7


  • Учителю
  • 3 класс әдәби уку эш программасы

3 класс әдәби уку эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Аңлатма язуы.

3 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясендә "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

- "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

- РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгы (Приказ №373);

.

- Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2014 - 2015 нче уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

Сафиуллина Г. М, , Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3сыйныфы өчен дәреслек. 1-2 нче кисәк- К, Мәгариф/Вакыт, 2013

Сафиуллина Г. М., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия К, Мәгариф/Вакыт, 2013



Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган "Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясенә нигезләнеп эшләнде. "Перспектив башлангыч мәктәп" системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.



Курсның максаты

Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлар

-әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү

-әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү

-балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,

-дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

- -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.







-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.



Укыту-методик комплектының бурычлары:



«Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.

1. «Перспектив башлангыч мәктәп» комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле ин­формацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, та­ралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен карти­на тудырырга); «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән та­ныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш бу­луы (төп геройлары - хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән ае­рылуы (төп геройлар - башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;

ә) әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү - байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

б) эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;

в) сөйләм телен үстерү бурычлары.

3. Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер - берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең «Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз», «Чагыштырулар серенә төшенәбез», «Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз», « Ярату турында», " Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз", Көлке серләре", "Герой ничек туа?", "Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз" бүлекләренә дәреслек - хрестоматиянеңһәм эш дәфтәреннең шул ук бүлекләре туры килә.

Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Өченче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде. 3нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализ-ларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә.

Өченче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк .



Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 3 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү, сәнгатьле уку тора.

Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: "5" - бик яхшы; "4" - яхшы; "3" - канәгатьләнерлек; "2" - начар; "1" - бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.

Шартлы тамгаланыш:

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәл



Укыту предметына гомуми характеристика

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

"Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятына үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар Г.Р.Галимуллина, Д.Р.Заһидуллина -К:Тат.кит.нәшр. 2011.

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Укыту-методик комплектының үзенчәлекле яклары.



Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрне күрсәтү тора (сюжет элементларын, әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау вчен). Мәсәлән: Н.Гыйматдинованың «Болын патша­сы» әсәрендә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп тәкъдим ителде.

Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм башланганда беренче хәрефләр кара һәм зәңгәр төстә булса, автор сөйләме сары төс белән аерып бирелде.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшли,, шулай ук гади карандаш та кулланыла. Күбесенчә сары уңай эмоцияне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ.б. белдерә. Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә. Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештырыла.



Укыту процессының төп характеристикасы:

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес - конкурс, дәрес - уен, дәрес - фантазия.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Предметның укыту планындагы урыны: Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

Программа 2014 - 2015 нче уку елына атнага 3 сәгать исәбеннән барысы 102 сәгатькә төзелә.



Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:

Патриотизм, гражданлык кыйммәте - Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү.

Табигать кыйммәте - туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе.

Матурлык кыйммәте - матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш.

Яхшылык кыйммәте - кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе.

Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр



Укучы белергә тиеш:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2-3 татар классигының исемен;

  • 2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6-8 әсәрен яттан белү;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү; аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

Әдәби укудан гомуми башлангыч белем бирү баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;

-өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, ана карата үз мөнөсәбәте формалашырга;

-әсәрнең геройларын, аларның эш - гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

-текстньң сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга;

-автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;

-әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

-әдәби тел һәм сурәтләү тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.



Әдәби укудан гомуми башлангыч белем бирү баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

-аңлы дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән-- 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;

- тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

-1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

-текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;

-изложеняе, диктант яза алырга;

-автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;

-программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга,

-бирелгән темага -телдән яки язмача текст әзерли алырга;

- халык авыз ижаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

-әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;

-текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынладыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре.



Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

укучыларныңкоммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашукүнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

"Татар теле һәм әдәбияты" предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашудататар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

"гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша















Укыту курсының эчтәлеге

Хайваннар турында әкиятләр

Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдырк.

Мәсәл жанры

Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.



Мәкаль жанры

Мәкальләр - ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. "Мәкаль" сүзе гарәп теленнән алынган, "урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз" дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру- 10сәг.

Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы

Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар ).

Библиографик культура формалаштыру

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау, күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.





Укыту-тематик план



Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

19

2

Чагыштырулар серенә төшенәбез

11

3

Кешеләрнең хыялларын аӊларга тырышабыз

12

4

Ярату турында

11

5

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

13

6

Көлке серләрен эзлибез

9

7

Герой ничек туа?

12

8

Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

15



Барысы

102

















Укыту предметының тематик эчтәлеге



1. Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз (19 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Табигатьнеӊ гүзәллеген әдәби һәм сәнгать әсәрләре аша аңлату. Балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп барырга, күргәннәреӊ белән уртаклашырга өйрәтү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,

тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Б. Рәхмәт "Иӊ күӊелле чак", Р. Хисмәтуллин «Июль аланы», Р. Вәлиева "Җәй һәм бала", М. Галиев «Җиләктән кайтканда», М. Мирза "Көздә бермәл", "Көз", "Болыт", Б. Рәхимова «Шук болытлар, батыр җил, якты кояш», М. Гафури "Болын", Н. Дәүли «Бала болыт», . Р. Корбан "Көз нигә моӊая", Р. Вәлиева "Яӊгыр, яу!", "Китмә әле, бераз тор", Йолдыз "Салават күпере", М. Әлимбаев "Салават күпере", Л. Лерон «Яӊгырныӊ ял көне», М. Җәлил "Яӊгыр", Р. Мингалим «Август каеннары», Ш. Маннур "Көзге урманда", З. Туфайлова «Яфрак ява», Х. Әюпов «Әбиләр чуагы», К. Тәхау "Көзге урман", Р. Әхмәтҗан "Соӊгы яфрак", М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы», Г. Бәширов «Ана каз белән ата каз һәм аларныӊ унике бәбкәсе», Н. Гыйматдинова «Казлар», Г. Остер «Серне ачты», В. Хәйруллина "Тәрбияче попугай", Н. Сладков "Күзалдавычлар", Р. Әхмәт "Сыкы", Н. Сладков "Кем остарак", Р. Корбан "Мәктәпкә озату бәйрәме", Г. Паушкин "Кыш", Г. Рәхим "Безнеӊ тауда", Н. Әхмәдиев "Чишмәгә суга барам", К. Кәримов "Кышкы мәтрүшкәләр", Н. Гыйматдинова Сарбай".

Эш формалары: практик-уен, экскурсия, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга,әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инанырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны,чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерергә(темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү)

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

2. Чагыштырулар серенә төшенәбез (11 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау.

Әфган халык әкияте: " Иң яхшы дару", "Табышны ничек бүләргә?", "Кабартма"; Уйгур халык әкияте: "Тылсымлы китмән"; Инглиз халык әкияте: "Көрән төстәге пингвин баласы"; Монгол халык әкияте: "Әтәч таңда нигә кычкыра?"; Манси халык әкияте: "Куянның колагы нигә озын?"; Кабарда халык әкияте: "Җәнлекләр патшасы"; Венгр халык әкияте: "Комсызлык бәласы"; Африка негрлары әкияте: "Сырны ничек бүлгәннәр?"; Эстон халык әкияте: "Куянның ирене нигә ярык?"; Эвенк халык әкияте: "Әтәч нигә кычкыра?"; Казакъ халык әкияте: "Юмарт дөя"; Нугай халык әкияте: "Карт һәм су анасы"; Норвегия халык әкияте: "Кабартма"; Алман халык әкияте: "Сандугач белән Аю"; Каракалпак халык әкияте: "Җәй белән Кыш нигә күрешми?"; Латыш халык әкияте: "Шайтанга ничә яшь?"; Литва халык әкияте: "Итагатьле мәче", Л. Лерон "Әкияти башламнар", Йолдыз "Охшашлык", Э. Шәрифуллина "Әкият кайда?"

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Дәреслекнең төзелешен белергә,әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга,эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша әкиятләрне танырга,әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә,кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белергә, укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә, җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә

Милли төбәк компоненты: Төрле халык авыз иҗаты белән танышу.



3. Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз. (12 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы - тыңлаучыга табигый көчләрнең серен , әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү. Уйдырмаларның максаты - тыңлаучыларны дөньяда булмаган,уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккатыру.

Л. Лерон "Хыял", Йолдыз "Антенналы бәрәӊге", Л. Лерон "Хыялый Акбай", Ә. Габиди "Тере антенналар", Л. Лерон "Мәче малае Шукбай", "Шукбай балык тота", "Хат", Ф. Мөслимова "Хыялый", З. Гомәрова "Хыялларым", Б. Рәхмәт "Ничек өйрәнергә", Р. Фәйзуллин "Тугайда", А. Әхмәтгалиева "Болытта җиләк үсә", Ф. Садриев " Юкка көттеләр", А. Гыйләҗев "Суык", А. Аланазаров "Дустымны эзлим2, В. Хәйруллин "Кем булам", Йолдыз "Этем югалды бүген", Р. Гыйзәтуллин "Батырлык", Г. Рәхим "Иске самавыр торбасы".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Хыял һәм фантазия турында белгәннәрне искә төшерү, яӊа мәгълүматлар белән баету. Күзәтүчәнлек, уйлап табучанлык һәм яӊалыкка омтылыш булдыру. Әсәрдәге төп фикерне ачыклау. "Хыял һәм чынбарлык" турында фикерләү, күзалларга өйрәнү.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.



4. Ярату турында. (11 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

"Ярату" төшенчәсенеӊ мәгънәсен әдәби әсәрләрдәге вакыйга һәм образлар язмышы аша аӊлату: гаиләне хөрмәтләү, гаилә әгъзаларына, туган җиргә карата ярату хисләре, кече туганнарыбызга мәхәббәт. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану.

Р. Вәлиев "Барысын да яратам", Ш. Маннур " Яратам", Р. Вәлиева "Чыпчык", М. Хөсәен "Китап", С. Урайский "Туган ил", А. Гыймадиев "Шәмси маҗаралары", Н. Кәримова "Авылым җыры", В. Нуриев "Кем катырак суга?", Р. Вәлиева "Яӊгыр белән Кояш", Г. Сабитов "Тәүге шатлык", Ә. Баянов "Тургай", Н. Гыйматдинова "Болын патшасы", А. Әхмәтгалиева "Безнеӊ чишмә", Г. Бәширов "Беренче кар", Н. Сладков "Кышкы җәй", М. Мазунов "Яӊа карлар ява", И. Солтан "Кар ник шыгырдый?", И. Солтан "Кар ник ява?", Р. Мәннан "Кыш килә", Ф. Зыятдинов "Муллык билгесе", М. Мирза "Кышныӊ китәсе килми", Р. Миӊнуллин "Кар бәйрәме", С. Урайский "Кыш шатлыгы", Р. Вәлиева "Каникул вакытында".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

"Ярату" төшенчәсенеӊ мәгънәсен әдәби әсәрләрдәге вакыйга һәм образлар язмышы аша аӊлау. Гаиләне хөрмәтләү, гаилә әгъзаларына, туган җиргә карата ярату хисләре, кече туганнарыбызга мәхәббәт булдыру.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.



5. Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз (13сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж.Лафонтен, И.Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай,М.Гафури, Г.Шамуков, Ә.Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү. Төрле халык мәкальләре . Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану. Мәсәл һәм әкиятне чагыштыру. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Мәсәлләрнең төп асылы, эчтәлеге. Мәсәл моралендә мәкальләр куллану. Мәсәлләрнең тәрбияви роле.

Эзоп "Давыл белән Кояш", Г. Тукай "Җил илә Кояш", Н. Исәнбәт "Ябалак белән Чыпчык", татар халык әкияте "Ябалак белән чыпчык", Ф. Яруллин "Мактану бәласе", К. Насыйри "Төлке белән Әтәч", М. Гафури "Мәймүн белән күзлекләр", "Чикерткә белән кырмыска", Г. Тукай "Көзге белән маймыл2, Г. Шамуков Көзге белән Маймыл", Т. Яхин "Карга белән Төлке", Ф. Яхин "Сыр бәласе", Г. Шамуков "Карга белән Төлке", Ф. Яруллин "Хәйләкәр куян", М. Гафури "Ике белән бака", В. Гаршин "Ил гизүче бака", В. Радлов "Карганыӊ бәласе", Л. Толстой "Зирәк Чәүкә", К. Насыйри "Комсыз эт", С. Шакир "Таш белән Кырмыска", Ә. Исхак "Карт Имән белән яшь егет", М. Гафури "Ике чебен", М. Саттар "Кырмыска белән тирес корты", Г. Тукай "Яшь агач", Г. Тукай "Төлке белән йөзем җимеше", Ә. Исхак "Төлке белән виноград", Г. Вәлиева "Заман әкияте", Г. Тукай "Аккош, Чуртан һәм Кыскыч", И. Крылов "Аккош, Чуртан һәм Кысла", М. Гафури "Кәҗә белән Төлке".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше белән таныш булу. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж.Лафонтен, И.Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай,М.Гафури, Г.Шамуков, Ә.Исхак һәм башка язучыларны белү һәм әсәрләрен өйрәнү.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Танылган мәсәлчеләр һәм татар мәсәлчеләре иҗаты белән танышу.



6. Көлке серләрен эзлибез (9 сәгать)

Шигырьләрдә автор фикерен аерып алу. Шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүе. Көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне табу.

Ш. Галиев "Иншаныӊ файдасы", "Сүзләре һәм үзләре", В. Нуриев "Инша", Л. Лерон "Иртән уянасыӊ килмәсә", Сүз тыӊлыйсыӊ килмәсә", "Инша", Р. Вәлиева "Көчле укучы", "Сыер эзләгәндә", К. Тәӊрекулиев "Эшчән" Гельды", И. Юзеев "Хатасыз ничек язарга?", Р. Миӊнуллин "Хаталар өстендә эшләү", Г. Морат "Үскәч кем булырга", "Тиргиләр", Р. Низамова "Табигать күренеше", Р. Фәйзуллин "Ничек яхшы булырга?", Йолдыз "Ике җаваплы табышмак", Н. Кәримова "Кое чыпчыгы", З. Туфайлова "Трай", А. Алиш "Утлы йомрка", Р. Вәлиев "Минеке".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Шигырьләрдә автор фикерен аерып ала белү. Шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүен, көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне табу. Язучы һәм шагыйрьләрнеӊ көлкеле әсәрләрен белү.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.



7. Герой ничек туа? (12сәгать)

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Язныӊ тәүге үзенчәлекләрен әсәрләрдән табу.

Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч", Р. Мингалим "Уйларга кирәк", Р. Харис "Берсе калсын иде", Р. Вәлиева "Кышкы ямь", Йолдыз "Белмәгәнен белми", М. Мирза "Язныӊ тәүге көннәре", Г. Хәсәнов "Корташар", "Гөблә", "Май", Ә. Рәшит "Яшенле яӊгыр", Г. Гыйлман "Көзге урман", Ф. Садриев "Белемле әби", Х. Халиков "Витаминлы аш", Н. Гыйматдинова "Дару".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, экскурсия, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Автор әкиятләрен анализлый белү. Автор теленең кабатланмас матурлыгын тою. Язныӊ тәүге үзенчәлекләрен әсәрләрдән таба белү.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.



8. Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз (15 сәгать)

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны табу. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Хикәя геройлары , аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы.Авторның үз героена мөнәсәбәте.Геройларга чагыштырма характеристика.Герой яшәгән тирәлек,пейзаж.

Р. Фәйзуллин "Онытма син!", М. Мирза "Идел-йорт", "Без бабайсыз үстек", Р. Рәкыйпов "Мин яратам сине, Татарстан!", Л. Шагыйрьҗан "Сөембикә манарасы", В. Нуриев "Хуҗалар тавы", Х. Туфан "Казан", З. Гомәрова "Батырлар хакында", Р. Харис "Сугыш турында сөйләшә картлар", "Игенче җыры", Г. Гыйлман "Нәсел агачы", "Дәү әтинеӊ әтисе", "Универсиада", В. Хәйруллина "Хозурлык һәм горурлык", Ф. Кәрим "Ант", Ватаным өчен", М. Җәлил "Кичер, илем!", Х. Халиков "Рәхмәт сезгә, ветераннар!", В. Нуруллин "Бүреләр, үгез һәм без", С. Рәхмәтуллин "Сандыктагы хәзинә", Р. Мәннан "Без музейга барабыз", Г. Ахунов "Канатлар кая илтә?", Г. Моратов "Корыч шулай чыныкты", И. Юзеев "Матурлыкны гына алып кит", М. Рафиков "Җир куены2, Г. Бәширов "Безнеӊ Татарстан", Р. Фәйзуллин "Нефть", "Безнеӊ КамАЗ", Йолдыз "Спортчы Шүрәле", Р. Миӊнуллин "Кунакка килегез".

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, экскурсия, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышын, авторның үз героена мөнәсәбәтен, геройларга чагыштырма характеристика бирә белү.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.













КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ



Сәг саны

Үткәрү

вакыты

Искәр-

мә

План

Ф Факт

1.



Китапханәләрдән файдалана белү. Б.Рәхмәт "Иң күңелле чак"

1







2.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. М.Галиев "Җиләктән кайтканда"

1







3-4

Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү. Б.Рәхимова "Шук болытлар, батыр җил,якты кояш", Р.Корбан "Көз нигә моңая?"

2







5-6

Шигырьләрдә сынландыруны таба белү. Л.Лерон "Яңгырның ял көне", Р.Вәлиева "Китмә әле, бераз тор", М.Әлимбаев "Салават күпере",М.Җәлил "Яңгыр"

2







7-8

Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнү. Р.Мингалим "Август каеннары"

З. Туфайлова "Яфрак ява", Ш.Мәннур "Көзге урманда".

2







9

Үзеңнең күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни "Яфраклар коелганда"

1







10

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов" Карап торам",Г.Хәсәнов "Кыр казы"

1







11

Хикәя геройларының характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Г.Бәширов "Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе"

1







12

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте.Г.Остер "Серне ачты"

1







13.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Н.Сладков "Күзалдавычлар",

Р.Әхмәт "Сыкы"

1







14-15.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Н.Сладков "Кем остарак?", Р.Корбан "Мәктәпкә озату бәйрәме"

2







16

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү . Г.Паушкин "Кыш", Г.Рәхим "Безнең тауда"

1







17-18

Шигырьдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу. Н.Әхмәдиев "Чишмәгә суга барам", К.Кәримов"Кышкы мәтрүшкәләр",

2







19

Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Н.Гыйматдинова "Сарбай"

1







20.

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. "Иң яхшы дару"(Әфган халык әкияте) "Тылсымлы китмән"(Уйгур халык әкияте)

1







21

Хайваннар турында әкиятләр . Көрән төстәге пингвин баласы(Инглиз халык әкияте)

1









22

Хайваннар турында әкиятләр . "Куянның ирене нигә ярык?"(Эстон халык әкияте)

1







23

Хайваннар турында әкиятләр . "Куянның колагы нигә озын?" (манси халык әкияте)

1







24.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү."Әтәч таңда ник кычкыра?"(Монгол халык әкияте)

1







25

Җәнлекләр арасында да патшалар була. "Җәнлекләр патшасы" (кабардин халык әкияте"

1







26-27

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. "Юмарт дөя"(Казакъ халык әкияте), "Карт һәм Су анасы" (нугай халык әкияте"

2







28-29.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. "Табышны ничек бүләргә" .(Әфган халык әкияте),"Кабартма" (Норвегия халык әкияте)

2







30.

Комсызлык китергән бәла. "Комсызлык бәласе" (Венгр халык әкияте, ""Сырны ничек бүлгәннәр" (Африка негрлары әкияте)

1







31.

Хыял һәм фантазия арасындагы аерма

Л.Лерон "Хыял", Йолдыз "Антенналы бәрәңге."

1







32

"Хыял һәм чынбарлык" турында төшенчә.

Л.Лерон "Мәче малае Шукбай."

1







33.

Үз күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү. Л.Лерон "Мәче малае Шукбай"

1







34

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон "Мәче малае Шукбай" (Шукбай балык тота), Р.Фәйзуллин "Тугайда."

1







35

Әсәрләрдәге хыялый күренешләрне таба белү. "Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы.А.Әхмәтгалиева "Болытта җиләк үсә", Р.Фәйзулллин "Тугайда"

1







36-38

Укылган әсәрне анализлый белү. А.Гыйләҗев"Суык"

3







39-40.

Рифманы сиземли, таба белү. А.Алланазаров"Дус-

тымны эзлим", Йолдыз "Этем югалды бүген"

2







41-42.











Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Р.Гыйззәтуллин "Батырлык",

Г.Рәхимнең "Иске самавыр торбасы"

2



















43

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Р.Вәлиев "Барысын да яратам." Ш.Маннур "Яратам", Р.Вәлиев "Чыпчык."

1







44

Геройларның характерына чагыштырма анализ. А.Гыймадиев "Шәмси маҗаралары"

1







45-46.

Әсәрдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу В.Нуриев " Кем катырак суга?" Р.Вәлиева "Яңгыр белән кояш"

2







47.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Г.Сабитов "Тәүге шатлык"

1







48.

Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Н.Гыйматдинова "Болын патшасы"

1







49

Геройларның характерына чагыштырма анализ. А.Әхмәтгалиева "Безнең чишмә"

1







50.

Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү. Г.Бәширов "Беренче кар"

1







51

Тавыш төсмерләрен бирү күнекмәләре булдыру. М.Мазунов "Яңа карлар ява" И.Солтан "Кар ник шыгырдый?"

1







52-53.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Миңнуллин "Кар бәйрәме". "Музей йортына сәяхәт" "Тылсымлы кыш" "Серле ачкыч мәктәп клубы утырышы"

2







54

Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.Эзоп "Давыл һәм кояш", Г.Тукай "Җил илә кояш"

1







55

Мәсәлләрнең ике өлештән - сюжеттан һәм моральдән торуы.Н.Исәнбәт "Ябалак белән Чыпчык", "Чыпчык белән ябалак" (Татар халык әкияте)

1







56-57

Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Т. Яхин

"Карга белән төлке." Ф.Яхин "Сыр бәласе"



Г.Шамуков "Карга белән Төлке"

2







58

Мәсәлләрнең төп асылын, эчтәлеген аңлау. В.Радлов "Карга хәйләсе." Л.Толстой "Зирәк чәүкә." К.Насыйри "Комсыз эт"

1







59-60

Татар язучыларының мәсәлләре. М.Гафури "Ике чебен" Ә.Исхак " Карт имән белән яшь егет".

2







61-63.

Татар язучыларының мәсәлләре. Г.Тукай " Төлке һәм йөзем җимеше" Ә.Исхак "Төлке һәм виноград"

3







64.

Мәсәлләрнең тәрбияви роле. Г.Тукай "Аккош, чуртан һәм кыскыч." И.Крылов "Аккош, чуртан һәм кысла"

1









65-66

Мәсәлләрнең тәрбияви роле.В.Гаршин "Ил гизүче бака"

Гөлназ Вәлиева "Заман әкияте"

2







67-68.

Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Ш.Галиев "Иншаның файдасы." Ш.Галиев "Сүзләре һәм үзләре" Р.Вәлиева "Көчле укучы"

2







69.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. К.Тәңрекулиев "Эшчән"гельды"

1







70

Юмористик характердагы әсәрләрне кычкырып укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. И.Юзеев " Хатасыз ничек язарга?" Р.Фәйзуллин "Ничек яхшы булырга?"

1







71

Чагыштыру, контраст кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Йолдыз "Ике җаваплы табышмак." Г.Морат "Тиргиләр"

1







72

Шигырь һәм мәсәлләрнең охшашлыгы һәм аермасы .З.Туфайлова "Трай." Р.Вәлиев "Минеке!"

1







73-75

Әсәрләрне укып анализлау. Г.Морат "Үскәя кем булырга?,Н.Кәримова "Кое чыпчыгы", А.Алиш "Утлы йомырка".

3







76-77

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Ф.Яруллин "Тылсымлы ачкыч." Р.Мингалим "Уйларга кирәк"

2







78

Автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе. Ф.Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкияте Р.Харис "Берсе калсын иде"

1







79

Әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау. Ф.Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкияте. Р.Вәлиева "Кышкы ямь"

1







80

Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.Ф.Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкияте. Йолдыз "Белмәгәнен белми"

1







81

Шигырьне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.М.Мирза "Язның тәүге көннәре". "Музей йортына сәяхәт"

1







82

Төрле ел фасылларын чагыштырып оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Г.Хәсәнов " Май"

1







83

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Ә.Рәшит " Яшенле яңгыр"

1







84

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.Г.Хәсәнов

" Май"

1







85

Үз фикереңне әйтә белү. Дәрес-сәяхәт Г.Хәсәнов " Май"

1







86-87

Әсәрләрне укып анализлау. Г.Хәсәнов "Гөблә",Х.Халиков "Витаминлы аш"

2







88

Шигырьне сәнгатьле итеп уку . Р.Фәйзуллин " Онытма син!" "Туган якны өйрәнү музеена дәрес-экскурсия"

1







89

Рифма төшенчәсен аңлау. Л.Шагыйрьҗан "Сөембикә манарасы" "Музей йортына сәяхәт"

1







90

Рифма төшенчәсен аңлау. Х.Туфан "Казан"

1







91

Лирик геройның эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү М.Мирза " Без бабайсыз үстек" "Музей йортына сәяхәт"

1







92-93

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле итеп уку Ф.Кәрим "Ант"

Шигырне яттан сөйләү. Фатих Кәрим "Ватаным өчен"

2







94

Авторның иҗат алымнары, тормышы турында күзаллау. М.Җәлил " Кичер,илем!"

1







95

Укылган әсәргә анализ ясау. В.Нуруллин "Бүреләр,үгез һәм без" "Музей йортына сәяхәт"

1







96-97

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Г.Ахунов "Канатлар кая илтә?" Мәкальләр. "Музей йортына сәяхәт"

2







98

Шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. И.Юзеев "Матурлыкны гына алып кит!"

1







99

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г.Бәширов "Безнең Татарстан"

1







100-102

Төрле жанрларда фикер уртаклыгын билгели алу. "Мин яратам сине, Татарстан!" Р.Рәкыйпов "Мин яратам сине, Татарстан!,Р.Харис "Игенче җыры", Р.Миңнуллин "Кунакка килегез!"

3







102

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Йолдыз "Спортчы Шүрәле". Йомгаклау дәресе.

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

3





















































ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:

Төп әдәбият:

1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

Өстәмә әдәбият:

2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.3 сыйныф "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2013 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова

Дидактик материал:

1.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре,3 сыйныф, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел.

2.Татар әдипләренең портретлары

Мәгълүмати-электрон ресурслар:

1.. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

2. tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

3. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

1.Ноутбук.

2.Тавыш көчәйткеч колонкалар.

3.Аудиодисклар.

Кушымта

3 нче сыйныф укучыларына әдәби уку фәненнән

арадаш аттестация

Әдәби уку фәненнән 3 нче сыйныфта тест формасындагы эш төре сайланды. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 1 сәгать вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 3 өлештән тора. Гомуми белем бирү дәүләт стандартына туры килә.

Беренче һәм икенче өлеш 16 биремне үз эченә ала (А1-А10) һәм (В1-В3) , укучылар алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш. Икенче өлештә В4-В6 биремнәренә җавапны мөстәкыйль рәвештә формалаштыру һәм язып кую рәвешендә башкарыла. Өченче өлештә укучы хикәя язарга тиеш.

Бу тест биремнәре укучыларның 3 сыйныфта үткән темаларны үзләштереп алган -белем күнекмәләрне тикшерүгә нигезләнә.



Арадаш аттестация өчен тест биремнәренең үрнәк варианты

А1. "Яңгырның ял көне" шигырен кем язган?

1) Рафис Корбан

2) Ләбиб Лерон

3) Бикә Рәхимова



А2 . Григорий Остерның "Серне ачты" хикәясендә нинди кош турында сүз бара?

1) Тутый кош 2) Сыерчык 3) Песнәк

А3. Г. Сабитованың "Тәүге шатлык" хикәясендә малай күпме авырый?

1) 1 ай 2) Кыш буена 3) Гел авырый



А4. Телдән -телләргә, колактан- колакка сөйләнгән әкиятләр ничек дип атала?

  1. Күчмә яки ил гизүче әкиятләр 2) Иң борынгы әкиятләр 3) Тылсымлы әкиятләр





А5. Ләбиб Леронныкы булмаган әсәрне тап.

1) "Мәче малае Шукбай" 2) "Хыял" 3) "Безнең тауда"



А6. Агагельды Алланазаровның "Дустымны эзлим" шигырендә суз нинди хайван турында сӛйләнелә?

1) Песи турында 2) Эт турында 3) Ат турында



А7. Г. Хәсәновның әсәре ничек дип атала?

1) "Гыйнвар" 2) "Март" 3) "Май"



А8 Йолдызның "Белмәгәнен белми" шигырендә малайның иң яраткан сүзе нинди?

1) Мин белмим 2) Мин беләм



В1 "Су буена" картинасын кем язган?

1) Ф. Әминов 2) И.Э.Грабарь 3) К.Костанди



В2 Ә.Исхакның "Карт имән белән яшь егет" әсәрендә карт агачлар нигә күз яше түгәләр?

1) Алар үзләрен кызганалар

2) Алар җилләрдә сыгылып- сыгылып елаучы яшь агачны кызганалар 3) Алар бүтән агачларны юксыналар



В3 "Замана әкияте"н кем язган?

1) Г.Вәлиева 2) Г.Тукай 3) Ә. Исхак



В4 Халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен әйт?

В5 Кар турында нинди мәкальләр беләсең?

В6 Нәрсә ул табышмак? Нинди табышмаклар беләсең?

С1 "Минем туган ягым" темасына хикәя яз

Бәяләү нормалары

А лешенең дөрес сайланган җаваплары 1 балл белән бәяләнә. В өлешенең 1-3 нче биременә 1 балл, В4-В5 биремнәре ӛчен 3 шәр балл билгеләнелә. С 1 өлешенә 5 балл билгеләнә.Барысы - 27 балл (100%)

80-100 % эш ӛчен "5" билгесе

60-80% эш ӛчен "4" билгесе

40-60% - "3" билгесе

0-40% - "2" билгесе куела.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал