7


  • Учителю
  • «Массакүләм зарар китерү чаралары һәм аларның зарарлы факторлары» темасы буенча индивидуальләштерелгән укыту технологиясе нигезендә мөстәкыйль эш (10 класс)

«Массакүләм зарар китерү чаралары һәм аларның зарарлы факторлары» темасы буенча индивидуальләштерелгән укыту технологиясе нигезендә мөстәкыйль эш (10 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

А биреме («3» ле билгесенә)

Бер дөрес җавапны сайларга

1. Атом төш коралы - ул:

а) Төбәгән урынга туры эләгә торган корал төре

б) Тәэсире зарарлы элементларның кинетик энергиясен куллануга когылган корылган корал төре

в) Атом эчендәге энергияне куллануга нигезләнгән, шартлау тәэсирле массакүләм зарарлаучы корал төре

г) Дошманны шартлаусыз гына зарарларга сәләтле радиоактив матдәләрне куллануга нигезләнгэн корал төре


2. Хәрби химик токсик матдәләр - ул:

а) Билгеле бер тышкы тәэсир вакытында узе таралучан химик әверелешкә сәләтле кушылма

б) Янган вакытта бик күп җылылык бүлеп чыгаручы махсус кушылма

в) Кешеләрне һәм хайваннарны зур мәйданнарда зарарларга, төрле корылмаларга үтеп керергә, әйләнә-тирәне һәм сулыкларны зарарларга сәләтле химик кушылма


3. Бактериологик коралны куллану ысулларына керми:

а) Транспозицион

в) Аэрозольле

г) Трансмиссив

д) Диверсион

В биреме («4» ле билгесенә)

4. Атом төш коралы - ул:

а) ...яки дейтерий , тритий кебек җиңел төш синтезы...

б) ...төшле изотоплары чылбырлы бүленү реакциясе ...

в) ...реакциясе вакытында бүленеп чыккан, ...

г) ... атом эчендәге энергияне куллануга нигезләнгән,...

д) ...уран һәм плутонийның кайбер авыр...

е) ...шартлау тәэсирле массакүләм зарарлаучы корал төре...


Өзекләрдән атом-төш коралытөшенчәсен төзергә. Җавапны хәрефләр эзлеклелеге белән күрсәтергә.


5. Рәсемнәрдә радиоактив пычырану зоналарының исемнәрен язарга.


С биреме («3» ле билгесенә)

6. Тире-эренле хәрби агулаучы матдә белән зарарланган очракта беренче ярдәм күрсәтү тәртибе.



Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


1 вариант


Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


2 вариант

А биреме («3» ле билгесенә)

Бер дөрес җавапны сайларга

1. Химик корал - ул:

а) Җир шарының каты, сыек, газсыман тышчасында бара торган химик процессларына тәэсир итүче корал төре

б) Тәэсире кайбер химик матдәләрнең токсик үзлекләренә нигезләнгән, массакүләм зарар китерүче корал төре

в) Тәэсире радиоактив үзлекләргә ия булган химик матдәләргә нигезләнгән, массакүләм зарар китерүче корал төре


2. Яктылык нурланышы - ул:

а) Күренми торган нейтроннар агымы

б) Ультрафиолет, күренә торган һәм инфрокызыл нурлардан торган, нурсыман энергия агымы

в) Атмосфера һавасының составын үзгәртүче, яну продуктларының яктылык агымы


3. Бактериологик коралның зарарлы тәэсире нигезләнгән:

а) Кайбер матдзләрнең токсик сыйфатларына

б) Микробларның авыру тудыру узлеген куллануга

в) Кешеләрнең нәселдәнлек аппаратына тәэ сир итү принципларына


В биреме («4» ле билгесенә)


4. Гади юкка чыгару чаралары -ул:

а) ...боеприпаслар комплексы...

б) ...энергиясен кулланучы, артиллерик, инженер, ракеталы...

в) ...кушылмаларының бәрмә һәм шартлау...

г) ...һәм авиацион зарар китерү чаралары яки...

д) ...шартлаткыч матдәләр һәм алар...


Өзекләрдән гади юкка чыгару чаралары төшенчәсен төзергә. Җавапны хәрефләр эзлеклелеге белән күрсәтергә.


5. Рәсемнәрдәге атом-төш шартлау төрләренең исемнәрен язарга.

1 2 3 4 5 6


С биреме («5» ле билгесенә)


6. Гомуми агулы хәрби агулаучы матдә белән зарарланган очракта беренче ярдәм күрсәтү тәртибе.


Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


А биреме («3» ле билгесенә)


Бер дөрес җавапны сайларга

1. Бактериологик корал - ул:

а) Психик функцияләргә тәэсир итүче алдан ниятләп биологик йогынты ясауның техноген чаралары

б) Кешеләрнең генетик аппаратына зыян салу өчен кулланыла торган махсус корал

в) Кешеләрне, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлкеләрен массакүләм зарарлау өчен билгеләнгән биологик чаралар белән кулланып ясалган боеприпаслар һәм хәрби приборлар


2. Үтеп керүчән радиация - ул:

а) Гамма-нурлар һәм нейтроннар агымыннан торган ионлаштыручы ннурланыш

б) Нейтроннар белән нурлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән, һаваның, суның, туфракның, материалларның һәм башка әйберләрнең радиоактивлыгы

в) Альфа һәм бета нурлары агымыннан торган нурланыш


3. Химик корал кулланганлык билгеләренә керми:

а) Самолет артыннан сузылган, җиргә утыручан кара поласалар

б) Самолетлар артынна сузылучы якты полосалар

в) Үсемлекләрнең табигый төсләре үзгәру

г) Бу тирәгә хас булмаган бөҗәкләрнең булуы


В биреме («4» ле билгесенә)


4. Гади юкка чыгару чарасын аның билгеләнеше белән туры китерергә.

1) Ярчыклы (осколочные) а) Калын броняларны тишү өчен

2) Фугаслы б) Бетон аэродромнарны җимерү өчен

3) Кумулятив в) Бәрмә дулкын тәэсире белән зур объектларны җимерү

4) Бетонтишкеч г) Күпсанлы ярчыклар ярдәмендә кешеләрне зарарлау

5) Куләмле шартлаучан д) Югары температуралар ярдәмендә зарарлау өчен

6) Кабынучан е) Зур ярчыклар ярдәмендә хәрби тезникаларны һәм

объектларны җимерү өчен

5. Рәсемнәрдә атом-төш коралының нинди зарарлы факторы күрсәтелгән һәм аннан ничек сакланырга

С биреме («5» ле билгесенә)

6. Нерв паралитик хәрби агулаучы матдә белән зарарланган очракта беренче ярдәм күрсәтү тәртибе.


3 вариант


Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


А биреме («3» ле билгесенә)


Бер дөрес җавапны сайларга

1. Иң куркыныч зарар китерү коралы - ул:

а) Химик корал

б) Атом-төш коралы

в) Бактериологик корал


2. Атом-төш шартлауының кайсы зарарлы факторы биналарның җимерелүенә китерә?

а) Яктылык нурланышы

б) Үтеп керүчән радиация

в) Бәрмә дулкын

г) Электромагнитик импульс


3. Кумулятив боеприпаслар нинди махсатта кулланыла?

а) Зур җир өсте объектларын юк итәр өчен

б) Кешеләрне зарарлау өчен

в) Аэродромнарның очып менү-утыру полосаларын җимерү өчен

г) Бронялы объектларны җимерер өчен

д) Һавадагы объектларны юк итәр өчен


В биреме («4» ле билгесенә)

4. Хәрби агулаучы матдә һәм аның тәэсирен туры китерергә:


1) Фосген а) Ярсыткыч хәрби токсик химик матдә

2) Иприт б) Гомуми агулы хәрби токсик химик матдә

3) Синиль кислотасы в) Тире-эренле хәрби токсик химик матдә

4) Зарин г) Ялкынсындыручы

5) Си-эс д) Буучан хәрби токсик матдә

5. Рәсемдә атом төш шартлавы сурәтләнгән, шартлауның бу фазасында кешеләргә нинди зарарлы фактор тәэсир итә һәм аннан ничек сакланырга.

С биреме («5» ле билгесенә)

6. Буучан хәрби агулаучы матдә белән зарарланган очракта беренче ярдәм күрсәтү тәртибе.


4 вариант


Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


А биреме («3» ле билгесенә)


Бер дөрес җавапны сайларга

1. Тактик билгеләнүе буенча зарин хәрби токсик химик матдәләрнең кайсы группасына керә?

а) Үтергеч

б) Вакытлыча эштән чыгаручы

в) Ярсытучы


2. Нинди боеприпаслар тәэсире кешегә һәм техникага югары температуралар ярдәмендә тәэсир итүгә нигезләнгән?

а) Күләмле шартлаучан боеприпаслар

б) Кабынучан боеприпаслар

в) Кумулятив боеприпаслар

г) Фугаслы боеприпаслат


3. Бактериологик коралның зарарлы тәэсире нигезләнгән:

а) Микробларның авыру китереп чыгару үзлегенә

б) Микробларның токсик эшчәнлек продуктларына

в) Микробларның авыру китереп чыгару үзлегенә һәм аларның токсик эшчәнлек продуктларына


В биреме («4» ле билгесенә)

4. Биологик чараларны куллану ысулы белән аның мисалын туры китерергә:

1) Аэрозоль а) Зарарланган бөҗәкләр яки кимерүчеләр куллану

2) Трансмиссив б) Коеларны һәм коммуналь системаларны заарлау

3) Диверсион в) Самалет беләе бөркегеч ярдәмедә зарарлау

5. Рәсемдә күрсәтелгән атом-төш боеприпасларының исемнәрен атарга.


1 2 3 4

С биреме («5» ле билгесенә)

6. Рәсемдә күрсәтелгән реакцинең исеме нинди, бу реакция вакытында энергия ничек хасил була һәм ул кайсы төр массакуләм юкка чыгару коралның нигезе булып тора?


5 вариант



Хәзерге заман юкка чыгару чаралары һәм аларның зарарлы факторлары


А биреме («3» ле билгесенә)


Бер дөрес җавапны сайларга

1. Атом-тош шартлауының кайсы зарарлы факторы массакүләм янгыннар китереп чыгара?

а) бәрмә дулкын

б) Яктылык нурланышы

в) Үтеп керүчән радиация

г) Радиоактив пычырану


2. Авыздан тимер тәме килү, баш әйләнү, көзән җыеру, ухшыту, параличь - болар барысы да зарарлану билгесе:

а) Нерв-паралитик хәрби токсик химик матдә белән

б) Психохимик хәрби токсик химик матдә белән

в)Тире-эренле хәрби токсик химик матдә белән

г) Гомуми агулы хәрби токсик химик матдә белән


3. Зарарланган кимерүчеләрне куллану ул:

а) Аэрозоль ысул

б) Диверсион ысул

в) Трансмиссив ысул

В биреме («4» ле билгесенә)

4. Атом-төш коралының зарарлы факторы белән аннан саклану чарасын туры китерергә:

  1. Бәрмә дулкын а) Подвал, чокыр

  2. Үтеп керүчән радиация б) Ниндидә булса киртә

  3. Яктылык нурланышы в) Бетон стена

  4. Тирәлекнең радиоактив зарарлануы г) Шәхси саклану чаралары

5. Биолокик корал кулланганлык билгеләрен санарга:

1.

2.

3.

4.

С биреме («5» ле билгесенә)

6. Рәсемдә күрсәтелгән реакциянең исеме нинди, бу реакция вакытында энергия ничек хасил була һәм ул кайсы төр массакуләм юкка чыгару коралның нигезе булып тора?


6 вариант





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал