- Учителю
- «Атом-төш коралы һәм аның зарарлы факторлары» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс))
«Атом-төш коралы һәм аның зарарлы факторлары» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс))
Дәрес планы № 10
Дата
Класс
Тема
10кл.
Атом-төш коралы
Дәреснең махсаты
Укучыларны атом-төш коралы һәм аның зарарлы факторлары белән таныштыру
Укыту әсбаплары
Презентация, видеоматериал, 10 класслар өчен ТИН дәреслеге
№
т/б
Дәреснең өлешләре һәм эчтәлеге
Вакыт
Методик күрсәтмәләр
I.
Кереш өлеше
15 мин
1) Укчыларны коридорда бер шеренгага тезү һәм дежур торучының рапорты
2) Укучыларның дәрескә йөрешләрен тикшеү
3) Өй эшен тикшерү
§ 30 буенча сорауларга җавап бирү:
-
ГО максаты
-
ГО ның төп максатлары
-
Россия Федерациясе ГО белән кем җитәкчелек итә?
-
Иң элек ГО системасы ничек аталган
1 мин
1 мин
13 мин
II.
Төп өлеш
29 мин
Дәреснең сораулары:
-
Атом-төш коралы, атом төш шартлау төләре
-
Атом-төш коралының зарарлы факторлары һәм алардан саклану чаралары
Беренче сорау:
1. 1986 елда француз физигы Антуан Беккерель тарафыннан радиоактив нурланыш куренеше ачыла. Шулай итеп атом энергиясен өйрәнү һәм куллана башлауга нигез салына.
Укучыларга сорау: Атом энергиясе иң беренче нинди сферадаа кулланыла?
Җавап: Атом энергиясен иң беренче булып куәтле бозваткычлар, космик корабльләр төзер өчен түгел, ә коточкыч җимергеч көчкә ия булган корал ясау өчен кулланалар.
Икенче сорау:
Атом-төш коралы - ул шартлау тәэсирле, атомның эчке энергиясен куллануга нигезләнгән массакүләм юк итү коралы
Атом бомбасы - ул уран һәм плутоний изотопларының авыр төшләре чылбырлы рәвештә буленгәндә бүленеп чыккан атом төшенең эчке энергиясен куллануга нигезләнгән бомба
Атом бомбасын коралын иң беренче булып 1945 елда АКШ да Роберт Опенгеймер исемле галим җитәкчелегендә, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Германиядән качып киткән АКШ ка качып килгән физиклар тарафыннан уйлап табыла. Аны шул елның 16 июлендә Нью-Мексико штатының чүлле районында шартлатып карыйлар. Шул ук елда АКШ тагын ике атом бомбасы җыя, алар - "Малыш" һәм "Толстяк". Аларның беренчесе 6 августта Хиросима шәәренә, ә икенчесе 9 августта Нагасаки шәһәренә ташлана.
Термик-төш бомба - ул җиңел төшле водород изотопларының (дейтерий һәм тритий) авырыракларга (гелий) термик төш синтезлау реакциясе вакытында бүленеп чыккан атом төшенең эчке энергиясен куллануга нигезләнгән бомба
Советлар Союзынд иң беренче атом бомбасын 1949 елда Семипалатинский полигонда сынап карыйлар.
1953 елда Советлар Союзында термик төш яки водород бомбасы уйлап табыла. Бу яңа төр бомбаның көче Хиросимага ташланган бомбадан 20 тапкыр көчерәк була, зурлыклары бер булуга карамастан.
Хәзерге вакытта атом-төш державасы булып ике дәүләт тора: Россия һәм АКШ. Соңрак атом-төш коралы барлыкка килә:
-1952 елда Англиядә
-1960 елда Франциядә
-1964 елда Кытайда
Соңрак АТК Индиядә, Пакистанда, Төньяк Кореядә һәм Израильдә барлыкка килә.
Атом-төш коралы үз эченә ала - атом-төш боеприпасын һәм аны йөртүчене:
Атом-төш боеприпасына керә- атом бомбалары, артеллерик снарядлар, тирәндәгн бомбалар, миналар (фугаслар), ракета боеголовкалары
Атом-төш боеприпасын йөртүчегә керә - самолетлар, җир өчте һәм җир асты корабльләре, хәрәкәтчән ракета комплекслары һ. б.
Икенче сорау
Атом-төш коралының зыянлы факторлары:
1. Яктылык нурланышы- ул инфрокызыл, күренә торган, ультрамләүшә нурларыннан торган нурланыш. Аның чыганагы- шартлау өлешендәге бик югары температураларга кадәр (миллион градуска кадәр) кызган шартлау продуктлары һәм һава.
Яктылык нурланышы китереп чыгара:
-
Янгыннар
-
Пешүләр
-
Күзләргә зыян килү
Зарарлау радиусы( 1 мегатонна)- 14 км янучан матдәләр янып китәргә мөмкин
Саклану чарасы - ниндидә булса киртә.
2. Бәрмә дулкын - ул шартлау урыныннан як-якка тавыш тизлегеннән югары тизлек белән таралучы һаваның кинәт кысылган өлеше.
Бәрмә дулкын китереп чыгара:
-
Биналар һәм корылмалар җимерелү
-
Кешеләргә зыян
Зыян китерү радиусы(1 мегатонна)- 30 км корылмааланың җиңелчә җимерелүе
Саклану чарасы: ышыклану урыны яки ул булмаса чокырлар.
3. Үтеп керүчән радиация - шартлау өлешеннән чыккан, нейтроннардан һәм гамма нурланышлардан торган радиоактив нурланыш
Утеп керүчән нурланыш - нурланыш авыруы китереп чыгара
Зарарлау радиусы - 1.6 км
Саклану чарасы: ышыклану урыны
4. Тирәлекнең радиоактив зарарлануы атом шартлавы вакытында барлыкка килә торган болыттан радиоактив матдәләр төшүдән гыйбәрат
Тирәлекнед радиоактив зарарлануы - нурланыш авыруы китереп чыгара.
Зарарлану дәрәҗәсеннән чыгып, радиоактив зарарланган территорияне 4 зонага бүләләр:
-
Гадәттән тыш куркыныч зарарлану зонасы
-
Каты зарарлану зонасы
-
Уртача заралану зонасы
Бу өч зона радиоактив эз барлыкка китерә. Радиоактив болыт берничә йөз км га кадәр барып җитәргә мөмкин
Саклану чарасы - ИСЧ (противогаз, ОЗК)
5. Электромагнитик импульс - ул кыска вакытлы электромагнитик нурланыш. Электр системаларын һәм аппаратураларга, аларда артык көчәнеш тудырып зыян китерә
Видеоматериал карау: "Хиросима"
Атом- төш чылбырлы реакцияне презентациядән аңлатырга
Термик-төш синтез реакциясен презентациядән аңлатырга
Атом-төш боеприпасларын һәм аларны йөртүчеләрне презентацияән күрсәергә
Зарарлы факторларны презентациядән күрсәтеп аңлатырга
III.
Йомгаклау өлеше
5мин
1) Үткән тема буенча сораулар:
а) Нинди корал ул атом-төш коралы
б) Нинди атом-төш шартлау төрләре
в) Атом-төш коралының зарарлы факторлары
г) Бәрмә дулкын нинди зыян китерә
д) Яктылык нурланышы нинди зарар китерә
е) Атом төш коралыннан иң төп саклану чарасы нинди?
-
Өй эше
а) Атом шартлауларының төрләре:
-
Җир өсте шартлавы
-
Җир асты шартлавы
-
Су өсте шартлавы
-
Су асты шартлавы
-
Һавада шртлау
-
Югарыда шартлау
б) Таблица тутырырга
Зарарлы факторлар
Характеристикасы
Нинди зыян китерә
Саклану чарасы
Яктылык нурланышы
Брәмә дулкын
Үтеп керүчән радиация
Тирәлекнең радиоактив зарарлануы
4 мин