7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 7 класса «Сказуемые, его виды»

Урок по татарскому языку для 7 класса «Сказуемые, его виды»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Максат: 1. Хәбәр турында алдагысыйныфларда үткәннәрне искә төшерү; 2. фигыль, исем хәбәрләр турында төшенчә бирү,төрләрен (гади , кушма, тезмә хәбәр) аңлату; 3. укучыларда игътибарлылык булдыру,фикерләү сәләтләрен үстерү. Җиһазлау:  ноутбук, экран Таратмаматериаллар: тест
предварительный просмотр материала

27.01.14

Тема: Хәбәр, аның белдерелүе, төрләре

Максат: 1. Хәбәр турында алдагы сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү; фигыль, исем хәбәрләр турында төшенчә бирү, төрләрен (гади , кушма, тезмә хәбәр) аңлату; укучыларда игътибарлылык булдыру, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: ноутбуг, экран

Таратма материаллар: тест сораулары, карточкалар,битләр

Дәрес барышы.

  1. Оештыру: Укучылар белән исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Мэнэдж мэт структурасы буенча укучылар бер-берсен сәламлиләр, хәерле көн телиләр.

  2. Өй эшен тикшерү:

Ия турында искә төшерү. .(МИКС ПЭА ШЭАструктурасын кулланам)

-Җөмләнең нинди кисәге ия дип атала?

-Нинди ия гади ия дип атала? (җөмлә өстендә аңлатырга)

-Нинди ия тезмә ия дип атала? (җөмлә өстендә аңлатырга).(Сорауларга җавап биргәндә парлы эш төре ТАЙМД ПЭА ШЭАструктурасын кулланам)

  1. Актуальләштерү:

  1. Мин кая гына барсам да, гүзәл шәһәрем Казанны сагынып кайтам.

  2. Шәһәребез көннән-көн матурлана, зурая, үсә.

Бирем: Бу җөмләләрнең ияләрен табарга һәм асларына сызарга.

Сорау: Бу җөмләләрдә ия турында хәбәр итә торган сүз бармы?

Укучылар: Бар.

1. Сагынып кайтам. 2. Матурлана, зурая, үсә.

Укытучы: Әйдәгез, хәбәр турында түбән сыйныфларда өйрәнгәннәребезне искә төшерик. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасын кулланам)

Укучылар: Хәбәр нишли? Нишләде? Нишләячәк? Сорауларына җавап бирә, җөмләнең баш кисәге була, ике сызык белән сызыла.

Үзбәя.

Укытучы: Шулай итеп, дәресебезнең темасы нинди булыр инде?

Укучылар: "Хәбәр" темасы.


  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Укытучы: Әйе, бүгенге темабыз :Хәбәрләр, аның белдерелүе, төрләре

Район үзәгенә кадәр башта автобуста кайттым.

Анда кайтканда ук үзебезнең Күлле авылы кешеләре белән таныштым.

Дөресрәге алар мине үзләре эзләп таптылар.

Күллегә кайтуымны белгәч, кемгә дә кемгә дип гаҗәпләнделәр. (Фәүзия Бәйрәмова).


Минем сагынып кайткан урыным - болын.

Шул болында мине көтеп торучы - ул. (Фәүзия Бәйрәмова).

Алты алтың - утыз алты.

Сүзнең хуҗасы - авыз.

Аталы бала - аркалы,

Аналы бала - иркәле


  • Ия һәм хәбәрләрне табабыз.

  • Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Җавап: Фигыль белән белдерелгән.

  • Икенче баганада хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

  • Исем, алмашлык, сан, сыйфат белән белдерелгән)

Нәтиҗә: Шулай итеп, беренче баганадагы хәбәрләр фигыль хәбәрләр дип, II баганадагы хәбәрләр исем хәбәрләр дип йөртелә.

2 нче таблицага язылган җөмләләргә күз салабыз.


Үзбәя.


А) Рушания болан

каршына атлады.

Б) Безнең бабай бик

юмарт

А) Агайның сүзләрен

Раушания гаҗәпсенеп

тыңлап торды.

Б) Кыз сискәнеп

күзләрен ачып җибәрде.

Ул үз-үзен кулга алырга өлгерде

Бу җөмләләрдәге хәбәрләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар: Беренче баганадагы сүзләр бер сүз белән белдерелгән, икенчесендә ике сүз белән ,өченчесендә берничә сүз белән белдерелгән.

Укытучы: Әйе, беренче баганадагы хәбәрләр гади хәбәр дип, ә икенче баганадагы хәбәрләр кушма хәбәрләр дип, өченче баганадагы хәбәрләр тезмә хәбәрләр дип йөртелә.

Нәтиҗә ясала: 1. Бер сүз белән белдерелсә, гади хәбәр, ә ике сүз белән белдерелсә кушма хәбәр , берничә сүз белән белдерелсә тезмә хәбәрбула.

Үзбәя.

Кагыйдәләрне яңадан кабатлап чыгалар. Дәреслектән укыйлар. Үз җавапларының дөреслеген тикшерәләр.


  1. Ныгыту. 1. Беренчел ныгыту. Дәфтәрдә эш.Укучыларга карточкалар өләшү.

Бирем: Бирелгән сүзләрдән 3 җөмлә төзергә(ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы кулланып эшләнә, КОНТИНИУС РОУНД РОБИН структурасы кулланып тикшерелә)

Карточкалар белән башкарылган эшләрне тикшерү.

Үзбәя.


  1. Икенчел ныгыту.

VI . Контроль һәм үзконтроль. Бүген үткән тема буенча тест сорауларына җавапларның дөресләрен билгелисез.


Тест сораулары

  1. Нинди җөмлә кисәге хәбәр дип атала?

А) баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәк;

Б) ия турында хәбәр итеп, аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәк;

В) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклаган иярчен кисәк.

2. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр:

А) 3 төргә бүленә;

Б) 2 төргә бүленә;

В) төрләргә бүленми.

3. Нинди хәбәр исем хәбәр дип атала?

А) исем белән белдерелгән;

Б) исем фигыль белән белдерелгән;

В)фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелгән.

4. Нәрсәдән чыгып хәбәрләр гади , кушма, тезмә төрләргә бүленә?

А) нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап;

Б) ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып;

в) нинди җөмлә кисәге булып килүенә карап.

5. Бирелгән җөмләләрдән гади исем хәбәрле җөмләне күрсәтегез:

А) Йомшак кына җил исә.

Б) Әтием - инженер.

В) Агач яфраклары серле күренәләр.

Җавапларны билгеләп бетергәч, тест җыеп алына

VII. Йомгаклау

1.Тема буенча сораулар бирү

2.Билгеләр кую.

VIII. Өй эше бирү.

"Минем мәктәбем" темасына гади, кушма, тезмә хәбәрләр кергән сочинение язарга.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал