7


Урок 4 сыйныф Чирик

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе.

Дата: 29.10.2015

Укытучы: Бикметова А.М.

Тема: Җ. Тәрҗеманов "Чирик" 2 бүлек.

Белем бирү максаты:

  1. "Чирик" тексттыныҗ 2 бүлеген аңлап, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

  2. Эчтәлекне үзләштерү, тәрҗемә итү , сораулар буенча сөйләү күнекмәләре формалаштыру.Нишлисе килә? төзелмәсен актив сөйләмгә кертү.

  3. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

3.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

4.Укучыларда табигатькә, кошларгат мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты - яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес планы:Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )

3 минут

3

Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )

16 минут

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 минут

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

7минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

2 минут























I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру



-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

Дежур укучы чыгышы.

Бүген дүшәмбе, 29 нчы октябрь. Бүген класста .... юк. (Барсы да бар).

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү



II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

1.Өй эшен тикшерү. 13 нче күнегү- ҖӨМЛӘЛӘРНЕ ДӘВАМ ИТҮ

2. Аудирование:

Дөрес уку: салкын, кайтабыз, өшегән, озак, кошчык, кызгандым, эремчек, ярма, йомды, ачты.

Искә төшерү, тәрҗемә итү:өстендә-на, астында-под, янында-возле.

Җөмләләргә сораулар кую: Кар өстендә 1 кош ята. Үләннәр кар астында калды. Өстәл янында урындык бар.

Дәреснең максаты белән таныштыру.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

  1. Текст укуга әзерлек.

Если хочешь сказать, что он(она) любит что-либо делать, то говоришь так:

Ул уйнарга ярата. Она (он) любит играть.Ул су коенырга ярата.Он(она) любит купаться.

2. Как скажете:

-птица любит купаться

-девочка любит играть

Ученик любит читать.

3. Тәрҗемә итү: чукый башлады, ашый, уйный, оча, килә, чыга- башлады.

4. Сүзлек эше: сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты

5. Текстны уку

Укытучы укый

Укучылар эчтән, кычкырып укый

Тәрҗемә итү.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты

БҖ "Җил исә", "Бакалар"



V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

1. №6-рәсемгә туры килгән җөмләне хикәядән табып уку.

2. №9- хикәя эчтәлеге тәртибендә җөмләләрне уку.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату





8, 11 нче күнегүләр- язмача, телдән эшләргә





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал