7


Имя прилагательное

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Имя существи́тельное (или просто существительное) — самостоятельная часть речи, принадлежащая к категории имени и классу полнозначных лексем, может выступать в предложении в функциях подлежащего,дополнения[1] и именной части сказуемого. В русском языке — самостоятельн
предварительный просмотр материала

Татар әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану тәҗрибәсе

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты - укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә.

Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә - критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уятутөшенү (аңлау)рефлексия.

  1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

  2. Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

  3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: "кәрзин" ысулы, инсерт, синквейн, "алты эшләпә" ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Бу докладымда мин әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану турында сөйләргә телим. Бу технологиянең яңалыгы аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында. 5 нче татар төркемендә ел дәвамында эшләү дәверендә шактый гына тәҗрибә тупланды. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны "уяту" һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. Белем сыйфаты 72% тан 87% ка күтәрелде. Әдәбият дәресләрендә кластер, синквейн, "алты эшләпә", инсерт һәм "кәрзин" ысулларын кулландым. Алар мисаллар белән нигезләнеп, докладымда урын алдылар. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

"Кәрзин" ысулы.

Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең "Кар нинди җылы..." хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану "бәхет" һәм "кайгы" төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме - "Бәхет нәрсә ул?", икенчесе "Нәрсә ул кайгы?" соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Инсерт ысулы.

Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле "текстны тамгалау" дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Мин үзем бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә кулланам һәм болай эшләү уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм.

Г. Бәшировның 5 нче сыйныф әдәбияты дәреслегендә урнашкан "Нинди ул Татарстан?" текстын өйрәнгәндә, укучылар аның кырыена шул тамгаларны куеп бардылар. Текстны тамгалап укыганнан соң, дүрт бүлектән торган Инсерт таблицасы тутырылды. Бүлекләр дә шул тамгалар белән билгеләнде. Таблицага тексттагы мәгълүматлар кыскача гына язып куелды. Соңыннан язмалар тикшереп анализланды. Инсерт ысулы текстны җентекләп анализларга, кирәкле фикерне аерып алырга, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.

"Синквейн язу" ысулы.

"Синквейн" сүзе французча шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә - резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу - исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз - резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

Бер мисал китерик.

Чәчәк. (исем)

Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)

Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)

Һәм үзенә тартып тора. (фраза)

Шомырт. (резюме)

Икенче мисал.

Хатын-кыз. (исем)

Акыллы, сөйкемле. (ике сыйфат)

Эшли, юа, пешерә. (өч фигыль)

Кадерле кешем ул минем. (фраза)

Әнием. (резюме)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал