7


  • Учителю
  • Урок татарского языка для 8 класса по теме «Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре»

Урок татарского языка для 8 класса по теме «Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Данныйурок рассчитан на учащихся 8 класса. К началу изучения заявленной темы, уучащихся уже накопился определенный багаж знаний о сложных предложениях.     Использование технологии развития критического мышления позволяет изучать новыетемы с опорой на лингвистический
предварительный просмотр материала

АЧЫК ДӘРЕС ПЛАНЫ

(8 нче сыйныф)

ТЕМА: Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре.

ДӘРЕС ТИБЫ: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

ДӘРЕС ФОРМАСЫ: Дәрес-презентация.

ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЫ: 1.Иярченле кушма җөмләләрне төзелеше буенча төркемләү, аларны танып белү күнекмәләре булдыру.

2.Укучыларның кушма җөмлә турындагы белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, әхлакый сыйфатларны үстерү.

ҖИҺАЗЛАУ: 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, тестлар, ноутбук, проектор.



Дәрес барышы

I Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн! Бер-беребезгә елмаеп карыйк. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без иярченле кушма җөмләләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен карарбыз. Аларны танып белергә өйрәнербез. Дәресебезнең девизы итеп Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрен алырбыз.

"Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас."

Ризаэддин Фәхретдин



II Актуальләштерү.

Өй эше тикшерелә, үтелгән темалар искә төшерелә.

-Әйдәгез, укучылар, Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәреннән язып килгән кушма җөмләләрне укыйк.

-Ә хәзер үтелгән темаларны искә төшереп тест эшләп алабыз. Дөрес җавапларны билгелибез һәм тестның кодын чыгарабыз.

ТЕСТ

  1. Тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр узара нинди юл белән бәйләнә?

1)ияртү юлы

2) тезү юлы

3)тезү һәм ияртү юлы

2. Тезмә кушма җөмләнең нинди төрләре бар?

1) теркәгечле һәм теркәгечсез

2) теркәгечсез

3) теркәгечле

3. Иярченле кушма җөмләдә гади җөмләләр узара нинди юл белән бәйләнә?

1) ияртү юлы

2) тезү юлы

3) җыю юлы

4. Иярченле кушма җөмләдә кайсы җөмлә баш җөмлә була?

1)ияртеп килгәне

2)ияреп килгәне

3) буйсынып килгәне

5.Баш һәм иярчен җөмләләрне ничек аерып була?

1) баш кисәкләрне табып

2) сорау биреп карап

3) иярчен кисәкләрне табып

ДӨРЕС ҖАВАП КОДЫ : 2 1 1 1 2



III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру (яңа теманы аңлату).

-Үткән дәрестә , без, иярченле кушма җөмләләрне өйрәнә башладык. Бүген иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен өйрәнербез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

1.Экранга күз салабыз. (Җөмләләр укып, хәбәрлекләрне билгелибез)

Тырышлык - зурлык, ә ялкаулык - хурлык.

Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән кадәр ата-аналарыгызга ярдәм китерегез.

Тик шуны яхшы беләм: бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш.

  1. БИРЕМ: бәйләүче чараларны күзәтеп, тыныш билгесенә игътибар итәбез. Нәтиҗә ясыйбыз.

Гәрчә бу хакта сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.

Бала бәхетле булсын өчен, ата-ана барлык тырышлыгын куя.

Үзе тапмаган малның кадере юк.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип йөртелә.

Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына бер генә билге - бары ӨТЕР генә куелырга мөмкин.

Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары: кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору.

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән ӨТЕР белән аерыла.

Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән БЕРНИНДИ БИЛГЕ белән дә аерылмый.

БИРЕМ: бәйләүче чараларны күзәтеп, тыныш билгесенә игътибар итәбез. Нәтиҗә ясыйбыз.

Кайда ныклы тәртип, шунда бәхет һәм тәүфикъ.

Сез яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы булыр.

Шунысы кызганыч: әдәпсездә бәхет юк.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип йөртелә.

(рус телендәге иярчен җөмләләргә (придаточное предл.) охшаган.)

Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 3 төрле була: мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы (интонация).

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына ӨТЕР һәм ИКЕ НОКТА куелырга мөмкин.

1.Баш җөмләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында ӨТЕР куела.

2.Баш җөмләгә көттерү паузасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан һәрвакыт ИКЕ НОКТА куела.

3.Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдыннан ӨТЕР куела.

Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр арасында көттерү паузасы ясала, һәм шул урынга ИКЕ НОКТА куела.

3. 58 нче күнегүдән 3 җөмләнең схемасын төзеп, төзелеше ягыннан төрен әйтергә.(тактада)

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Карточкалар белән эш. Җөмләләр төзергә.

Схема буенча җөмләләр төзергә.

( ), [ шуңа күрә ] .

( -ү белән), [ ] .

( -га ), [ ] .

2) 67 нче күнегү , җөмләләрнең схемаларын төзергә.

3) Карточкаларда эш. Тыныш билгеләрен куярга.

1. Көз килгәнгә яфраклар коела.

2.Мин шуны беләм Резидә авылга бүтән килмиячәк.

3.Көннәр җылыну белән тәрәзәләрне буяп куйдылар.

4. Илгиз мәктәпкә килмәде чөнки аны уятучы булмаган.

5.Сүзем шул без аны көтәргә тиеш.



V Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүген дәрестә иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен карадык. Тутырылган таблица нигезендә нәтиҗә чыгарабыз.



VI Өй эше бирү.

1.Дәреслектән 79 нчы күнегүнең I өлеше.

2.Иҗади эш.

Мәкальне укыгыз. Әйтергә теләгән фикерне күрсәтегез. Сез бу фикер белән килешәсезме? Фикерләрегезне дәлилләгез. Бирелгән мәкаль фикерләренә таянып, дәлилләп "Ана -бөек исем" темасына иҗади эш башкарыгыз.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

КУШЫМТА

Мәкальне укыгыз. Әйтергә теләгән фикерне күрсәтегез. Сез бу фикер белән килешәсезме? Фикерләрегезне дәлилләгез. Бирелгән мәкаль фикерләренә таянып, дәлилләп "Ана -бөек исем" темасына иҗади эш башкарыгыз.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Мәкальне укыгыз. Әйтергә теләгән фикерне күрсәтегез. Сез бу фикер белән килешәсезме? Фикерләрегезне дәлилләгез. Бирелгән мәкаль фикерләренә таянып, дәлилләп "Ана -бөек исем" темасына иҗади эш башкарыгыз.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Мәкальне укыгыз. Әйтергә теләгән фикерне күрсәтегез. Сез бу фикер белән килешәсезме? Фикерләрегезне дәлилләгез. Бирелгән мәкаль фикерләренә таянып, дәлилләп "Ана -бөек исем" темасына иҗади эш башкарыгыз.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

ТЕСТ

1.Тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр узара нинди юл белән бәйләнә?

1)ияртү юлы

2) тезү юлы

3)тезү һәм ияртү юлы

2. Тезмә кушма җөмләнең нинди төрләре бар?

1) теркәгечле һәм теркәгечсез

2) теркәгечсез

3) теркәгечле

3. Иярченле кушма җөмләдә гади җөмләләр узара нинди юл белән бәйләнә?

1) ияртү юлы

2) тезү юлы

3) җыю юлы

4. Иярченле кушма җөмләдә кайсы җөмлә баш җөмлә була?

1)ияртеп килгәне

2)ияреп килгәне

3) буйсынып килгәне

5.Баш һәм иярчен җөмләләрне ничек аерып була?

1) баш кисәкләрне табып

2) сорау биреп карап

3) иярчен кисәкләрне табып



ДӨРЕС ҖАВАП КОДЫ : ___________



ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ ТӨЗЕЛЕШЕ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ

АНАЛИТИК

СИНТЕТИК

Бәйләүче чаралар

Тыныш билгеләре

Бәйләүче чаралар

Тыныш билгеләре

1.

1.


2.

2.


3.

3.



Схема буенча җөмлә төзергә.

( ), [ шуңа күрә ] .



Схема буенча җөмлә төзергә.

( -ү белән), [ ] .

Схема буенча җөмлә төзергә.

( -га ), [ ] .



КАРТОЧКА

Бирем: Тыныш билгеләрен куярга.

1. Көз килгәнгә яфраклар коела.

2.Мин шуны беләм Резидә авылга бүтән килмиячәк.

3.Көннәр җылыну белән тәрәзәләрне буяп куйдылар.

4. Илгиз мәктәпкә килмәде чөнки аны уятучы булмаган.

5.Сүзем шул без аны көтәргә тиеш.

КАРТОЧКА

Бирем: Тыныш билгеләрен куярга.

1. Көз килгәнгә яфраклар коела.

2.Мин шуны беләм Резидә авылга бүтән килмиячәк.

3.Көннәр җылыну белән тәрәзәләрне буяп куйдылар.

4. Илгиз мәктәпкә килмәде чөнки аны уятучы булмаган.

5.Сүзем шул без аны көтәргә тиеш.

КАРТОЧКА

Бирем: Тыныш билгеләрен куярга.

1. Көз килгәнгә яфраклар коела.

2.Мин шуны беләм Резидә авылга бүтән килмиячәк.

3.Көннәр җылыну белән тәрәзәләрне буяп куйдылар.

4. Илгиз мәктәпкә килмәде чөнки аны уятучы булмаган.

5.Сүзем шул без аны көтәргә тиеш.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал