7


Тест 9 класс ОГЭ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче бүлек

Җир шарындагы барлык малайларның да исемнәре була.Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме - барыбер. Синең исемең, туганчы ук, әллә кайчан табылган. Мине Инсаф дип йөртә башлаганнар. Миңа барыбер. Исемнәр күп бит. Дөнья тулы малайлар, дөнья тулы исем. Шулай булса да, берсе дә ялгышмый. Хәбир дисәң, Хәбире "ә" ди, Җәмиле тик тора. Җәмил дисәң, анысы "җә" ди, Хәбире тик тора.Бу әти-әниләр шулкадәр исемне кайдан гына уйлап бетерәләрдер? Башка малайлар беләләрме микән, юк микән, мин үземнең исемем турында әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин авырып ятканда, авылыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсаф исеме нәрсә аңлатканын да ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән. (Газиз Мөхәммәтшиннан)



А7. Дөньяда исемнәр күп.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Инсафның чәчләре кара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Әти-әниләр балаларына матур исемнәр бирергә тырышалар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Инсаф үзенең исеме турында күптәннән белә

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Инсафның әбисе чит илдә яши.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А12. Авыргач, әбисе Инсафны кипкән җиләк белән дәвалаган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А13. Инсафның исеме нәрсә аңлатканын әти-әнисе әйткән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А14. Инсаф - яхшы укучы.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми



В3

  1. Бәйрәмгә бару.

  2. Карчыкның оялуы.

  3. Оныкның ямьсез сүзләре.

  4. Оныкның әбисен каршы алуы.

  5. Әбинең аруы.

  6. Малайның әбигә булышуы.

  7. Урам буйлап барулары.

  8. Оныкның булышырга теләве.

А. Бер әби урам буйлап килә. Бара да туктый, бара да туктый. Туктый да, ярдәм итәр кеше юк микән дип, як-ягына карый: кулындагы сумкасы бик авыр.... Аруы йөзенә чыккан. Кызганыч, урам буш. Бер малай гына туп уйнап йөри.

Ә. Менә малай әбине күреп туктап калды. Әбинең көч-хәл белән сумка күтәреп барганын аңлап алды. Уенны ташлап, әби каршына йөгерде.

-Булышыйммы, әби?- дип, рөхсәт иткәнче үк, сумкага ябышты.

Карчык бераз ял итәр өчен туктады, елмайды.

- Исемең ничек синең, балам?

- Сөләйман...

- Матур исем. Ә мин Галия әби булам.

- Галия әби, әйдә,булышам,- дип кабатлады Сөләйман.

- Рәхмәт, улым.

Б. - Бигрәк тәрбияле бала икәнсең. Икебез күтәргәч, сумка да җиңел булыр, миңа да күңелле булыр. Сөләйман елмайды. Менә алар, икәүләп, урам буйлап киләләр. Күптәнге танышлар кебек сөйләшәләр, көлешәләр. Әби кызык нәрсә сөйли, ахры. Адымнары җиңел - кулларында авыр сумка дип әйтмәссең.

В. Сөйләшә-сөйләшә, тугыз катлы йорт каршына килеп җиттеләр. Әбисенең тавышын ишетеп, подъезддан оныгы йөгереп чыкты һәм:

- Әбекәй, тәмле әйбер бир! - дип кычкырды.

Үз яшендәге ят малайны күреп туктап калды. Ник ярдәм итә ул әбигә? Мөгаен, тәмле әйбер алыр өчендер.

Г. Әбисе юмарт бит аның: оныгын карап торган өчен дә, күршесенә акча бирә. Ул ят малайга эндәште:

- "Киндер сюрприз" кирәк булдымыни? Әбием синнән башка да күтәрер иде әле.

Карчык белән Сөләйманның кәефе китте. Алар бу сүздән аптырап калдылар.

Д. Сөләйман үпкәләде. Ачуы чыкты. Ләкин әбине хөрмәт иткәнгә тавыш күтәрмәде, тыныч кына:

- Синнән сорамадылар... - дип әйтеп куйды.

Оныгы өчен оят булып китте карчыкка:

- Яхшы малай ул - Сөләйман. Зур рәхмәт сиңа! - Аннары оныгына таба борылып әйтеп куйды:

- Менә кем белән дуслашырга кирәк!



Е. Малай оялып башын иде. Кешеләргә рәхмәт өчен генә дә ярдәм итәргә мөмкин икәнен аңлады микән ул? Сөләйман, тубын алып, кайту ягына чапты. Ә оныгы, булышырга теләп, әбисе кулындагы сумкага ябышты. (Нәкыйп Каштаннан)текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

исемнәр

















3 нче бүлекВ4 Айдар кошларны ............. .

ЯРАТЫРГА

В5Кыш көннәрендә бакчадагы ........... җим салырга онытмый.

ҖИМЛЕК

В6Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык, каз, үрдәкләрне карарга ...... , аларга ашарга бирә.

БУЛЫШЫРГА

В7Бүген ул ишегалдында тагын ике яңа кош күрде, аның .......... күркәләр алып кайткан икән.

ӘТИ

В8Тик берсенең муены авырта икән, .............. ашыгыч ярдәм кирәк", - дип, өйгә кереп китте.

УЛ

В9Ул ......... көнбагыш мае һәм марля алып чыкты

ӨЙ

В10Әмма күркәләр аңа тоттырырга уйламадылар да, малай якынаюга китеп .......... .

БАРЫРГА

В11Ә кызыл муенлысы .......... кулын тешләп алды.

АЙДАР



В12 Язын да, ........ да паркта йөрергә яратам.

КЫШ



В13Көз - .......... вакыт, шуңа күрә паркта мин еш булмыйм.

ЯҢГЫР

В14Бу парк башкалардан ...... белән аерылып тора

ЧИСТА

В15Нәкъ уртасында ........ күл бар.

КАМЫШ

В16................... бакалар да тынганнар.

КӨЗ

В17Кайбер агачлар быел яфрак ярмады, аларга көз инде ......... килгән.

КҮП

В18Мин йөргән сукмакларны ................ беренче кар каплар.

ТИЗ





С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.



...Мин театр сәнгате белән кызыксынам. Ял көннәрендә татар театрына барырга яратам. Мәктәпне тәмамлагач, мин Казан театр училищесына укырга керергә, киләчәктә артист булырга телим.

...Ә син нәрсә белән кызыксынасың? Сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый? Сиңа һөнәр сайларга кемнәр булыша?





С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спросите у друга (подруги), какие города нравятся ему (ей).

  2. Попросите у одноклассника книгу о компьютерах.

  3. Предложите другу (подруге) пойти в Кукольный театр.

  4. Поинтересуйтесь у сестры, какие профессии ей нравятся.

  5. Позвоните в аэропорт и уточните, во сколько прилетает рейс

из Москвы.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал