7


Урок 'Личные местоимения'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Образовательный аспект: Обобщить знания о личном местоимении как часть речи на этапе работы с копилкой знаний. Организовать деятельность учащихся по овладению умениями правильно использовать местоимения в письменной речи через редактирование текстов. Организовать де
предварительный просмотр материала

Тема: Зат алмашлыкларының грамматик билгеләре.


Максат: төрле грамматик билгегә ия зат алмашлыкларының сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Мәсьәләләр: 1) зат алмашлыклары, грамматик билгеләр темадагы белемнәрне ныгыту,

системалаштыру.

2) бәйләнешле сөйләм телен үстеорү, сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбияве мәсьәлә: туган җир белән горурлану хисе тәрбияләү.

  1. Оештыру. Хәерле көн. Елмаю бүләк итик. Эшкә әзерме? (Бир бишне....)


Укытучы

Укучы

1. Мотивлаштыру.

. - Мин сезгә Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән килдем. Актаныш укучысының ничек укуын, яшәвен күреп беләсем килде. (татарстан картасын, гербын күрсәтү). Минем укучылар сезгә Әгерҗе шәһәре турында язма җибәрделәр. Укып карагыз.

- Әгерҗе турында нәрсәләр белдегез?

- Язма сезгә ошыймы? Ни өчен?


- Гел бер сүз кабатланмасын өчен нишлисез?

Слайдда:

Әгерҗе Иж елгасы буена урнашкан. Әгерҗе - матур шәһәр. Әгерҗенең урамнары кин, чиста. Без Әгерҗене яратабыз, чөнки ул - Туган җиребез.


  • Җаваплар.

  • Җаваплар.

  • Әгерҗе сүзе кабатлана.

  • Алмашлык кулланабыз.

2. Уку мәсьәләсен кую.

- Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

- Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

3. Белемнәрне искә төшерү.

Моның өчен алмашлык темадагы белемнәрне искә төшерергә кирәк.

Экранда: АЛМАШЛЫК

Грамматик билгеләре: ____

____

____

- Нинди сүзләр алмашлык дип атала? (3 нче укучы)

- Алмашлыкның нинди грамматик билгеләре бар? (1 нче укучы)

- Алмашлык ничә затта килә? (2 нче укучы)

- Алмашлык нинди саннарда килә? (3 нче укучы)

- Ни өчен килеш белән төрләндерәбез?

- Килеш белән төрләндергәндә кайсы алмашлыкның тамыры үзгәрә?

- Күплек сандагы кайсы алмашлыкны бер генә кеше булганда да әйтәбез, ни өчен?


Төркемнәрдә эш:

RAUND ROBIN структурасында эшлибез.

2 минут вакыт бирелә.

- Нәрсә ул алмашлык?

- Нинди грамматик билгеләрен беләсез?


- Бүтән сүзне алмаштыра.


- Зат, сан, килеш.


- I, II, III затта.

- Берлек, күплек саннарда.


- Җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен.

- Ул.


- Сез.

4. Ә хәзер булган белемнәрне гамәлдә кулланырбыз.

- Эшләрне тикшерү.

- Кайсы төркемнең эше ошады? Ни өчен?

1 төркем. Әгерҗе текстындагы гел кабатланган исемне алмашлык белән алыштырып яза.

2 төркем. Шушы текста нигезләнеп Актаныш турында 4 җөмләдән торган текст төзи.

3 төркем. Берлек сандагы алмашлыкларны килеш белән төрләндерә.


- Чөнки үзебезнең туган як турында.

5.

Р. Фәйзуллин да туган ягы турында шигырь язган.

253 нче күнегүне укып, алмашлыкларның грамматик категорияләрен табу.


алмашлыкларның грамматик категорияләрен табу.


6. Ял минуты.

МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка)

Укытучы

Укучы

Сезгә кунакка килгәндә, кар астыннан башларын төрткән умырзая чәчәкләрен күрдем дә җыйдым. Кунак күчтәнәчсез булмый бит инде. Аларда алмашлыклар язылган.

  • Иптәшеңә алмашлыкның зат-саның, килешен әйт.

  • Бу алмашлык белән туган як турында җөмлә уйла.


7. Гамәли ныгыту.


Укытучы

Укучы

Сездә кунакта бик рәхәт булды. Инде үзегезне дә Әгерҗегә кунакка чакырам. Безнең Әгерҗе - тимерьюлчылар шәһәре, илебезнең теләсә кайсы почмагына поездга утырып килеп була. Хәзер без үзебез барачак поездны төзербез.

  • Төркемнәрдә эш

  • 1 төркем. Алмашлыкның затларын проектлый

  • 2 төркем. Алм. Санын проектлый

  • 3 төркем. Алм килешләрен проектлый.

  • Бу поездның исеме ничек дип атала?

  • Аңа карап нәрсә искә төшә?

  • Дәрестә нишләдек?

  • Алмашлыклар турында нинди белемнәрне ныгыттык?

  • Ни өчен боларны белергә кирәк?

  • -Дәрес сезгә ошадымы. Үзегезнең эшегезне ничек бәялисез?

  • Алдагы дәрестә сез әле бу поездга тагын вагоннар өстәрсез, чөнки алмашлык турында әле өйрәнәсегез бар.

  • Ә бүгенгә эшегез өчен рәхмәт. Бу поезд Әгерҗе белән Актаныш арасын якынайтыр дип ышанам, чөнки безнең уртак туган җиребез -

  • Эшегезне ничек бәяләрсез?

  • Йомгак.

алмашлык

алм-ның грамматик билгеләрен


җаваплар


  • Дөрес, матур сөйләшер өчен.

Үзбәя

ТАТАРСТАН

8. Өй эше. 1вариант - күнегү 255, 2 вариант - күнегү 257 (сайлап эшлә).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал