7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для татарской группы 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку для татарской группы 5 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 5нче сыйныфның татар төркеме өчен төзелгән эш программасының аңлатма язуында норматив документлар, максат, бурычлар, программаның тулы эчтәлеге, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр, белемнәрне бәяләү критерийлары һәм нормалары, мәгълүмат һәм белем б
предварительный просмотр материала


АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы.

3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2004 ел, 11 октябрь).

5. "Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты". - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

6. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. 9777\12 13.08.2012)

7. «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәнү" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. 9807\12 13.08.2012)

8. Приказ МОиН РТ от 09.07.2012 №4154/12 "Об утверждении базисных и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования"

9. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан, "Мщгариф", 2010.

10. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

11. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле. 5нче сыйныф: - Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2012


Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты

Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.




Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

7. Татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

8. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

9. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тиешле материалны өйрәнүгә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача үтәлә торган төрле эшләр вакытында башкарыла. Бу укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү, гадәттә, өч юнәлештә алып барыла. Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерү. Сөйләм телен үстерүдәге өченче юнәлеш сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзнең урынын белеп куллануга ирешүне максат итеп куя. Өченче юнәлеш - укучыларның әйтергә теләгән фикерләрен телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу - чыгышлар ясаганда, сочинениеләр һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла.

Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Белем бирүдә кулланыла торган төп принциплар: психологик принциплар - укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу; гомумдидактик принциплар - фәннилек һәм дәвамчылык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек; лингвистик принциплар - системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик; методик принциплар - аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методлары һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә,эксперимент һ.б.

Программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

Программаның эчтәлеге


Бүлекләр, темалар

Теоретик +БСҮ=

барлыгы

Программаның эчтәлеге

1.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

4+4=8

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар. Кушымчаларның төрләре. Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау. Синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.

2.

Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография

27+7=34

Фонетика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары турында төшенчә. Татар телендә сузык авазлар һәм аларның классификациясе. Рәт һәм ирен гармониясе. Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат. Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты. Сузык аваз хәрефләре. Тартык аваз хәрефләре. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я, ю, е) дөрес язылышы. Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.

3.

Лексикология һәм лексикография

16+8=24

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. Сүзләргә лексик анализ ясау. Кабатлау.

4.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

22+11=33

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгеч һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр. Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар ялгану ысулы белән яңа сүзләр ясау; сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясау; бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы; сүзләрне кыскарту ысулы; фонетик ысул; сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү. Кабатлау.

5.

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

5+1=6

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, орфоэпия, графика, орфография, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, лексикографияне кабатлау

Барлыгы

105с.




Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Фонетика буенча:

-Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.

- Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.

- Аваз һәм хәрефне аера белү. Алфавитны истә калдыру.

- Сүзләргә фонетик анализ ясау.

- Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.

Лексикология һәм лексикография буенча:

- Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, куллану өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

-Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

- Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

- Бирелгән терәк сүзләр кулланып, кечкенә хикәя төзү.

- Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, бирелгән планга таянып, яраткан ел фасылы турындакечерәк хикәя төзү.

- Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль турында кара-каршы сөйләшү уздыру.

- Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

- Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

-Фразеологик әйтелмәләрне атарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү.

- Изложение һәм сочинение язарга өйрәнү.

- Төрле характердагы диктантлар язу.


Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары


Язу тизлеге: 8-9 сүз, 50-55 хәреф.

Язма эшләрнең саны

Тикшерү төре

Барысы

Диктантлар

6(2)

Изложение

5(2)

Сочинение

4(1)

Контроль эшләр

5

Барысы

15


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:


Өйрәтү диктанты

Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

Орфографик хатасы булмаса (1 хата булырга мөмкин), "5" ле куела.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, "4" ле куела.

2 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, "3" ле куела.

5 орфографик, 4-6 пунктуацион хатасы булса, "2" ле куела.


Сүзлек диктанты -16-20 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела

Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.


Контроль диктант- ел башында 50-55 сүз, ел ахырында 55-60 сүз

Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәнелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пун ктограммаларны (2-3) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.


Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.

Изложение текстының күләме:

ел башында: текстагы сүзләр саны 70-110, язма күләме 55-70 сүз.

ел ахырында: текстагы сүзләр саны 110-140, язма күләме 70-85 сүз.

Изложениене бәяләү:

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2»ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфларда 0,5-1 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.



Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары


Укытучы өчен методик һәм өстәмә әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Гыймадиева Н.С. Диктантлар һәм изложениеләр. - Казан: "Яңалиф", 2006.

3.Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Уйларыбыз ак кәгазьдә. - Казан: "Гыйлем", 2008.

4. Электрон интерактив дәреслек "Татар теле" - Казан, 2009.

5. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

6.Интерактив китап "Тукай"

7 Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: "Мәгариф", 2002

8Сөнгәтов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары. - Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2001.

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

10. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М. Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту. - Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007

11Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. - Казан, "Хәтер" нәшрияты, 1999.

12Интернет материаллары: mon.tatar.ru, , lib.tatar.ru, edu.tatar.ru һәм башкалар.


1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

2. Максимов Н.В.Татар теленнән тестлар

Максимов Н.В. Татар теленнән кулланма (фонетика) - Казан дәүләт технология университеты нәшрияты, 2002

3. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

4. Сафиуллина Ф.С. Татарча - русча, русча - татарча сүзлек. - Казан: "Мәгариф", 2007.

Календарь-тематик план


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

105с.

3с.

5

28

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова "Татар теле", 2012





Дәрес темасы


Дәрес тибы

Сәг.

саны

Үтк.

ва-

кыты (план)

Үтк.

ва-

кыты (факт)

Программа эчтәлеге

Укыту методлары һәм алымнары


Матери

ал һәм җиһазлау

1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау


1.

БСҮ "Туган телем - иркә гөлем"

Катнаш

1

03 .09


Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү. Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау

Укытучының сөйләме, әңгәмә

Туган тел турында шиг., мәкальләр


2.

Тамыр, нигез, кушымчалар

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү


1

04.09


Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчаларын билгеләү. Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар


Җөмләләрдән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу.Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлү.

3

Исем, сан

Катнаш

1

05.09


Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Микъдар, тәртип саннары

Укытучы.сүзе. Сүзлек өстендә эшлү. Диалог төзү.

4

Алмашлык, сыйфат.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

10.09


Алмашлыклар турында төшенчә. Зат һәм сорау алмашлыкларыын танып белү.


Зат алмашлыкларынынң берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның ролҗләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү.


Тексттан алмашлыкларны, сыйфатларны табу, аларга сораулар кую. Алмашлыклар, сыйфатлар кертеп, җөмләләр төзү.

Таблица 4.16,18


5

Фигыль

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

11.09


Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан атегориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Укытучы сүзе. Фигыльләрнең заманарын билгеләү. Аларны зат-сан белән төрләндерү. Төрле замандагы фигыльләрне кертеп, җөмләләр төзү.

Тема буенча рәсемнәр


6

Кереш контроль эш

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

13.09


4 нче сыйныфта өйрәнелгән темалар.

Биремнәр эшләү

7

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмә һәм җөмлә

Катнаш

1

17.09


Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Аергыч, тиңдәш кисәкләр һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану. Эндәш сүзләр һәм интонация

Укытучы сүзе. Җөмләләрдән сүзтезмәләрне аерып язу.

Шәхси карточкалар


8

Өйрәтү характерындагы изложение "Хатлар, хатлар"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

18.09


Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Өйрәтү характерындагы изложение язу

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр"




2. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография


9

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат

Яңа тема өйрәнү

1

19.09


Тел белеменең фонетика бүлегенең сөйләм авазларын, орфоэпия бүлегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция.

Укытучының аңлатуы. Авазларны һәм хәрефләрне аеруга күнегүләр эшләү.

10

Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары

Яңа тема өйрәнү

1

24.09


Төп сөйләм органнары. Авазлар ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү.

Фонетик күнегүләр эшләү

Таблица 1.1, сөйләм аппаратының схемасы


11

Сузык авазлар

Белемнәрне ныгыту

1

25.09


Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына бүленеше. Аңкау гармониясе. Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар. [a°] авазынын әйтелеше.

Укытучы сүзе. Калын һәм нечкә сузыкларны, иренләшкән сузыкларны аера белүгә күнегүләр эшләү.

Таблица 1.2


12

Иренләшкән сузык авазлар

Яңа тема өйрәнү

1

26.09


Авазларның, иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше

Таныштыру, фонетик күнегүләр эшләү

13

Сузыклар гармониясе

Дәрес - презентация


1

01.10


Татар елендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең, башка телләрдән кергән сүзләрнең, юнәлеш килешендәге 1,2 зат алмашлыкларының сингармонизм законына буйсынмавы

Укытучы сүзе. Презентация белән эшләү. Сүзләргә дөрес кушымчалар ялгауга күнегүләр. Җөмләләр төзү.

Презентация


14

Ирен гармониясе

Яңа тема өйрәнү

1

02.10


Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э(е] авазлары урынына [о],[ө]сузыкларының әйтелүе

Укытучының аңлатуы. Сүзләрне дөрес укуга күнегүләр.

Таблица 1.3


15

БСҮ Сочинение "Көз"

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1

03.10


Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, көз турында кечкенә хикәя язу.

Язма эш

Тема буенча рәсемнәр


16

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

08.10


Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау, саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә [۶] тартыгы. Тартык авазлар классификациясе.


Укытучы сүзе. Калын һәм нечкә әйтелешле тартыклар кергән сүзләрне дөрес язуга күнеүләр.

Таблица 1.4


17

[в] һәм [w] тартыклары

Яңа тема өйрәнү

1

09.10


[в] һәм [w] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы-яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. [в] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы.


Укытучы сүзе. [ В ] һәм [w] авазлары кергән сүзләрне дөрес уку күнегүләре.

Рәсемнәр


18

[х] һәм [һ] тартыклары

Яңа тема өйрәнү

1

10.10


[х] һәм [һ] тартыкларының әйтелешендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы

Укытучы сүзе. Аудирование. [х ] һәм [һ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес уку күнегүләре. Җөмләләр төзү.

Интерактив дәреслек "Татар теле"


19

БСҮ Хат язу

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

15.10


Хаталы сүзләрне төзәтеп, хатны күчереп язу

Язма эш

20

[к],[қ] һәм [г],[ ғ] тартыклары.

Яңа тема өйрәнү

1

16.10


[к], [қ] һәм [г], [ ғ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [ғ] һәм [қ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. [г], [к] - тел арты тартыклары, [ғ] һәм [қ] - кече тел тартыклары

Укытучы сүзе. Сүзләрне дөрес уку күнегүләре.

21

[м],[н], [ң] тартыклары

Яңа тема өйрәнү

1


17.10


[м], [н], [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] - тел-теш тартыгы, [м]- ирен-ирен тартыгы, [ң]-кече тел тартыгы. [ң] тартыгының сүз башында килмәве


Укытучы сүзе. М, Н, Х хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку күнегүләре. Җөмләләр уйлап язу.

Таблица 1.5


22

[ч],[ц], [щ] тартыклары

Яңа тема өйрәнү

1

22.10


Татар телендә [ч] -тел алды тартыгы, [ж] тартыгының саңгырау пары. Рус телендә [ч] тартыгының [тч] дип

әйтелүе, [ц] һәм [щ] тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла.

Укытучының аңлатуы. Җөмләләр төзү. Сүзлекләр белән эшләү.

Рәсемнәр


23

[ء] һәмзә тартыгы. Диктант

Яңа тема өйрәнү

1

23.10


[ء] һәмзә тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе

Төшенчә, термин, кагыйдә белән эшләү

24

Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләр. Борын ассимиляциясе

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

24.10


Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Ике сузык аваз арасында яки [р] тартыгы алдынна килгәндә, [к][қ],[п] тартыкларының яңгырау парлары [г],[ғ],[б] белән алышынуы (чиратлашуы). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану борын ассимиляциясе дип аталу.

Аудирование, сүзләрне транскрип. бирү

Интерактив дәреслек "Татар теле"


25

Биремле контроль диктант

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

29.10


Сузык һәм тартык авазлар

Контроль диктант язу, биремнәр эшләү

26

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

Белемнәрне ныгыту

1

30.10


Контроль эш вакытында җибәрелгән хаталарны барлау, кабат булдырмау өстендә эшләү

Карточкалар белән эшләү

Шәхси карточкалар


27

Ирен ассимиляциясе

Яңа тема өйрәнү

1

31.10


Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуы (ирен ассимиляциясе)


28

Иҗек калыплары

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

12.11


Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык авазлардан гына торган яки сузык авазга тәмамаланган иҗекләр ачык иҗекләр, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип аталулары. Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве.


Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Таблица 1.49


29

Сүз басымы

Яңа тема өйрәнү

1

13.11


Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән алынган сүзләрдә басымның шул телдәгечә куелуы. Сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе. Татар телендә сузыкларның кыскаруы.

Укытучының аңлатуы. Сүзнең басымын билгеләүгә, басымлы һәм басымсыз иҗекләрне табуга күнегүләр.

Г.Исхакый "Кәҗүл читек"


30

БСҮ Хикәя язу "Казан - безнең башкалабыз"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

14.11


Рәсем буенча хикәя төзү

Иҗади эш

31

Интонация

Яңа тема өйрәнү

1

19.11


Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе

Укытучы сүзе. Аудироание. Җөмләләрн дөрес интонация белән уку күнегүләре. Җөмләләр төзү.

Диск. А.Арсланов "Шанлы Казан"


32

БСҮ "Каргалар һәм балыклар"

Белемнәрне гомумиләштерү

1

20.11


Текст белән эшләү. Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

33

БСҮ "Мин укыган китап"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

21.11


Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап турында диалог төзү

Диалогик сөйләм

34

Графика һәм орфография . Сузык аваз хәрефләре


Яңа тема өйрәнү


1

26.11


Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф - ь,ъ аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма. Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

Укытучы сүзе. Сүзләрне дөрес яза белү күнегүләре.

Алфавит


35

Е, я,ю хәрефләренең дөрес язылышы

Яңа тема өйрәнү

1

27.11


Е, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ь,ъ нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтлешле [ǒ] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф - е белән белдерелүе.


Укытучы сүзе. Е,Я. Ю хәрефләре кергән сүзләр уйлау. Дөрес уку күнегүләре.

36

о,ө хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзлек диктанты

Катнаш

1

28.11


О,Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле [э(е)] белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о,ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнең сакланмавы.

Укытучы сүзе. О.Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку. Җөмләләр төзү. Диктант язу

Диктантлар җыелмасы №5


37

Тартык аваз хәрефләре.

В хәрефенең дөрес язылышы

Яңа тема өйрәнү

1

03.12


Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. В хәрефе татар сүзләрендә һәм алнма сүзләрдә кулланылуы. Татар телендә бу хәрефнең ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерүе.


Укытучының аңлатуы. В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнегүләре. Сүзлекләр белән эшләү.

Интерактив дәреслек "Татар теле"


38

[ғ] һәм [қ], [г] һәм [к]авазларының язуда белдерелүе

Катнаш

1


04.12


[ғ] һәм [қ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп-фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы (мәгърифәт, тәкъдим). [ғ] һәм [қ] авазларыныж язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен [қ], [ғ] дип дөрес уку кагыйдәләрен белү


Укытучының аңлатуы. Дөрес уку күнегүләре.

Җөмләләр төзү.

39

Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы

Катнаш

1


05.12


Ъ һәм Ь хәрефләренең аваз белдермәве, Ъ һәм Ь хәрефләренең нечкәлек-калынлһәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән к һәм г хәрефләренең кече тел тартыклары [қ], [ғ] ны белдерүен күрсәтүләре. Ъ һәм Ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы.

Укытучының аңлатуы. Ь һәм Ъ. Хәрефләре керән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнегүләре. Җөмләләр төзү.

Интерактив дәреслек "Татар теле"


40

Сүзләргә фонетик анализ ясау

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

1

10.12


Сүзләргә фонетик анализ ясау

Күнегүләр эшләү

41

Изложение "Коткарды"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

11.12


Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение язу

"Изложение-ләр җыентыгы"


42

Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

1

12.12


Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү

Фонетик анализ ясау, күнегүләр эшләү

Таблица 1.5


3. Лексикология һәм лексикография

3. Лексика һәм лексикология турында төшенчә

43

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе.

Яңа тема өйрәнү

1


17.12


Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе)

Укытучы сүзе, өлешчә эзләнү методы

Таблица 1.48


44

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Иҗади диктант

Яңа тема өйрәнү

1

18.12


Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу.

Укытучының аңлатуы. Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белүгә күнегүләр. Диктант язу

Интерактив дәреслек "Татар теле"


45

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Яңа тема өйрәнү

1

19.12


Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре

Сүзлекләр белән эшләү, таблица тутыру

Сүзлекләр


46

Алынма сүзләр

Катнаш

1

24.12


Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр

Сүзлекләр һәм дәреслек белән эшләү, җөмләләр төзү

Сүзлекләр


47

Контроль диктант

Белем-нәрне тикшерү


1

25.12


Лексика

Диктант язу

48

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

Белемнәрне ныгыту

1

26.12


Контроль эш вакытында җибәрелгән хаталарны барлау, кабат булдырмау өстендә эшләү

Күнегүләр эшләү.

49

Б.С.Ү. "Яраткан ел фасылым" Сочинение

Катнаш

1

08.01


Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.

Әңгәмә, телдән хикәя төзү

Тема буенча рәсемнәр


50

Интернациональ сүзләр

Яңа тема өйрәнү

1

09.01


Татар телендә интернациональ сүзләр (рус, латин, грек, француз, немец, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру

Укытучының аңлатуы, дәреслек, сүзлек белән эшләү, сүзләрне ятлау


Сүзлекләр


51

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре

Яңа тема өйрәнү

1

14.01


Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы

Укытучының аңлатуы, сүзлек белән эшләү, сүзтезмәләр төзү


52

БСҮ Газета-журналларга күзәтү ясау

Катнаш

1

15.01


Бәйләнешле сөйләм үстерү

Диалоглар төзү

"Сабантуй", "Яңарыш" газеталары, "Ялкын" журналы


53

Һөнәрчелек сүзләре

Катнаш

1

16.01


Һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр булуы.

Сүзлек эше, диалог төзү, күнегүләр эшләү

Сүзлекләр, рәсемнәр


54

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр.

Яңа тема өйрәнү

1

21.01


Телнең сүзлек составы

үзгәреп торуы.

Актив сүзләрнең көндәлек

тормышта еш кулланылуы,

ә пассив сүзләрнең

сирәгрәк очравы.

Укытучының аңлатуы, сүзлек белән эшләү, тәрҗемә итү

А.Алиш "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"


55

Изложение

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

22.01

Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Өйрәтү характерындагы изложение язу

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр"


56

Искергән сүзләр.

Яңа тема өйрәнү

1

23.01


Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы

Кагыйдәне өйрәнү, әдәби әсәрләрдән искергән сүләрне табуга күнегүләр эшләү

Миллият сүзлеге


57

Неологизмнар

Яңа тема өйрәнү

1

28.01


Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы

Укытучының аңлатуы, сүзлек белән эшләү, җөмләләр төзү, парларда эшләү

Газета-журнал материаллары


58

Фразеологик әйтелмәләр

Яңа тема өйрәнү

1

29.01


Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы.

Укытучының аңлатуы, фразеологик сүзлек белән эшләү, тәрҗемә итү

Фразеологизмнар сүзлеге


59

Фразеологик әйтелмәләр. Диктант

Катнаш

1

30.01


Фразеологик бөтеннәрнең(күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе

Фразеологик сүзлек белән эшләү, текстан фразеологизмнарны табу, җөмләләр төзү, диктант язу

Фразеологизмнар сүзлеге


60

Фразелогик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1

04.02


Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрҗемә итү, диалог төзү

Фразеологизмнар сүзлеге


61

Лексикография

Яңа тема өйрәнү

1

05.02


Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү; орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану

Аңлатмалы, энциклопедик, орфографик, этимологик сүзлекләр


62

БСҮ "Сүзлекләр"

Катнаш

1

06.02


Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу

Диалог төзү

63

Сүзләргә лексик анализ ясау

Яңа тема өйрәнү

1

11.02


Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

Укытучының аңлатуы, сүзләргә лексик анализ ясау

64

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

1

12.02


Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту

Таблицалар тутыру, җөмләләр төзү

65

БСҮ "Сүзләр иленә сәяхәт"

Катнаш

1

13.02


Монологик сөйләмне үстерү

Телдән хикәя төзү

66

Контроль сочинение "Сүз турында сүз"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

18.02


Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Сочинение язу

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы


4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

67

Тамыр һәм кушымчалар

Яңа тема өйрәнү

1

19.02


Сүз төзелешенең, сүзнең мәгънәле кисәкләрен - тамырын, нигезен, кушымчаларын өйрәнүе. Сүзнең төп мәгънәле кисәге твмыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләренең кушымча дип аталуы.

Укытучының аңлатуы. Сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирү.

Таблица 1.10


68

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

Яңа тема өйрәнү

1

20.02


Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары. Кушымчаларның сүзгә үз мәгънәләрен өстәве.

Укытучының аңлатуы. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрү

Ф.Хөсни "Малай белән солдат"


69

БСҮ Мәкалә язу

Катнаш

1

25.02


Әлеге генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү


Әңгәмә, мәкалә язу

Газета-журнал материаллары


70

Бәйләгеч кушымчалар

Яңа тема өйрәнү

1

26.02


Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчаларның бәйләгеч кушымчалар дип аталуы. Мондый кушымчаларның исемнәр белән фигылъләргә ялгануы.

Укытучының аңлатуы. Тексттан бәйләгеч кушымчалы сүзләрне табу.

71

БСҮ "Сабантуй"

Катнаш

1

27.02


Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзү

Рәсем буенча сөйләшү

Тематик рәсемнәр, шигырьләр


72

Модальлек кушымчалары

Яңа тема өйрәнү

1

04.03


Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүче кушымчаларның модальлек кушымчалар дип аталуы.Болар исемнәрдә күплек сан, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары, сыйфатларда чагыштыру, кимлек дәрәҗәсе кушымчалары, сан төркемчәләре кушымчалары, фигыльләрдә юклык, заман кушымчалары.

Укытучының аңлатуы. Таблица белән эшләү, күнегүләр эшләү

Таблица 1.12


73

Модальлек кушымчалары

Белемнәрне гомумиләштерү

1

05.03


Модальлек кушымчаларының бәйләгеч куш. алдыннан килүе

Төркемнәрдә эшләү

Таблица 1.13


74

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

Яңа тема өйрәнү

1

06.03


Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы

Укытучының аңлатуы. Схемалар буенча сүзләр төзү

75

Изложение "Кояштагы тап"

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

11.03


Язма сөйләмне камилләштерү

Изложение язу

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"


76

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

Яңа тема өйрәнү

1

12.03


Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчасыз өлеше аталу.Тамыр белән туры килгән игезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы.


Кагыйдәне мөст өйрәнү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү

Шәхси карточкалар


77

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Катнаш

1

13.03


Кушма, тезмә, парлы сүзләр дә ясалма нигезле сүзләр дип каралуы.

Шәхси биремнәр эшләү, "Кем тизрәк әйтер"уены, диктант язу

78

Аңлатмалы диктант

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

18.03


Грамоталы язарга өйрәтү


Диктантлар җыентыгы


79

Сүз төзелешен тикшерү

Яңа тема өйрәнү

1

19.03


Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һшм камилләштерү:

Мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү

Укытучының аңлатуы. Сүз төзелешен тикшерү

80

Сүз төзелешен тикшерү

Катнаш

1

20.03


Сүз төзелеше, ясалышы ягыннан тикшерү

Сүз төзелешен тикшерүгә күнегүләр эшләү

81

"Сүз төзелеше" бүлеген кабатлау.

Белемнәрне гомумиләш

тереп кабатлау

1

01.04


"Сүз төзелеше" бүлеген кабатлау.

Төрле дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү

82

БСҮ "Язгы ташу"

Катнаш

1

02.04


Диалогик, монологик сөйләм оештыра белү

Әңгәмә, картина буенча җөмләләр һәм хикәя төзү

Картина


83

Кушымча ялгану

ысулы

Белемнәрне гомумиләш

терү

1

03.04


Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңасүз ясау кушымча ялгану ысулы дип аталу. Әлеге ысул белән исемнәр, сыйфатлар, фиг-нең ясалуы

Төркемнәрдә эшләү

Карточкалар


84

БСҮ "Г.Тукай - бөек шагыйрь"

Дәрес-лекция

1

08.04


Тукайның тормыш юлы, иҗаты, балалар өчен язылган шиг-ре.

Лекция, интерактив китап буенча фикер алышу, шиг. уку

Китаплар күргәзмәсе, интерактив китап "Тукай"


85

Сүзләр кушылу ысулы.

Яңа тема өйрәнү

1

09.04


Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү


Таблица 1.7


86

Кушма сүзләр

Яңа тема өйрәнү

1

10.04


Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе, кушма сүз булуы.

Укытучы аңлатуы, сүзлек белән эшләү, җөмләләр төзү

Ике телле сүзлекләр


87

БСҮ "Татар исемнәре"

Катнаш

1

15.04


Кушма исемнәрнең ясалуы

Эзләнү

Саттаров Г.Ф. "Татар исемнәре сүзлеге"


88

Парлы сүзләр

Яңа тема өйрәнү

1

16.04


Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, ааздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы. Парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

89

Тезмә сүзләр

Яңа тема өйрәнү

1

17.04


Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы һәм һәрбер сүзнең аерым ясалуы. Аларга бер сорау куелу. Тезмә сәзләрнең бер җөмлә кисәге булулары.

Укытучы аңлатуы, әдәби әсәр ярдәмендә биремнәр эшләү

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"


90

Тезмә сүзләрнең ясалышы

Белем-нәрне гомум.

1

22.04


Тезмә сүзләрнең язылышы һәм җөмләләрдә кулланылышы

Өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү.

Этимологик сүзлек


91

БСҮ "Фразеологизмнар"

Катнаш

1

23.04


Тезмә сүзләрнең фразнологизмнарда кулланылышы

Катнаш, тәрҗемә итү

"Фразеологизмнар сүзлеге"


92

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

Дәрес-прзентация

1

24.04


Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы бер сүз төркеменә карган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы.

Прзентация белән эшләү

Презентация


93

Сүзләрне кыскарту ысулы

Яңа тема өйрәнү

1

29.04


Тезмә сүзләрне кыскару юлы белән ясалган сүзләрне кыскартылма сүзләр дип аталуы.

Теманы мөст. өйрәнү

Газета-журнал материаллары


94

Кыскартылма сүзләрнең ясалуы.

Белемнәрне гомумиләштерү

1

30.04


Кыскартылма сүзләрнең ясалуы.

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

95

БСҮ "Язның бер көне ел туйдыра"

Катнаш

1

01.05


Телдән һәм язма сөйләмне үстерү

Диалог һәм монолог төзү

"Мәкалләр һәм әйтемнәр"


96

Фонетик ысул

Яңа тема өйрәнү

1

06.05


Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп калуы.

Укытучы аңлатуы, китап белән эш, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү

97

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу

Яңа тема өйрәнү

1

07.05


Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше

Укытучы сөйләме, кагыйдәне өйрәнү, күнегүләр эшләү

Сүзлекләр


98

БСҮ "Сабантуй - күңелле бәйрәм"

Катнаш

1

08.05


Бирелгән текстның эчтәлеге буенча план төзү

Әңгәмә, текстны уку, план төзү

Рәсемнәр, шиг-р, карточкалар


99

БСҮ "Күңелле җәй"

Катнаш

1

13.05


Бирелгән репликалар белән диалог төзү

Диалог төзү

Рәсемнәр, шиг-р, карточкалар


100

"Фонетика" темасын кабатлау

Белемнәрне гомумиләштерү

1

14.05


"Фонетика" темасын кабатлау

Күмәк эшләү

101

"Лексика" темасын кабатлау

Белемнәрне гомумиләштереп кабат-лау

1

15.05


"Лексика" темасын кабатлау

Шәхси биремнәр эшләү

Шәхси карточкалар


102

"Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы" темасын кабатлау

Белемнәрне гомумиләштереп кабат-лау һәм ныгыту

1

20.05


"Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы" темасын кабатлау

Күнегүләр эшләү, тәрҗемә итү

103

Контроль изложение

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

1

21.05


Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

Изложение язу

Изложение

ләр җыентыгы


104

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

Белемнәрне ныгыту

1

22.05


Контроль эш вакытында җибәрелгән хаталарны барлау, кабат булдырмау өстендә эшләү

Хаталар өстендә эшләү

105

Темаларны гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне гомумиләштереп кабат-лау

1

27.05


Темаларны гомумиләштереп кабатлау

Биремнәрне язмача эшләү




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал