7


  • Учителю
  • План- конспект урока по татарскому языку на тему 'Дус була белү серләре' (10 класс)

План- конспект урока по татарскому языку на тему 'Дус була белү серләре' (10 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Р.З.Хәйдәрова һәм аның автордашларының коммуникатив технологиягә корылган дәреслекләре белән рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытам. Нигездә, укучылар татар теле өйрәнү белән кызыксыналар, теләп укыйлар, аларда билгеле бер сөйләм дәрәҗәсе дә формалашты.Шәһ
предварительный просмотр материала


Тема: Дус була белү серләре.

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.

Максатлар:

  1. Белем бирү максаты:

Укучы өчен:

а) үзеңнең дустың турында сөйли белүне камилләштерү; аның тискәре, уңай сыйфатларын күрсәтә белү.

б) дус була белү серләрен (кагыйдәләрен) сөйли белүне камилләштерү.

Укытучы өчен:

  1. Үстерү максаты: гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

  2. Тәрбия максаты: дус була белү сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау:

Дәреслек: татар теле. 10 нчы сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан:"Мәгариф" нәшрияты, 2009 нчы ел, 62 - 63 бит, компьютер, карточкаларда иҗади бирем, карандашлар (фломастерлар), дәреслек, сүзлек, кагыйдәләр таблицасы.


Дәрес барышы:

I.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

  • Кәефләребез яхшы,

Балкыган кояш кебек.

Татар телен - Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

Бүген бездә кунаклар. Дәреслекнең авторларын карагыз әле. Иң беренче автор - Хәйдәрова Р.З. Бүген ул - безнең иң зур кунагыбыз.Тагын районыбызның татар теле укытучылары. Әйдәгез, килгән кунакларга, бер-беребезгә хәерле көн телик. (укучылар кунакларга, парталарда бер-беренә хәерле көн телиләр) Дәресебезне башлыйбыз.

Дәреснең темасын билгелибез.

  • Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башладык?

  • Дуслык.

  • Дуслык турында сөйләшүне дәвам итәбез. Бу дәрестә безнең ике бурычыбыз бар:

  1. Дуслар турында сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

  2. Дус була белү серләрен (кагыйдәләрен) сөйли белүне камилләштерү.

Дәресебезнең темасы: "Дус була белү серләре". Русча вариантын ничек әйтер идегез?

  • "Тайны дружбы", "Тайны умения дружить", "Секреты умения дружить" ...

II. Актуальләштерү.

1.Укытучы. Башта өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк, чөнки алар дусларыгыз турында сөйләгәндә кирәк булачак. (Экранда кабатланасы сүзләрнең я татарчасы, я русчасы гына бирелә. Укучылар тәрҗемә итәләр.)

Битараф - равнодушный көчле - сильный

Ялагай - подхалим үзсүзле - упрямый

Тыйнак - скромный гадел - справедливый

Җитди - серьёзный ярдәмчел - отзывчивый

Кешелекле - человечный тырыш - старательный

Игътибарлы - внимательный ялкау - ленивый

Горур - гордый

-Укучылар, искә төшерәбез, транскрипция билгеләре ни өчен кирәк?

- Сүзләрне дөрес уку һәм әйтү өчен.

- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тактага транскрипция билгеләре белән язабыз, сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлыйбыз.


2. Төркемнәрдә эш.

Укытучы. Дустыгыз турында сөйләү өчен, сезгә кеше характерында булган уңай һәм тискәре сыйфатларны искә төшерергә кирәк. Сез 2 төркемгә бүленәсез. Сезнең алда кәгазь битләре. Беренче төркем уңай сыйфатларны, икенче төркем тискәре сыйфатларны җыя. Аннан соң бер-берегезне тикшерәсез, өстәмәләр кертәсез (дополняете друг-друга)

3.Экран аша төркемнәрдәге эшнең нәтиҗәсе тикшерелә.

Уңай сыйфатлар: Тискәре сыйфатлар:

тыйнак ялкау

кешелекле битараф

җитди үзсүзле

игътибарлы ялагай

тырыш игътибарсыз

көчле кешелексез

гадел саран

хыянәт итми хыянәт итә

ярдәм итә (ярдәмчел) ярдәм итми

уртаклаша уртаклашмый

сер саклый сер сакламый

аңлый аңламый

4.Ситуатив күнегүләр белән эш.

Укытучы. Төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Дүрт төркемгә бүленәбез. Ситуатив күнегүләрне укыйсыз, сөйләм үрнәген уйлыйсыз. Җавап биргәндә бер-берегезне тыңлыйсыз, төзәтәсез.

1.Как скажете о том, что ваш друг человечный, поэтому вы его уважаете.

2. Как скажете о том, что ваш друг может хорошо учиться, но он лентяй.

3. Как скажете о том, что ваш друг упрямый и поэтому вы часто ссоритесь.

4. Как скажете о том, что Катя старательная ученица, поэтому экзамены сдала хорошо.

(Әгәр укучылар ситуатив күнегүләргә җавап бирергә кыенсыналар икән, карточкалар алыштырыла, җаваплар берничә кабат тыңланыла.)

5. Билгеләр кую.

Укытучы. Укучылар, төркемнәрдә эш әлегә төгәлләнә, үзара билгеләр куегыз. Билгеләрне дәрес азагына кадәр онытмас өчен язып куегыз.

III. Өй эшен тикшерү.

  1. Укытучы. Дәреслектәге план буенча дустыгыз турында сөйләргә өйрәнергә иде. Һәрберебез яхшы сөйләсен өчен, парларда репетиция ясап карагыз. Берегез сорау, икенчегез җавап бирә. (дәреслек 60 бит, 8 бирем)

  • Синең дустың бармы?

  • Ни өчен син аны үзеңнең дустың дип саныйсың?

  • Дустыңның сиңа барлык характер сыйфатлары да ошыймы? Ниндиләре ошый? Ниндиләре ошамый?

  • Син дустыңа һәрвакытта да дөресен сөйлисеңме?

  • Син дустыңның начар сыйфатларын үзенә әйтә аласыңмы?

  • Сиңа дустың хыянәт итсә, син аны кичерә аласыңмы?

- Сез бергә нәрсәләр эшлисез?


2. Укытучы. Ә хәзер үзегез сөйләп карыйсыз. Бер-берегезне тыңлагыз, бер-берегезне кабатламаска тырышыгыз.( Старайтесь не повторять друг-друга, потому что вы все разные и дружете по разному. При оценивании учитывается оригинальность ответов.)

3. Җаваплар тыңланыла. Укучылар белән киңәшләшеп билгеләр куела.

IV. Төп өлеш. Дус була белү серләрен сөйли белергә өйрәтү.

  1. Укытучы. Ребята, мы выполнили первую задачу урока. Какая наша вторая задача? Какая у нас тема урока?

  • "Дус була белү серләре".

  • Русча вариантын ничек әйтер идегез?

  • "Тайны дружбы", "Тайны умения дружить", "Секреты умения дружить" ...

  • Искә төшерәбез, дус була белү өчен без нинди кагыйдәләр өйрәнгән идек? Ә кагыйдәләрне әйтү өчен башта фигыльнең инфинитив формасын искә төшерәбез. Таблицалар белән эшлибез. (Укучылар таблицалар аша фигыльнең инфинитив формасын искә төшерәләр, шулай ук ярый, ярамый, кирәк, кирәкми, тиеш, тиеш түгел модаль сүзләрнең фигыльләрдән инфинитив формасын таләп итүләре искә төшерелә.)

  1. Укытучы. Экранга карагыз. Дус була белү кагыйдәләрен искә төшерәбез. (Әгәр сыйныфтагы укучылар уку сәләтләре буенча көчле икән, алар кагыйдәләрне үзләре язып бетерәләр. Әгәр уку сәләтләре уртача дәрәҗәдә икән, кагыйдәләрне укырга гына да мөмкин)

(Җөмләнең башы бирелгән, сез дәвам итәсез)

1. Дусны авыр хәлдә калдырырга ... , аңа ... ... .

2. Дуска игътибарлы … … .

3. Дус белән әдәпле, матур ... ... .

3. Укытучы. Дус була белү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Безнең бурыч - укылган әкият буенча дус була белүнең яңа кагыйдәсен әйтү һәм дүртенче итеп язып кую. (Тактага игътибар юнәлтелә)

Хәзер "Өч дус" әкиятен искә төшерәбез. Дәреслек буенча эш. 62 - 63 бит, 2 нче бирем:

а) план буенча өзекләр табу.

б) егетләр бергә булганда бер-берсе турында нинди фикерләр әйткәннәр? (табып укырга)

4. Дәреслек буенча 63 бит, 6 бирем. Егетләрнең дуслыгы нәрсәгә корылган?

Укытучы. Нәтиҗә ясыйбыз, сез дус була белүнең нинди яңа кагыйдәсен әйтә аласыз? ( Җавапны сайлап алалар)

  • Дуска икейөзле булырга ярамый. (җавапны 4 нче кагыйдә итеп язып кую)

5.Укытучы. Экранда мәкальләрне укыйбыз, кайсыларын яңа кагыйдә итеп алыр идегез?

Дустың булмаса .... (эзлә, тапсаң - сакла).

Иске дус...... (2яңа дустан яхшырак)

Дусны ашыкмыйча гына сайла, .... (тапкач, тиз алыштырма)

Әгәр дус буласың килсә,....... (үзең яхшы бул)

Дус була белү...... (үзе бер һөнәр)

- Кайсы мәкаль дус була белү серләренә туры килә? (5 нче кагыйдә итеп язып куярга)

V. Ныгыту.

1. Дәфтәрегезгә дус була белүнең яңа кагыйдәләрен язып куясыз.

2. Парларда эш.

Укытучы. Бер-берегезгә дус була белүнең кагыйдәләрен сөйлисез, сөйләмне бәялисез.

VI. Йомгаклау.

Без бүген дуслык турында сөйләшүне тәмамладык. Сезнең алда кечкенә кәгазьләр. Һәрберегез үзегезгә билге куегыз.

Ребята, если вы считаете, что ваши речевые умения пока недостаточны по этой проблеме, вы можете не ставить оценку, вы можете подготовиться и изменить свою оценку.

VII. Өй эшен билгеләү.

Дус була белүнең кагыйдәләрен өйрәнергә.

Көчле укучыларга эш.

1.Ситуатив күнегүләр.

-Сез дискотекага йөрисезме?

-Позови подругу на дискотеку.

-Узнай с кем она ходит на дискотеку.

-Скажи, что ты вчера ходил на дискотеку.

-Узнай, во сколько начинается дискотека.

2. Ленага нинди киңәшләр бирерсез?

Без дискотекага барырга җыендык. Минем янга Лена керде дә:

- Әйдә, бергә барабыз, - диде.

- Менә ничек яхшы, миңа иптәш булды, - дип сөендем.

Бәйрәмгә килдек. Ләкин бәйрәмдә Лена Алсуны күрде һәм аның янына йөгерде. Минем янга килмәде дә. Миңа бик кыен булды.

Хәзер миңа нишләргә? Ленага нәрсә әйтергә?





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал