7


  • Учителю
  • 5 сыйныфта татар теленнән Шарт фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

5 сыйныфта татар теленнән Шарт фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе Кыр Шонталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе.





























Ачык дәреснең темасы:

Шарт фигыль







Зайнуллина А.Ш.1 кв. категорияле татар теле

һәм татар әдәбияты укытучысы



















2015 ел, Ноябрь





Максат:

Дидактик- шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында белү, җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү

Үстерешле- укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтүгә, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү

Тәрбияви- әниләргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирам хисләре тәрбияләү.



Планлаштырылган нәтиҗәләр:



метапредмет:

әдәбият дәресендә өйрәнгән мәкальләрне искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау

предмет:



Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- үз фикерләреңә ышандыра белү;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арртыру.



Дәреснең тибы: яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал,

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Дәрес барышы

  1. Оештыру

  • Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

  • Хәерле көн миңа

Хәерле көн сиңа

Хәерле көн сезгә

Хәерле көн безгә.

Афәрин . утырыгыз укучылар.

  1. Актуальләштерү

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим Җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә,

Һәм иминлек телим илемә.



Әйе, дусларым, бүген яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать, ягъни табигатьнең бер күренеше булган Кояшкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр.

Укучылар, иң элек әйдәгез әле. Укучылар, үткән дәресләрдә без сезнең белән фигыль төркемчәләрен карый башлаган идек. Искә төшереп үтик әле, кайсылары белән таныштык без?

  • Боерык, хикәя фигы-р

  • Әйе, бик дөрес. Ә нәрсә соң ул боерык фигыль

  • (кагыйдә әйтелә)

  • Ә хикәя фиг. Турында ниләр әйтә аласыз?

  • (кагыйдә әйтелә)

Өй эшләрен тикшерик.

Өй эшен тикшерү.

1. Күнегү № 91, 43 бит.

1.Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез.



Бергә ишкәк ишәбез,

Бергә кәрзин үрәбез,

Бик күңелле яшибез

Менә шүңа күрә без.

2. Әтиләр турында 5 мәкаль язарга.

3. Син әтиеңә нинди эшләрдә булышасың? Хикәя төзергә.

  • Афәрин, укучылар . менә без бүген нәрсә өйрәнәчәгебезне кроссворд сорауларына җавап биргәч белерсез.

Лампа түгел - яктырта,

Мич түгел җылыта.

(кояш)

Яз килсә - киенә

Көз килсә -чишенә.

(агач)

Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра.

(буран)

Агач түгел - яфраклы,

Тун түгел - тегелгән.

(китап)

Укучылар карагыз әле нинди сүз килеп чыкты ?

Шарт фигыль

Димәк укучылар без бүген сезнең белән нинди тема үтәрбез.?

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

  • Әйе, бик дөрес.. Димәк бүгенге безнең дәреснең темасы нинди була инде?

  • бүгенге безнең дәреснең темасы шарт фиг.

  • Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм дәреснең темасын язып куябыз. Дөрес итеп утырдык.(презе чыга)

  • Ә сез шарт фиг-ң нәрсә белдерүен, нинди сорауларга җавап бирүен, нинди кушымчалар ярдәмендә ясалуын беләсезме?

  • Юк

  • Димәк, бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди максат куясыз?

  • 1. Шарт фигыл-ң мәгнәсен белү.

  • 2. Ясалышын белү

  • 3. Төрләнешен ачыклау.

  • 4. Дөрес кулланырга өйрәнү.

Укучылар, тактада язылган җөмләләрнек укып карыйк әле. Алар турында нәрсә әйтерсез. Алар халык авыз иҗатының кайсы жанрына карыйлар? (Мәкалләр).

- Ә нәрсә соң ул мәкал?



  • Әйе, әдәбият дәресеннән без инде мәкалләрне таба беләбез, шулай бит.

  • Хәзер әлеге мәкалләрне җөмлә буларак тикшерик. Укучылар калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне үзләре бәйләнгән сүзләр белән әйтегез.

  • Укысаң беләсең, укымасаң бөләсең, өйрәнмәсәң үкенерсең.

Ә хәзер үзе ияреп килгән сүздән чыгып сорау куеп карыйк әле.

Нишләсәң беләсең? Нишләмәсәң бөләсең? Нишләмәсәң үкенерсең.Димәк нәрсә куя ШАРТ куя .

Димәк, әлеге фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә..Ягъни, билгеле бер шартларда гына эш үтәлә. Укучылар бу сүзләрнең нигезен табыыгыз әле. Нәрсә артык кала. Са- сә

Укучылар уйлап карагыз әле бу фигыльлләрне зат-сан белән төрләндереп буламы?

1 укучы төрләндереп карый.

Ә хәзер игътибар белән укыгыз әле, бу өч фигыльне икегә аерып карагыз әле. арасында нинди аерма бар?

(барлыкта , юклыкта)

  • Әйе, бик дөрес, ә хәзер әйдәгез , китапларыгызның 44 битен ачып, кагыйдәне укып чыгыгыз һәм үзегезгә нәтиҗә ясагыз әле.

  • Ә хәзер барыбыз да минем яныма чыга ,хәзер мин музыка куям, көй туктагач , сез парлашып басыгыз, иптәшегез белән сәламләшегез ,кемнең пары юк кулын күтәрә.(музыка уйный, парлашалар)Шарт фиг турында аңлаганыгызны кыска чәчәлеләр озынрак чәчлеләргә сөйләсен нәр. (30 сек). Ә хәзер беренче парда озын чәчәле сиңа иптәшең ни сөйләде? (тыңлау) Утырыгыз.



  • Димәк, шарт фигыль турында нәрсә әйтә алабыз?

  • Шарт ф. Башка фигы-дән аңлашылган эш-хәлнең үтәлү яки үтәлмәвенә шарт булып килгән эш-хәлне белдерә . Са, сә кушымчалар ярдәмендә ясала?

Нишлә? Нишләмә? сорауларга җавап бирә? Зат -сан белән төрләнә.

  • Укучылар, Сез шарт фиг-не барлыкт -юклыкта килә, зат -сан беән төрләнә дидеге, әйдәгез әле ике төркем дә 1 фигыль бирәм сез аны шарт фигыль ясап 1 төркем барлыкта зат сан белән төрләндерегез(берсенә калын уйна , эшлә , икенчесенә нечкә сүз ) ни өчен

  • 2 төркем юклыкта зат-сан белән төрләндереп карагыз әле. (тикшерү) телдән (ҮЗБӘЯ)

  • ФизМинутка

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде

Тибрәнде талгын җилдә

Сокланды гүзәл җиргә

Буй -сыннарын турайтты

Һәм матур чәчәк атты.



2 вариантта Карточкалар бирелә.

  1. Көчлеләр : Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга.

Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Агачны яфрак ...., кешене хезмәт бизи. Тырышып ..., күп беләсең. Алар ....... , без сөйләмибез. Тырышып ... , барысын да булдырырбыз.

Укысаң, карасаң, бизәсә, йөрсәң , эшләсәк ,тыңламасалар





  1. Шарт фиг-не җабарга ,кушымчалар астына сызарга.





Кая барсам, кайда торсам,нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Г.Тукай)





Кулым тисә , туфрак алтын була.

Тирем тамса шыта гөл булып. (Э.Мөэминова)





"Юк ла и Арба, Чана! - ди,-

Сезгә тормыш бик уңай,

Эшләсәгез алты ай сез, ял

Итәсез алты ай".



Мәкальләр Укучылар минем кулымда конверт . Монда ниләрдер язылган , тик мин үзем генә аларны укый алмадым миңа булышмассызмы Икән?

(укучылар төзиләр

Анаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

Анаңа изгелек күрсәтмәсәң, картайгач үзең дә игелек күрмәссең

Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама!

Укучылар , сезнең бу сүзләрдән нәрсә килеп чыкты соң?

  • Бу сүзләрдән әниләргә багышланган мәкал-р төзелде.

  • Дөрестән дә әниләргә багышланган мәкалләр барлыкка килде. Ә сез аларны ничек аңлыйсыз?

  • Әниләргә яхшы булырга кирәк,аларга игелек күрсәтергә.

  • Әйе . дуслар , сез барыгыз да бәхетлеләр , сезнең әниләрегез бар. Әниле кеше иң бәхетле кеше ул. Мәкалдә әйтелгәнчә, без барыбыз да әниләрне хөрмәт итәргә, кадерләргә тиешбез.әниләргә авыр сүзләр әйтмәскә. Менә озакламый әниләр көне якынлаша.

Укучылар, мәкалдәге шарт фиг-не табып әйтегез әле

  • алар җөмләнең кайсы урнында киләләр.

  • Кылсаң, күрсәтмәсәң, үлсәң җөмләнең уртасында киләләр.

  • Алар җөмләне тәмамлый алалармы.

  • Юк , шарт фиг-р җөмләне тәмамлый алмыйлар, алар икенче бер эшнең үтәлүенә шарт кына булып торалар.

  • Дөрес , шарт фиг-р икенче бер эшнең үтәлүенә шарт булып кына киләләр Менә карагыз үлсәң дә ташлама. Менә шуңа күрә шарт фигылләр белән җөмләләр төзү авыррак та.

  • ИҖАДИ эш

  • Укучылар менә сезгә ромашка чәчәге аның һәр таҗына бер исем язылаган. Сайлап алык әле . ( укытучы, тылсымчы, президент, мәктәп диркторы,кибетче ) Әгәр дә мин ______ булсам дигән җөмләне дәвам итик әле. (УКУ)

  • Тест Индивидуаль-дифференциаль Һәр берегезгә биремнәр. Сез аларны эшлисез һәм сәгать уңае белә иптәшегезгә биреп тикшерәсез, билге куясыз.

-. Укучылар менә дәресебез ахырына да якынлаша, искә төшерик әле . әрес башында без үз алдыбызга нинди максатлар куйган идек?

  1. Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия. Дәрескә нинди максатлар куйган идек әйдәгез исебезгә төшерик әле. (кояш)

Нәрсәләр эшләдек?

Димәк без нәрсәләргә өйрәндек?

Әйдәгез ирештекме икән Модель Фрейера төзеп исбатлагыз әле.

Мәҗбүри мәҗбүри булмаган

Мисал антимисал



  1. Дәрескә гомуми бәя кую.Ә сез үзегезнең дәрестәге эшчәнлегеггезә ниди бәяләр куйдыгыз?

  1. Өй эше.1 45 бит ,95 күнегү.

  1. Шарт фиг-р кергән сынамышлар язырга(безнең яктагы).

  2. "Әниемнең җылы кочагы" хикәя .



Укучылар, онытмагыз: билгеле бер шартлар үтәлсә генә, тормышыбыз матур, киләчәгебез якты булыр. Әниләребез шат булыр . Шарт фигыль шуңа өйрәтә.







</





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал