- Учителю
 - Урок ' Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау' (6 класс)
 
Урок ' Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау' (6 класс)
Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.
 
 
Максат: 1. Белем ныклыгын сынау, эш ысулларын ныгыту.
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Җаваплылык, үз-үзеңә бәя бирү, кошларга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Тибы: йомгаклау дәресе
Методы: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тестлаштыру, таблица белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш, рәсем буенча иҗади язма эш.
Җиһазлау: компьютер презентациясе "Сыйфат сүз төркемен кабатлау", һәр укучының конверты, карточкалар, тест, пейзажлы рәсемнәр, сурәтле карточкалар.
Дәрес барышы.
 
Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.
Дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.
Якынча әңгәмә сораулары
- Сыйфат нәрсәне белдерә?(1 нче слайд)
- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?(2 нче слайд)
- Сыйфатның төрләре турында ниләр беләсез?(3 нче слайд)
- Нәрсә ул сыйфатланмыш?(4 нче слайд)
- Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? (5 нче слайд)
- Ясалышы буенча сыйфатларның нинди төрләре бар? Нинди сыйфат ясагыч кушымчаларны беләсез? (6 нчы слайд)
- Нәрсә ул исемләшү?.(7 нче слайд)
 
Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).(8 нче слайд)
 
Тест.
-  
Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.
 
а) төс б) тәм в) форма
 
-  
Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.
 
а) гади б) чагыштыру в) артыклык г) кимлек
 
-  
Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.
 
а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл
 
-  
Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.
 
а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл
 
-  
Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.
 
а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл
 
-  
Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.
 
а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы
 
-  
Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.
 
а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы
 
-  
Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.
 
а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы
 
Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:
 
9 нчы слайд.
-  
- в
 -  
- в
 -  
- б
 -  
- г
 -  
- в
 -  
- б
 -  
- г
 -  
- в
 
10 нчы слайд.
 
Җавапларыгызны, билгеләп, конвертка салыгыз.
11 нче слайд
Укытучы: Хәзер, балалар, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын искә төшерик. Бу таблица сезгә таныш. Әйдәгез, кабат хәтердә яңартыйк. 12 нче слайд
-  
Сыйфатлар күп очракта нинди җөмлә кисәге булалар? (аергыч, хәбәр)
 -  
Сирәгрәк очракта, фигыльне ачыкласа, нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
 -  
Әгәр исемләшсә ... (ия яки тәмамлык була)
 
Хәзер мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкадагы сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.
 
Карточка буенча индивидуаль дифференциаль эш
 
Карточкалар:
Сәләтлеләр өчен
-  
Иркен кырлар акка төренгән. Болыннар иксез-чиксез киң, тигез..
 -  
Елгада вак балыклар күңелле итеп уйный. Эреләрен зур чиләккә җитез генә сала барам.
 -  
Көзге басулар буп-буш. Моңлы тавышлы кыз бала бик матур җырлады.
 
Яхшы үзләштерүчеләргә
-  
Кышкы урман ап-ак. Яшел чыршы горур басып тора.
 -  
Язгы төннәр болытлы. Җәйге каникул күңелле үтә.
 -  
Тигез юлдан машина җиңел бара. Уңган кеше яхшы эшли.
 
 
 
"3" ле билгесенә
-  
Тиздән күңелле бәйрәм җитә. Кышкы кичтә йолдызлар җемелдәшә.
 -  
Сары күлмәкле кыз Сания икән. Ания матур бии.
 -  
Кыш матур. Гөлшат - чибәр кыз.
 
 
 
Контроль: Сыйфатларны җөмлә кисәге ягыннан тикшереп, карточкаларны конвертка салу.
Укытучы: Яңадан төркем белән эшлик. Бирелгән рәсемнәр буенча иҗади эш башкарабыз. Һәр төркемгә махсус бирем:
1 төркем - картина артына язылган сыйфатларны файдаланып, рәсемгә карата текст төзи: (кышкы табигать буенча: тын, җилсез, сары, көзге, гүзәл).
2 төркем: бирелгән җөмләләргә сыйфатлар өстәп яза (кышкы пейзаж буенча, күпнокталар урынына) ... каеннар шундый ... . Табигатькә ... яз
килде. Кар ... төскә кергән. Җиргә ... күләгәләр сузылган. Көн бик ... .
 
Төркемдә рәсем белән эш.
(Талгын музыка астында, 2-3 минут эшлиләр)
 
Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик. (Һәр төркемнән 1 укучы укый).
Дәреслек белән эш.
 
Укытучы: Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен яңадан искә төшерик (таблица буенча 1 укучы аңлата). Киләсе бирем - карточкада язылган җөмләдәге сыйфатка морфологик анализ ясау.
 
76 бит, 124 нче күнегү.
 
125 нче күнегү
-  
текстны уку
 -  
сорауларга җавап
 -  
Сандугач нинди кош ул?(былбыл)
 -  
Аны башкача ничек атыйлар?
 -  
Сандугачны ничек рәнҗеткәннәр?
 -  
Тагын нинди кошларны беләсез?
 -  
Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә кирәк?
 
13 нче слайд.
Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша.
Өй эше125 нче күнегү.
Дәрес өчен билгеләр конвертлар белән танышканнан соң куелыр. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт.