7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарской литературе на тему'Пословицы'. (6 класс)

Открытый урок по татарской литературе на тему'Пословицы'. (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

УРОК ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЫ В 6 КЛАССЕ(РУССКОЯЗЫЧНАЯ ГРУППА) НА ТЕМУ "МӘКАЛЬЛӘР".

Зарипова Алиса Борисовна

учитель татарского языка и литературы

МБОУ "Ципьинская СОШ".

Дәреснең темасы: Б.с.т.ү. "Мәкальләр".

Максат һәм бурычлар:

1.Мәкальләр турында төшенчә бирү.

2. Укучыларның үз фикерләрен татарча дөрес итеп әйтә белү,фикерли,дәлилли,нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

3. Мәкальләр аша укучыларда ата-анага,телгә,хезмәткә,дусларга карата хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: Сөйләмдә мәкальләрнең урынын белеп кулланырга күнектерү.

УУГ.

ТБУУГ: Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлау.

РУУГ: Барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү.

КУУГ: Башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү һәм үз фикереңә ышандыра белү.

ШУУГ: Төркемнәрдә килешеп эшли белү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Ресурслар: Мультимедиа,карточкалар,дәрес темасы буенча презентация.

Предметара бәйләнеш: Татар әдәбияты,рус әдәбияты, үдмурт әдәбияты,рәсем.

Класс белән эш: Төркемләп,парлап,конерс,микс пэа шэа (Сингапур алымнары).

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, кадерле кунакларыбыз, укучылар. (Слайд)

-Укучылар, кояшка карыйк әле. Ул шундый матур елмаеп,җылысын безгә биреп тора.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә карап алыйк,сәламлик, елмаик. Үзебезнең җылылыгыбызны ,яхшы кәефләребезне иптәшләребезгә дә өләшик. Мин сезгә шушы җылылыкны дәрес дәвамында сакларга теләр идем.

II.Мотивация

-Укучылар,сезнең конвертларыгызда сүзләр язылган. Сез шул сүзләрне дөрес итеп урнаштырып,җөмлә китереп чыгарырга тиешсез.(Кушымта № 1)

-Нинди җөмлә килеп чыкты?(Слайд)

-Бу җөмләне нәрсә дип әйтәбез?

-Пословица сүзе ничек тәрҗемә ителә?

-Ә сезнең туган телдә ул ничек яңгырый?(Слайд)

-Сез татар телендә нинди мәкальләр беләсез?

-Ә күбрәк мәкальләр белән танышасыгыз киләме?

Димәк,бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Әйе,бүгенге дәрестә мәкальләр турында сөйләшәчәкбез.

III.Яңа материалны аңлату.

-Укучылар , рус,удмурт әдәбиятларында сез мәкальләр белән танышканыгыз бармы?

-Нәрсә соң ул мәкаль? (рус,удмурт телләрендәге билгеләмәсен әйтәләр)(Слайд)

-Әйдәгез,дәреслекнең 21 битеннән укып китек әле.Нәрсә ул мәкаль?

(Бер бала рус телендә укый,икенче бала татар телендә укый.)

Пословица - меткие,образные изречения,обобщающие различные явления жизни и имеющие назидательный характер.

Димәк,мәкаль ул-акыл бирү,сөйләмне матурлау өчен кулланыла торган,кыска,тирән мәгънәле халык авыз иҗаты.

МИКС ПЭА ШЭА (Сингапур алымы)


-Укучылар,һәрберегезнең каршында берәр мәкаль бар. Ләкин мәкальнең башы беренче төркемдә,икенче өлеше икенче төркемдә. Музыка башлангач,таралышасыз. Ә музыка туктагач, төсләр буенча парыгызны табып парлашасыз. Килеп чыккан мәкалегезне укыгыз. Төзелешенә игътибар бирегез.(Кушымта №2)

-Нәрсә әйтә аласыз?

-Мәкальләр рифмалашкан, ике өлештән торалар һәм төгәлләнгән фикерне белдерә.

-Димәк,сезнең парлашу нәрсәне күрсәтә?

-Мәкальләрнең күпчелеге ике өлештән торганын күрсәтә.

КОНЭРС (Сингапур алымы).

- Укучылар, стеналарда шарлар эленгән. Һәр шарның үз темасы. ( Слайд)

Кызыл төс-ата-ана, зәңгәр төс-тел, ак төс-белем,сары төс-дуслык, яшел төс - хезмәт.

-Сез мәкалегезне укыгыз һәм тиешле шар астына барып басыгыз.

(Мәкальләрне укыйлар һәм тиешле темага туры килгән шар янына барып басалар. Һәр төркемнән бер бала ни өчен шунда басканнарын аңлатырга тиеш.)

-Ни өчен бу шар янына килеп бастыгыз? (укучыларның җавапларын тыңлау)

-Димәк,нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-Мәкальләр эчтәлекләре буенча төрле темаларга бүленәләр.(Слайд)

-Әйе, мәкальләр эчтәлеге буенча төрле темаларга бүленә һәм безгә нинди дә булса киңәш бирә..

IV. Материалны беренчел ныгыту. (төркемләп эшләү)

- Һәр төркемгә 3әр предмет һәм 2әр мәкаль бирелә.(Слайд)

Мәкальдә төшеп калган сүз урынына рәсемдәге предмет исемен сайлап өстисез.(Кушымта №3)

-Иң беренче рәсемдәге предмет исемнәрен бергәләп тәрҗемә итәбез.Килеп чыккан мәкальне рус теленә тәрҗемә итәбез һәм мәгънәсен аңлатабыз.(удмурт телендә әйтсәләр дә була).(Мәкальләрне бергә уку).(Слайд)

-Мәкальләр безгә нәрсә бирә?

-Мәкальләр безгә акыл бирә,тәрбия бирә һәм сөйләмне матурлый.

V. Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. (парлап эшләү)

Карточкаларда диалог.Игътибар белән карагыз.Сезгә нишләргә кирәк?

-Төшеп калган репликаларны куеп,диалогны уку.(Кушымта№4)

-2 минут вакыт бирелә.

(Дәрестә алан белемнәрне кабатлау).

VI. Рефлексия.

(Слайд)Выбери начало предложения и продолжи.

-Сегодня на уроке я узнал ....

Бүгенге дәрестә мин ..... белдем.

-На этом уроке я похвалил бы себя за ....

Бу дәрестә мин үземне ....өчен мактар идем.

-Каким настроением заканчивается урок?

-Дәресне нинди кәеф белән тәмамлыйсыз? (тиешле смайликлар күтәрәләр)


Укучыларның үзбәя бирүләре.

. -Бүгенге дәрес өчен үзегезгә нинди билге куяр идегез? Шул билгене смайлик артына языгыз.

Өй эше бирү.

"Куркак юлдаш" әкиятен укып чыгарга. Әкиятнең эчтәлегенә туры килгән мәкальләр язып килергә.

Бүгенге дәресебез тәмам. Бик зур рәхмәт.


Кушымта №1

1.Җиде кат үлчә, бер кат кис.

(Семь раз отмерь,один раз отрежь)

2. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

(В здоровом теле - здоровый дух)


Кушымта № 2

1.Ата-ана турында.

- Әни йорты-алтын бишек.

2.Дуслар турында.

-Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсын.

3. Тел турында.

-Тәмле дә тел,тәмсез дә тел.

4.Белем турында.

-Күп укыган.күп белер.

5. Хезмәт турында.

Кем эшләми,шул ашамый.


Кушымта№3

Телең ни әйтсә, .... шуны ишетер. (колак рәсеме)

Тырышкан табар,ташка .... кагар. (кадак рәсеме)

(агач рәсеме)

Агачны ... бизи,кешене хезмәт бизи. (яфрак рәсеме)

Тел күңелнең .... (көзге рәсеме)

(чәчәк рәсеме)


Кушымта №4

I төркем.

  1. - ......?

  2. Мәкаль - ул акыл бирү,сөйләмне матурлау

өчен кулланыла торган халык авыз иҗаты әсәрләре.

  1. -"Күп укыган,күп белер" мәкале безгә нинди киңәш бирә?

  2. - ........ .

II төркем.

  1. - .....?

  2. - Мәкаль безгә акыл бирә,тәрбия бирә,тормышка өйрәтә.

  1. - "Эш беткәч,уйнарга ярый" мәкален ничек аңлыйсың?

  2. - ....... .




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал