- Учителю
- «Химик корал, хәрби агулаучы матдәләрнең классификациясе» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс)
«Химик корал, хәрби агулаучы матдәләрнең классификациясе» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс)
Дәрес планы № 11
Дата
Класс
Тема
10кл.
Химик корал
Дәреснең махсаты
Укучыларны химик корал һәм химик агулаучы матдәләр белән таныштыру
Укыту әсбаплары
Презентация, 10 класслар өчен ТИН дәреслеге
№
т/б
Дәреснең өлешләре һәм эчтәлеге
Вакыт
Методик күрсәтмәләр
I.
Кереш өлеше
15 мин
1) Укчыларны коридорда бер шеренгага тезү һәм дежур торучының рапорты
2) Укучыларның дәрескә йөрешләрен тикшеү
3) Өй эшен тикшерү:
Таблица:
Зарарлы факторлар
Характеристикасы
Нинди зыян китерә
Саклану чарасы
Яктылык нурланышы
Шартлау өлешеннән чыккан инфрокызыл, күренә торган, ультрамләүшә нурлары
Янгыннар;
пешүләр
Ниндидә булса киртә;
Ышыклану һәм яшеренү урыннары
Брәмә дулкын
Шартлаган урыннан як-якка бик зур тизлектә хәрәкәт итүче һаваның кысылган өлеше
Биналар һәм корылмалар җимерелү; кешеләрне җәрәхәтләү
Коллектив саклану чаралары; чокырлар
Үтеп керүчән радиация
Шартлау болытыннан як-якка таралучы гамма-нурлар һәм нейтроннар
Кискен нурланыш авыруы
Коллектив саклану чаралары
Тирәлекнең радиоактив зарарлануы
Тирәлекнең шартлау болытыннан җиргә төшкән радиоактив матдәләр белән зарарлануы
Нурланыш авыруы
ИСЧ
1 мин
1 мин
13 мин
II.
Төп өлеш
29 мин
Дәреснең сораулары:
-
Химик корал һәм аның компонентлары
-
Хәрби агулаучы матдәләр һәм аларның кешегә тәэсире
Беренче сорау:
Химик корал - ул тәэсире химик матдәләрнең токсик үзлекләренә нигезләнгән массакүләм юк итү коралы
Химик коралның төп компонентлары булып тора:
-
Хәрби агулаучы матдәләр - дошманның тере көчен юк итү яки эштән чыгарыу өчен билгеләнгән бик агулы химик матдәләр
-
Хәрби агулаучы матдәләрне куллану чарасы: ракеталар, авиацион бомбалар, гранаталар, шашкалар
Хәрби агулы матдәләр организига үтеп керү юллары:
-
Тән тиресе аша
-
Сулыш органнары аша
-
Ашказаны эчәк тракты аша.
Кулланган вакытта агулаучы матдәләр булырга мөмкин: парсыман (газсыман), аэрозоль (төтен, томан, морось) һәм тамчылы-сыек хәлдә булырга мөмкин.
Икенчесорау:
Хәрби агулаучы матдәләр ике төркемгә бүленәләр:
-
Үтерүчән
-
Үтерүгә китерми торган
Үтерүчән хәрби агулы матдәләр:
-
Нерв-паралитик ХАМ: VX (Ви-икс), зарин, заман.
Организмга тире, ашказаны-эчәк тракты һәм сулыш органнары аша тәэсир итәләр.
Зарарлыйлар: нерв системасын
Бу агулаучы матдәләр иң куркынычлары, чөнки кешене зарарлау өчен бик аз микъдар да җитә.
Зарарлану билгеләре: селәгәй агу, күз каралары кечерәю, сулыш алу кыенлыгы, ухшыту, кәзән җыеру, паралич
-
Тире -эренле ХАМ: иприт, люизит.
Зарарлыйлар: Тән тиресен, сулыш юлларын, күзләрне, ашказаны-эчәк трактын
Зарарлану билгеләре:
Иприт белән зарарлану билгеләре 2 яки күбрәк сәгатьтән соң, ә люизитныки зарарлануга ук күренә башлый
гына куренә башлый.
Тән тиресенә тәэсире: тиренең кызаруы, кечкенә куыкчыклар барлыкка килү, куыкчыклар соңрак зурракларга кушылалар һәм 2-3 суткадан соң шартлап авыр төзәлә торган язваларга әйләнәләр
Күзләргә тәэсире: күзләргә ком эләккәнлек хисе, күз күреме начараю һәм сукыраю, күзләр кызару һәм шешү
Сулыш органнарына тәэсире: ипритны сулаганда чеснок тәме килә, тавыш бетә, йөткергәндә улеуле мокрота бүленеп чыга
Ашказаны-эчәк трактына тәэсире: күкрәк астында авырту хисе, ухшыту, косу, канлы понос
-
Буучан тәэсирле ХАМ: фосген, дифосген.
Зарарлыйлар: Сулыш органнарын
Зарарлану билгеләре: авыздан баллырак тәм килү, йөткерү, баш әйләнү, гомуми хәлсезлек. Зарарлану урыныннан чыккач бу билгеләр 4-6 сәгатькә юкка чыга. Бу яшерен вакыт эчендә үпкәләр шешенә. Аннан соң кинәт сулыш кыенлаша, гөбексыман какрыклы йөткерү, баш авырту, температура күтәрелү күзәтелә һәм кеше үпкә шешенүеннән улеп китәргә мөмкин
Бу матдә белән зарарланган очракта ЯҮВ үткәрергә ярамый
-
Гомумагулы тәэсирле ХАМ: синиль кислотасы, хлороциан
Синиль кислотасы - бик агулы, үтергеч тәэсирле матдәләргә керә.
Организмда оксидлашу процессларын туктатуга китерә.
Зарарлану билгеләре:
Тире аша. Зарарланучы аңын югалта. Аны көзән җыера башлый, кан басымы төшә, сулыш һәм йөрәк туктала. Тире аша сыек һәм парсыман хәлдә зур концентрацияле зонада тәэсир итә һәм бик тиз үлемгә китерә
Сулыш органнары аша. Авызда тимер тәме, тамак ялкынсынуы, баш әйләнү, укшыту. Соңрак бик каты тын кысыла(одышка башлый), кискен көзән җыера, аннары сулыш туктала, ә 3-7 минуттан соң йөрәк туктала.
Үтерүә китерми торган ХАМ;
-
Ялкынсындыргыч тәэсирле ХАМ: CS (Си-Эс), адамсит.
Зарарлану билгеләре:
Авызда, тамакта һәм күзләрдә кискен авырту һәм кыздыру хисе барлыкка китерә, каты яшь ага, йөткертә, сулыш алу кыенлаша.
-
Вакытлыча эштән чыгаручы ХАМ: BZ (Би-Зет)
Зрарлану билгеләре:
Психик: галюцинацияләр, курку, изелгәнлек (подаленность)
Физик: сукырлык, чукраклык
Видеофильм карау: «Химическое оружие: проклятие первой мировой войны»
Хәрби агулы матдәләрне куллану чараларын һәм аларны куллануны презентациядән күрсәтергә
Хәрби агулы матдәләрнең организмга үтеп керү юлларын презентациядән күрсәтергә
Хәрби агулы матдәләрнең гомуми классификациясен презентациядән күрсәтергә
Тире-эренле ХАМ организмга тәэсирен презентациядән күрсәтергә
III.
Йомгаклау өлеше
5 мин
-
Үткән материал буенча сораулар:
а) Нәрсә ул химик корал?
б) Нәрсә ул ХАМ?
б) Химик коралны куллану чаралары
в) ХАМ нинди төп төркемгә бүленә?
г) Үтерүчән нинди ХАМ бар һәм аларның классификациясе
2) Өй эше:
Хәрби агулаучы химик матдәләрнең һәрберсенең химик һәм физик үзлекләрен язып килергә.
4 мин
1 мин
г) соравына презентация кулланырга