7


  • Учителю
  • 8 класста технологиядән дәрес эшкәртмәсе.

8 класста технологиядән дәрес эшкәртмәсе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ 8 класста технологиядән дәрес эшкәртмәсе.

Технологик процессларны үзләштерү нигезе буларак, проектлар методы аша укучыларның активлыгын, иҗади фикерләвен үстерү.

ДӘРЕС ПЛАН-КОНСПЕКТЫ 29.01.16

Укытучы: Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы

Предмет - технология . 3 нче бүлек. Дәрес №4

Дәрес темасы: Иҗади проект. "Электр куркынычсызлыгы буенча плакат эшләү"

Дәреснең максаты:

- көнкүреш электр приборларын куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлату;

- электр тогы белән зарарлану сәбәпләрен ачыклау; электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

- төркемнәрдә эшләгәндә үзара хезмәттәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү ;

Материал: методик ярдәмлек, электрон дәреслек, автореферат , презентация, видео-материал.

Җиһазлау: проектор, эш тартмасы, плакатлар, брошюралар, эш дәфтәрләре, дәрес алгоритмы.

Дәрес тибы: катнаш

Предметара бәйләнешләр: технология ,физика,сәнгать.

Төркемнәрне оештыру: группада эшләү сәләтен формалаштыру, үзара яхшы мөгамәлә булдыру .

Планлаштырылган нәтиҗә: проект эшчәнлеге этапларын ныгыту, төрле чыганаклардан мәгълүматлар туплау һәм күләмле материалдан мөһим, иң кирәклесен аерып ала белүләренә ирешү.

Эшчәнлек максаты: иҗади проект эшчәнлеге аша теманың эчтәлеген ачып бирерлек "Электр куркынычсызлыгы" һәм "Электр белән зарарланганда беренче ярдәм" турында плакат ясау.

Белем бирү максаты: көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә КТК е белән таныштыру, электр тогы белән җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, проект эшчәнлеге эзлеклелеген кабатлау .

Тәрбия бирү максаты: укучыларда үзара хезмәттәшлек, сәламәтлекне саклау, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү, электротехник эшләр һәм электрон технологияләр белән бәйле һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре уяту.

Бурычлар:

- көнкүреш электр приборлары , аларның эш принциплары белән танышу, гамәли эш башкару вакытында электр куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен үзләштерү;

- электротравмалар һәм алардан саклык чаралары турында мәгълүмат туплау, электр белән зарарланганда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү;

- алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, иҗади проект эше башкару.



УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр:; кызыксыну һәм активлык формалаштыру; хезмәтне оештыруга таләпләр, норма һәм кагыйдәләрне үзләштерү.

- мәгънә барлыкка китерү("Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?")

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү) - кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга

Танып-белү гамәлләре: мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга, бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкару, чагыштыру, электротехника юнәлешендә танып-белү (гомуми , логик, проблема кую һәм чишү) - рәсем, схема, сызым кулланырга;



Коммуникатив гамәлләр: бергәләп эшләү эшчәнлеген планлаштыру, килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә,сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану.

- партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;













Оештыру моменты

Сөйләм.

1мин

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн телим, Сезгә! Бүген безнең технология дәресе.



Укытучыны сәламлиләр.

Шәхескә кагылышлы : башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү;

2.

Актуальләштерү

Дәреснең тема һәм бурыч формулировкасы

Сөйләм.

Максат: үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен сорау-җавап формасында тикшерү, анализлау, ныгыту.



5мин

-Укучылар, Сез физика дәресләрендә электротехника дигән сүз белән таныш инде. Ул - фән һәм техниканың электр энергиясен җитештерү, үзгәртеп кору, бүлү һәм куллану сораулары белән шөгыльләнә торган өлкә. (Презентация 1 слайд) Белгәнебезчә электр тогын төрле матдәләр төрлечә үткәрәләр.

-Искә төшереп китегез әле , токны яхшы үткәрүче матдәләр һәм токны үткәрми торган матдәләр ничек атала? Фазлиддин җавап бирә ( үткәргечләр һәм диэлектриклар , яки изоляторлар)

-Ничек уйлыйсыз, хәзерге заман кешесенең тормышын электр энергиясе кулланудан башка күз алдына китереп булырмы? Юк, әлбәттә. Электр приборлары өй хезмәтен шактый җиңеләйтә, вакытны экономияли, көнкүрештә уңайлылык һәм комфорт тудыра.

- Дәниф! Электр приборлары һәм яктырткычларны санап үтә аласыңмы? (мәсәлән: көнкүрештә җылыту приборлары- электр плитәсе, электр чәйнеге,электр үтүге ; яктырткычлар: плафон, люстра, бра, өстәл лампасы, торшер)



-Яхшы, молодцы! Сез бик дөрес әйтәсез. Сезгә шулай ук электр энергиясен алу юллары да билгеле. Илнур, санап чык әле шуларны (җылылык электр станцияләре, гидроэлектростанцияләр, атом электр станцияләре, җил энергетикасы, су күтәрелеше энергетикасы, кояш энергиясе һәм МГД генераторлар яки магнитлы, гидродинамикалы генераторлар) .

-Рәхмәт, бик дөрес җавап бирдең.

- Электр үткәргечләрендәге көчәнешне махсус прибор-лардан башка белеп булмый. Шулай ук электр үлчәү приборлары бик күп төрле зурлыкларны үлчәргә, төрле физик күренешләрне өйрәнергә, машиналарның эшләү режимын билгерәргә, производство процессларын тикшерергә һәм идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бу нинди приборлар һәм бу приборларны уйлап табучылар турында нәрсәләр беләсез? Шул сорауга җавап бирүегезне сорар идем. Айтуган синнән башлыйк, чөнки физика фәне егетләрне күбрәк кызыксындыра торгандыр. Альбина белән Зөһрә әзерләнә торырлар. (Амперметр - ток зурлыгын, Вольтметр- көчәнешне, Омметр - каршылыкны үлчи ) Авометр - универсаль прибор. (Тактага портретлар элеп барырга)

Тактага плакатлар һәм сүзләр эленә.(Символлар, электр белән сак эш итү, электр белән зарарланганда беренче ярдәм һ. б.портретлар ) презентация 2 слайд

(Т р е к э л Т р о п е к Т л а к п а )

- Ә хәзер , буталган хәрефләрдән бүгенге теманы билгели торган сүзләр ясап дәреснең темасын формалаштырырга кирәк булачак. Укучылар электр, проект , плакат сүзләрен әйтә .

- Инде әйбәт итеп уйлагыз да, миңа кайсыгыз җавап бирә алыр икән: без бүген дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез? Эльвира җавап бирә.

- Дөрес,безнең бүгенге дәреснең темасы " Электр куркынычсызлыгы турында иҗади проект эше - плакат ясау" Презентация 3 слайд .

Без үзебезгә нинди бурычлар куярбыз дәрестә? Презентация 4 слайд. Укучылар җавабы:

- көнкүреш электр приборлары , аларның эш принциплары белән танышу, электр куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен үзләштерү;

- электротравмалар һәм алардан саклык чаралары турында мәгълүмат туплау, электр белән зарарланганда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү;

- алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, иҗади проект эше башкару.

-Бик яхшы.

Т р е к э л

Т р о п е к

Т л а к п а

сүзләрен фаразлап теманы формалаштыралар.





Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.







К: - килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

Т: табылган мәгълүматны эшкәртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;



3.

Педагогик күрсәтмәлек





































Күрсәтмәлелек:

Презентация күрсәтелә. Таблица белән танышалар





































Сөйләм

КТК ен кабатлау





























Күрсәтмәлелек.

Презентация күрсәтелә.

5-7 мин



























































2мин























































10мин











































-Көнкүрештә һәм һөнәри эшчәнлектә электр энергиясен сак куллану турында да онытмаска кирәк. Бу сак куллану табигатьтә булган ресурсларны киләчәк буынга саклап калырга мөмкинлек бирә. Күпме электр энергиясе кулланылганны белер өчен йортларда тотылган һәм сәгатьләр белән исәпләнә торган (кВт/ сәг) электр энергиясенең гомуми күләмен электр счётчигы ярдәмендә беләләр. Презентация 6 - 7 слайд Счётчикның дискасы бары тик нинди дә булса бер кулланучы кабызылган вакытта гына әйләнә башлый. Әйләнү тизлеге электр приборының егәрлегенә бәйле.

(1 кВт/сәг.дисканың 1500 әйләнешенә тигез ) Презентация 8 слайд.

Игътибар итегез! Россиядә эшләнгән розеткаларга 1500 Вт тан артык егәрлеге булган электр приборларын күчергечләр белән тоташтыру ярамый!

Электр приборларының кулланыш егәрлеге таблицасы белән танышу: Презентация 9 слайд

( индивидуаль - парталарга таратыла)

- Таблицадан файдаланып кайсы приборны кайсысы белән бер үк вакытта розеткага ялгарга ярамаганлыгын билгеләгез (мәсәлән, үтүк һәм микродулкынлы мич) Җаваплар тыңлана.

Электр энергиясен куллануны исәпләүнең бер мисалын карап китү өчен сүзне физика укытучысы Хәмит Газимовичка бирәм. Ул сезнең белән лаборатор-гамәли эш үткәреп алыр. Тема. "Экономия экономияле булсын!" ( Укучыларга лампочкалар өләшенә, бер көнгә сүндерелми калган лампочка гаилә бюджетына күпме зыян сала. Исәпләүләр башкарыла. ) Презентация 10 слайд

Дәфтәрләрдә эш башкарыла. Технология укытучысы:

- Сәламәтлекне саклау өчен, КЭП (көнкүреш электр приборлары) һәм инструментларны дөрес эксплуатацияләргә һәм иң гади төзәтүләр дә ясый белергә кирәк. Электр энергиясен файдалану төрле электр приборлары белән бик сак эш итүне таләп итә. Күп очракта саксызлык бик кызганыч вакыйгаларга китерергә мөмкин.



Кеше токның тәэсирен генә бәяли ала. Презентация 11 слайд

-Укучылар : ( җылылык, яктылык, хәрәкәт, һ.б.) .

-Кеше тәне аша узучы ток аңа төрле начар тәэсирләр ясый. Ниндиләр дип уйлыйсыз?

- Укучылар: (пешү, организм тукымаларында төрле химик үзгәрешләр, механик имгәнүләр, һуштан язу, көзән җыеру, сулыш туктау һәм хәтта үлеп китү). Электр тогы белән зарарлану чыганагы булып зарарланган кеше үзе, төзек булмаган саклагыч, идәннең электр үткәрүчәнелеге, өс һәм аяк киеме һ.б. лар тора. Боларның барысын да проектны эшләгәндә исәпкә алырга кирәк. Сезне электрдан җәрәхәтләнү сәбәпләрен , КТК ен төгәл үтәү кирәклекне кисәтү максатыннан презентация (инструктаж) карарга чакырам.



Алгоритм буенча "Гоша"га беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Презентациядә күрсәтеп аңлатыла - 12 13 14 15слайд . Укучылар 3 төркемгә бүленеп рәсем-алгоритм буенча гамәли эш башкаралар.

  1. Кул яки аяк чуклары җәрәхәтләнгәндә:

-җәрәхәтне тулысынча теләсә нинди чиста салфетка белән капларга;

-салфетка өстеннән бинт белән бәйләргә яки салфетканы лейкопластырь белән ябыштырырга.

ЯРАМЫЙ!

Җәрәхәтне юарга, җәрәхәткә спиртлы яки башка катнашмалар сибәргә ярамый!

  1. Фаҗига булган урында пешү очрагы вакытында:

-тән тиресе өлешчә генә пешеп куыклар барлыкка килмәгән булса, пешкән урынны 10-15 минутка салкын су краны астында тотарга яки 20-30 минутка пешкән урынга салкын су белән грелка я гипотермик пакет куярга.

ЯРАМЫЙ!

Пешкән урынны төрле мазь яки майлар белән эшкәртергә ярамый!

  1. Күз һәм күз кабагы яраланганда

-зыян күрүчене яткырырга, - яраланган күзне чиста салфетка яки кулъяулык белән капларга;

-салфетка өстеннән ике күзне дә бергә бәйләгеч яки бинт белән бәйләп куярга.

ЯРАМЫЙ!

Яралы күз яки күз кабагын су белән юдырырга ярамый!

1,2 ,3 укучыдан эшләтеп карарга.

- Рәхмәт, Сезгә ,укучылар!

















Презентация счетчиклар слайды

































































Көнкүреш электр приборлары куллануның КТК

искә төшерәләр































Слайдларны комментариялиләр



















Гамәли эш башкаралар:

"Гоша" га электр белән җәрәхәт-ләнгәндә беренче ярдәм күрсәтәләр.



К:

төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә;





































ТБ дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру үткәрергә, булган белемнәрне куллану























ШГ фәнгә танып белү кызыксынуы булдыру













































ТБ алгоритм буенча гамәлләр башкару

















К күршең белән хезмәттәшлек итү

4.

Мөстәкыйль иҗади эш башкару.



Сөйләм

кабатлау.



Максат: проект эше башкару һәм яклау

























































Гамәли эш:

Укытучы күзәтүе астында плакат ясыйлар.

10-мин





























































- Хәзер инде дәресебезнең иң мөһим өлешенә килеп җиттек. Кайсы гына фәнне алсак та проект эшчәнлеге кулланыла , ә ул - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен мөстәкыйль эшчәнлеккә нигезләнә. Искә төшереп үтик, проект эшчәнлеге гомумиләштерелгән ничә этаптан тора?

Укучы: 1.Әзерлек этабы. 2. Проектны тормышка ашыру этабы. 3.Йомгаклау этабы .

Укытучы: - Проектларның классификациясе: презентация 16 слайд

-дәвамлылыгы буенча: мини проектлар,кыска вакытлы проектлар,атналык проектлар,озакка сузылган еллык проектлар;

-өстенлек итүче эшчәнлеккә карап: практик, тикшеренү,информацион, иҗади, рольле;

-контактлар характеры буенча: класс эчендәге, мәктәп, региональ, халыкара.

Проект эше нинди тәртиптә бара?

Укучы: 17 слайд

Проблема - Планлаштыру - Информация эзләү - Продукт - Презентация (яки бәяләү). Фазлиддин

Димәк, проектлаштыру турында без инде нигездә беләбез дип әйтәбез. Бүгенге дәрестә сезнең белән туплаган белемнәрегезне кулланып плакат эшләргә кирәк. Сез тәкъдим итә торган плакат нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш , эшне нәрсәдән башларга кирәк булыр? (Җаваплар тыңлана: ул үзенең үлчәме буенча зур булмаска , электр энергиясеннән файдалануның төп КК ен үтәргә мөмкинлек бирергә һәм электрдан җәрәхәтләнү сәбәпләрен искәртергә тиеш. ).



Плактларны эшләү өчен ике төркемгә бүленербез. Сораулар өләшенә. КТК ен, электр белән зарарлану турында сорауларга җаваплар алына.

-Сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәрестә проект эшчәнлеге нидән гыйбарәт булыр икән? Җавап тыңлана: 1. Төп проблеманы аңлау, яки кыскача билгеләнеш. 2. Конкрет ихтыяҗны нигезләү һәм мәсьәләне билгеләү.3.Плакат ясау. 4.Бәяләү. Слайд 18 ,19

Шулай итеп , без эшебезне башлыйбыз.

Эшне бәяләү критерияләре:

  1. Теманың эчтәлеген ачу.

  2. Пәхтәлекне карау.

  3. Бәяләү.













Эш этапларын карыйлар (плакатны ясау этаплары)









































ТИМБИЛДИНГ





Сингапур алымы кулланыла:

РАФТ. Төркемләп эшләү алымын куллану.

Т: рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга; Р.укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.







5.

Эшләрне бәяләү, проектны яклау. Эшкә анализ ясау.



















2-3мин

Ике төркемнең эше дә тактага куела һәм плакатларның үзенчәлекләре, сыйфаты, укучыларның фантазияләре турында әйтелә.Һәр төркемнән 1 укучы проектны яклый.

1.Башкарган эшнең исемен атый.

2. Проектны эшләргә алыну сәбәбен, максат һәм бурычларын әйтә.

3. Проектны башкару өчен мәгълуматларны кайдан алуы турында сөйли.

4. Проектны эшләгәндә эстетик таләпләрнең үтәлешенә ни дәрәҗәдә игътибар бирүен азсызыклый.



Укучылар иптәшләренең эшләрен анализ-лыйлар, үз эшләре турында сөйлиләр

К: төрле карашла-рны исәпкә алырга һәм хезмәттәш-леккә омтылырга;



6.





7.

Дәрескә йомгак.





Рефлексия

5мин

-Безнең максатыбыз нинди иде бүген? Без куйган максатка ирештекме? Үзебез билгеләгән бурычларны үти алдыкмы?

- Барлык кагыйдәләрне дә яттан белү генә җитәме? Юк. Тормышта куллана да белергә кирәк. Игътибар экранга юнәлтелә, "ВКО1" "ВКО2" дигән видеоролик күрсәтелә.

- Проект эшләгәндә дәрестә алган белемнәр ярдәм иттеме? Тактага сүзләр элеп куела.

Электрик , электромонтажчы, электромонтер, радиомонтажчы, радиомеханик, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча инженерлар. Укытучы :

Аларны - электротехник эшләр һәм электрон технологияләр белән бәйле һөнәр ияләре дип йөртәләр.

- Сезнеңчә аларның хезмәтләрен ничек бәяләргә мөмкин булыр иде? Презентация 20 слайд

-Алар зур хөрмәткә ия.

-Авыр, куркыныч , әмма бик тә кирәкле һөнәр ияләре.

Киләчәктә сезнең алда да һөнәр сайлау проблемасы килеп туачак. Кешеләргә яктылык бүләк итеп , сәламәтлекләрен саклау өчен тырышлык куючы һөнәр иясе буласыгыз килсә махсус һөнәри училищеларда, колледжларда белем алырга мөмкин.

Укучыларга билгеләр куела. Презентация 21 слайд

Сайлау мөмкинлеге белән 2 вариантта өй эше бирелә.

1.Электрик профессиясе турында мәгълумат алып килергә.

2. Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында видеосюжет әзерләргә.





Дәрескә йомгак ясыйлар











сорауларга җаваплар бирәләр.

Т: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал