7


  • Учителю
  • классный час по татарскому языку 'Әдәплелек баскычы'

классный час по татарскому языку 'Әдәплелек баскычы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Класс сәгате

Тема:

"Әдәплелек баскычы"



Җаваплы укытучы:

беренче квалификацион категорияле

башлангыч класс укытучысы,

1 -а классының җитәкчесе

Галимова Венера Ләбип кызы


Тема:Әдәплелек баскычы.

Максат:

1.Өйдә,сыйныфта, мәктәптә үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

2.Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен камилләштерү.

3.Ата-аналарга ихтирамлы,игътибары,ягымлы,мәрхәмәтле булу әдәпләрен күңелләренә сеңдерү.

Җиһазлау: проектор,компьютер,презентация,карточкалар.

Класс сәгатенең барышы:

(1 слайд)I.Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар, укучылар! Әйдәгез.барыбыз да матур итеп басып, бер-беребезгә,кунакларга карап елмайыйк әле.Йөзебездәге елмаю күңелне күтәрә,кәефне яхшырта.Ә хәзер яхшы кәеф белән класс сәгатен башлыйбыз.Девиз:

-Хәлләр ничек?

-Шәп! Ал да гөл хәй!

Ал да гөл хәй!

Безгә рәхәт шуны бел . Хәй!

II. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар,игътибар белән мине тыңлагыз әле.

Укытучы: ( шигырь уку)

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Ул сүз нинди икән?( Исәнләшү,сәламләшү)

III.Уку мәсьәләсен чишү.

Ә нәрсә соң ул исәнләшү?(Исәнләшү-очрашканда бер-берең белән сәламләшү, күрешү).Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?(Тәртипле,әдәпле укчылар турында) һәм инде "Әдәплелек баскычына күтәрелербез).(2 слайд)

Әйдәгез әле, сез дә бер -берегез белән исәнләшеп карагыз әле.

Укучы:

-Мин иртә белән мәктәпкә киләм,иптәшләремнең хәлләрен беләм. Исәнме,Нәҗип!

-Исәнме,Ильяс!

-Сезгә,дусларым,иртәнге сәлам.

-Исәнме,Азат!

-Саумы, Алихан!

-Авырмыйсызмы,Руслан,Айзилә?

-Исәнме,Дания! Саумы,Камилә?

-Хәерле иртә!

Укытучы: Рәхмәт, укучылар,булдырдыгыз. Сез чыннан да исәнләшә беләсез икән. Әйдәгез,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

(-Әйдәгез).

Һәрбер өстәл бергәләп уйлап ,яңа көн белән котлый.

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Әти-әниләргә ягымлы булыйк!

-Яңа көндә яңа 5 леләр алыйк!

-Яңа көндә яхшы эшләр генә эшлик.!

-Рәхмәт.

Һәрбер кеше иртә белән бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр.Шуның өчен без нинди укучылар булырга тиешбез? (Акыллы,әдәпле, тәртипле)

Менә без баскычыбызның беренче басмасына күтәрелдектә инде.

Димәк,без нинди яхшы адым ясадык? (исәнләштек,котладык)

Баскычның 2 нче басмасына күтәрелер өчен __________әбине тыңлап китик әле.(3 слайд)

Минем әби әйтә торган бер сүзе бар иде:

-Балакайларым, тәмле телле ,тәмле сүзле булыгыз.Тәмсез телле булсагыз,үзегезне беркем дә яратмас.

-Нинди була икән ул тәмле сүз?Ул бит конфет та,шоколад та түгел.Аны ашап карап булмый. Үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм:әти,әни,ипи,торт.Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән ул?Алдыгыздагы яткан сүзләрдән бары тик тәмле сүзләрне генә әйтегез әле.(4,5,6 слайд)

(хәерле иртә,зинһар,гафу итегез, исәнмесез,саубулыгыз,рәхмәт...)

Саран,начар,тәртипсез,усал , саран) Димәк, баскычның 2 нче басмасын ничек атарбыз?(Тәмле сүзләр)(7 слайд)

Әйдәгез ,тәмле сүзләр турында шигырь дә тыңлап китик әле.

(укучылар шигырь укый)

1.Иртән йокыдан торуга.

"Хәерле иртә!"-дибез.

Өстәл яныннан кузгалгач,

Рәхмәт әйтә һәммәбез.

2.Ялгыш эшләр эшләгәндә ,гафу үтенәбез без.

Иптәштән китап сорасак, "Зинһар бир!"-дип әйтәбез.

3.Бүләк биргәндә "Кабул ит!" дибез

Дусны рәнҗетсәк "Гафу ит!" дибез.

4.Әдәпле булыйм дисәң, шушы сүзләрне куллан.

Телебезнең матурлыгы-тәмле сүздә чагылган.(Рәхмәт, укучылар)

IV.Ата-ана киңәше.(8 слайд)

Бирегә ата-аналар юкка гына килмәгән. Баскычыбызның алдагы басмасына әниләребез белән күтәрелербез.Ничек атарбыз икән? (Ата-ана һәм балалар)

"Ана киңәше"

Улым,кил әле яныма.Игътибар белән тыңлап тор.

Һәркөнне дә әдәпле бул:

Сине бар да яратыр.Дусларыңа яхшылык кыл,

Үзеңә әйбәт булыр.

Әхлаклы бул,әдәпле бул

Яратыр олы,кече.

Дөньяда иң әйбәт кеше

Яхшылык кылган кеше.

Матур сөйләш һәркем белән

Көнең күңелле үтәр.

Укытучылар да сиңа

Мактаулы сүзләр сөйләр.

Авыр булганда дустыңа

Ярдәм итәргә ашык

Шатлыклары булганда да

Куан син дә кушылып.

(-Әнием,рәхмәт, синең киңәшләреңне тыңлармын.)

Рәхмәт сезгә.

Димәк, ата-ана балага нинди киңәш бирә икән?(Әдәпле бул,яхшылык эшләргә,матур сөйләшергә)(9 слайд)

Күңелле тәнәфес.(10 слайд)

VСитуация.(11 слайд)

Зөлфия белән Азатка әтиләре уенчык сатып алды.

-Бу уенчык миңа була -диде Зөлфия.

-Юк,минеке -диде Азат.Зөлфия үзенә тарта, Азат үзенә тарта.

Шулвакыт әниләре ниндидер серле сүзләр әйтте.

Әниләре нәрсә диде икән ул?(11 слайд, 2нче өлеш)

(Тату булыгыз,бергә уйнагыз диде ул)

Дөрес. Ә хәзер әнине тыңлап карыйк әле.(Ана җавабы)

VI. Әдәплелек турында мәкальләр.

-Ә хәзер алдыгызда мәкальләр . Башы белән азагын бергә дөрес итеп куярга кирәк. (Төркемнәрдә эш)

-Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне.

-Тыйнак кеше әзрәк сөйли,күбрәк тыңлый.

-Әдәпкә күнсәң,адәм булырсың,

Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

(12 слайд)Рәхмәт,балалар.(13 слайд)


Әдәплелек баскычының соңгы басмасы "Мин әдәпле бала" дип атала.
(14 слайд)

Әдәпле баланы һәркем-ярата.

Әдәпле бала дуслары турында-кайгырта.

Әдәпле бала матур-сөйләшә.

Әдәпле бала тәртип-бозмый.

Әдәпле бала тәмле сүзләр-әйтә.

VII.Рефлексия.(15 слайд)

Рәхмәт,укучылар. Без бүген барыбыз да әдәпле,матур укучылар булдык. Ә хәзер басып, әдәпле ,тату булып күрсәтегез әле. Бергә тотынып басып, елмаеп,чылбырны өзмичә әдәплелек-дуслык җылысы җибәрик әле.

-Без акыллы,без әдәпле,шуңа да без бәхетле.

Рәхмәт балалар,рәхмәт ата-аналар.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал