7


  • Учителю
  • Разработка урока на тему Будь здоров! (2 класс)

Разработка урока на тему Будь здоров! (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<br>

2 класс әйләнә-тирә дөнья дәресе

Тема: сәламәт бул!

Максат: язгы чорда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кагыйдәләре белән таныштыру

Планлаштырылган күрсәткечләр: язгы чорда сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, схема ярдәмендә язгы чорда уйнала торган халык уенының кагыйдәләрен аңларга һәм аңлатырга, уен барышында үз-үзеңне контрольдә тотарга, уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзләренең фикерләрен дәлилләргә, анализларга, нәтиҗә ясарга, чагыштырырга өйрәнәләр.

Җиһазлау: дәреслек, курчаклар, кәгазь курчаклар (аларга сезонлы киемнәр), рәсемнәр, аудиязмалар (мари һәм татар халык көйләре)

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Узган дәрестә өй эшенә "Яз килгән" җырын өйрәнергә биргән идем. Шул җырны бергәләп җырлыйк.

"Яз килгән" җырын җырлау

  • Дөрестән дә, укучылар, кыш инде артта калды. Җиргә җылы, ямьле, матур яз килде. Әйтегез әле, быелгы кышта сез күп авырдыгызмы? (Ильназ, Булат, Альбина салкын тидереп еш авырдылар)

  • Ә ни өчен сез шулай еш авырдыгыз икән? (укучыларның җаваплары)

  • Кем үтәгән кагыйдәләрне, шуның исендә калган да инде.

  • Еш авырмас өчен киләсе кышка кагыйдәләрне үтәрсез. Хәзер тышта яз. Ә сезнеңчә яз көне рәхәтләнеп урамда уйнап йөреп тә авырмыйча сәламәт калып буламы соң? ( КОНТИНИУС РАУНД РОБИН Группаларда сорауга җавап эзлиләр. Чираттан 1-2 тапкыр һәркайсы үзенең фикерен әйтә. 1 укучы җавап бирә.)

  • Бүгенге дәресебездә без нәрсә турында сөләшербез соң? (укучыларның җаваплары) Язын сәламәтлекне ныгыту кагыйдәләре белән танышырбыз.

IV. Дәреснең темасы буенча эш

Кечкенә энегез яки сеңелкәшегезнең урамга чыгасы килә. Сез аны ничек киендерер идегез.

(Укытучы курчакны язгы сезонга карап киендерергә куша. Группаларда эш.)

-Ни өчен язын нәкъ менә шулай киенергә кирәк дип уйлыйсыз? (СИНГЛ РАУНД РОБИН группаларда һәр укучы 1 тапкыр үзенең фикерен әйтә, ахырда укучыларның җаваплары тыңлана).

- Яз килде. Язгы кояш күз чагылдыргыч итеп яктырта, кар эри, һәр җирдә гөрләвекләр челтерәп ага. Укучылар, сез дә саф һавада уйнарга, күлләвек аша сикерергә, көймәләр йөздерергә, велосипедта йөрергә яратасыздыр, шулаймы? Бу вакытта язгы салкынча җилдән сакланырлык итеп киенергә кирәк. Ә аякта дым үткәрми торган җайлы аяк киеме булырга тиеш. Шулай булганда гына яз көне һавада йөрү шатлык һәм сәламәтлек бирер.

- Сәламәтлекне ныгыту өчен иң күңелле, яхшы, сез ярата торган шөгыль нәрсә? Кем белә? (Уеннар)

- Ә сез нинди уеннар беләсез? (СТЁ ЗЕ КЛАСС Укучылар үзләре белгән уеннарны кәгазьгә язалар, укытучы сигнал биргәч, сөйләшми генә класста йөриләр, бер-берсеннән яңа уеннар күчереп язалар. Укытучы яңадан сигнал биргәч урыннарына утыралар, группада бер-берсеннән сорашып ничә уен килеп чыкканын ачыклыйлар. Һәр группадан бер укучы җавап бирә)

- Укучылар, сезнең дә яз җиткәч урамда яратып уйный торган уеннарыгыз бардыр. Безгә дә әйтегез әле нинди уеннар уйнарга яратасыз?

- Ә менә без әз генә тау башларында җир күренешкә - сызыклы уены уйный идек. Гөрләвекләрдән көймә агызырга ярата идек.

- Безнең илебездәге башка халыклар яз көне нинди уеннар уйныйлар икән? Беләсегез киләме? Әйдәгез алай булгач, йомгакны тәгәрәтик, ул кая алып бара шунда барырбыз. (Укытучы йомгакны укучыларга бирә. Парта өстендә тәгәрәтәләр. Экранда Россиянең политик картасында Марий Эл Республикасы, аның башкаласы Йошкар - Ола шәһәре күрсәтелә.)

- Йомгагыбыз безне күрше Марий Эл Республикасына кунакка алып килде бит. (Мари халык көйләре куела. Укытучы мари халык киемнәре кигән курчакны күрсәтә, экранда табигате, архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән фотографияләр күрсәтелә)

- Марий Эл республикасына безнең мәктәптән ничек һәм нинди транспорт белән барып була соң? Ул безгә еракмы? Әйе, ул безгә бик якын Бикнарат авылы белән чиктәш. Берәрегезнең барганы юкмы соң?

Мари Эл балалары үзләренең яратып уйный торган "Әтәчләр сугышы" уенын безгә дә бүләк итәләр. Уенның барышы һәм кагыйдәләре белән дәреслекнең 103 битеннән укып таныша аласыз.

1 өстәл - уенның барышын өйрәнә,

2 өстәл - уенның кагыйдәләрен өйрәнә. Һәр группадан бер укучы уен белән таныштыра. (МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР)

- Ә ни өчен уен уйнаганда уенның кагыйдәләрен үтәргә кирәк? Әйдәгез бу уенны уйнап та алыйк инде. (МИКС ПЭА ШЭА Музыка куела, музыка астында бер-берләре белән буталып класс буйлап йөриләр, музыка туктаганда кем якынрак, шуның белән парлашалар, уенны уйныйлар. Парсыз калган укучы кулын өскә күтәрә. Укытучы бер укучыга 2 тапкыр уйнарга тәкъдим итә)

- Яңадан йомгакны тәгәрәтик инде. Ни өчендер йомгагыбыз бер урында әйләнә. Нәрсәдән икән бу? . ( Экранда Россиянең политик картасында Татарстан Республикасы һәм башкаласы Казан шәһәре күрсәтелә.)

Ул безгә үзебездә генә калырга куша бугай. (Татар халык көйләре куела. Укытучы татар халык киемнәре кигән курчакны күрсәтә, экранда табигате, архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән фотографияләр күрсәтелә)

-Татар балаларының яратып уйнаган "Эздән йөгерү" уены белән дәреслекнең 104 битеннән укып танышыйк. МОДЕЛ ФРЕЙЕР

1 өстәл - уенның кагыйдәләрен укып өйрәнә һәм аннан соң безгә дә өйрәтә;

2 өстәл - уенның барышын укып таныша һәм безне дә өйрәтә.

  • Ни өчен уенны уйнаганда уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк? (укучыларның җаваплары)

  • Әлеге уенның схемасын карыйк. Бу уенны класста уйный алабызмы? Физкультура дәресләрендә уйнарбыз.

  • Уен кагыйдәләрен үтәү нинди сыйфатларны үстерә? (команда рухын тәрбияли, намуслы һәм гадел булырга өйрәтә)

V. Ныгыту

  • Язын иң яратып уйный торган уеныгызны рәсемдә күрсәтегез.

VI. Йомгаклау

  • Укучылар, безнең алда тоташ 1 ай язгы көннәр бар. Тагын бер кабат искә төшерик әле, язын авырмас, салкын тидермәс өчен ничек киенергә кирәк әле?

  • Яз артыннан җәй дә җитәр. Җәен дә матур, күңелле итеп, яхшы дуслар белән уйнавыгызны телим. Уеннар физик яктан ныгыта, килеп чыккан конфликтларны тыныч итеп чишәргә өйрәтә.

  • Менә мин сезнең уен уйнаганыгызны күзәтеп тордым. Кемгәдер юл куярга ягъни уступать итәргә өйрәнергә кирәк. Кемдер җиңәргә өйрәнергә тиеш. Кемгәдер җиңелә белергә өйрәнергә кирәк икән. Уен уйнаганда отыла, җиңелә белү - иң мөһиме. Бары тик көчле кешеләр генә җиңелә белә. Иң мөһиме төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Уен уйнаганда кемдер җиңелә, ә кемдер җиңәргә тиеш.

  • Быелгы уку елында өйрәнгән уеннарны җәйге каникулларда, лагерьда дусларыгыз белән бергәләшеп уйнарсыз.

  • Һәр дәресебез нәтиҗә белән тәмамлана. Кем дәрескә нәтиҗә ясый? (укучы җавабы)

Билге кую: Һәр укучы үзенә күбәләкләр сайлап ала (кызыл - 5 ле, яшел -4 ле, сары -3 ле билгесе)

Өй эше: Әти-әниләренең балачакта яратып уйнаган уеннарын өйрәнеп килергә



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал