- Учителю
- ҖәМгыять белеме буенча дәрес эшкәртмәсе 'Ата- аналар һәм балалапның үзара мөнәсәбәте'
ҖәМгыять белеме буенча дәрес эшкәртмәсе 'Ата- аналар һәм балалапның үзара мөнәсәбәте'
Җәмгыять белеме - 6 класс
Тема: Балалар һәм ата- аналарның үзара мөнәсәбәтләре
Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Максат: 1. Балалар һәм ата- аналар арасында киеренке хәлләрне булдырмау очраклары белән танышу. 2. Укучыларда уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләрен һәм танып-белү активлыгын үстерү. 3. Укучыларда ата- аналарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү
Җиһазлау. Дәреслек (А.Кравченко, Е.Певцова. Җәмгыять белеме. VI сыйныф), презентация.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрестә эшләргә әзерме сез? Әйдәгез, моны белер өчен сезнең белән кечкенә тикшерү эшләп алыйк. Мин өчкә кадәр саныйм, ә сез кулларыгызны я алга таба сузарга, я кулларыгызны бер- берсе өстенә куярга, я йодрыкка төйнәп куярга мөмкинсез.
-
Әзерме? 1,2,3!
-
Рәхмәт! Мин сезнең дәрескә нинди кәефтә керүегезне аңладым.
Кулларыгыз алга таба сузылган - сез дәрестә эшләргә әзер.
Кулларыгыз бер- берсе өстенә куелган - сез дәрестә эшләргә, катнашырга теләмисез.
Кулларыгыз йодрыкка төйнәп куелган- сезнең бүген кәефегез бик үк яхшы түгел.
2. Дежур укучы рапорты
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Әйдәгез әле узган дәрес материалларын искә төшереп китик.
1) ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН
Моның өчен ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН ( "Бас"- "Утыр") ысулын кулланырбыз. Мин җөмләләр укыйм, сез бу җөмлә белән килешәсез икән урыннарыгызда утырасыз, юк икән басасыз.
ҖӨМЛӘЛӘР:
-
Балачак- ул туганнан алып 11 яшькәчә вакыт. (Әйе- утыралар)
-
Балачакны дүрт стадиягә бүлеп йөртәләр. (Юк- басалар)
-
Беренче урынга матди кыйммәтләрне куйган кешеләрне материалист дип атыйлар. (Әйе- утыралар)
-
Политология- кешеләрнең икътисади эшчәнлеген өйрәнә. (Юк- басалар)
-
14 яшь тулган барлык гражданнар паспорт ала. (Әйе- утыралар)
-
Федераль җыен 1 палатадан тора. (Юк- басалар)
-
Гаилә кече социаль төркемгә керә. (Әйе- утыралар)
-
Бүген 23 апрель. (Әйе- утыралар)
2) Терминнар өстендә эш. (Укучы такта алдындагы бирелгән терминнарның берсен сайлап ала һәм төшенчәсенә аңлатма бирә)
- «Җәмгыять» (Җәмгыять- дәүләтнең, халыкның, милләтнең социаль оешмасы)
- «Буын». (Буын - билгеле бер чорда туган һәм бер үк тарихи шартларда формалашкан кешеләр төркеме.)
- «Идеалист» (Идеалист - күтәренке максатлара омтылучы риясыз кеше.)
- «Дәүләт» (Дәүләт- җәмгыятьнең сәяси оештырылуы, ул идарә формасы белән характерлана: монархия һәм республика)
- «Идеал» (Идеал- үрнәк, камиллек, омтылышларның иң югары максаты.)
- «Гаилә» (Гаилә- никахка яки кан- кардәшлеккә нигезләнгән, уртак көнкүреш, үзара ярдәм, мораль һәм хокукый җаваплылык белән бәйләнгән иң кечкенә төркем)
III. Яңа материал белән таныштыру.
Укытучы. Кешеләрнең бер-берсе белән аралашуда, әңгәмәдә нәрсә якынайта?
-Әлбәттә, елмаю. Ә хәзер без дә җилкә иптәшләрегез белән кулларыгызны- кулга куеп, бер- беребезгә елмаюларыбызны бүләк итик. Иптәшегезнең йөзенә карап нинди хис кичердегез?
- Дуслык, иптәшлек.
Ә кулыннан нәрсә тойдыгыз?
- Җылылык.
Укытучы. Әйе, әңгәмәдәшеңнең сиңа карата дус мөнәсәбәттә булуы, аның җылысын тою синдә ышанычлы хисләр тудыра, үзендә ниндидер бер яңа көч барлыкка китерә.
Укытучы. Мин сезгә шушыңа бәйләп бер Риваять белән таныштырып үтәсем килә.
Риваять
Борын заманнарда яшәгән ди, 100 кешедән торган бер гаилә. Бу гаилә һәрвакыт тынычлыкта һәм бер- берсен хөрмәт итеп яшәгән. Шушы гаилә турында сүз патшага барып ирешкән. Патша гаилә башлыгын үзенә чакырган һәм сорау биргән:
-"Ничек сез шулай бер- берегезне рәнҗетмичә, дус- тату, аңлашып яши аласыз?". Гаилә башлыгы бер кәгазъ бите алганда нәрсәдер язган. Патша бу кәгазъ битен кулына алгач, бик нык гаҗәпкә калган. Анда 100 тапкыр бары тик бер сүз генә язылган булган.
-
Нинди сүз язылганын, бер- береңне рәнҗетмичә, дус- тату, аңлашып яшәү серенең нинди булуын дәрес азагында җавап биреп карарсыз.
-
Ә хәзер әйтегез әле миңа, шушы риваятьтән чыгып бүген сүз нәрсә турында барачак?
(Гаилә һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр)
Укытучы. Без бүген дәрестә һәр кешенең күңелендә җылы урынны биләп торучы һәм һәр кешегә кирәк булган мөнәсәбәтләр турында сөйләшербез. Ягъни бүген дәрестә "Гаилә. Балалар һәм ата- аналарның үзара мөнәсәбәтләре" турында сүз барачак.
Укытучы. Кешегә иң зур йогынты күпчелек очракта гаилә тарафыннан ясала. Җәмгыятьтә, мәктәп тә, эш тә түгел, нәкъ менә гаилә зуррак йогынты ясый. Һәм беренче чиратта бала шәхесен ата-аналар формалаштыра.
Алар баланы җәмгыятьтә үз- үзен тоту кагыйдәләрен үзләштерүгә, тирә- юньне яхшырак аңларга, кешеләр белән аралашырга, аларның хәленә керә белергә өйрәтә. Баланың нинди булып үсүе, башка кешеләр белән аралашып яши белүе беренче чиратта аның үз ата-анасы белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйләнгән.
Бала тормышында аның әтисе һәм әнисе аеруча зур урын били.
Укытучы. Хәзер, экраннарга карыйбыз. Рәсемнәрдә бала өчен ата-аналары кем булып тора? Шуны ачыклыйбыз.
Җаваплар:
1. Әти- әнисе бала өчен таяныч, шунсыз бала үзен ярдәмчесез һәм ялгыз хис итә.
2. Хакимлек гәүдәләнеше.
3. Ошарга тырышу үрнәге.
4. Өлкән дуслары һәм киңәшчеләре.
Анкета. (Укучылар өчен)
-
Әти- әниегез һәм сезнең белән үзара аңлашу бармы?
-
Әти- әниегез белән ачылып китеп сөйләшәсезме? Киңәшләр сорыйсызмы?
-
Әти- әниегезнең эше белән кызыксынасызмы?
-
Әти- әниегез сезнең дусларыгызны беләме?
-
Дусларыгыз сезнең өйдә буламы?
-
Сезгә өйдә күңелсезме? Буш вакытларыгызны башка җирдә үткәрергә тырышасызмы?
-
Әти- әниегез белән уртак кызыксынуларыгыз бармы?
-
Дусларыгыз белән бәйрәм иткәндә, әти- әниегезнең дә бу бәйрәмдә катнашуын теләр идегезме?
-
Әти- әниегез белән укыган китапларыгыз яки караган кинолар турында фикер алышасызмы?
-
Әти- әниегез белән бергә театрларга, музейларга, күргәзмәләргә, концертларга барасызмы?
"Уңай җавап"- 2 балл
"Кайвакыт"- 1 балл
"Тискәре җавап" -0 балл
Нәтиҗә.
15 балл һәм аннан күбрәк- әти- әниегез һәм сезнең арада мөнәсәбәтләр яхшы
10 баллдан 15 баллга кадәр аралык- канәгатьләнерлек
10 баллдан түбән- әти- әниегез һәм сезнең арада мөнәсәбәтләр киеренке хәлдә
Укытучы. Сезнең игътибарыгызга "Бер капчык алма" мультфильмын тәкъдим итәм. Сезгә сорау бу мультфильмда гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр нинди?
Мультфильм "Бер капчык алма"
Җавап: Бу мультфильмда гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр хөрмәткә нигезләнгән. Куян әнисе балаларына әкият укый. Балалар белән аралашуы бар. Ә куян малаена сабыр гына әтиләрен кайтуын көтәргә куша, әтинең гаиләдә дәрәҗәсе бар. Бу дәрәҗәне әни кеше булдырганлыгы күренә.
Әти дә балаларын нык яратуы күренеп тора. Ул алар өчен утка да, суга да керергә әзер. Бүре белән сөйләшкән вакытында да, балаларын шул хәтле ярату хисе белән сөйли.
Укытучы. Баласына эндәшкәндә нинди сүз куллана?
ЛАПОЧКА - милая, красивая
Укытучы. Ә сезгә әти- әниләрегез ничек эндәшә?
Укытучы. Ата- аналар һәм бала турында нинди татар халык мәкалләрен беләсез?
Татар халык мәкалләре:
-
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
-
Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас. -
Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.
-
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс. -
Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
-
Ата аркасы - кала аркасы.
-
Ата - беләк,
Ана - йөрәк. -
Ата йөрәге - таудан өлкән,
Ана йөрәге - диңгездән тирән. -
Атаң-анаң - чын дусың,
Дус-ишләрең - юлдашың. -
Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот! -
Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
-
Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
-
Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.
-
Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
Физкультминутка.
Укытучы. Әйдәгез, әле укучылар бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Бастык, кулларнны алга таба суздык, бер аякка гына бастык. Икенче аякны алмаштырып бастык. Ә хәзер инде җилкә иптәшләрегез белән кулга кул тотынышып бастык. Шулай ук бер генә аякта басып торабыз, аякны алмаштырдык. Тавышланмыйча гына утырдык.
Укытучы.
- Кайсы очрак вакытында бер аякта басып тору җиңелрәк иде?
- Ни өчен пар белән булганда бер аякта басып тору уңайлырак?
- Нәрсә ярдәм итте? (ярдәмләшү, бер- береңә булышу)
Укытучы. Ярдәмләшү, бер- береңә булышу кешегә һәрвакыт кирәк, ә гаиләдә бигрәктә кирәк.
Ләкин дөньяда иң бердәм гаиләдә дә аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Моны психологлар конфликт дип атыйлар.
Конфликт- (латинчадан тәрҗемә иткәндә - бәрелешү)- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше. Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .
Класска сорау:
-
Ни өчен ата-аналар һәм балалар арасында конфликтлар барлыкка килә? Нинди сәбәпләр конфликтка этәргеч була?
-
Хәзер, РАУНД ТЭЙБЛ ысулын кулланып алдыгызда булган кәгазьгә җавапларыгызны язасыз.
Конфликтның сәбәпләре:
-
Бер - береңне аңламау
-
Канәгатьсезлек
-
Фикер каршылыклары
-
Бер-береңне кимсетү
-
Артык зур таләпчәнлек
(Кәгазь битен тактага элеп куя барабыз)
Укытучы. Менә укучылар, без низагларның сәбәпләрен ачыкладык.
Хәзер мин сезнең игътибарыгызга бер видеофильм тәкъдим итәм.
Видеофильм
Укытучы. Караган видеофильм буенча фикерләрегез?
-
Бабайның көндәлегендә нәрсә диелгән? ( Мин 21 тапкыр җавап бирдем һәи 21 тапкыр кочакладым)
Укытучы. Яратуга, кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык - һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе. Димәк, кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя. Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп, әти- әниләр, балалары белән сөйләшеп, киңәшеп алырга өлгерми калалар.
Безнең әти- әниләребезгә дә, үзебезгә дә ярату, мактау сүзләре бик кирәк. Мәсәлән: "Әле ярый сез бар!", "Сез өйдә булганда нинди рәхәт".
"Җылы сүз таш эретә", дип юкка гына әйтмиләр шул.
Ә конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде?
-
РАУНД ТЭЙБЛ ысулын кулланып алдыгызда булган кәгазьгә җавапларыгызны язасыз.
1. Ягымлылык, мөлаемлылык.
2. Юмор, мәзәккә борып җибәрү
3. Компромисс - юл куеп килешү
4. Арадашлык - -проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы
5.Үз гамәлләреңә бәя бирү
6. Бер - береңне аңларга тырышу
7. Фикер бердәмлеге.
8. Әти- әниләргә хөрмәт белән карарга.
9. Үз хаталарыңны тану.
10. Сабырлык.
11. Бер - береңне тыңлый белү.
12. Ике якка да отышлы юлны табу
13. Бер- береңә ярдәм итү
(Кәгазь битен тактага элеп куя барабыз)
Укытучы. Әйтегез, әле менә хәзер дәрестә сөйләшкәннәр, видеофильм буенча дәрес башында танышкан риваятьтәге гаилә башлыгы язган кәгазь битендә нинди бер сүз язылган булган микән?
(Аңлау)
-
Әйе, һәрвакыт кешегә, бигрәк тә гаилә әгъзалары бер- берсе белән аралашкан вакытта аңлашу, бер- береңне аңлау кирәк.
ТЕСТ ЭШЛӘҮ
Укытучы. Бүгенге дәрестә үзләштергән белемнәрегезне тикшерү өчен сезгә тест эшләргә тәкъдим итәм.
ТЕСТ
1. Бу рәсемдә бала өчен ата- аналары кем булып тора?
А. Ошарга тырышу үрнәге.
Б. Хакимлек гәүдәләнеше.
В. Өлкән дуслары һәм киңәшчеләре.
2. Конфликт-ул...
А. Бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә.
Б. Үз гамәлләреңә бәя бирү
В. Фикер бердәмлеге.
3. Әти- әниләр һәм балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләр өчен иң мөһиме нәрсә?
А. Артык зур таләпчәнлек
Б. Бер - береңне аңлый белү
В. Канәгатьсезлек
4. Үсеп килүче балага иң зур йогынтыны нәрсә ясый?
А. Гаилә
Б. Җәмгыять
В. Эш
Өй эше бирү. : § 25- укырга, 140 бит- 1,2,5 сораулар. Иҗади бирем: "Минем гаиләм- ял көнендә" яки "Безнең гаилә- традициясе" дигән темага инша язып килергә.
Дәресне йомгаклау, нәтиҗә ясау, билгеләр кую.
Класска сорау:
Укучылар, әгәр дә сезгә дәрес ошаса, үзегезне җылы, уңайлы мөнәсәбәттә тойсагыз, бу дәрестә яңа белемнәр алдым дисәгез, өстәлләрдәге йөрәкләрегезне кояшка бирегез.
Әгәр дә, сезгә дәрестә күңелсез, моңсу, дәрес ошамаса яңгыр тамчыларын болытка бирегез.
НӘТИҖӘ ясыйбыз. Безнең дәрестә күгебез башта болытлы иде. Хәзер безгә елмаеп кояш чыкты. Күңеләребезгә дә рәхәт булып китте. Укучыларыбызның йөрәкләрендә дә һәм күңелләрендә дә һәрвакыт елмаеп кояш нурларын балкытсын бирделәр.
Менә безнең дәресебез азагына якынлашты. Без дәрестә сезнең белән бик күп эшләр эшләдек. Сез үзегезне яхшы фикерләүче, актив укучылар итеп күрсәттегез. Рәхмәт сезгә укучылар. Ә менә дәрес темасы буенча үземнең фикеремне Гүзәл Уразова башкаруында җыр белән төгәллисем килә.
Гүзәл Уразова башкаруында җыр