7


  • Учителю
  • Сочинение 'Киләчәгем- минем кулымда'

Сочинение 'Киләчәгем- минем кулымда'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

СОЧИНЕНИЕ

«Киләчәгем- минем кулымда»

Работу выполнила:

Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в»

Муслюмовского района РТ

Директор школы:

Хабибуллин Ильшат Рафисович

Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год


Киләчәгем- минем кулымда.

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә «Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырыр өчен укырга кереп белем аласым бар.

«Мин пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» - дигән уйны күңелемә салып куйдым. Минем халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.

Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…- болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләткә элек-электән хас хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк - чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме һәм табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

Минем күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы булырга тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга» кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш. Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал