7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарской литературе (6 класс)

Разработка урока по татарской литературе (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Насыйрова Әлфия Хамисовна -

Лаеш муниципаль районы МБГБУ

"Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеге

(8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Максат. 1. Һ.Такташ шигырьләренә анализ ясап, уртак сыйфатларын табарга

күнегү, Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеген ачыклау.

2. Һ.Такташ иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү

Материал. А.Г. Яхин дәреслеге, "Һ.Такташ иҗаты үзенчәлеге" - презентация, замандашлар фикере, тест, портрет, китаплар күргәзмәсе, диск "Һади Такташ"

Дәреснең тибы - уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Дәрес иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру.

1. Психологик уңай халәт тудыру

Хәерле көн. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Укытучы. Бүгенге дәресебезне минем Илдар Юзеевның түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

Сагынганда күкрәгемә кысам

Туган җирнең салкын ак ташын.

Таш килеш тә мине җылытасың,

Моңга әверелгән Такташтым.

Укытучы.

  • Әлеге шигырь юлларында сүз кем турында бара һәм моның белән ул нәрсә әйтергә теләде икән?

  • Шагыйрь Һади Такташ турында. Мөгаен, автор монда Шагыйрьнең бөеклеген күрсәтергә теләгәндер.

  • Ни өчен мин бүгенге дәресебезне нәкъ менә әлеге шигырь юллары белән башларга булдым икән.

  • Чөнки алдагы дәресләрдә без Һ.Такташ иҗатын өйрәнә башладык, аның шигырьләрен укыдык һәм анализладык.

Укытучы.

  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?

  • Һ.Такташ, аның иҗаты турында сөйләшүне дәвам итәрбез, язучы иҗатының үзенчәлеген ачыкларбыз.

II. УК адымлап чишү.

  1. Һади Такташның тормыш юлы буенча сорау - җавап.

Укучылар, әйтегез әле, Һ.Такташның тормыш юлын без нинди өлешләргә бүлеп өйрәндек.

- Һ. Такташның гаиләсе

- "Сәяхәте" яки эшләгән урыннары

- Тормыш авырлыгы

- Иҗаты

  • Һ.Такташның гаиләсе турында кыскача гына ниләр әйтә аласыз?

Слайд 1. Һ.Такташ 1901 нче елның 1нче январенда Тамбов губернасы Спас өязе Сыркыды авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Хәйрулла абзыйга ишле гаиләсен туйдырыр өчен күп эшләргә туры килгән. Шуңа күрә кечкенә Һади әнисе Шәмсениса тәрбиясендә үсә. Укырга, язарга да Һадине әнисе өйрәткән. Шулай ук әнисе аны әдәбият дөньясына да алып кергән

Башта ул үз авылларындагы мәктәптә укый. Аннан соң Пешлә мәдрәсәсендә белем ала. 13 яшендә мәдрәсәне ташлап, Төркестан якларына эшкә китәргә мәҗбүр була.

  • Ни өчен соң ул 13 яшендә үзенең туган ягын, әти - әнисен, укуын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була? (гаиләләре ишле була, акчалары булмый, акча булмагач, ашау ягы да начар, киенергә дә булмый, уку өчен дә түли алмыйлар)

- Ярар, рәхмәт.

- Ә кайларда, кем булып эшли соң Һ. Такташ?

Слайд 2. Бохара шәһәрендә өч ел дәвамында ул хуҗаларына идән, кер юа. Кибетләрдә өйрәнчек булып эшли. Буш вакытларында китаплар укый, шигырьләр яза башлый. Аннан соң туган авылына кайта. Балалар укыта. Оренбурга китеп, газетада җаваплы сәркатип булып эшли. 21 нче елгы ачлыктан качып Ташкентка китә. Монда да газета эшли. Бер елдан соң Казанга кайта.

- Һ.Такташ төрле газета - журналларда эшли дидегез. Нинди газета - журналларда эшли соң ул? ("Октябрь яшьләре", "Авыл яшьләре", "Азат хатын", "Чаян" журналларында эшли)

- Ни өчен биографиянең өченче өлешен тормыш авырлыгы дип алдыгыз?

  • 1920 нче еллар Һ.Такташ өчен авыр чор була. "Тормыш ягы бик авыр. Акча юк" дип яза ул бер хатында. Әтисенә кулак дип зур налог салалар. Әтисе кулак булганга, сеңелесен техникумнан куалар. Шул елларда хатыны Гөлчирә белән аерыла. Газета - журналларда Һ.Такташны тәнкыйтьләп язылган мәкаләләр басылып чыга.

  • Ә нигә тәнкыйтьлиләр соң аны? (Сыйнфый көрәш темасына игътибар итми, төрле кош - кортлар турында гына яза дип тәнкыйтьлиләр)

Укытучы.

Менә шундый авыр шартларда да ул үзенең үткен акылын, көр күңелен саклап кала алган. Шигырьләр язуы өстенә Һади Такташ "Күмелгән кораллар", "Югалган матурлык", "Камил" исемле пьесалар да иҗат итә. Дистәләрчә мәкалә бастыра.

2. Укылган шигырьләргә нәтиҗә ясау.

- Укучылар, әйтегез әле, без шагыйрьнең нинди шигырьләрен өйрәндек?

- "Газраилләр", "Төркестан сахраларында", "Антым" шигырьләрен өйрәндек.

- Ә бу шигырьләрне нәрсә берләштерә?

- Әле санап кителгән шигырьләрнең барысы да романтик рухта язылган.

- Ни өчен романтик рухта язылган дип уйлыйсыз?

- Шигырьләрендә вакыйгалар җирдәге вакыйгалар түгел. Персонажлары - миф яки әкият персонажлары. Мәсәлән, "Газраилләр" шигырендә катнашучылары газраил, фәрештә. "Антым" шигырендә төп персонаж Алып батырга охшаган. Аннан соң лирик герой явызлыкка, тормыш гаделсезлегенә каршы көрәшә.

- Өч шигыре дә Беренче бөтендөнья һәм революция елларында иҗат ителгән.

- Бу өч шигырьнең аермалы яклары бармы?

- "Газраилләр" шигырендә Җир шарындагы гаделсезлекне күреп, монда яшәп булмый дигән нәтиҗәгә килә. "Төркестан сахраларында" шигырендә Җир шарындагы гаделсезлекне бетерү юлын эзли, "Антым" шигырендә явызлыкка каршы көрәш ача.

- Моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз соң?

- "Антым" шигыре баштагы ике шигырьнең дәвамы булып тора.

Укытучы.

Нәтиҗә. Һади Такташ әдәбиятка романтик шагыйрь булып килеп кергән дигән нәтиҗә чыгара алабыз. Шулай булгач бу аның иҗатының беренче чоры була.

3. Такташ, иҗатының икенче чорын өйрәнү.

Укытучы сүзе.

Һади Такташ, иҗатының икенче чорында да, кешеләрне бәхетсез итүче көчләргә каршы көрәшүче булып кала. Ләкин хәзер, киресенчә, шагыйрь хисләрен тормыш үзе тудыра. Ә лирик геройның хисе тормыш вакыйгаларына җавап булса, андый шигырьләргә реализм юнәлешендә язылган әсәрләр диләр. Гади итеп кенә әйтсәк, чынбарлыкны, дөреслекне язса, ул реалист була

Еллар үтү белән, язучының тормышны танып белү дәрәҗәсе арта. Хәзер ул дөньяга башкача бәя бирә башлый. Яратып куллана торган сәнгать алымнары да алмашына. Димәк, шагыйрь иҗатының икенче чорына реалист Такташ иҗат иткән шигырьләр керә. Әлеге чор, гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, илне төзекләндерү, яңа тормыш вакыйгалары белән бәйле. Бу елларда да тормыш авыр була. Такташ шәхес культы дип йөртелгән яман елларда иҗат итә. Бу елларда яшәеш хакыйкатен, чынбарлыкны әйтү властька каршы бунт күтәрү белән бер санала. Дөреслекне язса, ирегеннән мәхрүм итәләр. Партия кушканны язса, үзенә үзе хыянәт итә. Менә бу очракта Такташ исә шул ике юлның уртасын сайлый.

Нинди урта икән соң ул? Менә хәзер шундый шигырьләрнең берсе - "Үтеп барышлый" шигыре белән танышырбыз.

  1. "Үтеп барышлый" шигырен укытучы һәм укучылар сәнгатьле итеп укыйлар.

  2. "Үтеп барышлый" шигырен анализлау.

  • Шигырьне өлешләргә бүлик:

  1. өлеш - лирик геройның туган ил табигатен яратуы (укыйлар)

  2. өлеш - гади халыкны яратуы

- Гади халыкны яратуы кайсы юлларда күренә.

- Ә хәзер өлешләрне бәйләнешкә кертик. Бу ике өлешне нәрсә бәйләп тора?

- Туган илнең матурлыгы, туган илгә мәхәббәт турында.

- Тагын нәрсә турында? Әлеге шигыре белән Һ.Такташ безгә нәрсә әйтергә теләде икән соң?

- Минем уйлавымча, шагыйрь беренче өлешенә "илнең табигать матурлыгы"н кертә, ә икенче өлешендә ул "Тормышның ямьсезлеген" әйтергә тели.

- Тормышның ямьсезлеге турында бит монда әйтелмәгән.

- Ертык бүрек, тузган чабата - бу кешеләрнең хәерчелеге, давыллы еллар, киң кырлар - дәһшәтле еллар, сугыш еллары.

- Димәк, автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

- Һади Такташның менә шундый табигать матурлыгы эчендә тормышның ямьсезлеген яшерә. Хәерче халык яшәвен күреп, йөрәге әрни, ул тормыш гаделсезлегенә рәнҗи.

- Димәк, бу нинди рухта язылган шигырь?

- Реализм иҗат методы белән язылган.

Укытучы.

Нәтиҗә. Әйе, укучылар, мин дә сезнең фикер белән килешәм. Әлеге шигырьнең яшерен эчтәлеге - табигать матурлыгы эченә тормышның гаделсезлеген яшергән. Халыкның хәерчелектә яшәвенә аның йөрәге әрни, рәнҗи. Әдәбият белемендә әлеге күренешне ачыклап килүче төшенчә эзоп теле дип атала

  • Ә хәзер Һади Такташның "Ак чәчәкләр" шигырен игътибар белән тыңлагыз. Аны Фоат абый Галимуллин укый.

  • Бер кат укучылар үзләре укып чыгалар.

4. Мөстәкыйль эш. Хәзер мин сезгә тестлар бирәм. Тест сорауларына җавап биреп, мөстәкыйль рәвештә шигырьгә анализ биреп карарсыз

Түбәндә тәкъдим ителгән шигырьне укыгыз һәм В8 - В 12, С3 - С4 биремнәренә җавап бирегез

В8. Китерелгән шигырьнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез.

Җавап. Лирика/лирик төр

В9. Шигырьдә автор нинди детальләргә, образларга мөрәҗәгать итүен билгеләгез.

Җавап. Җил, кышкы салкын, ул, берәү

В10. Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренең жанрын билгеләгез.

Җавап. Идиллия

В11. Автор шигырен дүрт өлешкә бүлгән. Һәр өлешнең исемнәрен языгыз.

Җавап. "Ул", "Берәү", "Алар", "Мин"

В12. Китерелгән шигырьдә Һ.Такташ үзенең язмышын, хәсрәтләрен читләтеп, яшерен төстә сөйли. Әдәбият белемендә әлеге күренешне ачыклап килүче төшенчәне языгыз.

Җавап Эзоп теле

С3 - С4 биремнәрен үтәү өчен 5 - 10 җөмлә күләмендә җавап языгыз.

С3. Дүртенче өлештәге лирик герой сыйфатларын ачыклагыз.

С4. Кышкы салкын белән җилнең мәгънәләрен табыгыз.

Тестларны тикшереп чыгу, С өлешен укыту.

5. Модельне тулыландыру.


Романтик әсәрләр Реалистик әсәрләр Тормыш

гаделсезлеген

яза яза яклый


Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеге

Әсәрләре яңа тормыш төзү Кыш, салкын, җил, боз образларына

вакыйгалары белән бәйле еш мөрәҗәгать итә

6. Модельне тикшереп чыгу, укучылардан сөйләтү.

III. Рефлексия

  1. Рефлексив бәяләү.

Нәрсә белдек? Ничек белдек

  1. Өй эше.

"Ай кебек без озак яшәмәбез" шигырен укып килергә

  1. Белемнәрне бәяләү



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал