7


  • Учителю
  • рабочая программа по обществознанию для 6 класса

рабочая программа по обществознанию для 6 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Программа белем бирү стандартының фәнни тема эчтәлекләрен конкретлаштыра, дәрес сәгатьләрен курсның бүлекләренә һәм темаларга бүлүне тормышка ашыра. Җәмгыять белеме курсы заманча социологик, икътисади, сәяси,хокукый,этик, социаль-психологик белемнәрне бербөтен, педа
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе

«КАРАЛДЫ»

МБ җитәкчесе__________Гайнуллина Т.В.

Беркетмә № ___

«____» __________ 2014 ел

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Гилязова Э.М./

«____»____________2014ел

«РАСЛАНДЫ»

Мәктәп директоры

___________ /Шарафиева Г.Т. /

боерык № _____ « ___ » ___________ 2014 ел



I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТАРИХ

ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УКЫТУЧЫСЫ

НИГМАТУЛЛИН ИЛДУС МАНСУР УЛЫНЫҢ

6 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ҖӘМГЫЯТЬ

БЕЛЕМЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ



База дәрәҗәсе

2014 - 2015 нче уку елы



Аңлатма язуы.

Җәмгыять белеменнән 6 нчы сыйныф өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән барлыгы 35 сәгать итеп түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Закон Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции).

2. Закон Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-ФЗ от 24.07.1998г. (в действующей редакции).

3. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 31 января 2012 года № 69 «О внесении изменений в федеральный компонент государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего, среднего (полного) общего образования».

4. Приказ МО и Н РФ от 5 марта 2004 года №1089 «Об утверждении Федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования» (с изменениями);

5. Приказ МО и Н РФ от3 июня 2011 года №1994 «О внесении изменений в федеральный БУП и примерные учебные планы для образовательных учреждений Российской Федерации, реализующих программы общего образования, утвержденные приказом МО РФ от 9 марта 2004 года №1312»;

6. Примерная программа основного общего образования по обществознанию для образовательных учреждений с родным (нерусским) языком обучения. (Письмо министерства образования и науки РФ от 07.07.2005г. № 03 - 1263 «О примерных программах по учебным предметам федерального базисного учебного плана»);

7. Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 9 июля 2012 года № 4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования»;

8. Письмо МО и Н РТ от 23.06.2012 №7699/12 «Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС»;

9. Федерального перечня учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих программы общего образования и имеющих аккредитацию на 2014-2015 учебный год;

10. Устав МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

11. Образовательная программа основного общего образования МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа»

12. план МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2014 - 2015 учебный год, утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 1 от 15 августа 2014 года).

Программа белем бирү стандартының фәнни тема эчтәлекләрен конкретлаштыра, дәрес сәгатьләрен курсның бүлекләренә һәм темаларга бүлүне тормышка ашыра.

Җәмгыять белеме курсы заманча социологик, икътисади, сәяси,хокукый,этик, социаль-психологик белемнәрне бербөтен, педагогик яктан нигезләнгән системага интеграллаштыра. Ул уку вакыты рамкалары шартларында кеше һәм җәмгыять турындагы белемнәрнең минимумын эченә ала. Бу белемнәр үзеңне һәм башка кешеләрне, әйләнә-тирәбездәге табигый һәм социаль дөньяда баручы процессларны аңларга һәм үзеңнең гражданлык хокукларыңны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Өйрәнелә торган барлык материал бүлекләргә бүленгән. Һәрбер бүлектә өйрәнелергә тиешле дидактик берәмлек( тема) билгеләнгән; укучылар белергә, билгеләргә, сурәтләргә,аңлатырга, куллана белергә, бәяләргә тиешле төп белем һәм күнекмәләр (билгеләмәләр, вакыйгалар,объектлар, законнар, теорияләр, фактлар) төгәл күрсәтелгән. Бу бүлекләрдә шундый темалар билгеләнгән. " Кеше һәм җәмгыять", "Социаль сфера ", "Сәясәт һәм хокук". Төп мәсьәлә булып традицион методика кулланыла. Җәмгыять тормышындагы реаль проблемалар юридик белем бирүне дә үз эченә ала.

Предмет буенча санап кителгән планлаштырылган эш нәтиҗәләре укытучыга эшне укучыларның белемнәре дәүләт стандартына туры килерлек итеп максатчан планлаштырырга һәм эш нәтиҗәләрен, объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Теманың төп компоненты булып текст тора. Аның белән бәйләнгән ярдәмче текстлар -сораулар, биремнәр, уку һәм фикер алышу өчен өстәмә материал методик юнәлештә була.

Биремнәр күптөрле: эзләнү, альтернатив, проблемалы һәм башкалар. Мондый дәресләрнең технологиясе үз эченә төрле процессларны ала:

-танып-белү;

Әлеге эш программасы 6 нчы сыйныф укучыларына җәмгыять белеме курсы буенча кирәкле белемнәрне алуны күздә тотып, Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының тарих фәненнән төп гомуми белем бирү буенча 2004 елгы стандартына нигезләнеп төзелде.

Программа белем бирү стандартының фәнни тема эчтәлекләрен конкретлаштыра, дәрес сәгатьләрен курсның бүлекләренә һәм темаларга бүлүне тормышка ашыра.


Эш программасы түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

-шәхеснең балалык һәм яшүсмерлек чорында рухи-әхлакый, сәяси һәм хокукый мәдәниятен, икътисади фикерләүне, закон һәм хокукый тәртипне хөрмәт итүгә нигезләнгән социаль тәртипне, үзбилгеләнүне үстерүгә; социаль һәм гуманитар фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну булдыруга;

-гражданлык җаваплылыгы, хокукый үзаң, толерантлык, социаль нормаларга хөрмәт, РФ Конституциясендә ныгытылган гуманлылык һәм демократик кыйммәтләргә тартылучанлык тәрбияләүгә;

-кешеләрнең икътисади һәм башка эшчәнлек төрләре турында, җәмгыять һәм аның даирәләре, социаль тирәлек белән мөнәсәбәткә керүдә һәм кешелек, гражданлык социаль рольләрен башкаруда иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү турында белемнәр системасын үзләштерүгә;

-социаль мәгълүматны кабул итү, тәнкыйди фикерләү, анализлаусистемалаштыру; гражданлык бәмгыяте һәм дәүләт тормышында катнашу өчен кирәк булгантанып белү, коммуникатив һәм практик эшчәнлек күнекмәләрен булдыруга.

Бурычлар:

-кешенең социаль өлгерүенең җаваплы чорында шәхесне, аның танып белү мәнфәгатьләрен, социаль мәгълүматны объектив кабул итү һәм үз позициясен билгеләүне тәэмин итүче критик фикерләвен, әхлакый-хокукый мәдәниятен, экономик фикерләү, үзбилгеләнү һәм аны тормышка ашыруга булган мөмкинлекләрен үстерү;

-гражданлык җаваплылыгы, социаль нормаларга хөрмәт, РФ Конституциясендә беркетелгән демократик һәм кешелеклелек кыйммәтләренә тартылу тәрбияләү;

-яшүсмер чорына хас булган социаль рольләрдә танып белү, аралашу, гамәли эшчәнлек күнекмәләренә ия булу;

-алган белемнәрне социаль мөнәсәбәтләр өлкәсендә типик мәсьәләләрне чишүдә куллану тәҗрибәсе формалаштыру.

Түбәндәге эш программасы 1 елга дип төзелде.


Программаның бүленеше

Бүлек исеме

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Кеше һәм җәмгыять


Җәмгыятьнең икътисади сферасы


Җәмгыятьнең социаль сферасы


Сәясәт һәм хокук


Җәмгыятьнең рухи сферасы


Бала җәмгыятьтә


Календарь-тематик планлаштыру - 35 сәгать.

Дәрес темасы




Сәгать саны

Дәрес тибы

Дәрестә кулланган эш төрләре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Материал

Дата

Искәрмә








План

Факт


1 нче бүлек. Кеше һәм җәмгыять (8 сәг.)


1

Җәмгыять белеменә кереш дәрес.

1


Кереш дәрес

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш


5-6 битләр


2

Нәрсә ул җәмгыять?

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Җәмгыять төшенчәсе, җәмгыять сфералары: икътисади. Сәяси, рухи, социаль

§ 1


3

Кешенең килеп чыгышы һәм үсеше.


1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Кешенең килеп чыгышы һәм үсеше, хезмәт бүленеше, кеше расалары

§ 2


4

Җәмгыять үсешенең тарихи баскычлары.


1

Белемнәрне системага салу дәресе

Лекция

Җәмгыять үсешенең тарихи баскычлары: аучылар һәм җыючылар, яшелчәлек, игенчеләр һәм терлекчеләр җәмгыяте

Аграр, индустриаль, информацион җәмгыять

§ 3


5

Хәзерге заман җәмгыяте.


1

Белемнәрне системага салу дәресе

Лекция

Хәзерге җитештерү, транспорт һәм элемтә чаралары, хәзерге җәмгыятьнең составы . проблемалары

§ 4


6

Буыннар суммасы буларак кеше.


1

Катнаш дәрес

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Буын. Мәдәни мирас, мәдәният, мода, этикет

§ 5


7

Кеше, җәмгыять, табигать.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Кеше. җәмгыять, табигать арасында бәйлелек. Кешелек җәмгыяте белән табигатьнең үзара тәэсир итешүе , табигатьне саклау Экологик тоту кагыйдәләре.

§ 6


8

Кеше һәм җәмгыять турында белемнәрне тикшерү


1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


2 нче бүлек. Җәмгыятьнең икътисади сферасы (7сәг.)


9

Нәрсә ул икътисад?

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Җәмгыятьтә икътисадның роле, җитештерүне оештыру өчен нәрсәләр кирәк

§ 7


10

Базар.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Алмашу, базар, базар бәясе. Банк, вклад

§ 8


11

Нәрсә ул эшмәкәрлек?

1

Катнаш дәрес

Лекция

Эшмәкәрлек һәм эшмәкәрләр. Эшмәкәрлектә менеджерлар. Капитал бизнестагы төп көч

§ 9


12

Гаилә хуҗалыгы.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Гаилә бюджеты. Керемнәр һәм чыгымнар. Яшәү минимумы

§ 10


13

Яшүсмернең икътисади эшчәнлеге.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Төрле тарихи чорларда балалар хезмәте. Хәзерге җәмгыятьтә яшьләр икътисады

§ 11


14

Хезмәт - закон күзлегенннән.

1

Катнаш дәрес

Лекция

Хезмәткә хокук. Хезмәт килешүе, ял итүгә һәм социаль тәэмин ителүгә хокук, балигъ булмаганнар хезмәтен хокукый көйләүнең үзенчәлекләре

§ 12


15

Җәмгыятьнең икътисади сферасы турында белемнәрне тикшерү

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


3 нче бүлек. Җәмгыятьнең социаль сферасы (4сәг)


16

Җәмгыятьнең социаль структурасы.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Социаль төркемнәр , социаль тигезсезлек, кече төркем, ярлылар һәм байлар

§ 13


17

Гаилә.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Лекция

Кече социаль төркемнәр, җәмгыятьтә гаиләнең роле. Гаилә коау. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр.Дәүләт һәм гаилә

§ 14


18

Җәмгыятьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Социаль нормалар. Гореф -гадәтләр һәм традицияләр. Әхлак һәм законнар. Хокукый нормалар

§ 15


19

Җәмгыятьнең социаль сферасы турында белемнәрне тикшерү

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


4 нче бүлек. Сәясәт һәм хокук. ( 6 сәг)


20

Дәүләт һәм гражданнар.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Беренче дәүләтләрнең барлыкка килүе. Дәүләтнең төп билгеләре. Гражданлык

§ 16


21

Хокук кешегә хезмәт итә.

1

Катнаш дәрес

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Хокук . закон - әһәмиятле юридик документ. Юридик җаваплылык

§ 17


22

Конституция - илнең Төп законы.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Конституция гражданнар белән халык арасында төзелгән "җәмгыять килешүе". РФ Конституциясе, Россиянең дәүләт төзелеше

§ 18


23

Хокук һәм хокук тәртибе.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Лекция

Хокук тәртибе. Хокук тәртибен саклау органнары. Суд органнары. Прокурор һәм адвокат

§ 19


24

Гаделсезлектән ничек .сакланырга.

1

Катнаш дәрес

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Суд һәм хөкем чыгару, гаделсезлектән саклану юллары

§20


25

Сәясәт һәм хокук турында белемнәрне тикшерү

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


5 нче бүлек. Җәмгыятьнең рухи сферасы (4сәг)


26

Фән һәм белем бирү.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Фән, табигать, иңтимагый, гуманитар һәм техник фәннәр. Фәннәрдә алымнар. Белем алу. Кеше тормышында аның әһәмияте

§ 21


27

Әхлак.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Әхлак, әхлакый кыйммәтләр

§ 22


28

Идеал һәм кыйммәтләр.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш

Идеал, идеалист, идеаллаштыру. Кыйммәтләр, әхлакый үсешнең өч этабы

§ 23


29

Җәмгыятьнең рухи сферасы турында белемнәрне тикшерү

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


6 нчы бүлек. Бала җәмгыятьтә (6 сәг)


30

Бала гаиләдә.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Балачак, балачакның өч стадиясе, төрле тарихи чорларда балаларга мөнәсәбәт. Төрле халыкларда бала тәрбияләү

§ 24


31

Балалар һәм ата - аналарның үзара мөнәсәбәтләре.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Ата - аналар һәм балалар. Бала һәм ата - ана арасында мөнәсәбәтләр

§ 25


32

Бала мәктәптә.

1

Катнаш дәрес

Лекция

Мәктәптә укыту тарихы. Риторика һәм фәлсәфә. Хәзерге земан мәктәбе

§ 26


33

Йомгаклау контроль эше


Белемнәрне ныгыту дәресе

Тестлар


34

Дуслар һәм яшьтәшләр.

1

Белемнәрне системага салу дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Дуслык. Дуслык мөнәсәбәтләре. Тугрылык. Ышанычлылык.

§ 27


35

Дөрес яшәү рәвеше.

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Төрле чыганаклар өстендә эш, телдән эш

Кешеләрнең сәламәтлеге. Кеше һәм җәмгыять өчен куркыныч күренешләр: наркомания, эчкечелек, җинаятьчелек. Дөрес яшәү шартларының алшартлары. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

Интернет

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

35

29

6

6 нчы сыйныфта уку материалының эчтәлеге (35 сәгать)


Кеше һәм җәмгыять

Ихтыяҗлар, сәләт, характер.

Уен кешеләрнең кече яшьтә эшчәнлекләренең бер төре буларак.

Кеше һәм аның якын әйләнә тирәсе. Шәхесара мөнәсәбәтләр. Хезмәттәшлек. Шәхесара конфликтлар, аларны конструктив чишү.

Кеше, җәмгыять һәм табигать. Табигатьне саклау буенча эшчәнлек. Экологик тоту кагыйдәләре.

Рухи сфера

Кеше һәм җәмгыять культурасы, аның чагылышлары.

Белем бирү, кешеләр томышында аның әһәмияте. Белем алуга хокук.

Икътисад

Икътисад хуҗалык буларак. Икътисади ихтыяҗлар һәм мөмкинчелекләр

Товар һәм хезмәт күрсәтүләр. Базар. Сату-алу. Акчалар һәм аларның икътисадтагы роле.

Өй хуҗалыгы. Гайлә керемнәренең чыганаклары. Гайләдә баланың хезмәте. Салымнар гайләнең чыгымнары буларак. Гайлә бюджеты. Укучының шәхси бюджеты.

Социаль сфера

Кешеләрнең үз-үзен тотышларын күздә тотуның әһәмияте. Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары. Мораль. Дин. Хокук.

Нормаларны бозу һәм аларның нәтиҗәсе. Кешенең үз гамәлләре өчен җаваплылыгы.

Кешеләрнең сәламәтлеге. Кеше һәм җәмгыять өчен куркыныч күренешләр: наркомания, эчкечелек, җинаятьчелек. Дөрес яшәү шартларының алшартлары. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

Гайлә. Гайләдәге мөнәсәбәтләр

Сәясәт һәм хокук

Безнең дәүләт- Россия Федерациясе. Дәүләт төзелеше. Дәүләт символикасы. Россия - федератив дәүләт.

Хокукның дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы роле. Традицияләр, гореф-гадәтләр һәм хокук. Хокукның җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән аерылуы. Закон нәрсә ул?.

Баланың хокуклары һәм аларны яклау. Балаларның, әти-әниләрнең хокуклары һәм бурычлары. Укучының хокуклары һәм бурычлары.

Үзеңне хокук нигезендә тоту. Урнашкан кагыйдәләрне үтәү һәм бозу. Гамәл һәм җинаять. Гамәлләрең һәм җинаятең өчен җавап тоту.


Әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:


Җәмгыять белемен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы тиеш:


белергә һәм аңларга:

-кешенең биосоциаль үзлеген, шәхеснең социальләшү факторлары һәм төп этаплары, иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасында кешенең урыны һәм роле;

-җәмгыять үсешенең катлаулы динамик система буларак тенденциясен, шулай ук төп социаль институтларны;

-иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләүнең кирәклеген, социаль нормаларның асылын, хокукый көйләүнең механизмнарын;

-социаль-гуманитар танып белү үзенчәлекләрен;


эшли белергә:

-төп билгеләрен, үсеш закончалыкларын ачыклап, социаль объектларны характерлауны;

-гомуми һәм аерымлык чалымнарын күрсәтеп, социаль объектлар турында мәгълүматны анализлауны; җәмгыять терминнары һәм төшенчәләр арасындагы туры килүчәнлекне билгеләүне;

-сәбәпле-тикшерүле һәм функцияле элемтәләрне аңлатуны (төп социаль институтлар белән табигый тирәлек, җәмгыять һәм мәдәният, подсистемалар һәм элементларның);

- социаль-гуманитар һәм икътисади фәннәрдән өйрәнелгән теоретик төшенчәләрне һәм аңлатмаларны мисаллар ярдәмендә ачып бирергә;

-социаль мәгълүматны эзләүне оештыруны;

-оригиналь текстлардан бирелгән тема буенча белемнәрне сайлап ала белүне; тәртипсез социаль мәгълүматны тулыландыру, анализлау, системага сала белүне; аның эчендә факт һәм фикерне, аргумент һәм нәтиҗәне аера белүне;

-социаль тормышта субъектларның эшчәнлеген бәяләргә, шәхесләрне һәм төркемнәрне кертеп;

-социаль проблемаларны кертеп телдән иҗади чыгышлар әзерләүне.


Әдәбият:

1. А.И.Кравченко, Е.А. Певцова Җәмгыять белеме, Казан, "Хәтер", 2006 ел.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал