7


  • Учителю
  • Рус төркемендә Без хикәя сөйлибез темасына уку дәресе

Рус төркемендә Без хикәя сөйлибез темасына уку дәресе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:3 нче сыйныфның рус төркемендә"Без хикәя сөйлибез" темасына уку дәресе





Максат:

1.Белем бирү максаты:

- укучыларның "Кыш" темасы буенча алган белемнәрен ныгыту,дуслык темасына кагылган яңа сүзләр белән танышу.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты:

- укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын

һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.Тәрбия бирү максаты:

-укучыларда үз-үзләренә таләпчәнлек, төгәллек, дусларына игътибар һәм хөрмәт

тәрбияләү.

Җиһаз:дәреслек,экран,карточкалар, мэнэдж мэт.

Кулланылган структуралар: копи клэп, тайм-раунд-робин, таймд- пэа- шэа, раунд тэйбл





Дәрес барышы:

I.Оештыру,уңай психологик халәт тудыру. Копи клэп.

1. Сыйныфны сәламләү.

- Хәерле көн, укучылар! (укытучы әйтә)

- Хәерле көн, агачлар!

-Хәерле көн, кошлар!

-Хәерле көн, табигать!

- Хәерле көн, дуслар!

( Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

2. Фонетик күнегү, укучыларны үзара сөйләштерү.

а) экраннан уку: Без русча да укыйбыз,

Татарча да укыйбыз.

Ике телне өйрәнгәнгә

Шатланып һич туймыйбыз. 1слайд

б)"Таймд- пэа- шэа"

- Нинди ел вакыты?

- Көн нинди? Һ.б.

III.Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Аудирование күнегүләре

-прослуш-те и укажите слова, в котор-х есть звук [йао]:дус, җәй, көн, уйный, яхшы,кинәт, ярыш, егыла,сына.

-назовите слова лишнее в логическом ряду: чана, урман, чаңгы, хоккей.

2.Ситуатив күнегү. 24 бит,5 күнегү.

Кемнең соравы, җавабы дөрес төзелгән? Рефлексия.

3."Дуслар" хикәясе буенча белемне ныгыту.Карточкаларда эш.(Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга 24б.,2 күн.) Раунд тэйбл

IV.Уку мәсьәләсен кую.

Мин беләм. 1. Игорь белән Федяның дуслар икәнен белдек.Алар бергә уйныйлар,гел бергә.

Дуслык төшенчәсе күпкырлы.(Дружба-такое маленькое слово и с таким огромным смыслом)

Мин белергә телим. Димәк,бүгенге максатыбыз (укучылар әйтергә тиеш): бүгенге дәрестә дуслык төшенчәсе турында тирәнрәк сөйләшү,чын дус булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген карап үтү.

2."Чын дус" нинди булырга тиеш?

а) укучыларның җаваплары тыңлана;

б) иң ошаган җавап .Рефлексия.

3.Экранда сүзләр чыга. 2 слайд

батыр-храбрый

намуслы-честный

акыллы-умный

тыйнак- скромный

ышанычлы-надежный

күңелле-веселый

гадел- честный

юмарт- щедрый

игътибарлы- внимательный

а) бергәләп уку, 1мин. эчендә җөмләләр төзиләр, 1мин.эчендә иптәшләренә әйтәләр.Һәр өстәлдән ике укучы җөмләләрне кычкырып әйтә.Тайм-Раунд-Робин

4.Дәфтәрләргә үзегезгә ошаган сүзне тәрҗемәсе белән язып куегыз.

Физминутка

5. Уен.(экранда) 3 слайд

1.Бу рәсемгә нинди сүз яшерелгән? (дәфтәр,урындык,самолет, линейка,ы, карандаш,беренче хәрефләрен алып,сүз ясарга) Дуслык

2. Дуслык-бу сүздән нинди сүзләр төзеп була? Дус,су, кул.сул 4 слайд

3.Дусларын табарга ярдәм ит. 5 слайд

Күргәнебезчә,дуслык кешеләр арасында гына түгел,хайваннар арасында да була .

6.Ситуатив күнегүләр.

а)Диана, спроси у Яны, есть ли у нее подруга, и как ее зовут.

б) Артем, узнай у Саши сколько у него друга.

в) Аделя, спроси у Даши сколько лет ее подруге.

7. Халыкта дуслык турында мәкальләр бик күп.Шуларның берничәсенмкарап китик. 6 слайд

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң югалтма!(Нет друга- ищи, найдёшь- береги!)

100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын! (Не имей 100 рублей, а имей 100 друзей)

Дус авырлыкта беленер. ( Друг познается в беде)

Кайсы мәкаль ошады?

V.Нәтиҗә.

Мин белдем. Дәресебезгә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирештекме? "Чын дус" нинди булырга тиеш?

Өй эше.Бүген өйрәнгән сүзләрне кертеп, "Минем дустым" дигән хикәя төзергә.

VI. Йомгак.Рефлексия.Билгеләр кую.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал