

Укучы эшчәнлеген формалаштыру: фронталь, группалап



Укытучы өчен җиһазлар: проектор, экран, ноутбук, презентация.



Укучылар өчен җиһазлар: төсле җеп кисәкләре, катыргы кәгазь, келәй, карандаш, эш этаплары язылган карточкалар



Дәрес барышы



Оештыру. Дәрескә мотивация

Исәнләшү, дәрескә әзерлекне барлау

Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме?

Исәнмесез,балалар!

-Хəерле көннəр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə.



Бер - берсен сәламлиләр





Укучылар:

-Рəхмəт!

-Хəерле булсын безнең дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!





2

Кереш әңгәмә.Белемнәрне ныгыту.



Өй эчен без ничек матурлый алабыз?







Үзебез ясаган , кулдан ясалган әйберләр белән бизәп буламы?

Аларны ничек атыйбыз?



Панно сүзенең тәрҗемәсе ничек?







-Технология дәресләрендә сезнең стенага элеп була торган нинди эшләнмәләр ясаганыгыз булды?



Ябыштырып ясау дип әйткәндә нинди термин кулланыла?



Кем безгә Аппликация сүзен аңлатып китә?









Сезгә панноның кайбер үрнәкләрен күрсәтеп китәм 1 слайд

(тактада күрсәтелә)

Укучыларның җаваплары тыңлана



Келәмнәр җәябез, стенага картиналар эләбез.





Була.

Панно дип атала



Стенаны бизәр өчен яссы өслектә ясалган сурәт





Кипкән яфраклар, чәчәкләр, орлыклар. төсле кәгазьләр ябыштырып ясадык.





Аппликация





Аппликация - кәгазгә яки тукымага төрле төстәге кәгазь , күн, тукыма кисәкләре ябыштыру яки тегеп кую юлы белән рәсем ясау

















3





























































4

Дәреснең темасын китереп чыгару:

Сез өйдә кирәкле размерда катыргы кәгазьиңе , төсле җепләр кисеп алып килдегез. Бүген без дәрестә нәрсә ясарбыз икән. Кем ничек уйлый?



Уку мәсьәләсен кую

-Аппликацияне ясар өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр?







Ә менә нинди сурәт төшерербез, аппликация нинди темага булыр, табышмакның җавабын тапкач белерсез.





2 слайд

Яфраклар саргаялар,

Кошлар көньякка күчә

Бакчада алма пешә,

Һавага суык төшә.



Димәк, безнең аппликация нинди темага булачак?



Әйдәгез уйлап карыйк, эшне нәрсәдән башларбыз?

Әйе, безгә эшне планлаштырырга, эш этаплапын билгеләргә кирәк.



Эш тәртибен билгеләү.



Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Шуларны тәртипләп тезсәгез, эш этаплары килеп чыгар. Парлап, фикерләшеп эшләгез. (Парлап эшләү)

























Эш тәртибен билгеләдегезме? Ә мин менә болай төзегән идем, чагыштырып карагыз

Слайд 3



Физкультминутка





Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп китик әле









Нинди очракта аппликациябез матур килеп чыгар?









Җепләрдән аппликация.





Нигезен ясар өчен катыргы кәгазь , сурәт ясар өчен карандаш, иске киемнәрдән сүтелгән төсле җепләр, бәүләү җепләре, кләй.















Җавап:

Бу - көз фасылы.









Көз темасына була.





Эшне планлаштырырга кирәк.



















Эш тәртибен төзиләр



1.Катыргы кәгазьгә агач рәсеме ясыйбыз, горизонт сызыгы сызабыз

2.Җеп төсләрен сайлыйбыз(соры, сары, кызыл, күк, зәңгәр)

3.Агач кәүсәсе һәм ботакларына кләй сылап, җепне ябыштырабыз

4.Агачның яфрак өлешенә кләй сылап, җепне ябыштырабыз.

5. Җирне ябыштырабыз.

6. Күк йөзен ябыштырабыз.

















1.Аска кәгазь җәябез

2.Кләй белән сак эш итәбез, күзләргә, киемнәргә тидерергә ярамый.

3. Эшләп бетергәннән соң кулны сабынлап юабыз



Ябыштырганда бик пөхтә итеп эшләргә кирәк

5

Практик эш: аппликацияне ясау.

Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен күзәтә









Җепләрне ябыштырып, аппликация ясыйлар











6

Дәрескә нәтиҗә ясау.

Әйдәгез әле, укучылар, ясаган аппликацияләрегездән күргәзмә оештырыйк.



Такта янына чыгып, аппликацияләрдән күргәзмә оештыралар



7.

Рефлексия. Бәяләү.

Укучылар үз эшләрегез үзегезгә ошыймы? Сез үзегезне ничек эшләдек дип уйлыйсыз?

Смайликлар белән бәяләп китегез әле



Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Барыгыз да «5» билгесе ала.



Үз эшләрен бәялиләр







Укучылар класстан чыгалар





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал