7


  • Учителю
  • Коспект урока 'Җыйнак һәм җәенке җөмләләр' 4 класс

Коспект урока 'Җыйнак һәм җәенке җөмләләр' 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Татар теле дәресе 4 классТема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Максат: 1.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында билгеләмә бирү.2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр аера белергә өйрәтү.3.Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.4.Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.Дәрес тибы: Яңа
предварительный просмотр материала

Татар теле дәресе 4 класс

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.



Максат: 1.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында билгеләмә бирү.

2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр аера белергә өйрәтү.

3.Укучыларныӊ лексик - грамматик белемнәрен камилләштерү.

4.Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: карточкалар,дәреслек Ф.Ф.Харисова,Ч.М.Харисова Татар теле 4 класс, дәфтәрләр, компьютер, экран.


Дәрес барышы


I. Оештыру өлеше

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн барыгызга. Әйдәгез елмаеп алыйк та, дәресебезне уңышлы итеп үткәрик.

Бүгенге дәреснең ничек үтүен телисез, балалар? (Күңелле, уңышлы, яңа белем алу теләге белән...).


II. Актуальләштерү.

а) Сүзлек эше.

- Балалар, әйдәгез дәфтәрләрне ачып бугенге числоны язабыз, класс эше. Сүзлек эшен үткәрик.

Кәүсә, чәүкә,тәүлек,түбәтәй, бәрү, селәүсен.

-Бу сүзләргә басым куегыз һәм орфограммасын сызыгыз. (Балалар ү хәрефен сызарга тиеш). Бу сүзләр нинди кагыйдәгә? (Бу сүзләрдә ү хәрефе урнына [йү] авазы ишетелә, язганда ү хәрефе языла). Нинди сүз яңа сез өчен? (Экранда селәүсен фотосы)(Селәүсен).Бу сүз нинди сүз төркеменә керә? (Исем).Бу сүз нәрсә аңлата икән? Сүзлектән карыйбыз, балалар.

(Экранда селәүсен фотосы) Селәүсен - рысь, урманда яшәүче җәнлек. Бу җәнлек безнең Юкәмин районынның урманнарында яши микән? Удмуртияның Кызыл китабын карыйбыз. Бу сүзнең синонимнарын әйтегез балалар.( Кыр песие, урман песие).

-Селәүсен сүзе белән сүзтезмә һәм җөмлә төзеп языгыз дәфтәрегезгә.

б) Җөмлә турында белемнәрен камилләштерү.

- Нәрсә ул җөмлә?

-Нинди җөмлә төрләре була? ( өндәү, хикәя, сорау) Мисаллар китерегез.

Нәрсә ул җөмлә кисәкләре һәм сүз төркеме? Нәрсә белән аерыла?

Җөмләнең төп нигезе нәрсәдән тора? (Иядән хәбәрдән)


III. Яңа тем аны аңлату.

а) Уку проблемасын кую.

-Балалар, экранга игътибар итегез әле. Шунда җөмләләр язылган. Укыгыз.

Укучылар укыйлар. Укытучы сөйли. Укучылар тырышып укыйлар. Укытучы дәрестә сөйли.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгелик. (Ия хәбәр).

  • Балалар, бу җөмлә җыйнакмы яисә җәенкеме?

б) Уку проблемасын оештыру.

Мин сезгә, балалар, ничә сорау бирдем? (Бер). Ә ничә җавап алдым? (Берничә). Димәк. Балалар без нәрсәне белмибез икән? Нинди сорау туа башыгызда? (Нинди була икән җыйнак җөмлә һәм җәенке җөмлә). Нинди максат куябыз үз алдыбызда бүген? (Белергә нинди җөмләне җыйнак диләр, ниндиен җәенке диләр)

в) Уку максатын алу.

- Дөрес, бүген без дәрестә җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән танышырбыз, аларны аерырга өйрәнербез.

г) Җаваплар эзләү.

- Җәенке сүзе нәрсәне аңлата? (җәелә, җәеп салу, зуррак ясау)

Менә җөмлә: Кич җитте. Җәегез аны. Ничек җәярсез аны?( Иярчен кисәкләрен өстәрбез) Җәйге җылы кич җитте.

  • Җыйнак сүзе нәрсәне аңлата? (Җыелган, җыеп куйган, арттырмаган)

  • Әйтергә булдырасызмы хәзер нинди җөмлә җәенке ниндие җыйнак?

д)Дәреслек белән эш.

-Дәреслекне ачабыз 135 нче биткә бирелгән кагыйдәне тулы тавыш белән укыйбыз. Сөйләмдә үзебез нинди җөмләләр кулланабыз ешрак? (Җыйнак). Нигә?

-Ничек белергә, җыйнакмы җәенкеме җөмлә дип? (Баш кисәкләр һәм иярчен кисәкләр булган җөмлә җәенке җөмлә була. Әгәр җөмлә баш кисәкләрдән генә торса, бу җыйнак җөмлә була).

- Дөресме нәтиҗә ясагансыз? Мисаллар китерегез. Һәркем берәр җәенке һәм җыйнак җөмлә әйтеп чыга.

- Әдәбият дәреслегендә хикәяләрдә нинди җөмләләр ешрак очрый җыйнакмы җәенкеме? Кайсысы матуррак тулырак байрак укыла? (Җәенке). Чагыштырыгыз әле: Сирень чәчәк ата. -Урамнарны хуш искә төреп сирень чәчәк ата.

Физкультпауза.

-Балалар ял итеп алабыз. Ручкаларыгызны алып ручка башына карагыз, аннары еракка карагыз. 8 мәртәбә кабатлагыз.


IV. Яңа белемнәрне камиллштерү.

-Нинди тема узабыз дәрестә? (Җыйнак һәм җәенке җөмләләр)

Хәзер мин сезгә җөмләләр укыймын, ә сез санагыз ничә җөмлә монда җыйнак, ничәсе җәенке.

Азат янына малайлар килделәр. Мин дәү әниләргә кунакка барам. Кич җитте.Кояш баеды. Мин юкәмин районында яшим. Укытучы сөйләде. Укучылар мәктәп бакчасында эшлиләр.

(Монда өч җыйнак һәм дүрт җәенке җөмлә).


V.Яңа белемнәрне язма эштә тикшерү.

а) Карточкалар буенча эш.

-Ә хәзер, әйдәгез, күнегүләргә күчик. Күнегүләр өстендә яңа темабызны ныгытырбыз.Бар күнегүләрне тырышып эшләргә кирәк. Мин сезгә карточкалар аерам.Анда җыйнак җөмләләр язылган. Сезнең бу җыйнак җөмләләрне җәенке итеп язасы.

Кыш җитте. Кар ява. Балалар уйнылар. Кошлар сайрамый. Сулар ката. Кар яуган. Мин укыйм. Кунаклар килде. Дустым яза. Без эшлибез. Алсу сөйләде. Алар бардылар. Урман матур. Дустым җырлады. Ул китте. Без кабатлыйбыз. Кар эри.


Күнегү тикшерелә. Бер бала тактада эшли, калган балалар урыннарында.

б) Дәреслек буенча эш.

-Күнегү 332. Укыгыз нишләргә кушкан? (Җәенке җөмләләрне җыйнак итеп язарга). Ничек итеп ясарсыз? (Иярчен кисәкләрне алырбыз, баш кисәкләрен генә язарбыз). Дөрес. Эшне дәфтәрдә языгыз, ия белән хәбәрне сызып куегыз.

- Тикшерәбез эшебезне. Дәфтәрләрегез белән алмашыныгыз, каләм алып тикшерегез.

в) Дидактик уен.

- Балалар, басыгыз.Ял итеп алабыз, белемнәрне дә тикшерәбез. Мин җөмләләр әйтәм. Җыйнак җөмлә булса утырыгыз чүгәләп, җәенке булса - кулларны югары күтәрәбез.

1.Җил исте.

2.Айсылу ромашкадан такыя үрде.

3.Кырда сыерлар ашый.

4.Кынгырау чәчәге ата.

5.Кәримә соры куян алды.

6.Тынлык.

-Әйтегезче, бер сүздән җөмлә төзеләме?(Әйе). Сөйләмдә еш очрыймы? Нигә аларны җөмлә дип әйтергә була? (Аларда тулы бер мәгънә бар, интонация күренә, бу бер сүз ия яисә хәбәр була).

Мисал:Төн. Тынлык. Авылда утлар күренми.


VI. Йомгаклау.Рефлексия.

-Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Нинди тема уздык? Ничек аерырга җәенке җөмләне җыйнактан?

Нәрсә авыр иде сезгә? Кызык иде?

Эшнең кайсы этабында кыенлыклар очрады?

Нинди яңа белемнәр алдыгыз? (Җыйнак җөмләне җәенке ясарга, җәенкене җыйнак ясарга өйрәндек. Ия белән хәбәргә сораулар куеп иярчен кисәкләр сайларга һәм җөмләләр төзәргә өйрәндек).

Бу белемнәрегезне кайда кулланырга булдырасыз?

Тест эшләү.

  1. Җөмләнең баш кисәкләре

А) хәбәр, аергыч;

Б) ия, хәбәр;

В) ия, тәмамлык.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре

А) хәл, аергыч,ия;

Б) тәмамлык, аргыч;

В) хәл, тәмамлык, ия;

3. Бу нинди җөмлә? Азат дәрестә шигырь сөйләде.

А) җыйнак; б) җәенке.

4.Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди була?

А) хикәя, җәенке;

Б) сорау, боеру, хикәя;

В) җыйнак боеру.

5. Нинди җөмлә җыйнак дип атала?

А) баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак дип атала;

Б) баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә;

В) баш кисәге исем белән белдергән җөмлә.

6. Татар телендә ничә иярчен җөмлә бар?

А) 3; б) 4; в) 5.

-Әйдәгез, тестны тикшерәбез, эшләрне бәялибез. Дәфтәрләребез белән алмашынабыз каләм белән тикшереп билге куябыз.


Өй эше бирү.

  1. Күнегү 334 стр.136; 2) "Яңарыш" газетасының "Алтын йомгак" сәхифәсеннән өчәр җөмлә үткән темага язып килергә.

Дәресебез тәмамланды. Тырышып эшләгәнегез өчен рәхмәт. Исән булыгыз.



МБОУ Починковская ООШ

Юкаменского района

Удмуртской Республики



Татар теле дәресе 4 класс

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр



Учитель татарского языка и литературы

Арасланова Марьям Яхиевна





Починки, 2015г.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал