7


  • Учителю
  • Тест по татарскому языку 9 класс ОГЭ 2016

Тест по татарскому языку 9 класс ОГЭ 2016

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче бүлек

Якын дуслар күп булмый. Бер, ике яки өч. Кайвакыт бер дусты булмаган кешеләрне дә очратасың.

Минем иң якын дустым - Ринат. Ул - минем сыйныфташым. Без Ринат белән җәйге ялларда Кызылъяр авылына кайтабыз, чөнки аның әнисе белән минем әни бергә уйнап үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, кыскасы, бер авылныкы булганнар. Чаллыда да аларның йортлары бер урамда туры килгән. Шулай итеп, әниләребезнең дуслыгы безгә дә күчкән. Ринат белән мин бер яшьтә булганга күрә, алар киңәшкәннәр дә безне татар гимназиясенә укырга биргәннәр. Бергә йөрерләр, тынычрак булыр, дигәннәр.

Баштарак безне мәктәпкә әти-әниләр чиратлап озаталар иде. Зур үскәч, без Ринат белән икәү генә йөри башладык.

Ринат быел кышкы каникулда ял йортына киткән иде. Мин аны бик сагындым. Аннан башка уйнарга да чыгасым килмәде. Көннәр буе тәрәзә каршысында утырдым. Ул да мине сагынган икән. Киләчәктә ялны бергә үткәрергә сөйләштек.(Рифә Рахманнан)



А7. Дусты булмаган кешеләр дә очрый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Малайлар җәйне Казанбаш авылында үткәрәләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Әниләренең дуслыгы балаларына да күчкән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Малайлар автобуста бергә йөрерләр, дип уйлаганнар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11.Быел кышын Ринат чит илдә ял иткән..

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А12. Малай дустын бер дә сагынмаган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А13.Ринат дустын сагынган..

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А14. Дуслар бергә диңгездә ял итәргә сүз биргәннәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми







В3

  1. Мөнирнең саранлыгы.

  2. Мөнир белән Илдусның килешүе.

  3. Мөнир - алдакчы малай.

  4. Илдусның үпкәләве.

  5. Мөнирнең үзе генә калуы.

  6. Илдусның шатлыгы.

  7. Мөнирнең велосипедлы булуы.

  8. Туган көн бәйрәме.

А. Мөниргә әтисе кибеттән яңа велосипед алып кайтты. Мөнир велосипедын алды да урамга чыкты. Аның тирәсенә малайлар җыелды.

- Мөнир, йөреп торырга миңа да бирерсең әле велосипедыңны? - диде Илдус.

Башка малайлар да:

- Эх, нинди матур! Безгә дә бирерсең әле? - диделәр.

Ә. Мөнир велосипедын беркемгә дә бирергә теләмәде.

- Сорамагыз да, беркемгә дә бирмим, - диде ул. Ләкин Мөнир велосипедта йөри белми иде. Шуңа күрә аны, велосипедка утыргач, кем дә булса тотып барырга тиеш иде.

Б. - Ярар инде алайса, син генә йөреп карарсың, - диде ул Илдуска.

- Мин утыргач, син велисипедны тотарсың. Әнә теге чыршыга җиткәч, велосипедтан төшәрмен, син утырырсың.

В. Илдус бик шатланып риза булды. Мөнир велосипедка утырды, ә Илдус аны тотып торды. Менә алар әкрен генә кузгалып киттеләр. Велосипед әле бер якка, әле икенче якка чайкалды. Илдус тотмаган булса, Мөнир егылган булыр иде. Шулай да ул бераздан тигез барырга өйрәнде, һәм велосипед юлдан җиңел генә тәгәрәп китте..

Г. Тиздән дуслары да, авыл да артта калды. Алар юл буендагы чыршы янына якынлаштылар. Илдус тиз йөгерүдән кызарды....

- Тукта инде, Мөнир... - диде Илдус, чыршыны узып киткәч.

Мөнир туктамады, киресенчә, тагын да тизрәк бара башлады.

Д. - Мөнир, син үзең йөрерсең дип әйттең бит... тукта инде, - диде Илдус, кызганыч тавыш белән. - Туктамасаң, сине тотмыйм. Кит үзең генә.

- Бар, кит, - диде Мөнир. - Мин инде синнән башка да йөри алам.

Илдус үпкәләде. Ул борылды да авылга таба йөгерде. Мөнир, дустының китүенә шатланып, тагын да тизрәк китте.



Е. Кинәт юл түбәнәя башлады. Хәзер инде педальгә дә басарга кирәкмәде. Мөнирнең колак төбендә җил сызгырды, ул курка башлады. Велосипедны туктату өчен, тормозга басарга кирәклеген ул белми иде. Велосипед очты гына. Мөнир бернәрсә дә күрмәде, аның куллары һәм аяклары тыңламас булды. Һәм малай:

- Илдус, тот! - дип кычкырып җибәрде.

Алгы тәгәрмәч кинәт читкә кереп китте, һәм Мөнир велосипеды белән чокырга барып төште. Аның янында беркем юк иде. (Нурихан Фәттахтан)

3 нче бүлекВ4 Тәмле әйбер ашагач, ............ рәхәт була.

МИН

В5Тәмле сүз ишеткәч, .............. рәхәт була.

КҮҢЕЛ

В6Безнең телебездә тәмле сүзләр күп, һәм сез ............. беләсез.

АЛАР

В7Иртән торгач, без:"Хәерле иртә", - дип ............. .

ӘЙТЕРГӘ.

В8Көнне кешеләргә яхшылык, .................. тынычлык теләп башлыйбыз.

ДӨНЬЯ

В9Әле тагын "Хәерле көн", "Хәерле кич" ............. бар.

СҮЗ

В10Ә нинди сүзләр белән без ............... тәмамлыйбыз?

КӨН

В11Сез бу сүзләрне беркайчан да ............... .

ОНЫТЫРГА



В12Сез, йокыдан торгач, туганнарыгызга: " .......... иртә!" - дисез.

ХӘЕР

В13............. сезнең көнегез ничек үтә?

ГАДӘТ

В14ТӨШ

В15................ аш ничәдә була?

КИЧ

В16Бер-берегезгә ............. йокы теләп йокларга ятканчы, сез бик күп эшләр эшлисез.

ТЫН

В17............... дусларыбыз! Сез инде тәүлекнең егерме дүрт сәгать икәнен беләсез.

КАДЕР

В18Бездә - Татарстанда - сәгать көндезге 3 булганда, Башкортстанда - көндезге 5, ә Владивостокта ........... 12 була.

ТӨН



</

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.



.....Мин кечкенә авылда яшим. Туган ягымның табигате бик матур. Авылдан ерак түгел зур урман бар, ә аның янында - чиста күл. Җәен күлдә балалар су коенырга, балык тотарга яраталар.

...Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.



  1. Спросите у друга (подруги),кем он (она) хочет стать..

  2. Сообщите друзьям, что вы летом побывали в Китае.

  3. Предложите другу (подруге) пойти в цирк.

  4. Поинтересуйтесь у туристов, что им понравилось в Казани.

5. Позвоните бабушке и поздравьте её с Днём пожилых людей.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал