- Учителю
- Урок по уку для 3 класса 'Урман әкияте'
Урок по уку для 3 класса 'Урман әкияте'
3 сыйныф
Дәрес темасы:Ф.Яруллин "Урман әкияте"
Максат:укучыларны язучы Ф.Яруллинның тормыш юлы белән таныштыру, аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, әдәплелек, аралашу кагыйдәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, әкиятләрдән рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
-Укучылар, әйдәгез бер-берегезгә карап елмаегыз. Кәефләрегез әйбәтме?
Без бүген әкиятләр дөньясына сәяхәтне дәвам итәбез.
-Без алдагы дәресләрдә матур-матур әкиятләр укыдык.Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга , бер-беребезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме?Алайса, башлыйбыз.
II Актуальләштерү, өй эшен тикшерү.
-Өй эшенә нинди эш бирелгән иде?(план төзергә).Балалар төзегән планнарын укыйлар.
-Бик әйбәт, булдырдыгыз, афәрин!
-Әкиятләрне никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик әле. Һәр дөрес җавап биргән укучыга менә шундый рәсемнәр биреп барылачак. Кем иң күп рәсем җыя, шул җиңүче була.
1. Бу өзек кайсы әкияттән?
"Бер авылда бер карт белән карчык булган.Бервакыт карт, базарга барып, балык алган да кайтырга чыккан. ("Карт белән төлке")
2. Бу нинди әкият геройлары?
Әби, тычкан, песи эт, бабай, кыз ("Шалкан")
Карт, төлке, карчык, балык ("Карт белән төлке")
Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни ("Өч кыз")
3..Артык сүзне тап!
Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре (Бүре)
4.Бу кем?
-Ул ашаганнан соң гына юына? (Мәче)
-Ул үлгән булып кылана?(Төлке)
-Аның туган көне була?(Торна)
-Ул мәчене акылга утырта?(Чыпчык)
III Физминутка
Авылга тилгән килгән,
Басуда очкан тилгән.
Оча торгач тилгән
Шәһәргә очып килгән.
Бик күп йортларны күргән,
Түбәсе күккә тигән.
IV Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.
-Без бүген Ф.Яруллинның "Урман әкияте"н укырбыз.
-Ф.Яруллин турында нәрсәләр беләсез?(укучыларны жаваплары)
Әйе, Ф.Яруллин - безнең яраткан язучыбыз, шагыйребез.
Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала.
Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә.
19 яшендә армиягә алына, шунда спорт белән шөгыльләнә башлый. Шундый күнегүләрнең берсендә турниктан егылып имгәнә.
Аңа бик озак вакыт шифаханәләрдә ятарга, дәваланырга туры килә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнүдән туктый, бик озак вакыттан соң гына кулларына көч керә. 10 нчы сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында тәмамлый. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.
Укытучылар һәркөнне больницага килеп, аңа белем бирәләр, ярдәм кулы сузалар. Аның китаплары басылып чыга башлый. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә . Бу инде аның зур җиңүе була. Югары белем ала. Шуннан соң ел саен диярлек шигырь, хикәя, повестьлары басылып тора. Чит телләргә тәрҗемә ителә. Башка илләрдә яшәүче татарлар да аның әсәрләрен бик яратып укыйлар.
Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе әнисе - Гафифә апа, хатыны - Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар 38 ел бергә яшиләр, ә әнисе - Гафифә апа 5 ел элек җәй аенда гүр иясе була. Быел 9 февральдә Фәнис Яруллинга 74 яшь тулган булыр иде. Хәзер ул гүр иясе. Аның авыр туфрагы җиңел булсын.
-Әкиятне укый башлаганчы, анда очрый торган сүзләр белән танышыйк әле.
Татктада сүзләр:
җемелдәгән-өзек-өзек якты нур чәчкән
җитмәсә-вдобавок
мәҗлес-кунакка җыелу
котлары очкан-бик нык курыкканнар
хәтта-даже
пыяла-стекло
ярыйсы-уртача(ничего)
а)Дәреслекнең 115 нче битен ачабыз.Мин сезне әкият белән таныштырам.Мин укыганда уйлап утырыгыз әле. Ни өчен әкият "Урман әкияте" дип атала?
ә)Эчтән укыйлар
б)Әкияттә нәрсә турында сүз бара?
г)Укучылар кычкырып сәнгатле итеп укый.
д)116 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.
V Йомгаклау.
1.-Укучылар, безнең бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты.
-Бүген дәрестә кайсы язучының иҗаты белән таныштык?
-Ф.Яруллин турында нәрсәләр исегездә калдырдыгыз?
-Ф.Яруллинның нинди әкиятен укыдык?
-Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?
2.Билгеләр кую
3.Өй эше бирү.План буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.