7


  • Учителю
  • Урока по обществознанию Яшүсмер һәм аның хокуклары

Урока по обществознанию Яшүсмер һәм аның хокуклары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Яшүсмер һәм аларның хокуклары

Максат һәм бурычлар:

-укучыларны яшүсмерләрнең төп хокуклары белән таныштыру;

-дәреслек, документ белән эшли белү, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен үстерү;

-укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр үзләштерү

Җиһазлау: презентация, карточкалар, документлардан өземтәләр.

План:

  1. Балалар хокукын яклаучы төп хокукый документлар:

  • халыкара хокукый документлар;

  • Россия Федерациясе документлары;

  • мәктәп уставы.

  1. Бала хокуклары турында Конвенция.

  2. Яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары.





  1. Актуальләштерү:

Үткән дәресне кабатлау.

Нәрсә ул гражданлык?( гражданлык - затның әлеге дәүләтнеке булуы билгесе, ул нәселдән килә. Аны алып та була)

Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары кайсы документта чагылыш тапкан? ( Конституциядә)

Узган дәрестә без нинди хокукларны өйрәндек? ( Гражданлык һәм сәяси хокуклар)

Әйдәгез гражданлык һәм сәяси хокукларны аерып карыйк әле.

( слайд №2)

















Слайд №3А. Гражданнарның күпләп җыелуы,анык бер мәсьәлә буенча таләпләрне халыкка җиткереп әйтү

1.

2. Митинг

Б. Кешеләрнең плакатлар, транспарантлар күтәреп урамнан узуы

2.

3. Демонстрация

В. Гражданнар төркеме-нең билгеле бер урында мәгълүм проблеманы тикшерү яисә хәл итү өчен бергә җыелуы

3.





Гражданнарның нинди бурычлары бар? ( законнарны үтәргә,салымнар түләргә,Ватанны сакларга, табигатьне сакларга, балалар һәм өлкәннәр турында кайгыртырга,мәдәният һәйкәлләрен сакларга)

Ә бөтен кешеләрнең дә хокуклары нинди документта язылган? ( Кеше хокуклары Деклараци-ясе,1948)

Бүгенге дәрескә кереп киткәнче әйдәгез экранга карый әле. Видеоролик " У детей есть права". Слайд №4

Сүз нәрсә турында бара? ( бала хокуклары)

Әйе. Без бүген бала хокуклары, яшүсмер хокуклары,сезнең хокуклар турында сөйләшербез. Ә ни өчен соң без бала хокукларына аерым игътибар бирәбез ? Бала- шул ук кеше бит инде ул. " Кеше хокукларының гомүми декларациясе генә җитмимени? Әйтегез әле, нинди балалар аеруча яклауга мохтаҗ?

  • Ятим балалар.

  • Йорт-җирсез. Сукбайлыкта йорүче.

  • Инвалид балалар.

  • Сугыш корбаннары. Качаклар.

  • Кыйнау һәм төрлечә кимсетүләргә дучар булганнар.

  • Наркоман балалар.

  • Җинаять эшләп иректән мәхрүм ителгән балалар һ.б.

Ярдәмгә, яклауга мохтаҗ балалар күп, моны статистик мәглуматлар да раслый:

Бөек Ватан сугышыннан соң 600 меңләпр бала ятим кала. Хәзерге вакытта ятим балаларның саны 800меңә якынлаша, бу балаларның күпчелегенең әти-әниләре исән.2011 елда 18 мең бала югалган булып исәпләнә.

Менә шушы әйтелгәннәрдән чыгып, балаларның аеруча яклауга мохтаҗ икәнлеге күренә. Шулай итеп без бүген бала һәм яшүсмерләрнең хокуклары турында сөйләшербез.





  1. Яңа тема аңлату:

  1. Бала хокукларын яклаучы документлар: слайд №5





Слайд №6 «Декларация»- латинча « игълан итү».

  • Декларация мәҗбүри көчкә ия түгел.Декларациягә кушылган дәүләтләр, аның принципларын үтәмәгән очракта, хокукый җавапчыллыкка тартылмый. Декларациядә бала хокукларын саклауның 10 принцибы күрсәтелгән





«Конвенция» - Латинча «килешү».

  • Конвенциягә кул куйган дәүләтләр- үз гамәлләре өчен җаваплы, ел саен алар БМО да үз илләрендәге балаларның хәле турында отчет бирәләр.Ковенция 54 статьядан тора

Слайд№7

Бу документлардагы барлык хокукларны берничә төркемгә бүлеп карап була:

  • Баланың гражданлык ( шәхси) хокуклары ( яшәүгә, әти - әнисен белергә,шәхес һәм торак кагылгысызлыгына һ.б.);

  • Баланың социаль- икътисади хокуклары (хезмәткә һәм һөнәрне ирекле сайлауга хокук, икътисади эксплуатацияләнүдән яклану, ял итүгә хокук, социаль тәэмин ителүгә хокук);

  • Баланың мәдәни хокуклары( белем алуга хокук, иҗат иреге, мәдәни учреждениеләрдән файдалану)

Әйдәгез бу хокукларга күбрәк тукталыйк һәм бала хокуклары һәръяклап яктыртылган " Бала хокуклары турында конвенциягә" мөрәҗәгать итик . слайд №8

3) Бала шәхесенең ирекле үсеше - ст. 13,14,15

1) Төп хокуклар - яшәүгә, исемгә - ст. 6, 7

2) Гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукы - ст. 8, 9 (статьяларны уку)

3)Баланың сәламәтлеге - ст.24

4) Бала шәхесенең ирекле үсеше - ст. 13,14,15 ( видеоролик слайд№9,10) ст. 2 (видеоролик)лайд №11,12

5) Белем алу һәм мәдәни үсеше - ст. 28 , 31 слайд №13

6) Икътисади эксплуатациядән , физик һәм психологик көч кулланудан яклану һ.б. - ст. 32,33,37 слайд№ 14,15





Ятим балалар ст.20 видеоролик слайд №16,17 әңгәмә уздыру, тәрбиягә алынган балалар турында

"Чит-ятларга безнең балалар кирәкме?" "Әтнә таңы" газетасы16 янв.2013 №3 " Дима Яковлев законы"Сезнең фикерегез ничек? ( укучыларның фиерләрен тыңлау, әңгәмә)

Ярый укучылар, без конвенциядәге күп кенә мөһим хокуклар белән таныштык.Бу хокуклар барысы да сезнең хокукларыгыз, алар белән сез һәрчак очрашып торасыз, бу хокуклар белән сез кечкенә-дән үк таныш, ләкин игътибар гына бирмисез.

Әйдәгез хәзер инде үзебезгз туры килгән хокук - белем алуга хокукка кире кайтыйк әле. Ә мәктәптә безнең хокукларыбыз бармы? Алар нинди документларда чагылыш тапкан соң?

  1. Ныгыту: (докуметлар белән эш)

  1. Конституция РФ Статья 43

</<font face="Times New Roman, serif">2. РФ ның мәгариф турындагы законы. Глава V. СОЦИАЛЬНЫЕ ГАРАНТИИ РЕАЛИЗАЦИИ ПРАВ ГРАЖДАН НА ОБРАЗОВАНИЕ

3. Устав. V.Участники образовательного процесса.

4. Укучылар өчен кагыйдәләр

Без сезнең белән бик күп хокуклар белән таныштык. Ләкин хокук белән янәшә тагын бер төшенчә йөри - бурычлар. ( уставтан бурычлар укыла)

Укучыларның фикерләрен тыңлау, нәтиҗә ясау..

Йомгаклау:Өй эше. П.12 укырга. Газета журналлардан балалар арасындагы җинаятьчеллек турында материаллар алып килергә.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал