7


  • Учителю
  • План урока СПП в русском и татарском языках

План урока СПП в русском и татарском языках

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБОУ «Гимназия №14» Авиастроительного района г. Казани.













План интегрированного урока

по русскому и татарскому языку.







9 класс







«Сложноподчиненные предложения

в русском и татарском языках»



«Иярченле кушма җөмләләр»











Подготовила:

учитель 1 кв. категории

Загидуллина Ф.А.



































Казань 2013г.





Дәрес максаты: 1. Кушма җөмлә синтаксисыннан алган белемнәрне кабатлау,

ныгыту.

2. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларның үзләштергән белем күнекмәләренә контроль ясау.

4. Укучыларга патриотик тәрбия бирү.

Принциплары: 1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту

барышының тәрбияви характерда булуы;

2. Лингвистик принциплар: функциональ принцип ( кушма

җөмләләрне сөйләмгә кертү);

3. Гомумметодик принциплар: коммуникатив ( сөйләшергә омты

лыш уяту, монологик сөйләм оештыру); чагыштыру ( рус һәм

татар телләрендә иярченле кушма җөмләләрнең охшаш һәм

аермалы якларын чагыштырып өйрәнү)

Укыту ысуллары: 1. Өлешчә эзләнү, тикшеренү.

Укыту алымнары: текст белән эшләү, монологик сөйләм оештыру, грамматик

биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш эшләтү.

Дәреснең төре: гомумиләштерү дәресе.

Җиһазлау: 1612 нче, 1812 нче, 1941 нче елгы Ватан сугышлары темасына рәсемнәр, текстлар, китаплар күргәзмәсе, сугыш ветераннары турында мәгълүмат, презентация.

Дәрес планы



Башлам өлеше

Кереш сүз : ( учитель русского языка) Здравствуйте ребята и гости! Сегодня у нас не совсем обычный урок - интегрированный, то есть два урока вместе - русский и татарский.

Грамматика многих языков, при всех своих различиях, имеет и много общего. Сегодня на уроке мы рассмотрим явление, общее для русского и татарского языков -сложноподчинённое предложение. Запишите тему урока

( Сложноподчинённое предложение. Иярченле кушма җөмлә).

Татар теле укытучысы. Әйе, тел халыкның кадерле хәзинәсе. Ни өчен безгә, Татарстанда яшәүчеләргә, ике телне дә белергә кирәк? (Балалар җавап бирәләр - бездә ике дәүләт теле).

Әйе, безнең республикада ике дәүләт теле, чөнки бездә татарлар да, руслар да күп яши. Ә республикадан читкә китсәк, безгә рус теле бик кирәк булачак, чөнки Рәсәй җирендә халыклар үзара рус телендә аралаша.

Шәйхи Маннур сүзләре белән әйтсәк:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Бу сүзләр безнең дәреснең эпиграфы булыр.



Учитель русского языка. Мы, татары, очень любим свой родной язык - язык Тукая - и гордимся его красотой. В то же время, живя в России, мы не можем не восхищаться богатством и красотой русского языка. Оба языка заняли прочное место в нашем сознании, в нашем сердце, в нашей жизни. Вот что сказала об этом поэтесса Т.Зуманкулова:

Забыв родной язык, я онемею.

Утратив русский, стану я глухой.

Эти слова тоже станут эпиграфом нашего урока.

Татар теле укытучысы. Укучылар, менә бу сүзләргә игътибар итегез әле. Монда нинди хәрефләр төшеп калган? Д...шман, һ...җүм, к...чле каршылык, контрһ...җүм.

( дошман, һөҗүм, көчле каршылык, контрһөҗүм)

  • Әйе, дөрес. ( о, ө не дөрес язу кагыйдәләрен әйтәбез)

  • Ә хәзер шул сүзләрне рус теленә тәрҗемә итик әле (враг, атака, сильное сопротивление, контратака)

- Укучылар, әлеге сүзләр нәрсә турында, аларны ишеткәч, сез нәрсәне исегезгә төшердегез? ( сугышны)

- Әйе, дөрес. Ә ни өчен соң әле без декабрь аенда сугыш турында сөйләшәбез? ( 5 декабрьда, каты сугышлардан соң, Мәскәү янында немецларны туктатканнар, бу вакыйгага 70 ел булды)

Презентациядә өч сугыш панорамасы.

- Әйтегез әле, Мәскәү шәһәре кайсы чорларда куркыныч астында булган? ( 1612 нче ел- поляклар һөҗүме, 1812 нче ел- французлар басып ала, 1941 нче ел- немецлар һөҗүме)

- Бик дөрес, укучылар. Менә безнең бүген дәрестә куллана торган текстлар шул темага багышланган булыр.

Электрон тактада татар телендә текст.

Ә хәзер тактага карагыз әле. Сез анда текст күрәсез. Сезнең алдыгызда да шул ук текстлар бар. Әгәр игътибар итсәгез, анда бернинди тыныш билгеләре дә юк. Хәзер текстны бик игътибар белән укыгыз һәм кирәкле урыннарга тыныш билгеләрен куегыз.



Текст белән эш.

1) 1941 елның 30 сентябрендә немец командованиесе, Мәскәүне алу максаты белән, "Тайфун" операциясен гамәлгә ашыра башлый. 2)Дәһшәтле сугыш башлана. 3) Октябрьнең беренче атнасында сан ягыннан өстен немец яулары фронтны өзәләр һәм 15 нче октябрь көнне Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитәләр. 4) Ләкин немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый, чөнки 1941 елның 5 нче декабрендә Кызыл армия контрһөҗүмгә күчә. 5) Дошман көтмәгәндә, генерал-майор И.В.Панфилов дивизиясе, Волокалам юлында немецларның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмнәрен кире кайтарып, зур батырлыклар күрсәтә.

6) 1942 елның 7 гыйнварында куркыныч немец гаскәрләре Мәскәүдән 100-250 километрга артка чигенергә мәҗбүр булалар. 7) Мәскәүне бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмамлана.



Укучылар, тыныш билгеләрен куеп бетерсәгез, хәзер сәнгатьле итеп текстны укыйк. (Бер укучы йөгерек кенә укый). Игътибар белән укыдыгызмы, тыңладыгызмы икән?

Берничә сорауга җавап бирегез әле:

  1. "Тайфун" операциясенең максаты нинди иде? (Тиз генә Мәскәүне алу)

  2. Ни өчен немецлар бу операцияләрен башкара алмадылар? ( Кызыл армия контрһөҗүмгә күчте)

  3. Панфиловчыларның роле нәрсәдә? ( Алар Волокалам юлында немецларны туктаттылар).

Сезнең игътибарга тагын бер сорау. Миңа калса, текстта якын мәгънәле сүзләр яңгырады, синонимнар. Укучылар, нинди синонимнарны күрдегез? ( армия, гаскәр, яу-исемнәр; дәһшәтле, куркыныч- сыйфатлар)

Хәзер тыныш билгеләренә игътибар итик.

Укучылар, кая нинди тыныш билгеләре куйдыгыз? Кем аңлатыр?

Беренче укучы чыга , бер җөмләне аңлата. ( 1941 елның 30 сентябрендә немец командованиесе, Мәскәүне алу максаты белән, "Тайфун" операциясен гамәлгә ашыра башлый) Мәскәүне алу максаты белән ике яктан өтер белән аерыла, чөнки ул аерымланган максат хәле.Хәбәрдән ерак тора , шуңа күрә аерымлана, ә үзендә ярымхәбәрлек бар . Бу аерымланган хәлле гади җөмлә.

Укучылар, безнең текстта һәр җөмләнең үз номеры бар. Әлеге текстта иярченле кушма җөмләләр бармы? Алар нинди номерлар? (укучылар әйтәләр- 4,5 җөмләләр)

Дөрес. 4 нче номерлы җөмләне кем аңлатып бирер икән?



Бер укучы 4 нче җөмләне аңлата. ( Ләкин немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый, чөнки 1941 елның 5 нче декабрендә Кызыл армия контрһөҗүмгә күчә).Бу иярченле кушма җөмлә. Аналитик төре, чөнки теркәгече белән бәйләнгән, , Иярчен сәбәп җөмлә. (тактада таблицага схемасын сыза)

5 нче номерлы җөмләне кемгә бирәбез?

Бер укучы 5 нче җөмләне аңлата. ( Дошман көтмәгәндә, генерал-майор И.В.Панфилов дивизиясе, Волокалам юлында немецларның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмнәрен кире кайтарып, зур батырлыклар күрсәтә). Бу иярченле кушма җөмлә, синтетик төре, (-дә )урын-вакыт килеше кушымчасы белән бәйләнгән, иярчен вакыт җөмлә, баш җөмләдәге үзе бәйләнгән сүздән ерак тора, шуңа өтер куела. Монда тагын аерымланган рәвеш хәле бар (Волокалам юлында немецларның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмнәрен кире кайтарып) ул ике яктан өтер белән аерыла. Хәбәрдән ерак тора, шуңа аерымланган, үзендә ярымхәбәрлек бар (кире кайтарып). (тактада схемасын сыза)

Рәхмәт, укучылар.

Сүзне рус теле укытучысы Фәйрүзә Абдрахмановна дәвам итә

Тактада рус телендәге текст.



1) Вокруг всё, казалось, было прежним.2) За чёрной рекой, которая ещё не замёрзла, белела даль. 3) Сквозь ра(нн,н)ий снег кое-где проглядывали незаметё(нн,н)ые краешки вспаха(нн,н)ой земли.4) Где кончалось поле, темнели клины леса. 5) Я (по)прежнему знал, что вот-вот всё загрохочет, по снегу, оставляя чёрные следы, поползут танки, из лесу выбегут люди в зеленоватых шинелях, идущие нас убить. 6) Но внутри звучало: «Попробуйте сразитесь с нами!» 7) И во взглядах, в улыбках, в словах, в непокидавшем нас смехе звенело, казалось, всё то же: «Попробуйте сразитесь с нами!»

Работа с текстом

  • чтение текста, вопросы по содержанию:

  • отрывок из какого произведения, недавно прочитанного, здесь приведён?

  • какой отрывок взят, почему так радуются солдаты?

  • объясните правописание (-нн) и (н) в словах;

  • найдите слово, где приставка обозначает неполное действие;

  • найдите наречие, где приставка пишется через дефис;

  • объясните пунктуацию в простых предложениях;

  • найдите сложноподчинённые предложения, объясните пунктуацию в них и составьте схемы, найдите средства связи главного и придаточного предложения ( заполнение правой стороны таблицы).



Татар теле укытучысы.

Безнең илебездә төрле милләт халыклары кулга-кул тотынышып, дус яши. Шуңа күрә, илгә кайгы килгәндә, алар барысы да кузгала. Немецлар бәреп кергәч, бөтен халык бердәм булып көрәшкә күтәрелә. Алар арасында татар кешеләре дә күп була. Шуларның берсе - легендар татар генералы белән танышыйк әле.



Легендар генерал.

1 Мәскәү астындагы дәһшәтле сугышларда яшь татар лейтенанты , Казан егете, Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев беренче чыныгу ала. Шуннан бирле сугышның соңгы көннәренә кадәр алгы сызыкта була. Армия генералы дигән дәрәҗәгә кадәр үсә. 85 яше тулган юбилей көннәрендә ул "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнә.

2) Мондый батыр йөрәкле кешеләр безнең янәшәбездә дә яши. Ул- безнең Гүзәлебезнең дәү әтисе. Мәскәү янындагы сугышларда катнашмаса да, җиңүне якынайту өчен ул да бик күп көч куйган. Рәхим ит Гүзәл.

Гүзәл үзенең дәү әтисе турында сөйли.

Дәү әтием - Камил Шәрифҗан улы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 нче елның гыйнварында, 17 яшьлек солдат булып, ул сугышка алына. Сугыш чыныгуларын беренче тапкыр Кировоград якларында ала. Украинаны дошманнардан азат итүдә катнаша. Беренче тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Артиллерист булып, ярты Европаны үтә. 1945 нче елның маенда Прага шәһәрендә шатлыклы хәбәр ишетә: "Җиңү!" Сугыш тәмамланса да, Камил бабаем Курил утрауларында хезмәт итә.

Гомеренең сигезенче дистәсен тутырып килсә дә, тормышка мәхәббәтен югалтмый ул. Һаман безнең арада, төрле мәшәкатьләр эчендә кайный.

Файруза Абдрахмановна:

  • назовите улицы Северного посёлка, названные именами участников битв под Москвой ( ул. Кутузова, ул. Маршала Говорова)

  • сообщения учащихся о Кутузове и Говорове.

Фарида Нагимовна:

Укучылар, Мәскәү шәһәрендә Поклонная гора - Баш ию ,Табыну тавы бар. Анда безнең Туган илебезне 1612 нче елда поляк басып алучыларыннан, 1812 нче елда француз илбасарларыннан, ә 1941 нче елда немец башкисәрләреннән азат итүче солдатларга һәйкәл куелган. Ул скульптур төркем "Россия җирен саклаучыларга" дип атала. Поляклар һәм французлар Мәскәүне алганнар, ләкин шуннан соң бөтен халык дошманга каршы күтәрелгән. Бу хәлдән Казан губерниясе дә читтә калмаган. Төрле милләт кешеләреннән халык ополчениесе җыелган. Башкала азат ителгән. Без 4 нче ноябрь көнен, поляклар куып чыгарылган көнне, Халык бердәмлеге көне дип һәр елны билгеләп үтәбез.

Әлеге Табыну тавындагы һәйкәлгә карагач, сездә нинди хисләр уяна? Шул хисләрегезне бер матур җөмлә белән әйтеп бирә алмассызмы? Кушма җөмлә төзергә тырышыгыз. ( Укучылар берничә җөмлә төзиләр. Берсен сайлап алабыз)

Тарихи вакыйгалар күрсәткәнчә, Табыну тавы бөтен буыннарның изге урынына әйләнде.

- Укучылар, бу нинди җөмлә? ( иярченле кушма җөмлә, синтетик төре, бәйләүче чарасы (-чә) рәвеш хәле кушымчасы, иярчен рәвеш җөмлә)

Файруза Абдрахмановна.

Ребята, давайте попробуем перевести это предложение на русский язык и понаблюдаем, что произойдёт.( Как показывают исторические события, Поклонная гора превратилась в святое место для всех поколений).

Это союзное сложноподчинённое предложение. На русском языке нет предложений синтетического строения.

Ребята, а какие ещё святые места, связанные с обороной Москвы вы знаете? (Бородино) Просмотр памятников на Бородинском поле.

Укучылар, ә хәзер сезгә шул Бородино кыры турындагы текст буенча мөстәкыйль эш эшләргә кирәк булачак.

1 вариант. Текстны игътибар белән укый, тыныш билгеләрен куя.

2 вариант. Текстны игътибар белән укый, тыныш билгеләрен куя һәм тәрҗемә итә.

Рәхим итеп эшне башлыйбыз.

Звучит музыка, идёт фильм, дети работают.

1 вариант

Бородино! Бородино кыры!

Балачактан һәркемгә таныш булган бу сүзләр хәтердә Ватаныбыз тарихының батырлык битләрен уяталар.. Монда, Бородино авылы янында, Мәскәүдән 120 км көнбатыштарак, 1812 нче елның 26 августында М.И.Кутузов җитәкчелегендәге рус гаскәрләренең француз императоры Наполеон яуларына лаеклы каршылык күрсәткән атаклы сугышы булды. 26 нчы август җиткәндә, рус армиясе Смоленсктан чигенә һәм Мәскәүдән 124 км булган Бородино авылы янында урнаша. Монда Кутузов төп сугышны бирергә уйлый , чөнки аны ераккарак күчерү инде мөмкин булмый. Император Александр Кутузовтан Наполеонның Мәскәүгә якынлашу хәрәкәтен туктатуны таләп итә.

2 вариант



129 ел үткәч, Можайск юнәлешендә, безнең совет сугышчылары Туган илебез башкаласы Мәскәүгә ыргылучы немец - фашист басып алучыларының һөҗүмен туктаталар. Шуның белән ата -бабаларының батырлыгын кабатлыйлар. 6 көн ,1941 нче елның 12 нче октябреннән 18 нче октябренә кадәр, 5 нче армиянең кызылармиячеләре Мәскәүгә ыргылучы фашист басып алучылары белән Бородино кырында рәхимсез сугыш алып бардылар. Шевардин редутында, Раевский батареясында, Утицк калкулыгында танкларга һәм җәяүле гаскәрләргә каршы киртәләр, окоплар барлыкка килә.

Ләкин көчләр артык тигез түгел иде , шуңа күрә армия частьлары чигенәләр. 3 ай буе немецлар Бородино җирендә хуҗа булдылар.

1942 нче елның 21 нче гыйнвары басып алучыларны куып чыгару көне булды.

Текстның рус телендәге варианты.

Бородино! Бородинское поле!

Эти слова, знакомые каждому с детства, невольно, вызывают в памяти героические страницы истории нашего Отечества. Здесь, у села Бородино, в 120 км западнее Москвы, 26 августа 1812 года произошло знаменитое сражение, в котором русские войска, под командованием М.И.Кутузова, дали достойный отпор полчищам французского императора Наполеона. 22 августа (по ст. стилю) русская армия, отступавшая от Смоленска, расположилась у села Бородина в 124 км от Москвы ,где Кутузов решил дать генеральное сражение. Откладывать его дальше было невозможно, так как император Александр требовал от Кутузова остановить продвижение Наполеона к Москве.

Спустя 129 лет, в октябре 1941 года, на священной земле Бородина советские воины повторили подвиг своих предков, задержав на Можайском направлении наступление немецко-фашистских захватчиков, рвавшихся к столице нашей Родины- Москве. Шесть дней, с 12 по 18 октября 1941 года, красноармейцы 5-ой армии вели на Бородинском поле ожесточённые бои с фашистскими захватчиками, рвавшимися к Москве. Окопы, противотанковые и противопехотные заграждения появились на Шевардинском редуте, батарее Раевского, Утицком кургане.

Но силы были слишком неравными и частям армии пришлось отойти. Три месяца немцы хозяйничали на бородинской земле. 21 января 1941 года стало днём изгнания захватчиков.



Укучылар, эшләрне тапшырабыз.

Йомгак.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен карадык, охшаш һәм аермалы якларын таптык. Әлеге эшне эшләү өчен безгә татар һәм рус телләрен белү кирәк булды. Татар һәм рус телләренең аерылгысыз булуын күрдек. Димәк ике дәүләт телен дә өйрәнергә кирәк.

Рәхмәт, бик актив катнаштыгыз, белемнәрегезнең төпле икәнен күрсәттегез. Уңай билгеләр аласыз.

Өй эше.

1 вариантка

Безнең Төньяк бистәсендә Газинур Гафиятуллин исемендәге урам бар.Аның кем икәнен белмәгән кеше юктыр, минемчә. Сез шул легендар кеше турында материал туплагыз һәм презентация ясагыз.

2 вариантка

Тагын бер легендар фамилия. Панфилов. Ә сез Панфиловчылар турында материал туплап презентация әзерләгез.

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.















1 вариант

( Игътибар белән укырга, тыныш билгеләрен куярга)







Бородино! Бородино кыры!

Балачактан һәркемгә таныш булган бу сүзләр хәтердә Ватаныбыз тарихының батырлык битләрен уяталар. Монда Бородино авылы янында Мәскәүдән 120 км көнбатыштарак 1812 нче елның августында М.И.Кутузов җитәкчелегендәге рус гаскәрләренең француз императоры Наполеон яуларына лаеклы каршылык күрсәткән атаклы сугышы булды. 26 нчы август җиткәндә рус армиясе Смоленсктан чигенә һәм Мәскәүдән 124 км булган Бородино авылы янында урнаша. Монда Кутузов төп сугышны бирергә уйлый чөнки аны ераккарак күчерү инде мөмкин булмый. Император Александр Кутузовтан Наполеонның Мәскәүгә якынлашуын туктатуны таләп итә.









2 вариант

( Игътибар белән укырга, тыныш билгеләрен куярга, тәрҗемә итәргә)











129 ел үткәч Можайск юнәлешендә безнең совет сугышчылары Туган илебез башкаласы Мәскәүгә ыргылучы немец - фашист басып алучыларының һөҗүмен туктаттылар. Шуның белән ата - бабаларының батырлыгын кабатладылар. 6 көн 1941 нче елның 12 нче октябреннән 18 нче октябренә кадәр 5 нче армиянең кызылармиячеләре Мәскәүгә ыргылучы фашист басып алучылары белән Бородино кырында рәхимсез сугыш алып бардылар. Шевардин редутында Раевский батареясында Утицк калкулыгында танкларга һәм җәяүле гаскәрләргә каршы киртәләр окоплар барлыкка килде.

Ләкин көчләр артык тигез түгел иде шуңа күрә армия частьлары чигенәләр. 3 ай буе немецлар Бородино җирендә хуҗа булдылар.

1942 нче елның 21 нче гыйнвары басып алучыларны куып чыгару көне булды.



















1) 1941 елның 30 сентябрендә немец командованиесе Мәскәүне алу максаты белән "Тайфун" операциясен гамәлгә ашыра башлый. 2)Дәһшәтле сугыш башлана. 3) Октябрьнең беренче атнасында сан ягыннан өстен немец яулары фронтны өзәләр һәм 15 нче октябрь көнне Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитәләр. 4) Ләкин немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый чөнки 1941 елның 5 нче декабрендә Кызыл армия контрһөҗүмгә күчә. 5) Дошман көтмәгәндә генерал-майор И.В.Панфилов дивизиясе Волокалам юлында немец көчләренең Һөҗүмнәрен кире кайтарып зур батырлыклар күрсәтә. 6) 1942 елның 7 гыйнварында куркыныч немец гаскәрләре Мәскәүдән 100-250 километрга артка чигенергә мәҗбүр булалар. 7) Мәскәүне бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмамлана.













1) Вокруг всё казалось было прежним. 2) За чёрной рекой которая ещё не замёрзла белела даль.3) Сквозь ра(нн,н)ий снег кое-где проглядывали незаметё(нн,н)ые краешки вспаха(нн,н)ой земли. 4) Где кончалось поле темнели клины леса. 5) Я (по)прежнему знал что вот-вот всё загрохочет по снегу оставляя чёрные следы поползут танки из лесу выбегут люди в зеленоватых шинелях идущие нас убить. 6) Но внутри звучало: «Попробуйте сразитесь с нами!»7) И во взглядах в улыбках в словах в непокидавшем нас смехе звенело казалось всё то же: «Попробуйте сразитесь с нами!»





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал