7


  • Учителю
  • Урок вне классного чтения по татарской литературе в 5 классе. Тема

Урок вне классного чтения по татарской литературе в 5 классе. Тема

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок внеклассного чтения в 5 классе.Тема"Лес- наше богатство" на татарском языке. Цель:Привитие навыков бережного отношения к природе.Задачи:1. Показать детям всё многообразие использования людьми лесных ресурсов.2. Учить культурному поведению в лесу.3. Формировать ответс
предварительный просмотр материала

"Урман - безнең байлыгыбыз"

5 нче сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресе.


Максат: 1)укучыларның безнең як урманнары турындагы күзаллауларын конкретлаштыру, белемнәрен киңәйтү;

2)урманга карата сакчыл караш тәрбияләү;

3) тел байлыгын үстерү; дөрес, матур, тулы җавап бирергә булдыру.


Дәрес материалы: кәгазьләр, каләм, фломастер, уку китабы, урман фотолары.

Дәрес тибы: әңгәмә.

Дәреснең барышы.

1.Оештыру моменты.

-Исәнмесез, балалар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы көн кебек!

-Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаешып алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресне башлап җибәрик.


2.Белемнәрне актуальләштерү.

-Балалар, мин сезнең игьтибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм, тыңлагыз әле!

Сокланырлык таң калырлык

Авылым урманнары.

Күз алларымда торалар

Җиләкле урыннары.

Ямьле җәйләр җитте исә,

Урман хуш искә бата.

Аның нәфис матурлыгы

Сине үзенә тарта.

Төрле-төрле кошлар сайрый,

Кәккүк гомерне саный.

Алсу чәчәкләрне җыеп

Йөри ваемсыз сабый.

Күпме нигъмәт, хәзинәләр

Тупланган синдә, урман.

Туйдырасың гомер буе

Авылымның бар малын.

(Шиһабетдин Садыйков)

-Бу шигырь нәрсә турында?

-Урман, урман матурлыгы, байлыгы турында,

-Дөрес, балалар. Димәк, дәрес темабыз ничек әйтелер икән?

-Дәрес темабыз урман белән бәйләнгән, урманның кешегә нинди файда китерүен белербез.

III. Яңа материал өстендә эшләү.

-Безнең Удмуртиябез урманга бик бай республика. Үзебез дә авыл җирендә яшәүчеләр, безнең тормыш нык урман белән бәйләнгән. Көн саен урамга чыкканда урманны ерактан булса да күрәбез, чөнки авылларыбыз урман белән чорнап алынган. Урманның матурлыгын елның дүрт фасылында да күрә алабыз.

Менә, балалар, элекке бабаларыбыз әйткәннәр: "Урман - безнең байлыгыбыз " дип, рус халкы " Лес- наше богатство" дияләр.

Ә бу сүзләр чыңлап та дөрес микән?

Урманда нинди байлык бар икән?

Анда бит алтын да көмеш тә юк.

- Моны белер өчен сезнең ике төркемгә бүленеп урманга сәяхәткә чыгасы. Бу бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш буласыз.

( балалар ике төркемгә бүленәләр)

-Сезнең каршыгызда ак чиста битләр ята, сез ул битләрдә минем сорауларга җавапларны рәсемнәр аша күрсәтерсез. Минем сорауларны игътибар белән тыңлагыз.

-Сәяхәтебезне башлыйбыз. Хәерле юл сезгә, уңышлар теләп калам.


Һәр сорауга өч минут вакыт бирелә аннары һәр төркемнең җаваплары тыңлала.

Сорау№1. Без, балалар Юкәмин районында яшибез. Безнең район тирәсендә куп кенә урманнар бар. Ә нинди иң таралган агачлар үсәләр без як урманнарда?

( балалар битләргә рәсем ясыйлар һәм агач исемнәрен язалар: чыршы, ак чыршы, нарат, юкә, каен, усак)

Сорау №2 Кеше урман белән ничек файдалана?

( йортлар төзи, утын мич ягарга, миллек бәйли, абзар мунча төзи - рәсемдә күрсәтәләр)

-Һәркайсыбыз, балалар агач йөртында яшибез. Хәзер өй эчендәге җиһазларны искә алыгыз.

Сорау№3 Урман безгә нинди өй җиһазларын биргән?

( кием шкафы, сәке, сандык, урындык, өстәл, карават, көзге рамнары һ.б. - рәсемдә күрсәтәләр)

Сорау №4 Өй җиһазлары куелган, савыт савабыз юк әле. Урмандагы үскән агачлар нинди савыт - саба ясалган?

(кашык, табак, кәрзиннәр, гөбе, сәрва, тоз савытлары, чиләк - музей экспонатлары күрсәтелә)

Сорау №5 Бабаларыбыз бик эшчән халык булган, ә нинди эш кораллары ясалган агачтан?

( ипи көрәге, корәк һәм сәнәк саплары, урак һәм чалгы сабы, тагарак, үтәк -бәләк, агач чүкече рәсемнәрен ясыйлар)

Сорау №6 Йорт-җиребезне тупладык. Төрле агачтан ясалган әйберләр белән, ә өстәл өстебез буш калды. Хәзер, балалар сезгә кунак килә, бу урман иясе -Шүрәле ( сүрәтен карыйлар). Сез аны бик тәмле итеп урман ризыклары белән сыйлап, кунак итәргә тиеш буласыз. Урман безгә нинди ашау-эчке бирә микән соң?

( гөмбәдән пәрәмәч, аш, каен җиләге варинҗасы, кура җиләге, артыш җиләге, үрдәк ите, куян ите, бал, миләш компоты, шомырт, балан бәлеше һ.б. - рәсемдә күрсәтәләр)



Менә Шүрәле сезгә рәхмәтләр әйтеп китә,шул хәтле тәмле ризыклар белән сыйладыгыз бит.

Сорау №7 Без урманның бар яхшы якларын искә алдык инде, хәзер, балалар сезгә бер кечкенә текст бирелә. Бу текст урман җәнлеге турында. Текстны укып, аңламаган сүзләрне табып, эчтәлеген ачыклап нәтиҗә ясарга тиеш сез.

Аучы һәм Аю.

Урманда Аюга башка барлык җәнлекләргә караганда да яхшырак. Аю өнен көздән үк хәзерләп калдыра. Ул өненә чыршының йомшак ботакларын, хуш исле кабыкларын ташый. Аюның кышкы өнендә бик җылы. Аю, бер ягыннан икенче ягына әйләнә әйләнә, рәхәтләнеп ята. Өне янына аучының якынаюуын да ишетми ул.

Ә уачы Аю өне янына килеп туктый да бүреген сала. Мыек астыннан гына көлеп:

- Ярый, йокла, йокла Аю дус. Тиздән без синең белән тагын очрашырбыз. ди.

(укыйлар, сүзлек эше: аучы өн)

Нәтиҗә. Урман җәнлекләр белән дә бай икән, аю -урман хуҗасы санала.


Сорау №8 Ә хәзер, балалар сезгә өч төстә көймәләр бирелә.

Кызыл көймә - урманны саклар өчен кагыйдәләр уйлап табарга.

Зәңгәр көймә - кечкенә күләмле хикәяне сәхнәләштерергә.

Беренче төркемгә зәңгәр көймә. Сәхнәләштерергә "Табиблар" әкиятен.

Табиблар.

-Ромашка, Ромашка! Кая болай чабасың?

- Чапмый хәлем юк1 Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!

-Әрем, Әрем! Кая болай йөгерәсең?

Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!

-Энҗе чәчәк, Энҗе чәчәк! Туктале, кая болай чабыш?

-Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк!

Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!

-Бака яфрагы! Бака яфрагы!

- Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйруш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!

Вахит Монасыйпов

Икенче төркемгә кызыл көймә. Урманны саклар өчен кагыйдәләр язарга.

( Балалар чыгыш ясыйлар, аннары нәтиҗә ясыйлар биремнәре буенча)


IV.Дәресне йомгаклау.

-Менә, балалар безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Безнең дәреснең темасы һәм эчтәлеге бер беренә туры килдеме?

-Әйе, чыңлап та урман безнең бик зур байлыгыбыз икән. Ул безне төрле яктан байдыра икән: өйдә бирә, җылыта да, ашата да, эшләтә дә, укыта да, дәвалый да. Димәк, без балалар, урманны сакларга, үрчетергә, урманчылар эшен хөрмәт итәргә тиешбез.

Урманны тыңлый белергә, анда үсүче-яшәүче бар нәрсәгә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген һәрвакыт истә тотарга тиеш, балалар.


V.Өйгә эш. Урман турында үзегезгә охшаган шигырьләр ятлап килергә.

МБОУ Починковская ООШ






"Урман - безнең байлыгыбыз"

5 нче сыйныфта

сыйныфтан тыш уку дәресе.


Учитель татарского языка и литературы

Арасланова Марьям Яхиевна




















Починки, 2014г.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал