7


  • Учителю
  • Конспект урока. Тема: Бүлмә интерьерында гөлләр.

Конспект урока. Тема: Бүлмә интерьерында гөлләр.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Бүлмә интерьерында гөлләр.

Максат:

1. Укучыларның бүлмә гөлләренең күптөрлелеге, аларны тәрбияләү кагыйдәләре турында алган белемнәрен киңәйтү;

2. Гөлләрне бүлмә интерьерында дөрес урнаштыру ысуллары белән таныштыру;

3. Технологик карта белән эшләү күнекмәсен үстерү;

4. Гөл савытларына декупаж ясау тәртибе белән таныштыру;

5. Матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Материал: проектор, гөлләр турында китаплар һәм журналлар, декупаж өчен кирәкле материаллар

Яңа терминнар: террариум, декупаж

  1. Оештыру өлеше.

Хәерле көн барыгызга да.

  1. Актуальләштерү. Без сезнең белән узган дәрестә гөлләрнең кеше тормышындагы роле турында сөйләшеп, аларны тәрбияләү кагыйдәләрен өйрәнгән идек.

Әйдәгез әле балалар үткән дәрестә алган белемнәрне искә төшереп үтик.

Тикшерү эше - Бүлмә гөлләрен ничек үстерәләр? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Гөлләрне без яктылык тәэсиренә карап, өч төркемгә бүлгән идек. Нинди төркемнәргә? Слайд 1(тест)

  1. Бүлмә гөлләренең кайсысы яктылыкны яратучылар төркеменә керә

А) бальзамин

Б) кактус

В) фуксия

Г) абага

2. Гөлләргә су сибү ешлыгы нәрсәгә бәйле?

А) үсемлекнең төренә

Б) савытның зурлыгына

В) үсемлекнең озынлыгына

Г) үсемлекнең үсеш фазаларына (Укучылар үзләренең җавапларын экраннан карап тикшерәләр)

  1. Яңа теманы аңлату

Без бүгенге дәрестә дә гөлләр турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез..

Балалар, без гөлләрнең файдасы хакында беләбез. Бүлмәләргә гөлләр утырткан чагында иң элек нинди максатны күз алдында тотабыз? (Бүлмәне матурлау)

- Әлбәттә гөлләр матурлык тудыручы. Ә инде гөлләрне бүлмәне матурлау, бизәү өчен кулланганда, иң элек, ул нәрсәгә туры килергә тиеш? (Бүлмә интерьерына )

бүлмәнең эчке өлеше

Димәк бүгенге дәреснең темасы:"Бүлмә интерьерында гөлләр"Слайд

Бүлмә гөлләрен 4 төрле итеп урнаштыру мөмкинлеге бар:

  • ялгызы урнаштырылучы; (одиночные растения)

  • бүлмә бакчасы; (комнатный садик)

  • террариум, ( теләсә кайсы интерьтерерны бизи торган бер декоратив элемент.) (Сүзлек эше) ягъни, нинди дә булса пластмасса яки пыяла савыт, мәсәлән өсте ачыла торган аквариум эченә урнаштырылган чәчәкле композиция;

  • чүлмәкле гөлләрдән торган композиция (композиция из горшечных растений).

-Укучылар, сез инде өйдә бик матур итеп гөлләр үстерәсез. Әлеге 4 төркемдә саналганча кайсысы сезнең өегездә дә шул тәртиптә урнаштырылган? (укучыларның җаваплары)

Ә хәзер гөлләр урнаштыруның төркемнәре белән якыннан танышып үтәрбез. Безнең бу бүлмәдә ялгызын гына бүлмә интерьерына туры килерлек итеп урнаштырырдай гөлләр бармы? Аларны кайда урнаштырып була? (Укучылар почмакка гөл урнаштырып куярга мөмкин).

  1. Ялгызы урнаштырылучы (одиночные растения).

Слайд Ялгызы урнаштырылучы гөлләр алар мәңге яшел яки чәчәк атучы гөлләр булырга мөмкин. Аларны идәнгә, тәрәзә төбенә, махсус гөл куйгычларга урнаштырырга мөмкин. Алар үзләренә җәлеп итәрлек булырга тиеш. Ялгызы гына үсүче гөлләргә кечкенә дә, мәсәлән цикламен, бегония, яисә фикус, пальма кебек зур биек гөлләрне атарга мөмкин. Төрле формадагы чуар яфраклы гөлләр бер генә төсле обой ябыштырылган, яисә буялган стена янында матур күренергә мөмкин. Зур биек савытка утыртылган, яисә эре яфраклы гөлләр, мәсәлән монстера бүлмәне тагын да биегрәк итеп күрсәтә, ә инде киресенчә таралып үскән гөлләр бүлмәне тәбәнәк күрсәтергә мөмкин.

  1. Бүлмә бакчасы (комнатный садик). (Слайд). Аны икенче төрле үсемлекләр утыртылган контейнер дип тә атарга мөмкин. Алар кечкенә генә тәрәзә төбенә, яисә өстәл өсләренә урнаштырырга мөмкин. Яки инде бүлмәнең бер почмагын каплап торырлык итеп утыртылырга да мөмкин. Аны инде кышкы бакча дип тә йөртәләр. Безнең биология кабинетында да шундый бакча булдырылган. Әле тагын асылмалы бакчалар да ясарга мөмкин укучылар.

3.Террариум. Интерьерда декоратив элемент итеп террариум кулланырга мөмкин. Слайд

Әйткәнемчә зур пластик яисә пыяла савытларга, өсте ачык аквариумнан бушаган савытлар да булырга мөмкин. Шулардан бик матур чәчәкле композиция төзергә була.

4.Чүлмәкле гөлләрдән торган композиция (композиция из горшечных растений) Чүлмәктә үсүче гөлләрне зур бер яшел нокта барлыкка килсен өчен бер урынгарак, бер - берсенә якынрак итеп урнашырырга кирәк. Шулай ук идәнгә, махсус гөл куйгычларга, жардиньеркаларга

( Сүзлек эше)( гөлләр кую өчен матур итеп эшләнгән кечкенә өстәл) урнаштырырга мөмкин. (Алдан махсус ике урынга гөлләр куела. Укучылар ике төркемгә бүленеп әлеге гөлләрдән композиция төзеп карыйлар) Бу очракта физкультминут буларак та кулланыла.

Слайд Мондый очракта биегрәк, зур яфраклы гөлләрне арткы планга, ә алар янына инде кечкенәрәкләрне урнаштырырга кирәк. Ә инде тәрәзә төбендә тышкы яктан матур күренсен өчен нәкъ тәрәзә төбенең уртасына урнаштырылырга тиеш.

-Балалар, без гөлләрне интерьерда урнаштырганда бары тик матурлыкка гына басым ясадык. Ләкин бит гөлләрне бүлмәдә урнаштырганда аларның кеше сәламәтлегенә файдалы яки зыянлы булуын да исәпкә алырга тиешбез. Хадеева Энҗе шул темага карата "Минем яшел почмагым" дигән проект эше эшләгән иде. Сүзне аңа бирәбез.

(Укучы чыгышы) Рәхмәт Энҗе.

3. Практик эш

-Укучылар , әйдәгез ясаган композициябезгә кире кайтыйк әле.

-Әлеге композицияне (слайд) һәм үзебез төзегәнне карасак нәрсә сезгә ошап бетми? (Савытлары бик үк матур түгел)

Әлбәттә инде композицияләрнең гөлләре генә түгел, савытларының да матур булуы кирәк. Без хәзер сезнең белән гөл савытларын матурлау, фәнни тел белән әйткәндә декупаж ясаячакбыз.

Декупаж ( Сузлек эше) - француз сүзе. Вырезать дигәнне аңлата. Бик борынгы декоратив техника, салфеточная техника дип тә йөртәләр. Без белә торган апликациянең катлаулы төре дип тә атарга мөмкин.

Аларны төрлечә ясарга була.

Әлбәттә матур гөлләр өчен кибетләрдә хәзер сатыла торган матур балчыктан эшләнгән савытлар сатып алырга мөмкин, әмма алар бик кыйммәт тора. Без аны гадирәк итеп ясаячакбыз.

Д әфтәрләребезне ачып бүгенге числоны куябыз, теманы язабыз.

Бүген без яңа сүзләр очраттык аларның мәгънәләрен язып куйык эле.

Эшне ике төркемдә башкарабыз.

Кирәкле материаллар:

  1. Гөл савыты, төсле кибетләрдә сатыла торган ике катлы салфеткалар, тар тасма, махсус лак, ПВА клее, кайчы, кисточка. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Эш барышы: (технологик карта белән танышу) ( Слайд12,13, 14)

Кирәкле материаллар:

- Гөл савыты, төсле кибетләрдә сатыла торган ике катлы салфеткалар, тар тасма, махсус лак, ПВА клее, кайчы, кисточка;

- Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү;

4. Дәрескә нәтиҗә

-Укучылар без бүген нәрсәләр белән таныштык?

Яши торган бүлмәдә гөлләрне урнаштыруның нинди ысуллары бар ?( Бүлмә гөлләрен 4 төрле итеп урнаштыру мөмкинлеге бар:

  • ялгызы урнаштырылучы; (одиночные растения)

  • бүлмә бакчасы; (комнатный садик)

  • террариум ягъни, нинди дә булса пластмасса яки пыяла савыт, мәсәлән өсте ачыла торган аквариум эченә урнаштырылган чәчәкле композиция;

Нинди нәтиҗәгә килдек? ( Гөлләрне билгеле бер тәртип белән урнаштыру бүлмәнең пронстранствосын гына үзгәртеп калмый, ул хәтта бүлмәне аерым зоналарга бүлү, зур булмаган кышкы бакча ясап, ял итү почмагы оештырыу мөмкинлеге дә бирә.)

5. Бәяләү. (Декупажны бәяләү) Өй эше бирү.

1. Сезнең өйдә гөлләр нинди тәртиптә урнаштырылган фотосын алып килергә.

2. Декупажның интернеттан яңа төрләрен эзләп алып килергә


Технологик карта

Эш барышы

Материал

1.

Иң элек, эшләргә уңайлы булсын өчен салфетканы дүрт кисәккә бүләбез.


2.

Үзебезгә кирәкле бизәкне кисеп алабыз.

Чәчәкнең өске катламын аерабыз.


2.

Чүлмәкнең бер өлешен генә клей белән буйыйбыз.



3

Салфетканы өстән сак кына беркетә башлыйбыз. Кисточка ярдәмендә сак кына өстән аска таба кисточканы йөртергә кирәк.


4.

Салфеткны бары кисточка ярдәмендә генә тигезләргә кирәк, югыйсә юка салфетка кулга бик тиз беркә һәм ертылырга мөмкин.

5.

Салфетка беркеткәннән соң, тагын бер кат клей буяп куярга кирәк.


6.

Өске өлешкә махсус кибетләрдә сатыла торган тасма да беркетергә мөмкин.

7.

Хәзер инде клейның кипкәнен көтәргә кирәк

8.

Кипкәннән соң лак ярдәмендә буяп куябыз. Ул савытны юешләнүдән саклый.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал