7


  • Учителю
  • Җөмләнең тиңдәш кисәкләре буенча татар теле дәресе

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре буенча татар теле дәресе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сыйныф: 5 нче сыйныф, татар төркеме

ФДББС буенча дәрес.

Тема:Җөмләнең тиңдәш кисәкләре..

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Төп максатлар:

1.Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен мөстәкыйль рәвештә үзләштерү.

2.Тиңдәш кисәкләрне биремнәрдә куллану күнекмәләрен бирү.

3.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрестә кулланылган материал

Тарату материалы:укыту эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; белемнәрен тикшерү өчен биремнәр.

Дәрес барышы.

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә барчабызга!

-Кәефләрегез ничек? (укучылар карточкалар ярдәмендә үзләренең кәефләре ничек икәнне күрсәтәләр)

- Бик яхшы!

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү .

-Укучылар, бүген безгә кунак килде.Бу кем? (Укытучы малай рәсемен күрсәтә)

-Бу "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыре геройлары.Бу шигырьне кем язган?(Габдулла Тукай язган)

- Сез,ничек уйлыйсыйсыз?.Малай ни өчен урамга йөгереп чыкмый?(чөнки ул дәрес әзерли, эше бик күп).

-Ә безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Малай кебек тырышып укырга, язарга кирәк).

-Укучылар, без дә малай кебек тырыша алабызмы?(Әйе, тырыша алабыз.)

- Нинди мәкаль бар әле? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар.)

-Әйдәгез әле, без бу мәкальне тикшереп үтик. Бу төре буенча нинди җөмлә? (хикәя җөмлә, җәенке җөмлә)

- Ни өчен? (Чөнки җөмлә ахырында нокта куелган һәм тыныч тавыш белән әйтелә).

-Бик дөрес.Тагын без җөмләләрне ничек тикшерә алабыз? (Җөмләнең баш кисәкләрен , иярчен кисәкләрен (аергычны) таба беләбез) Бу җөмләдә баш кисәкләр

кадак - ия,

кагар, табар -хәбәрләр,

тырышкан - аергыч була.

-Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз.

-Укучылар, бу җөмләне тагын кайсы яктан тикшереп була?Уйлап карагыз әле. Без җөмләнең төрен билгели алдык, җөмлә кисәкләре буенча тикшердек. Тагын бер кат сораулар ярдәмендә ачыклап карыйк , әле. Табар - нишләр?, кагар- нишләр?.Бер үк сорауга җавап булып киләләр.Бу нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген белдегезме? (Юк, белә алмадык).

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.

Сез нәрсәне эшли алмадыгыз?(Без сүзләргә сорау куйдык, ләкин нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген аера алмадык.)

-Ә ни өчен белмисез?(Чөнки әле бу тема безнең өчен бик авыр).

4.Проектны төзү һәм аннан чыгу юллары

-Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Хәзер безгә план төзергә, максат куярга кирәк.

-Хәзер сүзләрнең бер үк сорауга җавап булып килгән булуларын һәм нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген аерырга өйрәнәбез.

-Укучылар, теманы әйтеп карагыз.(Бүгенге дәреснең темасы"Җөмләнең тиңдәш кисәкләре"

-Хәзер алдагы эшебезнең планын төзибез.Тактада план киселгән кәгазьләр.Сез тактада планыбызның адымнарын күрәсез.Алар буталып беткән.Бу сүзләрне билгеле бер тәртипкә керергә кирәк.

1.Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен табарга.

2.Сораулар ярдәмендә җөмлә кисәкләрен аера белергә

3.Эталон (үрнәк) төзү

-Укучылар,без план буенча нәрсә эшлибез?

5.Проектны тормышка ашыру.

-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа белемне үзләштерәсез.Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.

-Төркемнәрдә бер үк сорауга җавап булып килгән сүзләрне табасыз.Алар нинди сүзләр(ямь бүген, бәйрәм бүген)Нинди сорауга җавап булып киләләр? (Нәрсә? бүген соравына.Бу тиңдәш исемнәр.(Барсам, торсам) Бу сүзләр нинди сорауга җавап булып киләләр.нишләсәм? соравына җавап булып киләләр.

-Шулай итеп тиңдәш кисәкләр нәрсә белән аерылалар?. Сүз төркемнәре буенча аерылалар.Аларны ничек аерып була? ( сораулар ярдәмендә)

6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту

-Укучылар. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?(Җөмләләрне тикшереп карарга була)

-Ә ничек?(Сораулар ярдәмендә)

-Хәзер нишлибез?(күнегүләрдә ныгытабыз)

-Ял итү

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.

"Бала белән күбәләк", "Безнең гаилә"шигыре буенча бирем.

" Безнең гаилә"

Әткәй, әнкәй,мин, апай,әби,бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе.

Бергә ашый,чәй дә эчә,безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар; өйне тычкан явыздан саклый ул.

Г.Тукай

-Балалар , барыгызда эшли алдымы? Нинди кыенлыклар туды?Ни өчен? Сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?Ә кемнең бер авырлыкта тумады.

Тактада эталон куела.Билгеләр куйдыру.

-Укучылар, булдырдыгыз.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Укучылар, хәзер мин сезгә "Су анасы ""Шүрәле" әкиятеннән өзек бирәм. Анда сүзләр төшереп калдырылган.Төшереп калдырган сүзләрне куеп язабыз һәм тиңдәш кисәкләрне табабыз.

Һәр төркем үз эшен яклый.

9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия

-Бүген без дәрестә нәрсә эшләдек?Нинди максат куйдык?Максатка ирештекме?Кем үзе өчен яңа белем ала алды?Нинди авырлыклар булды?

-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эшли алам "4"ле куела.

*Мин аңладым, тик сорауларым калды "3" ле куела.

Өй эше.

1.Иҗади эш.Г.Тукайның яраткан бер шигырен тикшерергә.

2.Г.Тукай шигыренә рәсем ясарг



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал