7


  • Учителю
  • Урок - презентация в 11 классе по татарской литературе. Тема урока: «Библиотеки города Нижнекамске»

Урок - презентация в 11 классе по татарской литературе. Тема урока: «Библиотеки города Нижнекамске»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Урок - презентация «Библиотеки города Нижнекамска» проводилось в 11 классе.Вид урока: защита проектных работ по теме «Знание и книга».Целью урока было закрепление знаний и навыков учащихся по пройденной теме., а так-же создание интереса к книгам, библи
предварительный просмотр материала

"Кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфлары булган гомуми белем бирүче 15 нче урта мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе





11 нче А сыйныфының рус төркемендә

үткәрелгән дәрес планы


"Түбән Кама китапханәләре" темасы буенча

дәрес - презентация




Дәресне үткәрде: I категорияле һәм

әдәбияты укытучысы Әхмәтова

Миләүшә Индус кызы

Түбән Кама, 2014 нче ел






Тема: Түбән Кама китапханәләре.

Тибы: Диалогик- монологик сөйләмгә чыгу.


Төре: " Белем һәм китап" темасы буенча - проектлар яклау дәресе.


Максат: 1) Укулыларның бирелгән тема буенча жөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту,

сүзләргә тиешле кушымчаларны ялгый белүләрен актуальләштерү.

2)Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу аша укучыларның фикерләү

дәрәҗәсен арттыру, сөйләмен баету, яңа технологияләргә таянып сөйләм

осталыгын арттыру.

3)Шәһәр китапханәләре белән кызыксыну, укуга яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,

интернет челтәре аша татар китапларын уку мөмкинлеге бирү.


Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор,"Түбән Кама- туган шәһәре" текстлар,

күнегүләр җыентыгы, Түбән Кама, 2008 ел, укучыларның һәм укытучының

дәрескә әзерләнгән презентацияләре.


Дәрес планы:

  1. Оештыру моменты (исәнләшү, энергизатор, тема әйтү)

  2. Актуальләштерү.

  3. Проектлар яклау эше( күнегүләр белән үрелеп бара).

  4. Интернет сайтлары белән таныштыру.

  5. Йомгаклау.

Дәрес барышы:


I, II (Дәрес бышында 1 слайд ачык тора. ( сыйныф һәм укытучы фотолары,"Без татарча сөйләшәбез" җөмләсе язылган)

  • Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле!

  • Сез минем иң яхшы укучыларым, дәресләрдә бик яхшы эшлисез, буген дә яхшы эшләрсез дип ышанам, сезгә уңышлар телим.


  • 2 слайд( дәрес темасы)

  • Укучылар, сезнең төп эшегез уку. Әйтегез әле, яхшы уку өчен, нишләргә кирәк?(укучыларның якынча җавабы: өй эше әзерләргә кирәк, китап укырга кирәк, китапханәгә йөрергә кирәк, интернетта утырырга кирәк, көндәлеккә өй эшен язарга кирәк һ. б.)

  • Дөрес, яхшы уку өчен, безгә китапханәләр ярдәм итә. Ә сез китапханәгә йөрисезме?( Мин китапханәгә йөрим. Әйе, мин дә йорим. Мин китапханәгә еш йорим. Мин китапханәгә дустым белән барам һ. б.)

  • Хәзер мин сезне Т.К. китапханәләренә сәяхатькә чакырам. Димәк безнең дәрес темабызны ничек дип атарга мөмкин? (Түбән Кама китапханәләре) Өй эше нинди иде? Проект яклау эшен башлыйбыз. Кайсы төркем беренче сөйли?( әйдәгез, без! )

III. 3 нче төркем. (4 укучы, берсе- презинтация күрсәтә (мәктәп китапханәсе) 3

укучы- диалог сөйли)

  • Укучылар, сезнең төркемдә кем нәрсә эшләде?(Мин диалог төзедем, ә мин китапханәгә бардым... )

  • Әйдәгез, аларның эшләрен бәялик. Ничек эшләнгәннәр?( Мин "5" ле куям, чөнки ул яхшы әзерләнгән һ. б.) Рәхмәт, утырыгыз!

  • Күнегүләр җыентыгын ачыгыз, 33 бит,4 нче күнегү. Җөмләләр төзегез.(1 төркем җавап бирә, калганнар тәрҗемәсен әйтә)

  • 4 нче төркем (Балалар китапханәсе)

  • Әйдәгез, бу төркемнең эшен бәялик? (Сорау: кем нәрсә эшләде?) билгеләр куялар, дәлилиләр)

  • Тагын җыентыктан күнегү эшлибез. Һәр төркем үзе эшли, анна соң тикшерәбез. (38бит ,4нче күнегү)

  • (тикшерү: җ-не укытучы укый , һәр төркем үз җавабын бирә. дөрес җавап сайланыла)

  • 1 нче төркем (Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә)

  • Эшне бәяләү,билгеләр кую (Рәхмәт)


  • 3 слайд. Түбән Кама шәһәрендә 19 китапханә бар.

  • Укучылар,бу җөмләгә сорау җөмләләр төзегез.

  • Тикшерү: Һәр төркем 1 сорау җөмләсе укый, калганнарда шул сорау җөмләсе булса, сызып куялар.Тагын кемдә сорау җөмләсе бар?

  • Рәхмәт.

  • 2 нче төркем - Кол Гали исемендәге милли китапханә.

  • Бәяләү,билгеләр кую (Рәхмәт)

  • 4 слайд-интернет сайтлары.

  • Өй эшенә әзерләнгәндә,без материалны Инетернеттан алабыз.Татар әдәбияты буенча да интернеттан материал табып була. Менә бу сайт исемнәрен язып алабыз.

1) tatknigafund.ru- вы можете прочитать любую татарскую книгу

2) belem.ru -найдёте сведения о поэтах и писателях.

3) tatarlar.ru - всемирная сеть татар. Всё о татарах

4) kitapxane.ru - О библеотеках

5) edu.tatar.ru - Через "Ученику "- цифровые ресурсы и полезные ссылким

посмотрите!


5 нче слайд - Китап рәсемнәре һәм шигырь юллары.

  • Укучылар, китап- белем чишмәсе. Ул иң изге сүз, ул иң кадерле әйбер, иң яхшы дус!

Китап укыгыз, китабны яратыгыз, белемле булыгыз!

Китап- киңәшчең синең

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны!

6 слайд ( Укучылар фотосы, Без булдырабыз!)

-Укучылар, дәресебез тәмам. Сез бүген бик яхшы эшләдегез, актив булдыгыз, тырыштыгыз!( Бөтенесе бергә: Без... булдырабыз! Рәхмәт!)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал