7


  • Учителю
  • Конспект урока по окружающему миру

Конспект урока по окружающему миру

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ЯҢА ЧӘЧКАП УРТА МӘКТӘБЕ























Табигать белеме

4 сыйныф.





Тема: "Үсемлекләрнең үрчүе"













Укытучы: Гимадова Т.Б.







Тема: "Үсемлекләрнең үрчүе"



Максат: 1) Укучыларга үсемлекләрнең орлыктан үрчүен һәм үсүен тәҗрибәләр белән аңлату

2) Үсемлекләр турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтәү.

3) Игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: слайд, үсентеләр, компьютер,чәчәк орлыклары, гөлләр.



Файдаланган материал: дәреслек, Татар халык авыз иҗаты, "Мир природы"-диск, "Начальная школа" журналы, "Ачык дәрес" газетасы.



Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү.

Дәрес методы: Ә.З.Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе"нә нигезләнгән дәрес.

Дәрес төре: проблемалы дәрес



Дәрес барышы:



  1. Мотивлаштыру- ориентлашу.

1) У. Исәнмесез укучылар!

Үзе сулый, үзе үсә,

Әмма йөри алмый.

Нәрсә булыр икән бу?

Җ. Үсемлек.

У. Әйе, әйдәгез , сез санап киткән үсемлекләр арасыннан чәчәк рәсемен кем тактага ясап күрсәтә.

Җ. (рәсем ясыйлар)

У. Рәсемдәге чәчәк ниниди өлешләрдән тора. (җавап)

У. Әйе, ә хәзер әйтегез әле, алар ничек сулый һәм ничек үсә икән соң?

Җ. Алар яфрак белән сулыйлар, тамырлары белән туфрактан туклыклы матдәләр алып аларны сабакка җибәрәләр., шуннан чәчәккә дә китә, шулай итеп үсәләр.

У. Үсемлекнең яфрагы һаваны чистартыр өчен кирәк, ә менә чәчәге ни өчен кирәк икән соң?

Җ. Матурлык өчен, бал җыябыз һ.б.

У. Минем сезгә бер әкият сөйлисем килә. Игътибар белән тыңлагыз, һәм без бүген сезнең чәчәк ни өчен кирәк икән , шуны белергә тырышырбыз.

2). Уку мәсьәләсен кую.



У. (2 бит әкият.) Алмагачта өч бик матур чәчәк яшәгән, ди. Аларның берсе бигрәк тә матур һәм тәкәббер булган ди. Менә чәчәкләрдән бал җыярга дип төрле яктан бал кортлары килгәннәр. Ләкин матур чәчәк аларны үзенә якын җибәрмәгән.

Бал кортлары бүтән чәчәкләргә очып кунганнар. Шулай итеп матур чәчәк үзе генә калган, корыган, ә аның янындагы чәчәкләрдә тәмле-тәмле алмалар өлгергән. Матур чәчәк бу хәлгә бик аптыраган.



II.Уку мәсьәләсен чишү.



1)У. Ни өчен бал корты кунмаган чәчәктә алма булмады икән. Бу сорауга җавапны дәреслектән табыйк. 50 битне кычкырып укыйбыз (дәреслек белән эшләү)

Бер чәчәкнең серкәләре икенче чәчәкнең серкәләре белән кушылса гына, ул чәчәктә орлыклы җимеш үсә. (гөлләрне күзәтү, нәтиҗә ясау)

Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк әле, димәк чәчәк ни өчен кирәк инде?

Җ. Җимеш һәм орлык бирсен өчен.

2) У. Әйе, ә менә орлык ни өчен кирәк икән соң? Әйдәгез әле рәсемне карап китик. (8бит)

Нәтиҗә ясыйбыз, орлыклар башка үсентеләр үссен өчен кирәк икән., ягъни үсемлек үрчесен өчен.



Орлыклар өлгергәч, җиргә төшеп, яңа үсенте барлыкка килә. Әйдәгез күзәтик әле, орлык үзе үскән үсемлек янына гына төшсә, ни булыр?

Димәк үсемлекләр үсә алмый, аларга яктылык, урын да җитми. Шуңа күрә

( 6 бит)орлыклар сәяхәт итәләр. Сезнең каен, өрәңге, юкә, күргәнегез бардыр. Аларның орлыклары канатлы, ә тузганакныкы парашютчыклардан тора. Кайбер үсемлекләрнең орлыклары ыргакчыклардан тора. Шулай итеп алар сәяхәт итәләр.

Әйдәгез әле санап китик, орлыклар нәрсәләр һәм кемнәр ярдәмендә төрле җиргә таралалар.

III.(Модельләштерү) (слайд 1)



3) Орлыклар үзләре төшеп калган урында шытып чыгып, яңа үсенте барлыкка килә. Әйтегез әле, орлык шытып чыксын өчен нинди шартлар кирәк икән?

Җ: кояш, дым, яктылык.

У. Әйе, бик дөрес, әйдәгез тәҗрибәне карап китик әле һәм нәтиҗә чыгарыйк.

(10 бит) димәк, орлык шытып чыгып, үсенте җибәрсен өчен, дым, һава, җылылык кирәк икән.

III. Модельләштерү(слайд 2)



4) ял минуты (слайд 3)



5) Ә менә шушы без санап киткән барлык шартлар да үтәлгән очракта. Орлык ничек бүртеп, үсенте җибәргәнен алдан әзерләнгән тәҗрибә ярдәмендә күзәтик. Сезгә өй эше дә шул булып кала, орлыкны бүртергә куеп, аннан үсенте барлыкка килгәнне күзәтеп, нәтиҗәләрне язып барырсыз.(12 бит)

IV. Рефлексив кабатлау.

1)Укучылар без бүген нәрсә белдек, һәм ничек белдек?

2) Әйдәгез, белемебезне ныгытып, уен уйнап алабыз.

(проверь себя, 1)что сначала, что потом 2) одуванчик

Үзбәя.



V. Йомгаклау.

Бүгенге көннең истәлеге итеп мин сезгә чәчәк орлыклары бәләк итәм. Тиздән бакчаларда язгы эшләр башланыр. Сез аларны чәчәрсез. Туфракларын йомшартып тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр , көзгә матур орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күреп башкалар да шулай эшләр!

































































Яңа Чәчкап урта мәктәбенең

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Халитова Гөлшат Нургали кызы.

Эш стажы: 19/ 7 ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал